Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен дөньяда бердәмлек юк?

Ни өчен дөньяда бердәмлек юк?

Ни өчен дөньяда бердәмлек юк?

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң беренче тапкыр бөтен халыклар берләште. [...] Кешелек дөньясы, бу мөмкинлектән файдаланып, бөтен дөньяда яңа тәртип урнаштырырга дигән күптәнге вәгъдәне үти ала.

БУ СҮЗЛӘРНЕ ХХ гасыр ахырында Кушма Штатларның бер президенты әйткән. Ул вакытта бөтен дөньядагы вакыйгалар халыкара бердәмлекнең якын икәнлеген күрсәтә кебек тоела иде. Тоталитар хөкүмәтләр бер-бер артлы сәяси мәйданнан китте. Берлин стенасы җимерелде, һәм бу вакыйга белән Европа өчен яңа эра башланды. Көнбатышта күпләр Советлар Союзын дөньякүләм бәрелешләрне башлап җибәрүче дип исәпли иде, һәм ул гаҗәпкә калган дөнья алдында таркалып юкка чыкты. «Салкын сугыш» тәмамланды, һәм сәяси эшлеклеләр зур өмет белән коралсызлану, шул исәптән атом-төш коралын кыскарту турында сөйләшә башладылар. Персия култыгында сугыш башланып китсә дә, ул вакытлы проблема гына булып күренде, һәм кешеләрнең тынычлыкка омтылырга тәвәккәллеге тагы да ныграк артты.

Уңай үзгәрешләрне сәяси өлкәдә генә түгел, тормышның башка якларында да күрергә була иде. Күп илләрдә тормыш дәрәҗәсе күтәрелде. Медицина өлкәсендәге казанышлар врачларга берничә дистә ел элек могҗиза дип исәпләнгән нәрсәләрне эшләргә мөмкинлек бирде. Күп илләрдә икътисади үсеш тиз темп белән алга барды, һәм бөтен дөньяда гөрләп үсү инде бик якын кебек тоела иде. Бар нәрсә дә кешелек дөрес юнәлештә бара шикелле күренә иде.

Шуннан соң әз генә вакыт үтте, шулай да бездә: «Нәрсә булды? Кайда соң вәгъдә ителгән бөтендөнья бердәмлеге?» — дигән сорау туа. Дөнья нәкъ капма-каршы якка бара сыман. Яңалыкларда үзләрен үлемгә дучар итүчеләрнең нәрсәне дә булса шартлатуы, терактлар, күпләп юк итү коралларын тарату һәм башка борчулы вакыйгалар турында хәбәр ителүенә кешеләр инде гадәтләнде. Андый вакыйгалар дөньяны бердәмлектән тагы да ераграк алып китә, ахрысы. Бер билгеле финансист күптән түгел генә болай дигән: «Без котылгысыз кыен хәлгә — бер көч куллану тагы да зуррак көч куллануга китерә торган хәлгә батканнан бата барабыз».

Бөтендөнья бердәмлегеме яки гомуми бүленешме?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелгәндә, аның алдына куелган максатларның берсе мондый иде: «Милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре үстерү һәм моны халыкларның тигезлеген һәм үзбилгеләнү хокукын хөрмәтләп эшләү». Ул вакыттан бирле 60 ел үтте. Алар бу күркәм максатка ирештеме? Һич тә юк! Милләтләр «дуслык мөнәсәбәтләренә» омтылмый, ә күбрәк «үзбилгеләнү» турында борчыла кебек күренә. Милли үзенчәлеклелекне һәм дәүләт мөстәкыйльлеген ныгытырга омтылып, халыклар һәм этник төркемнәр дөньяның тагы да ныграк бүленүенә булышлык итә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелгән чакта, аның беренче әгъзалары 51 ил булган. Хәзер БМО га инде 191 ил керә.

Өстә әйтелгәннән күренүенчә, ХХ гасыр ахырында халыкара бердәмлеккә ирешү өмете сизелеп тора иде. Ләкин дөньядагы бөтен илләрнең берләшмәсе юкка чыкты һәм, моны күреп, кешеләр өметләрен өзде. Аларның күз алдында дөнья гомердә булмаганча бүленде. Югославиянең таркалуы һәм моның җәбер-золымнар белән бергә булуы, Рәсәй белән Чечня арасындагы кораллы бәрелешләр, Ирактагы сугышлар һәм Якын Көнчыгыштагы туктаусыз кан коешлар — боларның барысын алар үз күзләре белән күрде.

Һичшиксез, тынычлыкка ирешү өчен яхшы ниятләрдән чыгып күп көч куелды. Шулай да бөтендөнья бердәмлеге элеккечә ирешә алмаслык булып күренә. Күпләр: «Ни өчен бердәмлеккә ирешеп булмый? Бу дөнья кая бара?» — дигән сорауларга җавап таба алмый.

[3 биттәге иллюстрация]

AP Photo/Lionel Cironneau

Arlo K. Abrahamson/AFP/ Getty Images