Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Гана
СЕЗ, бәлки, Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган илгә күченгән кардәшләрне беләсездер. Һәм сезнең үзегезгә мондый сораулар биреп уйланганыгыз булгандыр: «Аларны чит илдә хезмәт итәргә нәрсә дәртләндергән? Алар моңа ничек әзерләнгән? Мин хезмәтемне шул рәвешчә киңәйтә алыр идемме?» Бу сорауларга җавап бирер өчен, иң яхшысы — андый кардәшләр белән сөйләшеп алу. Әйдәгез, шулай эшлик тә.
АЛАРНЫ ЧИТ ИЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ НӘРСӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ?
Ихтыяҗ булган илдә хезмәт итү турында уйланырга сезне нәрсә дәртләндерде? 35 яшьләр тирәсендәге Э́йми Кушма Штатлардан. Ул болай дип сөйли: «Еллар дәвамында мин чит илдә хезмәт итү турында уйландым, әмма бу минем өчен ирешә алмаслык максат булып тоела иде». Аның карашын нәрсә үзгәрткән? «2004 елны Белизда пионерлар булып хезмәт иткән бер ирле-хатынлы мине бер айга үзләре янына вәгазьләргә чакырды,— дип әйтә Эйми.— Мин ризалаштым. Анда миңа шундый ошады! Һәм бер елдан соң мин пионер булып хезмәт итәр өчен Ганага күчендем».
Берничә ел элек шулай ук Кушма Штатлардан булган Сте́фани, хәзер аңа якынча 30 яшьләр, үз шартларын җентекләп карап чыгып, болай дип уйлап куйган: «Сәламәтлегем яхшы, гаилә вазифаларым да юк. Чыннан да, мин Йәһвә өчен хәзергегә караганда тагы да күбрәкне эшли алам бит». Үз-үзен намуслы итеп тикшергәннән соң ул үз хезмәтен киңәйтергә теләп Ганага күченергә булган. 60 яшьләрдәге ирле-хатынлы Фили́п белән И́да үз илләре Даниядә пионерлар булып хезмәт иткән. Алар һәрвакыт диярлек вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җиргә күченергә хыялланган. Үз хыялларын тормышка ашырыр өчен, алар төрле чаралар эзләгән. «Мөмкинлек килеп чыккач,— дип әйтә Филип,— Йәһвә безгә: „Алга!“ — дип әйткән кебек тоелды». 2008 елда алар
Ганага күченгән һәм анда өч елдан артык вакыт хезмәт иткән.30 дан узган Ханс белән Брук исемле ирле-хатынлы Кушма Штатларда пионер булып хезмәт итә. 2005 елда алар «Катри́на» давылы китергән нәтиҗәләрне бетерергә булышкан. Соңрак алар халыкара төзелешләрдә катнашырга теләп, анкета тутырган, әмма аларны чакырмаганнар. «Аннары,— дип исенә төшерә Ханс,— без конгресстагы бер нотыкта Давыт патшага гыйбадәтханәне төзергә рөхсәт ителмәгәч, ул моның белән килешеп, үз максатын үзгәртергә булганы турында әйтелгәнен ишеттек. Шушы фикер теократик максатларыбызны үзгәртү бу — нормаль хәл булганын аңларга булышты» (1 Елъ. 17:1—4, 11, 12; 22:5—11). «Йәһвә безнең башка ишеккә шакуыбызны теләде»,— дип өсти Брук.
Бүтән илләрдә хезмәт иткән дусларның кызыклы очраклар сөйләгәнен ишеткәч, Ханс белән Брук чит илдә пионер булып хезмәт итү теләге белән янып киткән. 2012 елда алар Ганага күченгән һәм 4 ай буе анда саңгыраулар җыелышы белән хезмәттәшлек иткән. Соңрак аларга кире Кушма Штатларга кайтырга туры килгән булса да, Ганадагы хезмәт аларның Патшалык эшләрен беренче урынга куеп яшәү теләген тагы да көчәйтеп җибәргән. Нәтиҗәдә алар Микронезиядәге филиалны төзүдә катнашкан.
МАКСАТКА АЛЫП БАРА ТОРГАН АДЫМНАР
Вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җирдә хезмәт итәр өчен, сез ничек әзерләндегез? «Мин „Күзәтү манарасы“ журналларыннан ихтыяҗ буенча күченү турында язылган мәкаләләрне эзләп таптым,— дип әйтә Стефани *.— Шулай ук чит илдә хезмәт итү теләгем турында мин җыелыштагы өлкәннәр белән, район күзәтчесе һәм аның хатыны белән уртаклаштым. Ә иң мөһиме, үз максатым турында мин еш кына Йәһвәгә догада әйтеп тордым». Өстәвенә, гади тормыш алып барып, Стефани чит илдә яшәп хезмәт итәр өчен кирәк кадәр акча җыя алган.
Ханс болай ди: «Без Йәһвәгә җитәкчелек сорап дога кылдык һәм ул безне кая җибәрергә булса, шунда күченергә теләдек. Догаларыбызда без шулай ук уйлаган планыбызны тормышка ашыра башлауның төгәл көнен дә әйттек». Алар дүрт филиалга хат язган. Ганадагы филиалдан җавап килгәч, алар ике айга шул илгә күченергә булган. «Җирле җыелыш белән хезмәттәшлек итү безгә шундый ошады! — дип әйтә Ханс.— Нәтиҗәдә без анда тагын берникадәр вакытка калырга булдык».
Канададан булган 40 яшьләр тирәсендәге ирле-хатынлы Джордж белән А́дрия Йәһвә теләкләрне генә түгел, ә бигрәк тә акыллы карарларны фатихалый икәнен исләрендә тоткан. Шуңа күрә алар үз максатларына ирешүгә таба адымнар ясарга булган. Алар Ганада ихтыяҗ буенча хезмәт иткән бер апа-кардәш белән элемтәгә кергән һәм аңардан барысын да сораштырган. Алар шулай ук Канада һәм Гана филиалларына хат язган. Адрия болай ди: «Болай да гади тормыш алып барсак та, без тормышыбызны тагы да гадиләштерергә булдык». Кабул иткән карарларыбыз безгә 2004 елда Ганага күченергә булышты.
ОЧРАГАН АВЫРЛЫКЛАР
Яңа җирдә сез нинди авырлыкларга очрадыгыз, һәм сез аларны ничек кичереп чыктыгыз? Баштарак Эйми үзенең туган йортын бик нык сагынган. Ул болай ди: «Бөтен нәрсә мин ияләшкәннән бик нык аерылып тора иде». Аңа нәрсә ярдәм иткән? «Гаиләдәгеләрем миңа шалтыратып, хезмәтемне югары бәяләгәннәре турында әйтә иде,— ди Эйми.— Аларның җылы сүзләре миңа монда хезмәтемне дәвам итәргә булышты. Соңрак мин алар белән видеоэлемтә аша аралаша башладым. Бер-беребезне күргәнгә, гаиләм минем өчен әллә ни ерак түгел кебек тоела иде». Яңа урында ул җирле бер апа-кардәш белән дуслашкан
һәм тегесе аңа җирле гореф-гадәтләр белән яхшырак танышырга булышкан. «Яңа дустым миңа таяныч булып китте. Кешеләрнең билгеле бер эш-кылмышларын аңламаганда, ул миңа һәрвакыт моны аңлатып бирә иде. Аның ярдәме белән мин нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә өйрәндем. Бу исә миңа, үз чиратымда, хезмәтемне шатлык белән башкарырга булышты».Джордж белән Адрия сөйләгәнчә, Ганага күченгәч, алар башта үзләрен үткән заманнарга кайткандай хис иткән. «Керләрне без кер юу машинасында түгел, ә тазларда юдык. Ризыкны без гадәттәгедән ун тапкырга озаграк әзерлибез кебек тоела иде,— дип әйтә Адрия.— Әмма берникадәр вакыттан соң без авыр шартларга ияләштек». Брук болай ди: «Пионер хезмәте юлыбызда очраган кыенлыкларга карамастан, без чын канәгатьлек тулы тормыш алып барабыз. Безнең белән булган дәртләндергеч очракларның барысын бергә җыйсак, күңелебезгә кадерле булган хатирәләрдән торган гаҗәеп чәчәкләр бәйләме килеп чыгачак».
ФАТИХАЛАР КИТЕРГӘН ХЕЗМӘТ
Ни өчен сез башкаларга да бу хезмәтне «татып» карарга киңәш итәсез? «Рухи хакыйкатьләргә сусаудан Изге Язмаларны синең белән һәр көн өйрәнергә теләгән кешеләрне вәгазь хезмәтендә очрату шундый шатлыклы! — дип әйтә Стефани.— Вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җиргә күченү тормышымда кабул иткән иң яхшы карарларның берсе!» 2014 елда Стефани Эронга кияүгә чыккан, һәм хәзер алар бергә Ганадагы филиалда хезмәт итә.
