Без Йәһвәнең халкы
«Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле, Ул үзенә милек итеп сайлап алган халык бәхетле» (ЗӘБ. 33:12).
1. Ни өчен бар нәрсә — Йәһвәнеке дип әйтеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
БАР булган нәрсә — Йәһвәнеке! «Күкләр, хәтта күкләрнең күкләре, җир һәм андагы бөтен нәрсә — Аллаһыбыз Йәһвәнеке» (Кан. 10:14; Ачыл. 4:11). Йәһвә — Барлыкка Китерүче, шуңа күрә ул безнең Хуҗабыз (Зәб. 100:3). Әмма тарих дәвамында Йәһвә кайбер кешеләрне махсус мәгънәдә үзенеке иткән.
2. Кемне Йәһвә махсус мәгънәдә үзенеке иткән?
2 Мәсәлән, 135 нче мәдхиядә Йәһвәгә хезмәт иткән исраиллеләр Аллаһының «махсус милке» дип атала (Зәб. 135:4). Ә Һошия пәйгамбәрлегендә чит халыклардан булган кешеләр турында әйтелә. Бу кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылачак дип пәйгамбәрлек ителгән булган (Һош. 2:23). Мәсих белән идарә итәргә сайланган кешеләр санына яһүд булмаган кешеләр керә башлагач, бу пәйгамбәрлек үтәлгән (Рәс. 10:45; Рим. 9:23—26). Бу «изге халык» Йәһвәнең «сайланган нәселе» булып тора. Изге рух белән майланган бу мәсихчеләр киләчәктә күктә Мәсих белән бергә идарә итәчәк (1 Пет. 2:9, 10). Ә җирдә яшәргә өметләнгән тугры кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларны да Аллаһы «халкым» һәм «сайланганнарым» дип атый (Ишаг. 65:22).
3. а) Йәһвә бүген кемгә аерым мөнәсәбәт күрсәтә? ә) Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?
3 Бүген «кечкенә көтү», ягъни майланган мәсихчеләр, һәм «башка сарыклар», ягъни җирдә яшәячәк кешеләр, «бер көтүне» тәшкил итә. Йәһвә аларны үз халкы дип күрә (Лүк 12:32; Яхъя 10:16). Без Йәһвәгә бу хөрмәт өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә телибез. Моны ничек эшләргә? Бу мәкалә безгә шушы сорауга җавап табарга булышыр.
БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ ТОРМЫШЫБЫЗНЫ БАГЫШЛЫЙБЫЗ
4. Без Йәһвәгә рәхмәтебезне ничек күрсәтә алабыз һәм Гайсә нинди охшаш адым ясаган?
4 Йәһвәгә тормышыбызны багышлап, без аңа үзенә якынлашырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Суга чумдырылып, без кешеләр алдында Йәһвәне Хуҗабыз итеп таныйбыз һәм аңа буйсынырга теләгәнебезне белдерәбез (Евр. 12:9). Гайсә Мәсих тә охшаш адым ясаган. Аллаһыга багышланган халыкта туган булса да, ул суга чумдырылган һәм шулай итеп Аллаһы ихтыярын үтәргә тәвәккәл булганын ачык күрсәткән. Асылда, ул Йәһвәгә болай дигән: «Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, минем теләгем» (Зәб. 40:7, 8, иск.).
5, 6. а) Гайсә суга чумдырылганда, бу Йәһвәдә нинди хисләр уяткан? ә) Бар нәрсә дә Йәһвәнеке булса да, ни өчен ул үзенә багышланганыбызны кадерли?
5 Йәһвә Гайсәнең суга чумдырылуына ничек караган? Изге Язмаларда болай диелә: «Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды, һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде. Шунда күкләрдән: „Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм“,— дигән тавыш килде» (Мат. 3:16, 17). Гайсә инде болай да Йәһвәнеке булган, әмма Йәһвәгә үз Улының фидакарь булуын һәм Аның ихтыярын үтәргә әзер булуын күрү күп шатлык китергән. Без дә Йәһвәгә багышланганда, бу аны бик сөендерә, һәм ул безне фатихаларга вәгъдә итә (Зәб. 149:4).
6 Моны мондый мисал ярдәмендә аңлатып була. Бер әти кешенең бакчасында күп матур чәчәк үсә, ди. Бер көнне аның кызы, бер чәчәкне өзеп, әтисенә бүләк итә. Әмма бу чәчәк болай да әтисенеке бит. Ничек инде кызы аңа бу чәчәкне бүләк итә алсын? Андый сорау әтисенең уена да килмәс. Ул кызының мәхәббәт тулы бу эшенә сөенер. Бу чәчәк аның өчен бар бүтән чәчәкләрдән дә кадерлерәк булыр. Йәһвә дә, җан-тән белән хезмәт итәргә теләгәнебезне күргәндә, бик шатлана (Чыг. 34:14).
