Үлемнән куркуны ничек җиңәргә?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Һәркем үлемне дошман дип саный һәм үз тормышын саклар өчен адымнар ясый (1 Көринтлеләргә 15:26). Ләкин үлемнән курку кайвакыт ялганга яки берәр хорафатларга нигезләнгән була һәм андый нигезсез курку аркасында кешеләр гомер буе «кол булып яши» (Еврейләргә 2:15). Үлемнән куркып, калтырап тору тормыштагы шатлыкны урларга мөмкин, әмма үлем турындагы хакыйкать белән танышу сезне андый куркудан азат итә ала (Яхъя 8:32).
Үлем турында хакыйкать
Үлгәннәр бернәрсә белми дә, сизми дә (Мәдхия 145:4). Изге Язмаларда үлем йокы белән чагыштырыла, шуңа күрә үлемнән соң авырту я газаплар юк. Димәк алардан куркасы да юк (Мәдхия 12:4; Яхъя 11:11—14).
Үлгән кешеләр безгә зыян китерә алмый. Исән чакта көч тулы дошманнар да, үлгәч, мәет кенә булып кала (Гыйбрәтле сүзләр 21:16). «Нәфрәтләре дә, сарыф иткән көчләре дә мәңгегә юкка чыккан»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Вәгазьче 9:6).
Үлгәч, бар кешеләр мәңгегә юкка чыга дип уйлау дөрес түгел. Аллаһы кешеләрне терелтәчәк һәм алар кабат яши алачак (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).
«Үлем... инде булмаячак»,— дип әйтә Аллаһы үз Сүзе аша (Ачылыш 21:4). Бу аның вәгъдәсе. Изге Язмаларда бу көн турында болай диелә: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә [үлемнән курыкмыйча] яшәрләр» (Мәдхия 36:29).