ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ЙОНАФАН
Ул «Давытның җан дусты булып китте»
Сугыш бетте, Эла үзәнендә тынычлык урнашты. Хәрби лагерьның тукымалары җилферди. Шаул патша үзе янына халык җыя. Аның олы улы Йонафан да шунда; барысы яшь көтүченең дулкынланып сөйләгәннәрен тыңлый. Теге көтүче Давыт була, аның йөрәге ашкынулы һәм дәртле. Шаул Давытның авызыннан чыккан һәр сүзне йотып алырдай булып тыңлый. Ә Йонафан үзен ничек тота? Ул инде күптәннән Йәһвә өчен сугыша, аның күп тапкыр Аллаһы дошманнарын җиңгәне бар. Ләкин бүген ул түгел, ә менә бу яшь кеше Аллаһы дошманнарын җиңде. Давыт Голиат исемле әзмәверне үтерде! Давыт дан казанганга Йонафан көнләшәме?
Аннан соңгы вакыйгалар сезне гаҗәпкә калдырырдыр. Изге Язмаларда менә нәрсә диелә: «Давытның Шаулга әйткән сүзләрен ишеткәч, Йонафан Давытның җан дусты булып китте һәм аны үз җанын яраткандай ярата башлады». Йонафан Давытка үзенең кылычын һәм ук-җәясен биргән, ә ул бит атаклы укчы булган. Моннан тыш, Йонафан белән Давыт үзара дуслык килешүе төзегән: бер-берсен кайгыртырга антлар биргән (1 Ишмуил 18:1—5).
Шунда алар арасында бөек дуслык башланган. Көчле иманга ия булган кешеләр өчен дуслар мөһим роль уйный. Яхшы дусларны сайлый белсәк һәм үзебез дусларга тугры булсак, без, соңгы көннәрдә яшәвебезгә карамастан, бер-беребезнең иманын ныгытырбыз (Гыйбрәтле сүзләр 27:17). Дуслык турында әйткәндә, Йонафан безгә яхшы үрнәк калдырган. Әйдәгез, моның турында күбрәк белик.
Дуслыкның нигезе
Йонафан белән Давыт ничек шулкадәр тиз дуслар булып киткән? Аларның дуслыклары нәрсәгә нигезләнгән? Ул вакытта илдә нинди рух хөкем сөргән? Йонафан авыр вакыт кичергән. Аның әтисе — Шаул патша — елдан елга начар якка үзгәрә барган. Ахыр чиктә, аның холкы тәмам бозылган. Басынкы, тыңлаучан кешедән Шаул тәкәббер, тыңламаучан патшага әйләнгән (1 Ишмуил 15:17—19, 26).
Шаулның үзгәргәне Йонафанны, күрәсең, борчыган, чөнки атасы белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләре булган (1 Ишмуил 20:2). Йонафанны, бәлки, шундый уйлар борчыгандыр: «Атам Йәһвәнең халкына зыян китермәсме? Патшаның тыңламаучанлыгы иманнарын какшатмасмы һәм аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозмасмы?» Әйе, Йонафан кебек көчле иманга ия булган кешеләр ул вакытта авыр вакытлар кичергән.
Моның барысын белгәч, без ни өчен Йонафан Давытны яраткан икәнен аңлыйбыз. Давыт көчле иманга ия кеше булган. Шаулның гаскәрләреннән аермалы буларак, ул зур гәүдәле Голиатны күреп куркуга төшмәгән. Ул шулайрак фикер йөрткән: Йәһвәнең исеме белән чыкса, ул яхшы коралланган Голиатны үтерер (1 Ишмуил 17:45—47).
Элегрәк Йонафан үзе дә шулайрак фикер йөрткән. Ул үзенең корал йөртүчесе белән икәүләп кенә яхшы коралланган гаскәрләргә һөҗүм итеп аларны җиңә алыр дип ышанган. Сәбәбе нәрсәдә булган? «[Йәһвәгә] һичнәрсә комачаулый алмый»,— дигән Йонафан (1 Ишмуил 14:6). Шулай итеп, Йонафанның һәм Давытның күп уртак яклары булган: икесе дә Йәһвәгә иман иткән һәм аны яраткан. Аларның дуслыгы нәкъ шуңа нигезләнгән, моннан яхшырак нигез була алмый да. Йонафан — куәтле мирза, Давыт гади көтүче булган, Йонафанга 50 яшь тулып барган, Давыт 20 яшькә дә җитмәгән. Ләкин алар бу аермаларга бер дә игътибар бирмәгән *.
Алар арасындагы килешү дуслыкларын яклап торган. Ничек итеп? Давыт Йәһвәнең ниятен белгән: ул аны Исраилнең патшасы итәргә булган. Давыт моның турында Йонафанга әйткәнме? Әлбәттә! Бер-берсенә ялган сөйләгән һәм нәрсәнедер яшереп торган булсалар, аларның дуслыклары озакка сузылмас иде, ачык аралашу араларын ныгыткан. Давытның патша булачагын белү Йонафанга ничек тәэсир иткән? Йонафан: «Беркөн мин патша булырмын һәм атамның хаталарын төзәтермен»,— дип өметләнеп яшәгәнме? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми, шулай ук анда Йонафанның үз хисләрен тыйганы турында да әйтелми; анда мөһимрәк нәрсәләр турында — Йонафанның тугрылыгы һәм иманы турында әйтелә. Йонафан Йәһвәнең үз рухы аша Давытка ярдәм итеп торганына инанган булган (1 Ишмуил 16:1, 11—13). Ул үз антын тоткан һәм Давытны үз көндәше итеп түгел, ә дусты итеп санаган. Йонафан Йәһвә ихтыярының үтәлүенә комачауларга теләмәгән.
Йонафан белән Давыт Йәһвәгә иман иткән һәм Аллаһыны яраткан
Аларның дуслыклары үзләренә күп фатихалар китергән. Йонафанның иманы үрнәк алырлык. Аллаһының хезмәтчеләре дусларны кадерли белә. Дусларыбызның яше, элекке һәм хәзерге тормышлары безнеке кебек булмаска да мөмкин, ләкин аларның чын иманнары безне күпкә яхшырак итә ала. Йонафан белән Давыт бер-берсен күп мәртәбә ныгыткан һәм дәртләндергән. Һәм алар икесе дә моңа мохтаҗ булган, чөнки дуслыкларын сынаулар көткән.
Кемгә карата тугрылык сакларга?
Башта Шаул Давытны бөтен күңеле белән яраткан һәм аны үз гаскәренең башлыгы итеп куйган. Ләкин берникадәр вакыттан соң Шаул, Йонафаннан аермалы буларак, Давыттан көнләшә башлаган. Давыт Исраилнең дошманнарын — филистилеләрне күп тапкыр җиңгән. Давытны мактаганнар, аңа сокланып караганнар. Исраилдәге хатын-кызлар: «Шаул меңләгән дошманын җиңсә, Давыт дистәләгән меңне җиңгән»,— дип җырлаган. Шаулга андый җырлар ошамаган. «Шул көннән бирле Шаул Давытка шикләнеп карый башлаган» (1 Ишмуил 18:7, 9). Ул Давыт патшалыкны кулыннан тартып алыр дип курыккан. Ләкин шулай дип уйлау акылсыз булган. Давыт, Шаул урынына патша булып идарә итәчәген белсә дә, Йәһвәнең майланган патшасын тәхетеннән төшерергә уйламаган да!
Шаул Давытны үтерергә ният корган һәм шуның өчен аны сугышка җибәргән, ләкин аның нияте тормышка ашмаган. Давыт сугышта җиңеп чыккан һәм халыкның күңелен яулап алган. Ләкин Шаул бирешмәгән, ул үз хезмәтчеләре һәм олы улы Давытны үтерергә ярдәм итәр дип көткән! Атасының шулай акылсыз эш итүен күреп, Йонафанның күңеле әрнегәндер! (1 Ишмуил 18:25—30; 19:1) Йонафан яхшы угыл булган, әмма ул яхшы дус та булган. Ул нәрсәне өстен күрер — туганлык мөнәсәбәтләренме я дуслыгынмы?
Йонафан үз атасына менә нәрсә дигән: «Патша үз хезмәтчесе Давытка каршы гөнаһ кылмасын иде. Ул бит сиңа каршы гөнаһ кылмады, ә бар эшләре сиңа файда гына китерде. Ул, үз гомерен куркыныч астына куеп, теге филистилене үтерде. Аның аша Йәһвә бөтен Исраилгә бөек җиңү китерде. Син үзең моны күреп, шатландың бит. Алайса, ник Давытны бер сәбәпсез үтереп, гаепсез кеше канын түгәргә соң?» Сирәк очракларда Шаул, аңга килеп, Йонафанның сүзләренә колак салган һәм хәтта Давытны үтермәм дип ант иткән. Әмма кызганычка каршы, Шаул үз сүзен тотмаган. Давыт зуррак уңышларга ирешкәч, Шаул көнләшеп аңа сөңгесен атып җибәргән! (1 Ишмуил 19:4—6, 9, 10) Бәхеткә каршы, Давыт Шаулдан качкан.
Ә сезнең кемгә карата тугрылык сакларга дигән сорау алдында торганыгыз бармы? Бу бик четерекле сорау. Кемдер туганнарны башкалардан өстен күрергә кирәк дип әйтер. Ләкин Йонафан башкача эш иткән. Ничек инде ул, үз әтисен өстен куеп, Йәһвәнең тугры һәм тыңлаучан хезмәтчесе Давытка каршы чыксын, ди? Йонафан өчен Йәһвәгә тугрылык саклау мөһимрәк булган. Шуңа күрә ул Давыт ягына баскан. Йонафан, Аллаһыга тугрылыгын өстен куйган булса да, атасына да тугрылык күрсәтеп, аңа туры киңәш биргән. Йонафанның тугрылыгы һәрберебез өчен үрнәк алырлык.
Тугрылык бәясе
Берникадәр вакыттан соң Йонафан тагын бер кат Шаулны Давыт белән татулаштырып караган, ләкин бу юлы атасы аны хәтта тыңлап та тормаган. Шаулдан курыкканга, Давыт Йонафан янына яшерен генә килгән. «Мине үлемнән бер адым гына аерып тора!» — дигән ул үзенең олы дустына. Йонафан, үз атасының уйларын белешеп, алар турында Давытка хәбәр итәргә вәгъдә биргән. Давыт яшеренгәч, Йонафан, җәядән уклар атып, аңа сигнал бирергә тиеш булган. Йонафан Давыттан үз сүзен тотуын үтенгән, ул Давытка: «Хәтта Йәһвә синең бөтен дошманнарыңны җир йөзеннән юкка чыгарса да, өйдәгеләремне беркайчан да үзеңнең тугры мәхәббәтеңнән аерма»,— дигән. Давыт Йонафанның өйдәгеләрен һәрвакыт кайгыртырга сүз биргән (1 Ишмуил 20:3, 13—27).
Йонафан Шаулга Давыт турында яхшыны сөйләп караган, ләкин атасы ярсып киткән! Ул Йонафанны «фетнәчел малай» дип атаган һәм аның Давыт яклы булуы туганнарын оятка калдыра дип әйткән. Йонафанны үз-үзе турында уйларга чакырып, ул аңа: «Ишай улы исән чакта син үзең дә, патшалыгың да озак яшәмәс»,— дигән. Шулай да Йонафан кабат атасыннан: «Нигә аны үтерергә? Ул ни кылды соң?» — дип сораган. Шаул ачудан шартлый язган! Олы яшькә җитүенә карамастан, Шаул сугышчы осталыкларын югалтмаган, ул әле дә көчле булган. Ул улына сөңгесен ыргыткан! Бәхеткә каршы, ул улына эләкмәгән. Атасы аны хур иткәнгә, Йонафан бик нык ярсып чыгып киткән (1 Ишмуил 20:24—34).
