Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөньядагы авырлыкларга ничек бирешмәскә?

Дөньядагы авырлыкларга ничек бирешмәскә?

Сез бүгенге дөнья проблемаларының шәхсән үзегезгә тәэсир иткәнен сизәсезме? Бәлки, сезнең мондый авырлыкларга дучар булганыгыз бардыр:

  • кораллы бәрелешләр

  • эпидемияләр

  • табигать афәтләре

  • ярлылык

  • тискәре мөнәсәбәт

  • җинаятьчелек

Бәлагә очрагач, күпләр шок кичерә һәм өметсезлеккә бирелә. Кайберәүләр эмоциональ яктан бушлык хис итә. Өстәвенә, дәвамлы шок һәм эмоциональ арыганлык хәлне тагы да начарайта.

Бу тынычсыз вакытта безгә якыннарыбызны, сәламәтлегебезне, яшәү чараларыбызны һәм бәхетебезне якларга кирәк.

Бу шомлы дөньядагы вакыйгалар шәхсән безгә нык тәэсир итмәсен өчен, нәрсә эшләп була?