Афәт вакытында без яратканга ярдәм итәбез
Авыр вакытларда Йәһвә Шаһитләре үз имандашларына һәм башкаларга ярдәм күрсәтә. Моңа аларны мәсихчеләргә хас ярату этәрә (Яхъя 13:35).
Әйдәгез, Йәһвә Шаһитләренең 2011 — 2012 елның уртасында, ягъни 12 ай эчендә, башкарган ярдәм итү эшләре турында күбрәк белик. Алар төзекләндерү-чистарту эшләрендә катнашып кешеләргә шулай ук эмоциональ һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырыша. Әмма без бу өлкәләргә кагылмабыз. Филиалларыбыз оештыра торган афәт вакытында ярдәм итү комитетлары зур булышлык күрсәтә. Җирле җыелышлар да афәттән зыян күргән кешеләргә булышып тора.
Япония. 2011 елның 11 мартында илнең төньягында яшәгән меңләгән кеше җир тетрәү һәм аннан соңгы цунами аркасында зур зыян күргән. Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре, үз-үзләрен аямыйча, андый кешеләргә матди яктан һәм башка яклардан ярдәм итеп торган.
Япониядә афәт булганда кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелгәнен видеоклипны карап белегез.
Бразилия. Туфаннар һәм җир убылулар аркасында йөзләгән кеше вафат булган. Йәһвә Шаһитләре афәттән зыян күргән җиргә бозылмыйча озак саклана торган 42 тонналы ашамлык, 20 000 су шешәсе, 10 тонналы кием һәм 5 тон гигиена әйберләре, шул исәптән дарулар һәм башка әйберләр җибәргән.
Конго (Браззавиль). Сугышчыларның бер склады шартлау нәтиҗәсендә дүрт Йәһвә Шаһитенең йорты җимерелгән булган, ә 28 имандашыбызның йорты зыян күргән. Афәт зонасына кием белән ашамлыклар җибәрелгән булган, ә зыян күргән кешеләрне җирле Шаһитләр үз йортларында урнаштырган.
Конго (Киншаса). Холера белән авырган кешеләргә — дарулар, ә коеп яуган яңгырлар суы баскан җирдә яшәгән кешеләргә бүләк ителгән кием җибәрелгән булган. Качаклар лагеренда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән, аларга шулай ук берничә тонна кием җибәрелгән булган.
Венесуэла. Коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә җирне су баскач һәм җир ишелеп төшкәч, афәт вакытында ярдәм итү комитетлары зыян күргән 288 Шаһитне үз кочагына алган. 50 өр яңа йорт төзелгән булган. Моннан тыш, ярдәм итү комитетлары Валенсия дигән күлнең суы ярдан чыккач йортлары зыян күргән кешеләргә булыша.
Филиппин. Тайфуннар нәтиҗәсендә илнең бер өлешен су баскан. Филиал зыян күргән кешеләргә кием белән ашамлыклар җибәргән, ә су кимегәч җирле Шаһитләр аларның йортларын тәртипкә китерергә булышкан.
Канада. Альберта дигән провинциядә зур урман янгач, шул райондагы Шаһитләр Слейв-Лейк шәһәрендәге җыелышка территорияне тәртипкә китерә алсыннар өчен күп кенә ирекле иганәләр җибәргән. Акчаның яртысыннан артыгы калганга, җыелыш шул акчаны башка илләрдә зыян күргән кешеләргә җибәргән.
Кот-д’Ивуар. Бу илдә сугыш башлангач һәм сугыш беткәч мохтаҗ кешеләргә яшәү урыны бирелгән, кирәкле әйберләр һәм дарулар җибәрелгән булган.
Фиджи. Коеп яуган яңгырлар аркасында җирне су басканга, 192 Йәһвә Шаһите зыян күргән: күбесе фермасыз калган, ягъни ашамлык белән табыш чыганагыннан мәхрүм булган. Зарар күргән җиргә ашамлыклар җибәрелгән булган.