Йонафан, дустына тугрылык саклап, үз файдасын эзләмәгән
Иртә белән Йонафан Давыт белән очрашырга дип кырга чыккан. Давытка Шаулның үз ниятен калдырмаганын белдерер өчен, Йонафан бер ук аткан. Аннары ул үз хезмәтчесен шәһәргә җибәргән. Икәү генә калгач, Йонафан белән Давытның кыскача сөйләшеп алырга мөмкинлеге туган. Алар икесе дә елаган. Йонафан яшь дусты Давыт белән саубуллашкан. Шуннан бирле Давыт качак булып яши башлаган (1 Ишмуил 20:35—42).
Авыр вакытларны дусты белән бергә кичереп, Йонафан үз тугрылыгын исбат иткән: ул үз файдасын эзләмәгән. Аллаһының тугры хезмәтчеләренең дошманы Шайтан Йонафанның Шаул эзләреннән баруын һәм үз файдасын бар нәрсәдән өстен күрүен, мәсәлән дан артыннан кууын теләр иде. Онытмагыз, Шайтан кешеләрне үзләренең эгоистик теләкләре турында гына уйларга дәртләндерә. Беренче кешеләр Адәм белән Хаува турында әйткәндә, ул үз максатына ирешкән (Яратылыш 3:1—6). Ләкин Йонафан белән алай килеп чыкмаган. Шайтан бик күңелсезләнгәндер! Ә без аңа каршы торырбызмы? Безнең көннәрдә кешеләр гел үзләрен генә уйлый (2 Тимутигә 3:1—5). Юмарт һәм тугры Йонафаннан үрнәк алырбызмы?
«Син минем өчен бик якын идең»
Шаулның нәфрәте аның акылын томалаган. Акылдан язгандай, патша үз гаскәрләрен бер гаепсез кеше артыннан бөтен ил буйлап йөгерткән. Йонафан үз атасына карап бернәрсә дә үзгәртә алмаган (1 Ишмуил 24:1, 2, 12—15; 26:20). Йонафан атасының явыз ниятләрендә катнашканмы? Изге Язмаларда Шаулның шул хәрби походлар турында әйтелгәндә, Йонафан телгә алынмый. Һәм моны күз алдына да китерү авыр: ул бит Йәһвәгә, Давытка һәм үз вәгъдәсенә тугры булган.
Йонафан үз яшь дустын һәрвакыт кадерләгән. Берникадәр вакыт узгач, ул Давыт белән тагы күрешкән. Бу очрашу Хорешта булган (мәгънәсе «урман җире»). Хореш Хебруннан көньяк-көнчыгышка таба берничә километр ераклыкта, комсыз, сусыз һәм таулы бер җирдә урнашкан булган. Ник Йонафан үз тормышын куркыныч астына куеп качак белән очрашырга булган? Изге Язмалардан күренгәнчә, ул Давытның «Йәһвәгә ышанычын ныгытырга» теләгән (1 Ишмуил 23:16). Ничек ул моны эшләгән?
Йонафан үз яшь дустын: «Курыкма, чөнки әтием Шаул сине таба алмас»,— дип ышандырган. Ул моны кайдан белгән? Йонафан Йәһвәгә иман иткән һәм аның вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәк икәнен белгән. Ул: «Син Исраилдә патша булырсың»,— дигән. Ишмуил пәйгамбәрнең дә Давытка андый сүзләрне моңарчы әйткәне булган. Йонафан Давытка Йәһвәнең сүзе һәрвакыт үтәлә икәнен искә генә төшергән. Ә үз киләчәген ул ничек күз алдына китергән? «Мин синнән соң икенче булырмын»,— дип әйткән ул. Йонафан никадәр басынкы кеше булган! Ул үзеннән 30 яшькә яшьрәк ир кешенең идарәсе астында яшәргә һәм аның «уң кулы» булырга риза булган! Азакта Йонафан: «Әтием дә моны белә»,— дигән (1 Ишмуил 23:17, 18). Чынында Шаул белгән: ул Йәһвә патша итеп куйган кешене җиңә алмас!
