Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

«Киләсе конгрессыбыз кайчан булачак?»

«Киләсе конгрессыбыз кайчан булачак?»

МЕХИКО шәһәре, 1932 елның ноябрь ахыры. Миллионнан артык кеше яшәгән бу шау-шу килгән шәһәрдә бер атна элек беренче светофор куелган булган. Әмма хәзер барысын да башка яңалык кызыксындыра. Шәһәрдәге репортерлар тимер юл вокзалында җыелган. Алар, фотокамераларын әзерләп куеп, махсус кунакның — Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең президенты Джозеф Рутерфордның килүен көтә. Аны җирле Йәһвә Шаһитләре дә түземсезлек белән көтә. Ул Мексиканың бар вәгазьчеләре өчен оештырылган өч көнлек конгресска килгән.

«Алтын гасыр» журналында менә нәрсә дип әйтелгән булган: «Һичшиксез, бу конгресс Мексика республикасында хакыйкатьнең таралуында мөһим вакыйга буларак тарихка кереп калачак». Бу конгресска нибары якынча 150 вәгазьче генә килгән булса да, ни өчен соң ул шулкадәр әһәмиятле булган?

Бу конгресска кадәр Мексикада рухи үсеш әллә ни зур булмаган. 1919 елдан алып илдә кечкенә конгресслар үткәрелгән, әмма аннан соңгы елларда җыелышлар саны кимегән. Ләкин 1929 елда, Мехикода филиал ачылгач, өмет чаткысы кабынган. Шулай да авырлыкларсыз булмаган. Китап таратучыларга хезмәт иткәндә үз әйберләрен сату тыелганы турында әйтелгәч, аларның берсе, үпкәләп, хакыйкатьтән киткән һәм Изге Язмаларны өйрәнү буенча үзенең төркемен оештырган. Шул вакыттарак үзенең әдәпсез тәртибе аркасында филиал күзәтчесе алмаштырылган. Мексикадагы тугры кардәшләр рухи ярдәмгә мохтаҗ булган.

Рутерфорд кардәш үзенең килү вакытында кардәшләрне бик ныгыткан. Конгресста ул дәртләндергеч ике нотык белән чыгыш ясаган һәм радио буенча биш көчле нотык сөйләгән. Мексиканың радиостанцияләрендә беренче мәртәбә бөтен ил буйлап яхшы хәбәр яңгыраган. Конгресстан соң яңа билгеләнгән филиал күзәтчесе үз вазифаларына керешкән, һәм ашкынучан кардәшләр, яңадан көч җыеп, Аллаһының ярдәме белән вәгазьләргә тотынган.

1941 елда Мехикода үткән конгресс

Киләсе елда Мексикадагы Мехико һәм Веракрус шәһәрләрендә ике конгресс үткән. Вәгазьчеләрнең тырыш хезмәте искиткеч җимешләр китерә башлаган. 1931 елда илдә 82 вәгазьче булган. Ә инде ун елдан соң аларның саны 10 мәртәбә арткан! 1941 елда Мехикода уздырылган теократик конгресска якынча 1 000 кеше килгән.

«АЛАР УРАМНАРНЫ БАСЫП АЛДЫ»

1943 елда Мексиканың 12 шәһәрендә Йәһвә Шаһитләре кешеләрне «Ирекле халык» дип исемләнгән теократик конгресска чакырыр өчен плакатлар кулланган *. Бу плакатлар җилкәгә киеп йөрерлек итеп тоташтырылган булган: бер ягы — күкрәктә, ә икенчесе аркада эленеп торган. Мондый вәгазь ысулын Йәһвә Шаһитләре 1936 елдан алып куллана башлаган.

1944 елгы журнал кисемтәсе: Мехикодагы марш вакытында төшерелгән фотография

Мехикода плакатлар маршының уңышлы булуы турында «Насьон» журналында болай дип язылган булган: «[Конгрессның] беренче көнендә аларны [Йәһвә Шаһитләрен] тагын да күбрәк кешеләрне чакырырга сораганнар. Һәм икенче көнне килгән кешеләргә хәтта урын җитмәгән». Бу маршларның уңышлы булуларын күреп, католик чиркәве Йәһвә Шаһитләренә каршы кампания җәелдереп җибәргән. Кардәшләр куркуга бирелмәгән. Алар кешеләрне конгресска чакыруларын кыюлык белән дәвам иткән. «Насьон» журналының башка бер мәкаләсендә: «Плакатлар кигән Йәһвә Шаһитләрен бөтен шәһәр күрде»,— дип язылган булган. Бу мәкаләдә Мехико урамнарында төшерелгән абый-кардәшләрнең фотографиясе урнаштырылган һәм аның астында болай дип язылган булган: «Алар урамнарны басып алды».

«БЕТОН ИДӘНГӘ КАРАГАНДА ЙОМШАГРАК ҺӘМ ҖЫЛЫРАК»

Ул елларда күпчелек Йәһвә Шаһитләренә, Мексикада уздырылачак аз санлы конгрессларга барыр өчен, зур корбаннарга барырга туры килгән. Күп кенә делегатлар поездлар йөрмәгән һәм хәтта юллар да салынмаган авыллардан килгән. Бер җыелыш болай дип язган: «Безнең тирәдә тимер юл юк, бары тик телеграф линияләре генә». Шуңа күрә, конгресска барып җитәр өчен, делегатларга, качырларга утырып яисә җәяүләп, күп көннәр дәвамында тимер юл станциясенә барырга кирәк булган. Инде шуннан алар конгресс узачак шәһәргә поездга утырып барган.

Кардәшләрнең күпчелеге ярлы булган, шуңа күрә алар юлның бер ягын гына акчалата каплый алган. Конгресс үтәчәк шәһәргә килеп җиткәч, аларның күбесен җирле кардәшләр зур шатлык белән үзләренә кабул иткән. Башкалары исә Патшалык залында кунган. Бервакыт якынча 90 делегат бер төнгә филиалда тукталган. Аларның һәрберсенә китаплардан бушаган 20 коробка бирелгән. Делегатлар, бу коробкаларны җәеп, идәндә йоклаган. Соңрак «Еллык басма»да язылганча, кардәшләр бу коробкалар өчен бик рәхмәтле булган, чөнки алар «бетон идәнгә караганда йомшаграк һәм җылырак» булган.

Бу рәхмәтле Йәһвә Шаһитләре үз кардәшләре белән бергә конгресста җыелу мөмкинлеген бик кадерләгән, хәтта зур корбаннарга да барырга әзер булган. Бүген Мексикадагы вәгазьчеләр саны миллионга якын, һәм алар әле дә шундый ук рәхмәт рухын чагылдыра *. 1949 елның «Еллык басма»сында Мексика турындагы отчетта әйтелгәнчә, авыр вакытлар ашкынучан кардәшләрнең рухларын сүндермәгән, чөнки һәр конгресстан соң алар бер-берсе белән озак кына аралашкан. Аларны «Киләсе конгрессыбыз кайчан булачак?» дигән сорау кызыксындырган. Мексикадагы бүгенге кардәшләр турында да шуны ук әйтеп була. (Үзәк Америкадагы архивыбыздан.)

^ 9 абз. 1944 елның «Еллык басма»сында болай дип әйтелгән: «„Ирекле халык“ дип исемләнгән конгресс ярдәмендә Йәһвә Шаһитләре Мексикада билгеле булып киткән».

^ 14 абз. 2016 елда Мексикада Искә алу Кичәсенә 2 262 646 кеше килгән.