Гана. Илнең көнчыгышында яшәгән, су басудан зыян күргән кешеләргә ашамлыклар белән орлыклар җибәргәннәр һәм яшәү урыны биргәннәр.
Кушма Штатлар. Көчле давыллар нәтиҗәсендә өч төрле штатта яшәгән 66 Шаһитнең йорты зыян күргән, ә 12 йорты җимерелгән булган. Аларның күпләре үз йортларын страховкаласа да, аларга йортларын ремонтлауга өстәмә акча бирелгән булган.
Аргентина. Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары илнең көньягында яшәгән, йортлары вулкан атылып чыгудан зарар күргән кешеләргә булышкан.
Мозамбик. Корылык зарар китергән 1 000 нән артык кешегә ашамлыклар җибәрелгән булган.
Нигерия. Авариягә эләгеп зур зыян күргән 20 Йәһвә Шаһитенә акчалата ярдәм җибәрелгән булган. Моннан тыш, ярдәм илнең көньягында яшәгән кешеләргә күрсәтелгән булган. Аларны дин белән расага карап дискриминацияләгәнгә, алар йортсыз калган булган.
Бенин. Көчле ташкыннан зыян күргән кешеләргә дарулар, кием, черки битлеге һәм су җибәрелгән. Аларга шулай ук яшәү урыны бирелгән булган.
Доминика республикасы. Җирле җыелышлар «Айрин» дигән давылдан зыян күргән кешеләргә йортларын ремонтларга булышкан һәм акчалата ярдәм биргән.
Эфиопия. Корылыктан зыян күргән ике өлкәдә һәм ташкын зарар китергән бер өлкәдә яшәүчеләргә акчалата ярдәм җибәрелгән булган.
Кения. Корылык корбаннарына кирәк-яраклар җибәрелгән булган.
Малави. Дзалека дигән качаклар лагеренда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелгән булган.
Непал. Җир ишелеп төшкәнгә Йәһвә Шаһите булган бер хатын-кызның йортына зур зыян килгән. Аңа берникадәр вакытка яшәү урыны бирелгән булган. Бер җирле җыелыш аңа ярдәм иткән.
Яңа Гвинея. Хулиганнар 8 Йәһвә Шаһитенең йортына ут төрткән. Аларны ремонтлар өчен чаралар күргәннәр.
Румыния. Ташкын кайбер Йәһвә Шаһитенә зарар китергән: алар йортсыз калган. Аларга яңа йортларны төзәргә ярдәм иткәннәр.
Мали. Күрше ил Сенегалдан җыелышлар корылык һәм ачлык аркасында ризыкка мохтаҗ булган кешеләргә акча җибәргән.
Сьерра-Леоне. Франциядән табиблар (Йәһвә Шаһитләре) сугыштан зыян күргән районнарда яшәгән имандашларына медицина ярдәмен күрсәткән.
Тайланд. Көчле ташкыннар берничә провинциягә зур зарар китергән. Ирекле хезмәтчеләр 100 йортны һәм 6 Патшалык Залын ремонтлаган һәм тәртипкә китергән.
Чех республикасы. Ташкын кайбер йортларга зарар китергән. Күрше ил Словакиядә яшәүче Шаһитләр имандашларына ярдәм күрсәткән.
Шри-Ланка. Цунами китергән зарарны төзәтү буенча эшләрнең күбесе эшләнгән.
Судан. Сугыш аркасында үз йортларыннан качып киткән Йәһвә Шаһитләренә ашамлыклар, кием, аяк киеме һәм түбәне ябу өчен пластик материал җибәрелгән булган.
Танзания. Көчле ташкын нәтиҗәсендә 14 гаилә мөлкәтсез калган. Шул җирдәге җыелышлар аларга бүләк ителгән кием җибәргән. Бер яңа йорт яңадан төзелгән булган.
Зимбабве. Корылык нәтиҗәсендә кешеләр ачлыктан интеккән. Ачлык корбаннарына ашамлыклар белән акча бирелгән булган.
Бурунди. Качакларга кирәк-яраклар бирелгән һәм медицина ярдәме күрсәтелгән булган.