Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Искергәнме я алдынгымы?

Искергәнме я алдынгымы?

ФӘН

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ФӘННИ КИТАП БУЛМАСА ДА, АНДА УЛ ЯЗЫЛГАН ВАКЫТ ӨЧЕН АЛДЫНГЫ МӘГЪЛҮМАТ БАР. БЕРНИЧӘ МИСАЛ КАРАП ЧЫГЫЙК.

Галәмнең башлангычы булганмы?

Галимнәр кайчандыр бу сорауга җавап «юк» икәненә инанган булган. Хәзер аларның күбесе галәмнең башлангычы булганы белән ризалаша. Изге Язмаларда галәмнең башлангычы булган дип алдан ук әйтелгән (Яратылыш 1:1).

Җирнең формасы нинди?

Борынгы заманда күп кешеләр җирнең яссы булганына ышанган. Б. э. к. V гасырда грек галимнәре аның шар булганын фараз иткән. Ләкин моңа кадәр күп еллар элек, б. э. к VIII гасырда, Изге Язмаларны язучы Ишагыя «җир түгәрәге» турында әйткән; ул кулланган сүзне «шар» дип тә тәрҗемә итеп була (Ишагыя 40:22, искәрмә).

Күкләр таркалуга дучар була аламы?

Б. э. к. IV гасырда яшәгән грек галиме Аристотель җирдәге нәрсәләр генә таркала ала, ә йолдызлы күкләр үзгәрә һәм таркала алмый дип өйрәткән. Бу караш күп гасырлар өстенлек иткән. Ләкин XIX гасырда галимнәр энтропия төшенчәсен аңлатып биргән. Энтропия буенча, күктәге һәм җирдәге бар нәрсә таркалуга бирелүчән. Бу төшенчәне аңларга ярдәм иткән галимнәрнең берсе лорд Кельвин булган. Ул Изге Язмаларда күк һәм җир «кием шикелле тузып бетәчәк» дип әйтелгән сүзләргә игътибар иткән (Зәбур 102:25, 26). Кельвин шуңа ышанган: Аллаһы, үзенең иҗади эшләре юк ителмәсен өчен, андый таркалуны кисәтә ала. Изге Язмалар да моңа өйрәтә (Вәгазьче 1:4).

Җир кебек планеталар берәр нәрсәгә беркетелгәнме?

Аристотель бөтен күк җисемнәре үтә күренмәле шарларга беркетелгән дип, һәрбер шар икенчесенең эчендә, ә җир аларның үзәгендә урнашкан дип өйрәткән. Б. э. XVIII гасырына галимнәр йолдызлар белән планеталар бушлыкта эленеп торырга мөмкин дигән карашны кабул иткән. Ләкин б. э. к. XV гасырда язылган Әюп китабында Барлыкка Китерүче «җирне бушлыкка элеп куйган» дип әйтелгән булган инде (Әюп 26:7).

МЕДИЦИНА

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР МЕДИЦИНА БУЕНЧА БЕЛЕШМӘЛЕК БУЛМАСА ДА, АНДА СӘЛАМӘТЛЕК ТУРЫНДА АЛДЫНГЫ БЕЛЕМНӘРНЕ ЧАГЫЛДЫРГАН КАЙБЕР ПРИНЦИПЛАР БАР.

Авыру кешеләрне аерып кую.

Муса кануны буенча, махаулы кешеләрне башкалардан аерым тотарга кирәк булган. Урта гасырларда гына үләтләр аркасында табиблар бу принципны кулланырга өйрәнгән; ул һаман да файдалы (Левилеләр 13 һәм 14 нче бүлекләр).

Мәеткә кагылганнан соң юыну.

XIX гасырның ахырына кадәр табиблар еш кына мәетләрне ярган, ә аннары кулларын юмыйча авыруларны караган. Бу күп кешеләрнең үлеменә китергән. Ә Муса канунында мәеткә кагылган кеше нәҗес булып китә диелгән булган. Анда хәтта андый очракларда чистарыну өчен су кулланырга кирәклеге турында әйтелгән. Бу дини күрсәтмәләр, һичшиксез, сәламәтлек өчен дә файдалы булган (Саннар 19:11, 19).

Тизәкләрдән арыну.

Һәр ел диареядән, башлыча тиешле итеп юк ителмәгән кеше тизәкләре аркасында, ярты миллионнан күбрәк бала үлә. Муса кануны тизәкләрне кеше торган урыннан ераграк күмеп куярга кушкан (Канун 23:13).

Сөннәткә утырту вакыты.

Аллаһы канунында ир бала туганнан соң сигезенче көнне сөннәткә утыртылырга тиеш диелгән булган (Левилеләр 12:3). Яңа туган балаларның канның оешу сәләте беренче атнадан соң гадәттәге дәрәҗәгә җитә дип санала. Изге Язмалар язылган вакытта, әле алдынгы медицина дәваланулар булмаганда, баланы сөннәткә утыртканчы бер атнадан күбрәк көтү яклау булган.

Эмоциональ һәм физик сәламәтлек арасындагы бәйләнеш.

Медицина буенча тикшеренүчеләр һәм галимнәр әйтүенчә, шатлык, өмет, рәхмәтле һәм кичерергә әзер булу кебек яхшы хис-тойгылар сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Изге Язмаларда болай диелә: «Шат йөрәк — яхшы дәва ул, ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).