7. Малахи китабы буенча, Йәһвә үзенә хезмәт итүчеләрне никадәр нык кадерли?
7 Малахи 3:16 укы. Әгәр дә син Аллаһыга әле багышланмагансың һәм суга чумдырылмагансың икән, бу адым турында уйлана аласың. Әлбәттә, бар кешеләр кебек, син тумыштан ук Йәһвәнеке. Әмма уйлап кына кара: Йәһвәнең хакимлеген танып, аңа багышлансаң һәм аның ихтыярын ашкынып үтәсәң, бу аңа нинди сөенеч китерәчәк! (Гыйб. сүз. 23:15) Йәһвә, үз чиратында, үзенең хезмәтчеләрен юмарт бүләкли һәм аларның исемнәрен «хәтер китабына» яза.
8, 9. Исеме «хәтер китабына» язылган кешедән Йәһвә нәрсә көтә?
8 Исемебез Йәһвәнең «хәтер китабына» язылган икән, бу безгә билгеле бер җаваплылык та йөкли. Малахи бу китапка «Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр» генә язылган булыр дип язган. Йәһвәдән тыш, башка берәр кемне я берәр нәрсәне беренче урынга куя башласак, исемебез «хәтер китабыннан» сызып ташланыр (9 Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясап була: Йәһвәгә багышлануыбыз — тантаналы вәгъдә бирү һәм суга чумдырылу гына түгел. Ул үз эченә күбрәкне ала. Суга чумдырылу көне тиз үтеп китә, әмма Йәһвәгә хезмәт итү мәңгегә. Шуңа күрә без һәр көн һәм гомер буе Йәһвәгә тыңлаучан булырга тиеш (1 Пет. 4:1, 2).
ДӨНЬЯ РУХЫН КИРЕ КАГАБЫЗ
10. Йәһвәгә хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерма нәрсәдән гыйбарәт?
10 Үткәндәге мәкаләдә без Кабил, Сөләйман һәм исраиллеләр мисалларын карап чыктык. Алар, үзләрен Йәһвә хезмәтчеләре дип санаса да, аңа җан-тән белән бирелеп хезмәт итмәгән. Бу мисаллардан күренгәнчә, Йәһвәнеке булып калыр өчен, безгә тәкъвалыкка ябышырга һәм явызлыкка җирәнеп карарга кирәк (Рим. 12:9). Малахи, «хәтер китабын» искә алганнан соң, Йәһвәнең мондый сүзләрен язган: «Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы... күрерсез» (Мал. 3:18).
11. Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләре булуыбыз ап-ачык күренергә тиеш?
11 Йәһвәгә үзебезне сайлаганы өчен рәхмәтле булуыбызны тагын ничек белдереп була? Рухи үсешебез «һәркемгә ачык күренеп торырга» тиеш (1 Тим. 4:15; Мат. 5:16). Мондый сораулар турында уйланыгыз: «Башкалар мине Йәһвәнең тугры хезмәтчесе итеп беләме? Мин Йәһвә Шаһите булуымны әйтергә оялмыйммы?» Әгәр Йәһвә, безне сайлап, үзенеке иткән икән, башкаларга аның хезмәтчеләре булганыбыз турында әйтергә оялсак, бу аны бик күңелсезләндерер. (Зәб. 119:46; Марк 8:38 укы.)
12, 13. Ни өчен кайбер мәсихчеләрне Йәһвә Шаһитләре итеп тану авыр?
12 Дөнья рухы «тән теләгәнне үтәргә» дәртләндерә (Эфес. 2:3). Кызганычка каршы, кайбер кардәшләр бу рухка бирелгән һәм аларны Аллаһыга «хезмәт итмәүче кешеләрдән» аеру авыр була башлаган (1 Көр. 2:12). Мәсәлән, кием һәм тышкы кыяфәт турында күп кенә киңәш бирелсә дә, кайберәүләр барыбер тыйнаксыз киенә. Кемдер хәтта җыелыш очрашуларына сыланып торган я чиктән тыш ачык кием киеп килә яисә экстравагант прическа ясый (1 Тим. 2:9, 10). Нәтиҗәдә, кем Йәһвәнең хезмәтчесе, ә кем бу дөнья дусты икәнен аеру авыр (Ягък. 4:4).
13 Кайбер мәсихчеләрнең тәртибендә дөнья рухы чагыла. Мәсәлән, алар, ниндидер кичәгә килеп, әдәпсез бии һәм үзләрен тыйнаксыз тота. Җитмәсә, алар аннары социаль челтәрләрдә үз фотоларын куя һәм урынсыз комментарийлар калдыра. Бәлки, алар җитди гөнаһ кылмый һәм җыелышта каладыр да, әмма алар сафлык саклап яшәргә теләгән яшьтәшләренә начар йогынты ясарга мөмкин. (1 Петер 2:11, 12 укы.)
