Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сихерчелек турында нәрсә белергә кирәк?

Сихерчелек турында нәрсә белергә кирәк?

Сихерчелек турында нәрсә белергә кирәк?

БЕЗНЕҢ көннәрдәге сихерчелеккә билгеләмә бирүе бик кыен. Моның сәбәбе, аның күп төрле формаларда булуыннан гыйбарәт. Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең ышануларына бердәм нигез булып торучы гомуми җитәкчеләре дә, тәгълиматлары да яисә изге китаплары да юк. Барлык бу кешеләр бер-берсеннән төрле йола һәм гореф-гадәтләре буенча аерылып торалар, алар төрлечә оештырылган һәм төрле илаһиларны хөрмәтлиләр. Бер басмада: «Оккультизм дөньясы кешегә «ирекле базар» фикерләрен тәкъдим итә»,— дип күрсәтеп кителгән. Ә икенче басмада: «Күпчелек неомәҗүсиләрнең [яңа мәҗүсиләрнең] фикерләре асылда барлык яктан да аерылалар»,— дип язылган.

Күбчелек кешеләр мондый фикер каршылыкларына әһәмият бирмиләр. Яңа гына эш башлаучы җен карчыклары өчен булган бер кулланмада: «Сезнең фикерегезчә, үз-үзенә каршы килә торган информация тәкъдим ителгәндә, сез аны җентекләп тикшерегез һәм кайсын кулланырга кирәк, үзегез карар кабул итегез. Үз интуициягезгә таяныгыз. Башкача әйткәндә, кайсы йолалар һәм алар турындагы китаплар сезгә ошый, шуларны сайлагыз»,— дип әйтелгән.

Хакыйкатьнең төп мәгънәсен аңлаучы, мондый каршылыклар белән ризалашмый. Хакыйкать — ул факт яисә чынлык. Нәрсәне булса да берәр кешегә ошаганы яисә ул хакыйкать кебек тыелганы өчен генә хакыйкать дип атап булмый. Мәсәлән, кайчандыр врачлар үпкә чирен тере тавыкны урталай бүлеп һәм ике кисәген дә пациент күкрәгенә куеп, дәвалап була дип уйлаганнар. Һичшиксез, авыруларның күбесе бу дәвалау үзләренә ярдәм итәр дип, ихлас күңелләреннән өметләнгәннәр. Ләкин аларның өметләре һәм карашлары чынлыктан аерылган, андый процедура үпкә ялкынсынуын дәваламый. Кешеләр хакыйкатьне барлыкка китермиләр, алар аны аңларга тырышалар.

Изге Язмалар үзендә рухи сорауларга карата хакыйкать бар, дип раслый. Гайсә Мәсих, җирдә яшәгәндә, Аллага дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дип әйткән (Яхъя 17:17). Рәсүл Пауал: «Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган»,— дип язган (2 Тимәтигә 3:16). Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе моның белән ризалашмый. Аның урынына алар җитәкчелекне мифлардан, борынгы диннәрдән һәм хәтта фәнни фантастикадан да эзлиләр. Изге Язмаларда нәрсә әйтелүе турында кызыксынып карау гына да, акыллы булмас идеме? Ул һәркайда диярлек изге китап дип танылган. Шулай ук ул безнең көннәргә кадәр сакланган иң борынгы дини китап. Изге Язмалар 1 600 ел дәвамында язылган булуга карамастан, аның бөтен тәгълиматлары бер-берсенә туры килә. Әйдәгез, Изге Язмаларның тәгълиматларын сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең кайбер карашлары белән чагыштырып карыйк.

Рухи дөньяда кемнәр яши?

Рухи хакыйкатьләрне аңлар өчен мондый сорауга җавап бирү урынлы: рухи дөньяда кемнәр яши? Безнең көндәге сихерчеләрнең күбесе — табигать көчләренә ышана торган политеистлар, ләкин аларның кайберсе: кыз, ана һәм карчык рольләрендә чыгыш ясый торган, бөек ана-илаһига табына. Бу рольләр тормышның төп этапларын күрсәтәләр. Бу ана-илаһиның яратканы ниндидер мөгезле илаһи. Кайбер сихерчеләр бер үк вакытта шул илаһига һәм ана-илаһига да табыналар. Бер язучы: «Бу Илаһи һәм Ана-илаһи табигатьтә хатын һәм ир башлангычын күрсәтәләр. Һәрберсе үзенчә үз сыйфатлары белән аерылып тора һәм бер-берсенә аһәңле рәвештә килешеп, алар яшәүне барлыкка китерәләр»,— дип әйтә. Икенче популяр булган автор: «Сихерчелек сферасында шунысы бик мөһим: кеше үзе белән бергә хезмәттәшлек итәрлек илаһын (илаһины яисә ана-илаһины) үзенә үзе сайлый ала... Ул илаһиларның үзе теләгән формасын сайларга һәм аңа табынырга ирекле»,— дип яза.

Изге Язмалар бу карашларның берсен дә хупламый. Гайсә Мәсихнең бөтен хезмәте кешеләргә Йәһвәнең — «бердән бер хак Алла» икәнлеге турында сөйләүгә багышланган булган (Яхъя 17:3). Изге Язмаларда: «Ходай бөек һәм дан алырга лаеклы, барлык илаһилардан куркынычрак. Халыкларның барлык илаһилары бернәрсә дә түгел, ә Ходай күкләрне барлыкка китергән»,— дип әйтелә (1 Паралипоменон 16:25, 26).

Ә Иблис бармы соң? Бер сүзлектә сихерчелеккә «иблис белән бәйләнеш» дигән билгеләмә бирелә («Webster’s Ninth New Collegiate Dictionary»). Мондый билгеләмә белән ризалашкан сихерчене яисә җен карчыгын табуы бик кыен, чөнки күбесе Иблис Шайтанның бар икәнен бөтенләй кабул итмиләр. «Айриш Таймс» газетасында «иң билгеле булган җен карчыкларының Ирландиядәге җыелышын җитәкләүче» бер яшь хатын-кызның: «Иблискә ышану христиан тәгълиматларын кабул итүне аңлата... Алла булмаган Галәмдә [Иблис] яши алмый»,— дигән сүзләре китерелә.

Изге Язмалар исә Шайтанның яшәвен раслый һәм башлыча аның җирдәге газапларда, тәртипсезлекләрдә гаепле икәнен күрсәтә (Ачыш 12:12). Гайсә Шайтанның барлыгы турында гына түгел, хәтта кеше үзе дә сизмичә аңа буйсынырга мөмкин дип кисәткән. Мәсәлән, беренче гасырда үз-үзләренә ышана торган дин җитәкчеләре, алар үзләрен без Алла балалары һәм аның ниятен үтибез, дип раслаганнар. Гайсә аларның йөрәкләрен күреп торган һәм башкача уйлаган. Ул аларга туры итеп: «Сезнең атагыз — иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез»,— дип әйткән (Яхъя 8:44). Изге Язмаларның Ачыш китабында Шайтан «бөтен галәмне алдалый» дип әйтелгән (Ачыш 12:9).

Магиянең яхшысы буламы?

Һичшиксез, магия һәрвакыт оккультизм белән бәйле булган. Борынгы замандагы кебек, безнең көннәрдә дә күп кешеләр магиянең максаты — кешеләргә зыян китерү дип ышаналар. Сихерчеләр кемгә булса да нык авырту, хәтта үлем дә китерергә сәләтле дип санала. Элек-электән сихерчеләрне бөтен булган бәлаләрдә: авыруларда, үлемнәрдә, азык-төлек һәм башка уңышсызлыкларда гаепләгәннәр.

Бүгенге сихерчеләр мондый гаепләрне төрлечә кире кагалар. Сихерчеләр үзләре арасында кайвакыт кешеләргә зыян китерә торган алдакчылар очравы белән ризалашалар. Шулай да сихерчеләрнең күпчелеге аларның магиясе явызлыкка түгел, ә игелеккә юнәлеш бирә дип раслыйлар. Бер Викка исемле дини агымның әгъзалары: магия белән шөгыльләнүчегә көч өчләтә кире әйләнеп кайта һәм бу барыннан да бигрәк сихерчеләрне кешеләргә зыян китерүдән тыеп кала, дип өйрәтәләр. Мондый «зарарсыз» магиянең үрнәкләренә: бөти тагып йөрү, йортны элек яшәгән кешеләрнең тискәре энергиясеннән чистарту, кемне дә булса сихерләү, кешеләрне савыктыру һәм сәламәтләндерү өчен өшкерү; шулай ук эш югалтмасын яисә баесын өчен магик көчләрнең тәэсире керә. Сихерчелек һәм магиянең шундый зур мөмкинлекләре һәм аларның шулкадәр популяр булуларына гаҗәпләнерлек түгел.

Әмма Изге Язмалар ак һәм кара магиягә бернинди дә аерма ясамый. Муса пәйгамбәргә бирелгән Канунда Алла ачык итеп: «Киләчәкне алдан әйтер өчен, тылсым һәм башкаларга мөрәҗәгать итмәгез»,— дип үз таләбен әйткән (Левит 19:26, ЯТ). Шулай ук без: «Синең яныңда багучы, сихерче, күрәзәче, күз буучы һәм рухи зат чакыручы булырга тиеш түгел»,— дигәнне укыйбыз (Икенчезаконлык 18:10, 11).

Алла ни өчен андый күрсәтмәләр биргән? Безне файдалы нәрсәдән мәхрүм итәр өчен түгел. Йәһвә бу кануннарны кешеләрне яратуыннан һәм алар курку белән хорафатлар коллыгына эләкмәсеннәр өчен биргән. Киресенчә, Алла үзенең хезмәтчеләрен, аларга кирәк булган әйберләрен сорап, Үзенә мөрәҗәгать итәргә чакыра. «Һәрбер яхшы бүләк һәм һәрбер камил бүләк» Алладан (Якуп 1:17). Рәсүл Яхъя имандашларын: «Нәрсә сорасак та, [Алладан] алабыз, чөнки без Аның әмерләрен үтибез һәм Аның алдында яхшылык эшлибез»,— дип ышандырган (1 Яхъя 3:22).

Явыз рухлар бармы?

Күп кенә сихерчеләр Изге Язмалардагы явыз рухлар бар дигән белән ризалашалар. Бер очеркта сихерчелекне яклаучыларның берсе мондый искәртмә бирә: «Өрәкләр бар. Алар күренми торган, безнең дөньяга параллель булган дөньяда яшиләр, алар тере һәм сезнең яныгызда. [...] «Пәриләр», «явыз рухлар» һәм «җеннәр» дигән сүзләрнең мәгънәләре бер. Бу рухлар бик көчле. [...] Аларның иң акыллылары [...] (әгәр дә сез аларга юл ачсагыз) сезнең дөньягызга керә алалар... Алар сезнең тәнегезне үзләренә буйсындырырга һәм хәтта аның өстеннән ниндидер күләмдә хакимият куярга да мөмкин. Болар барысы да кешеләрне биләп алган җеннәр турында нәкъ борынгы хикәяләрдә тасвирлап язылганча».

Изге Язмалар язылган вакытларда, җеннәр кешеләрне үзләренә төрлечә буйсындырганнар. Аларның корбаннары телсез яисә сукыр булып калганнар, кемдер җенләнгән, кемдер гадәттән тыш көчкә ия булган (Матфей 9:32; 12:22; 17:15, 18; Марк 5:2—5; Лука 8:29; 9:42; 11:14; Ап. эшләре 19:16). Кешене берьюлы күпчелек җеннәр үзләренә буйсындырганда, ул кеше коточкыч газап кичергән (Лука 8:2, 30). Хәзер безгә ни өчен Йәһвәнең кешеләрне сихерчелек һәм аның белән бәйле булган башка шөгыльләрдән ерак торырга чакырганы аңлашыла башлый.

Хакыйкатькә нигезләнгән дин

Бүген сихерчелек күп кешеләрне үзенә тарта, чөнки ул табигать көчләренә нигезләнгән, куркыныч булмаган дин булып күренә. Кайбер урыннарда ул киң таралган һәм беркемдә дә курку тудырмый, ә киресенчә, күп вакыт аны шулай булырга тиеш, дип саныйлар. Диннәргә тигез караш булган урыннарда төрле дин оешмаларының үсүенә каршы килмиләр һәм анда сихерчелеккә зур хөрмәт күрсәтәләр.

Дини дөнья базарга әверелде. Базардан бер пар туфли алган кебек, кешеләр дә үзләренә ошаган диннәрнең берсен сайлап алырга ирекле. Гайсә исә ике юл турында гына әйткән: «Тар капкадан керегез; чөнки һәлакәткә алып баручы капка киң һәм юл иркен була һәм күпләр шуннан керәләр; чөнки, тормышка алып баручы капка тар һәм юл кысан, һәм аны табучылар аз» (Матфей 7:13, 14). Әлбәттә, кайсы юл белән барырга икәнен без үзебез сайлыйбыз. Ләкин бу сайлау бик мөһим, чөнки аңа безнең мәңгелек тормышыбыз һәм иминлегебез бәйле. Рухи белем алу — ул хакыйкать юлы һәм аны Алла Сүзендә, Изге Язмаларда гына табып була.

[5 биттәге иллюстрация]

Бүген күпчелек кешеләр сихерчелекне куркынычсыз табигать көчләренә ышану гына дип карыйлар.

[6 биттәге иллюстрация]

Магия һәрвакыт оккультизм белән бәйләнгән булган.

[6 биттәге иллюстрация]

Сихерчелек белән шөгыльләнүче, үзе дә уйламыйча, чыннан да Иблис әмерен үтәргә мөмкинме?

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмалар хакыйкать юлын ача.