Төп мәгълуматка күчү

Яхшы хәбәрне алып килгән су басу

Яхшы хәбәрне алып килгән су басу

 2017 елда Никарагуадагы Москито ярыннан унике Йәһвә Шаһите көймәдә сәяхәт итәргә чыккан. Аларның көймәсе «Стури Ямни» дип аталган. Аларның берсе — Стивен — болай дип исенә төшерә: «Без, ерак яшәүче кардәшләр белән күрешеп, аларның зур территориясендә бергә вәгазьләргә теләгән идек».

 12 Йәһвә Шаһите үз юлын Лагуна-де-Перлас дигән урыннан башлаган. Аларга Рио-Гранде-де-Матагальпа елгасы буенча 200 километр йөзәргә кирәк булган. Аларның көймәсенең исеме мискито телендә «яхшы хәбәр» дигәнне аңлата. Ләкин бу исем пәйгамбәрлек исем булыр дип беркем дә уйламаган. Куну вакытын исәпкә алмыйча, 12 сәгать сәяхәт иткәннән соң, алар, ниһаять, Ла-Крус-де-Рио-Гранде авылына барып җиткән. Алты җирле Йәһвә Шаһите аларны бик җылы каршы алган.

 Төнлә табигать афәте башланган. Коеп көчле яңгыр яуган. Берничә сәгать эчендә генә елга үз ярларыннан чыккан. Киләсе ике көн су күтәрелә барган. Нәтиҗәдә, Патшалык Залын һәм күп йортларны су баскан. Яхшы хәбәрнең экипажы җирле кешеләргә качарга ярдәм иткән. Бу кешеләрнең күбесе ике төнгә апа-кардәшебезнең ике катлы йортында ышыкланган.

Ла-Крустагы су баскан Патшалык Залы

 Өченче көнне Ла-Крусның мэры Йәһвә Шаһитләреннән ярдәм сораган, чөнки «Стури Ямни» авылда ташкынлы елга буенча йөзә алган бердәнбер көймә булган. Мэр кардәшләрдән коткаручыларны башка авылларга илтеп куюын сораган, һәм кардәшләр шунда ук шатлык белән ризалашкан.

 Иртән Йәһвә Шаһитләренең өчесе коткаручылар белән бергә юлга чыккан. Стивен болай дип искә төшерә: «Елга котырына иде. Су буйлап йолкып чыгарылган зур агачлар йөзде, зур гына су әйләнмәләре барлыкка килде. Ә су ташкынының тизлеге сәгатенә 18 километрдан артык иде». Әмма бу куркынычлыкларга карамастан, аларның көймәсе өч авылга кадәр ирешә алган.

 Коткаручылар үз эшен башкарганда, өч Йәһвә Шаһите вакыт әрәм итмәгән. Алар авылда яшәүче кешеләрне юаткан. Аларның үзләре белән бик яхшы туры килгән 2017 елгы «Бәла-каза килгәндә тормышны саклый алган адымнар» дигән «Уяныгыз!» журналы булган.

 Ул авылларда яшәгән кешеләр Йәһвә Шаһитләренә күрсәткән ярдәм өчен һәм Изге Язмалардагы фикерләр өчен бик рәхмәтле булган. «Алар нәкъ кирәкле вакытта ярдәмгә килде»,— дип әйткән алар. Ә башкалары: «Алар чыннан да кешеләрне ярата»,— дигән. Күпләр, Йәһвә Шаһитләренең үз кардәшләре һәм башка кешеләр турында ничек кайгыртканнарын күргәч, Изге Язмалардагы хәбәр белән кызыксына башлаган.

Марко — «Стури Ямни» көймәсендә килгән кардәшләрнең берсе — авылда яшәүчеләр белән яхшы хәбәрне уртаклашырга бара

«Стури Ямни» көймәсе су баскан авылда тора