Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Диңгез камасының йоны

Диңгез камасының йоны

САЛКЫН суларда яшәүче күп кенә җәнлекләрнең тиреләре астында калын катлам май бар. Аның ярдәмендә алар тәннәрендә җылы саклый ала. Ләкин диңгез камасы җылыны башкачарак саклый. Аның шәп кенә туны бар!

Игътибар итегез. Диңгез камасының йоны башка җәнлекләрнекеннән куерак. Бер квадрат сантиметрга якынча 155 000 йон бөртеге туры килә. Кама суга чумганда, йон бөртекләре арасында һава сакланып кала. Нәтиҗәдә, бу һава тәнне салкын судан саклап тора, һәм суык җәнлеккә зыян китерми.

Галимнәр каманың туны суык судан сакланыр өчен шәп идея дип саный. Алар төрле йоннар булдырып һәм алар белән экспериментлар үткәреп мондый нәтиҗәгә килгән: «Йон озынрак һәм куерак булса, су тәнгә әзрәк эләгәчәк». Ягъни диңгез камасының туны үз хуҗасына күп кенә яклардан файдалы булып чыга.

Галимнәр, тикшерүләрен дәвам итеп, су үткәрми торган яңа материал уйлап чыгаруларына өметләнә. Бәлки, тиздән дайверлар каманың тунына охшаш «тун» киеп салкын суга чума башлаячак!

Сез ничек уйлыйсыз? Диңгез камасының туны эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?