Изге Язмаларда ураза тоту турында нәрсә әйтелә?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмалар язылган чорда Аллаһыга ураза тотуны хуплаган, әмма моны тиешенчә эшләү мөһим булган. Бу тиешенчә эшләнмәгән булса, Аллаһының хуплавын алу мөмкин булмаган. Ләкин безнең заман турында әйткәндә, Изге Язмаларда ураза тотарга кирәк я ярамый дип әйтелми.
Изге Язмаларда искә алынган кешеләр нинди хәл-очракларда ураза тоткан?
Аллаһыдан ярдәм һәм аның җитәкчелеген эзләгәндә. Иерусалимга сәяхәт итүче кешеләр Аллаһыдан ярдәм сораганда эчкерсез булуларын исбатларга теләгән, шуңа күрә ураза тоткан (Езра 8:21—23). Паул белән Барнаб өлкәннәрне билгеләгәндә ураза тоткан (Рәсүлләр 14:23).
Игътибарны Аллаһының ниятен үтәүгә туплаганда. Суга чумдырылганнан соң, Гайсә пәйгамбәр 40 көн ураза тоткан; шулай итеп ул үзен Аллаһының ниятен башкаруга эзәрләгән (Лүк 4:1, 2).
Тәүбә итүне күрсәткәндә. Йәил пәйгамбәр аша Аллаһы хыянәтчел исраиллеләргә: «Ураза тотып, яшьләр түгеп һәм үкереп елап, бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз»,— дигән (Йәил 2:12—15).
Гөнаһ йолу көнен бәйрәм иткәндә. Аллаһы Исраил халкына биргән Канунда Гөнаһ йолу көнен a ураза тотып бәйрәм итәргә кушкан булган (Левилеләр 16:29—31). Бу исраиллеләргә үзләренең гөнаһлы булуларын һәм Аллаһының кичерүенә мохтаҗ булуларын хәтерләтеп торган, шуңа күрә андый ураза тотуны Аллаһы хуплаган.
Ураза тоту турында әйткәндә, Аллаһыга нәрсә ошамый?
Башкаларны таң калдырырга теләү. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләреннән күренгәнчә, ураза тоту — кешенең шәхси эше һәм бу аның үзенә һәм Аллаһыга гына кагыла (Маттай 6:16—18).
Үзеңне тәкъва дип санау. Ашамау-эчмәү кешене башкалардан өстен итми (Лүк 18:9—14).
Гөнаһның ачы җимешләреннән качарга тырышу (Ишагыя 58:3, 4). Аллаһы гөнаһ кылуларына карамастан тыңлаучанлык күрсәткән һәм кылганнарына чын күңелдән үкенгән кешеләрнең уразаларын гына хуплаган.
Дини йоланы тоту (Ишагыя 58:5—7). Аллаһыны әти кеше белән чагыштырып була: балалары үзенә ихластан түгел, ә бурычтан чыгып кына буйсынсалар, аларның буйсынулары аның күңеленә хуш килми.
Мәсихчеләрдән ураза тоту таләп ителәме?
Юк. Аллаһы исраиллеләргә Йолу көнендә ураза тотарга кушкан булган, ләкин Гайсә пәйгамбәр тәүбә иткән кешеләрнең гөнаһларын йолып алгач, ураза тотуның мәгънәсе инде булмаган (Еврейләргә 9:24—26; 1 Петер 3:18). Йолу көне Муса кануны буенча бәйрәм ителгән булган, әмма бүген мәсихчеләрдән Муса канунын үтәү таләп ителми (Римлыларга 10:4; Көләсәйлеләргә 2:13, 14). Шуңа күрә һәр мәсихче ураза тотаргамы, юкмы — үзе хәл итә (Римлыларга 14:1—4).
Ураза тоту гыйбадәт кылуда зур роль инде уйнамый, мәсихчеләр моны аңлый. Изге Язмаларда, ураза тотсаң гына бәхетле булырсың, дип әйтелми. Ә менә хак гыйбадәт кылу шатлыклы итә, чөнки Инҗилдә Йәһвә «бәхетле Аллаһы» дип атала (1 Тимутигә 1:11; Вәгазьче 3:12, 13; Гәләтиялеләргә 5:22).
Изге Язмаларда ураза тоту турында ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Рәсүл Паул мәсихче ирле-хатынлыларга ураза тотарга киңәш иткән (1 Көринтлеләргә 7:5, «Синодальный перевод»).
Факт. Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында — 1 Көринтлеләргә 7:5 тә ураза тоту искә алынмый b. Күрәсең, Изге Язмаларны күчереп язучылар ураза тотуны бу шигырьгә генә түгел, ә шулай ук Маттай 17:21, Марк 9:29 һәм Рәсүлләр 10:30 га керткән. Изге Язмаларның заманча тәрҗемәләренең күбесендә андый шикле мәгълүматны өстәлми.
Ялгыш караш. Мәсихчеләр суга чумдырылганнан соң чүлдә 40 көн ураза тоткан Гайсә пәйгамбәрдән үрнәк алырга тиеш.
Факт. Гайсә пәйгамбәрнең беркайчан да 40 көн ураза тотарга кирәк дигән әмер биргәне булмаган. Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең дә 40 көн ураза тотуларына бернинди дә дәлил юк c.
Ялгыш караш. Мәсихчеләр Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алганда ураза тотарга тиеш.
Факт. Гайсә үз шәкертләренә үлемен искә алып ураза тотарга кушмаган (Лүк 22:14—18). Шәкертләреннән «кияүне алырлар, шунда алар ураза тотар» диеп, Гайсәнең әмер бирәсе килмәгән, ләкин буласы хәлләрне генә әйтәсе килгән (Маттай 9:15). Инҗилдә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә ач килмәскә киңәш ителгән булган (1 Көринтлеләргә 11:33, 34).
a Аллаһы исраиллеләргә: «Үзегезне [«җаннарыгызны», искәрмә] басынкыландырыгыз»,— дигән боерык биргән булган (Левилеләр 16:29, 31). Шул боерык Гөнаһ йолу көненә һәм, димәк, ураза тотуга караган (Ишагыя 58:3). Шунлыктан бер тәрҗемәдә: «Гөнаһларыннан тәүбә итүегездә шик калмасын өчен, барыгыз һәм ураза тотыгыз»,— диелгән.
b Брюс Метцгерның «A Textual Commentary on the Greek New Testament» дигән китабының өченче басмасындагы 554 нче битне кара.
c 40 көнлек ураза турында «Яңа католик энциклопедиясе»ндә (ингл.) болай дип әйтелә: «Безнең эраның өч гасырында Пасха алдыннан хәтта бер атна да түгел, ә нибары бер-ике көн генә ураза тотканнар... 40 көнлек ураза беренче тапкыр 325 елда Никеядә үткән чиркәү соборының бишенче канунында искә алынган булган. Кайбер белгечләр һаман да бу уразаның каян килеп чыкканы турында бәхәсләшә» (икенче басма, 8 нче том, 468 нче бит).