Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы һәм Мәсих турында хакыйкать

Аллаһы һәм Мәсих турында хакыйкать

Кешеләр күп илаһларга табынса да, чын Аллаһы бердәнбер (Яхъя 17:3). Ул «Ходай Тәгалә», бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе һәм Тормыш Бирүче. Ул гына гыйбадәтебезгә лаек (Даниял 7:18; Ачылыш 4:11).

Аллаһы кем ул?

Аллаһының исеме төп нөсхәдә ЯКЫНЧА 7 000 ТАПКЫР очрый

ЙӘҺВӘ — Аллаһының исеме

ХОДАЙ, АЛЛАҺЫ, АТА — Йәһвәнең кайбер титуллары

Аллаһының исеме ничек? Аллаһы үзе: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дип әйтә (Ишагыя 42:8). Аллаһының исеме Изге Язмаларда якынча 7 000 тапкыр очрый. Ләкин Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә аның исеме «Ходай» кебек титулларга алмаштырылган. Аллаһы сезнең үзе белән дуслашуыгызны тели, шуңа күрә ул сезне үзенә исем буенча дәшәргә чакыра (Зәбур 105:1).

Йәһвәнең титуллары. Изге Язмаларда Йәһвәгә карата мондый титуллар кулланыла: «Аллаһы», «Чиксез Кодрәт Иясе», «Барлыкка Китерүче», «Ата», «Ходай», «Раббы» һәм «Тәгалә». Изге Язмаларда язылган күп кенә догаларда Йәһвәнең исеме дә, хөрмәт белдерүче титуллары да бар (Даниял 9:4).

Аллаһының тәне. Аллаһы — күзгә күренмәгән рух ул (Яхъя 4:24). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән» (Яхъя 1:18). Әмма Изге Язмаларда аның хисләре турында әйтелә. Кешеләр аны күңелсезләндерә дә, сөендерә дә ала (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Зәбур 78:40, 41).

Аллаһының искиткеч сыйфатлары. Аллаһы кешеләрне милләтләре һәм чыгышлары буенча аермый (Рәсүлләр 10:34, 35). Ул шулай ук «шәфкатьле һәм кызганучан», «ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти» (Чыгыш 34:6, 7). Әмма Аллаһының дүрт сыйфаты аеруча игътибарга лаек.

Кодрәт. Аллаһы — «Чиксез Кодрәт Иясе», шуңа күрә аның үзенең бар вәгъдәләрен үтәр өчен көче җитәрлек (Яратылыш 17:1).

Зирәклек. Аллаһының зирәклегенә тиңе юк. Менә ни өчен аның турында Изге Язмаларда «бердәнбер зирәк» дип әйтелә (Римлыларга 16:27).

Гаделлек. Аллаһы һәрвакыт дөрес булганны эшли. Аның «эшләре камил» һәм ул «һич тә гаделсезлек кылмый» (Канун 32:4).

Мәхәббәт. Изге Язмаларда «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Аллаһы ярата гына түгел, ул үзе — мәхәббәтнең гәүдәләнеше. Аллаһының чиксез мәхәббәте аның бар эшләренә тәэсир итә һәм безгә күп яктан файда китерә.

Аллаһының кешеләр белән дуслыгы. Аллаһы — безнең күктәге яратучан Атабыз (Маттай 6:9). Аңа иман итсәк, без аның дуслары була алабыз (Зәбур 25:14). Аллаһы сезне, аңа дога кылып, «бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләргә» чакыра, «чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7; Ягъкуб 4:8).

Аллаһы һәм Мәсих — төрле шәхесләр

Гайсә Аллаһы түгел. Гайсәне Аллаһы барлыкка китергән, шуңа күрә Гайсә Аллаһыга тиң дип әйтү дөрес түгел. Ләкин Гайсәне генә Аллаһы берүзе барлыкка китергән. Менә ни өчен Изге Язмаларда Гайсә Аллаһының Улы дип атала (Яхъя 20:31) a. Гайсәне барлыкка китергәч, Йәһвә аны, һәркемне һәм бар нәрсәне барлыкка китерер өчен, «оста һөнәрче» итеп кулланган (Гыйбрәтле сүзләр 8:30, 31; Көләсәйлеләргә 1:15, 16).

Гайсә Мәсих беркайчан да үзен Аллаһы дип атамаган. Киресенчә, ул болай дип аңлаткан: «Мин аның [Аллаһының] вәкиле. Мине Ул җибәрде» (Яхъя 7:29). Бер шәкерте белән сөйләшкәндә, Гайсә Йәһвәне «үземнең Атам һәм сезнең Атагыз» һәм «үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз» дип атаган (Яхъя 20:17). Гайсә үлгәч, Йәһвә аны күктә яшәр өчен терелткән һәм, аны үзенең уң ягына утыртып, аңа зур хакимлек биргән (Маттай 28:18; Рәсүлләр 2:32, 33).

Гайсә Мәсих сезгә Аллаһыга якынлашырга ярдәм итә ала

Гайсә җиргә безне үз Атасы турында өйрәтер өчен килгән. Йәһвә үзе Гайсә турында болай дип әйткән: «Бу минем сөекле Улым. Аны тыңлагыз» (Марк 9:7). Гайсә Аллаһыны башкаларга караганда яхшырак белә. Ул болай дигән: «Атаның... кем икәнен Улыннан башка һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем белми» (Лүк 10:22).

Гайсә камил рәвештә Аллаһының сыйфатларын чагылдыра. Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр төгәл чагылдырган, ул хәтта: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9). Гайсә, үз сүзләре һәм эшләре белән Атасының мәхәббәтен чагылдырып, кешеләрне Аллаһыга җәлеп иткән. Ул болай дигән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6). Ул шулай ук болай дип әйткән: «Хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли» (Яхъя 4:23). Уйлап кына карагыз: Йәһвә сезнең кебек кешеләрнең үзе турында хакыйкатьне белүләрен тели.

a Күбрәк белер өчен, jw.org сайтында «Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?» дигән мәкаләне карагыз (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП).