Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен Гайсә антлар бирүне хупламаган?

МУСА КАНУНЫ кешеләргә антлар бирергә рөхсәт иткән. Мәсәлән, кеше: «Аллаһы белән ант итәм» яисә «Йәһвә исеме белән ант итәм»,— дип әйтә алган. Әмма Гайсә заманында антлар бирү гадәти хәл булып киткән. Кешеләр һәрбер сөйләшүдә диярлек антлар бирә башлаган. Шулай итеп алар үз сүзләренең ышанычка лаек булуын күрсәтергә тырышкан. Ләкин Гайсә бу гадәтне ике тапкыр хөкем иткән. Ул болай дип өйрәткән: «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» (Мат. 5:33—37; 23:16—22).

«Яңа Васыятьнең теологик сүзлеге»ндә әйтелгәнчә, Талмудта нинди антлар үтәү мәҗбүри, ә ниндиләрен үтәмәскә дә була икәнлеге аңлатылган (Theological Dictionary of the New Testament). Димәк, яһүдләр арасында антлар бирү гадәте чыннан да бик киң таралган булган.

Антлар бирү гадәтен Гайсә генә түгел, ә башкалар да хупламаган. Мәсәлән, яһүди тарихчы Иосиф Флавий бер дини төркем турында язган. Бу төркемнең әгъзалары антлар бирмәгән, чөнки, аларның карашы буенча, ант бирүче алдакчыдан да начаррак булган. Кеше ант биргәч кенә, аңа ышаналар икән, шундый кешегә таянып буламы соң, дип фикер йөрткән алар. Бер апокрифик китапта да охшаш фикер бар: «Адым саен антлар бирүче бер дә тәкъва түгел». Гайсә уйламыйча антлар бирүне хөкем иткән. Чыннан да, һәрвакыт намуслы булсак, безгә, башкаларны ышандырыр өчен, антлар бирергә кирәк булмас.