Төп мәгълуматка күчү

Сез Гайсә Мәсихкә иман итәсезме?

Сез Гайсә Мәсихкә иман итәсезме?

 Әйе. Без Гайсәгә иман итәбез. Ул үзе дә: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дип әйткән бит (Яхъя 14:6). Без Гайсәнең күктән җиргә килгәненә һәм үзенең камил тормышын безнең хакка йолым корбаны итеп биргәненә ышанабыз (Маттай 20:28). Аның үлеме һәм терелтелгәне үзенә иман итүчеләргә мәңгелек тормышка ия булырга мөмкинлек бирә (Яхъя 3:16). Без шулай ук Гайсә хәзер Аллаһының күктәге Патшалыгында Патша булып идарә итә һәм бөтен дөньяга тынычлык китерәчәк икәненә ышанабыз (Ачылыш 11:15). Моннан тыш Гайсә үзе дә: «Атам миннән бөегрәк»,— дип әйткән (Яхъя 14:28). Шуңа күрә без, Гайсәнең Аллаһы Тәгалә булуына ышанмаганга, аңа табынмыйбыз.