14. Без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ничек яклый алабыз?
14 Дөнья кешеләре «тән теләкләре, күзләр нәфесе» буенча яши һәм «байлык белән мактанырга» ярата. Алар безгә дә үз карашларын тага (1 Яхъя 2:16). Әмма без Йәһвәнең хезмәтчеләре, шуңа күрә «бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга һәм бу дөнья төзелешендә төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яшәргә» тиешбез (Тит. 2:12). Барысы да: сөйләмебез, ризыкка һәм исерткеч эчемлекләргә карашыбыз, тышкы кыяфәтебез һәм эштәге тәртибебез дә — Йәһвәгә генә бирелгән булуыбызны күрсәтсен. (1 Көринтлеләргә 10:31, 32 укы.)
БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ НЫК ЯРАТЫЙК
15. Ни өчен без кардәшләргә мәхәббәт һәм игелек күрсәтергә тырышабыз?
15 Йәһвә белән дуслыкны кадерләсәк, бу кардәшләр белән мөнәсәбәтләребездә дә чагылыр. Йәһвә имандашларыбызны да үз халкы итеп күрә. Моны онытмыйк, шулчак кардәшләр белән мәхәббәт һәм игелек күрсәтеп мөгамәлә итү җиңелрәк булыр (1 Тис. 5:15). Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35).
16. Муса канунындагы нинди күрсәтмәләр Йәһвәнең үз халкын бик кадерләгәнен күрсәтә? Аңлатыгыз.
16 Мондый мисал турында уйланыйк. Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге бар кирәк-яраклар изге булган, ягъни изге хезмәт өчен генә кулланылган. Муса канунында бу әйберләрне ничек кулланырга кирәклеге җентекләп аңлатылган. Бу әйберләрне дөрес кулланмаган кешеләр хәтта үлемгә хөкем ителгән булган (Сан. 1:50, 51). Йәһвә җансыз бу әйберләрне шулкадәр кыйммәтле дип күргән икән, уйлап кына карагыз: үзенә багышланган тугры хезмәтчеләрен ул никадәр югары бәяли! Бер очракта Йәһвә үз халкына хәтта болай дигән: «Сезгә тигән һәркем минем күз карасына тия» (Зәк. 2:8).
17. Йәһвә нәрсәгә игътибар итә?
17 Малахи пәйгамбәр сүзләре буенча, Йәһвә үз хезмәтчеләренең бер-берсе белән ничек мөгамәлә иткәннәренә «игътибар итә» (Мал. 3:16). Әйе, Йәһвә «үзенекеләрен белә» (2 Тим. 2:19). Аңа һәрбер сүзебез һәм эшебез билгеле (Евр. 4:13). Без имандашларыбызга игелекле, ачык күңелле булмасак, Йәһвә моны күрә. Шул ук вакыт без юмарт, кунакчыл, кичерүчән һәм игелекле булганда, Йәһвә моны да күрми калмый (Евр. 13:16; 1 Пет. 4:8, 9).
«ЙӘҺВӘ ҮЗ ХАЛКЫН КАЛДЫРМАС»
18. Без Йәһвәгә аның дусты булу мөмкинлеге өчен рәхмәтебезне ничек белдерәбез?
18 Әйе, Йәһвә безгә үзенең дусты булырга рөхсәт итә. Без аңа моның өчен рәхмәтебезне багышлануыбыз буенча яшәп күрсәтә алабыз. «Тәүфыйксыз һәм бозык буын арасында» яшәсәк тә, без «саф һәм мәкерсез» булып калырга һәм «бу дөньяда яктырткычлар кебек балкып торырга» тәвәккәл (Флп. 2:15). Шуңа күрә без явызлыктан качарга тырышабыз (Ягък. 4:7). Моннан тыш, без кардәшләребезне яратабыз һәм аларны хөрмәт итәбез, алар да Йәһвәнең хезмәтчеләре икәнен онытмыйбыз (Рим. 12:10).
19. Йәһвә үз халкын ничек фатихалый?
19 Изге Язмаларда «Йәһвә үз халкын калдырмас» дигән вәгъдә язылган (Зәб. 94:14). Бу вәгъдә, һичшиксез, үтәләчәк. Бернәрсәгә дә карамастан, Йәһвә безне калдырмаячак. Хәтта үлем дә безне аның мәхәббәтеннән аермаячак (Рим. 8:38, 39). «Яшибез икән — Йәһвә өчен яшибез, үләбез икән — Йәһвә өчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме — без Йәһвәнеке» (Рим. 14:8). Тиздән Йәһвә үзенең тугры дусларын кире тормышка кайтарачак. Без бу көнне зарыгып көтәбез (Мат. 22:32). Әмма инде бүген без күп фатихалар алабыз. Изге Язмаларда хак сүз әйтелгән: «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле, Ул үзенә милек итеп сайлап алган халык бәхетле» (Зәб. 33:12).