Алдагы елларда Давыт Йонафан белән соңгы очрашуны еш искә төшереп торгандыр. Шуннан соң алар бүтән күрешмәгән. Кызганычка каршы, Йонафанның Давыттан соң икенче булу хыялы чынга ашмаган.
Йонафан Исраилнең дошманнарына — филистилеләргә каршы үз атасы яклы сугышкан. Аның вөҗданы саф булган, чөнки атасы күп хаталар кылса да, Йонафан үзе һәрвакыт Йәһвәгә хезмәт итүне бар нәрсәдән өстен куйган. Ул гадәттәгечә кыюлык белән һәм ашкынып сугышкан, шулай да Исраил начар хәлдә булган. Шаул бөтенләй бозылган, хәтта спиритизм белән шөгыльләнә башлаган. Ә бу Аллаһы Кануны буенча бик зур гөнаһ дип саналган. Шунда Йәһвә Шаулның кулыннан фатихасын тартып алган. Шаулның өч улы, шул исәптән Йонафан да, сугышта вафат булган. Ә Шаул, каты җәрәхәтләнгәч, үз-үзенә кул салган (1 Ишмуил 28:6—14; 31:2—6).
«Син Исраилдә патша булырсың, ә мин синнән соң икенче булырмын»,— дип әйткән Йонафан (1 Ишмуил 23:17)
Давыт бик каты кайгырган. Киң күңелле кеше булганга, ул хәтта Шаулның үлеме аркасында да кайгырган, ә Шаул бит аңа бик күп газаплар һәм авырлыклар китергән! Давыт Шаул белән Йонафан турында матәм җыры язган. Давыт үзенең яраткан дусты һәм остазы турында менә нинди дулкынландыргыч сүзләр язган: «Кардәшем минем Йонафан, синең хакта көенәм мин, син минем өчен бик якын идең. Яратуың минем өчен хатын-кыз мәхәббәтеннән дә кадерлерәк иде» (2 Ишмуил 1:26).
Давыт һәрвакыт үз антын истә тоткан. Күп еллар узганнан соң, ул Йонафанның Мәфибәшит исемле гарип улын эзләп тапкан һәм аның турында кайгырта башлаган (2 Ишмуил 9:1—13). Йонафанга карап, Давыт тугры, ихтирамлы булырга һәм авырлыкларга карамастан дуслыкны бар нәрсәдән өстен куярга өйрәнгән. Без дә Йонафаннан үрнәк ала алабызмы? Аның кебек, яхшы дуслар сайларга өйрәнә алабызмы? Аның кебек яхшы дус була алабызмы? Шуның өчен безгә дусларыбызның иманнарын ныгытырга, иң беренче чиратта Аллаһыга тугры булырга һәм дуслыкны үз файдабызны эзләүдән өстен куярга кирәк. Шул чакта без Йонафан кебек яхшы дус булырбыз һәм аның иманыннан үрнәк алырбыз.
^ 7 абз. Изге Язмаларда Йонафан беренче тапкыр искә алынганда, Шаул идарә итә башлаган гына, ә Йонафан гаскәр башлыгы булган. Шуңа күрә аңа ким дигәндә 20 яшь булгандыр (Саннар 1:3; 1 Ишмуил 13:2). Шаул 40 ел буе идарә иткән. Шуңа күрә Шаул үлгәндә, Йонафанга 60 яшь тирәсе булган. Шаул үлгәндә, Давытка 30 яшь булган (1 Ишмуил 31:2; 2 Ишмуил 5:4). Димәк, Йонафан Давыттан якынча 30 яшькә олырак булган.