«Бу файдалы тәҗрибә туплау чарасы»,— дип әйтә 30 яшьләр тирәсендәге Германиядән булган Кри́стин исемле пионер. Ганага күченгәнче, Кристин Боливиядә хезмәт иткән. Ул болай ди: «Гаиләмнән ерак булганга, мин һәрвакыт Йәһвәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм. Ул хәзер минем өчен элеккегедән күпкә якынрак. Мин шулай ук Йәһвә халкы арасында хөкем сөргән гаҗәеп бердәмлекне үз тәҗрибәмдә татыдым. Бу хезмәт тормышымны баетты». Күптән түгел генә Кристин Гидеонга кияүгә чыккан, һәм алар Ганада хезмәт итүләрен дәвам итә.
Филип белән Ида Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә булышыр өчен, нәрсә эшләгәннәре турында болай дип сөйли: «Элегрәк безнең 15 һәм хәтта күбрәк Изге Язмалар өйрәнүләре бар иде, әмма кешеләрне тиешенчә өйрәтә алыр өчен, без өйрәнүләр санын 10 га кадәр киметтек». Бу нинди файда китергән? Филип болай ди: «Мин Майкл исемле егет белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдем. Ул һәр көн өйрәнә ала иде һәм яхшылап әзерләнгәнгә күрә, без китапны бер ай эчендә үтеп чыктык. Шуннан соң Майкл суга чумдырылмаган вәгазьче булып китте. Вәгазьгә барган беренче көнне ул миннән: „Син миңа өйрәнүләремне үткәрергә булыша алмассыңмы?“ — дип сорады. Мин аңа гаҗәпләнгән күзләр белән карап куйдым. Майкл миңа өч өйрәнү башлаганы һәм, аларны үткәрер өчен, минем ярдәмем кирәк дип әйтте». Күз алдыгызга гына китерегез: укытучыларга ихтыяҗ шулкадәр зур ки, Изге Язмаларны өйрәнүчеләр хәтта үзләре Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрә!
Эйми Ганада нәрсәгә ихтыяҗ бар икәнен шунда ук аңлаган: «Ганага күченгәннән соң күп тә үтмәстән, без бер кечкенә авылда вәгазьләп, саңгырау кешеләрне эзләдек. Без бер авылда гына берне түгел, ә сигез саңгырау кешене таптык!» Берникадәр вакыттан соң Эйми Эрикка кияүгә чыккан, һәм хәзер алар махсус пионерлар булып хезмәт итә. Алар саңгыраулар җыелышы белән хезмәттәшлек итеп, илдәге якынча 300 саңгырау вәгазьченең һәм кызыксынучы кешеләрнең кайберләренә булыша. Джордж белән Адриягә Ганадагы хезмәт үзләрен миссионер итеп хис итәргә мөмкинлек биргән. Гилад мәктәбенең 126 нчы классында укыр өчен чакырылгач, алар бик шат булган! Хәзер алар миссионерлар булып Мозамбикта хезмәт итә.
АЛАРНЫ ЯРАТУ ДӘРТЛӘНДЕРӘ
Бүтән илләрдән күченеп килгән күп кенә вәгазьчеләрнең җирле кардәшләр белән иңгә-иң хезмәттәшлек итүләрен күрү бик шатлыклы (Яхъя 4:35). Һәр атна Ганада уртача 120 кеше суга чумдырылу үтә. Ганага күченгән 17 вәгазьче очрагындагы кебек, бөтен дөнья буенча меңләгән яхшы хәбәрне таратучылар Йәһвәгә карата булган яратуларыннан чыгып, үз хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Алар Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләрдә хезмәт итә. Мондый ашкынучан вәгазьчеләр, һичшиксез, Йәһвәнең йөрәген сөендерә! (Зәб. 110:3; Гыйб. сүз. 27:11)
^ 9 абз. Мәсәлән, «Син Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирдә хезмәт итә аласыңмы?» һәм «Син Македуниягә күчә аласыңмы?» дигән мәкаләләрне кара («Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 апрель һәм 15 декабрь саны).