Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ана карынында үлгән баланың терелтеләчәгенә өметләнеп буламы?

Мондый хәлгә очрамаган кешеләргә балаларын югалткан кешеләрнең хисләрен аңларга авырдыр. Кайбер ата-аналар андый фаҗигане бик авыр кичерә. Бер әни кеше биш баласын үле килеш тапкан. Вакыт узу белән ул, ике сау-сәламәт малай үстереп, ана булу шатлыгын кичергән. Әмма ул гомере буе үзенең һәрбер үле туган баласы белән бәйле хисләрне һәм алар исән булса, ничә яшьтә булырлар иде икәнен истә тоткан. Андый фаҗигане кичергән мәсихчеләр югалткан балаларының терелтеләчәгенә өметләнә аламы?

Без бу сорауга җавапны белмибез. Изге Язмаларда үле туган яки төшкән балаларның терелтелүе турында төгәл әйтелми. Шулай да Аллаһы Сүзендә моңа кагылышлы һәм юатучы принциплар бар.

Бер-берсе белән бәйле ике сорауны карап чыгыйк. Беренчедән, Аллаһы карашы буенча, бала кайчан яши башлый: хатын-кыз балага узгачмы яисә ул тугачмы? Икенчедән, Йәһвә әле тумаган баланы шәхес итеп яки ана карынындагы күзәнәк һәм тукыма куерык итеп саныймы? Изге Язмалардагы принциплар бу сорауларга ачык җавап бирә.

Муса канунында әйтелгәнчә, кеше тормышы инде ана карынында башлана. Бу канун буенча, яралгы үтерелсә, аны үтергән кешене үлем җәзасы көткән. «Җан өчен җан [кайтарылырга тиеш]»,— диелгән анда (Чыг. 21:22, 23) *. Шулай итеп, ана карынындагы әле тумаган бала — бу тере кеше, тере җан. Бу үзгәрмәс хакыйкатьне аңлап, миллионлаган мәсихче аборт ясамый, чөнки бу Аллаһы каршында җитди гөнаһ.

Димәк, әле тумаган бала тере дип санала, ләкин Йәһвә аның тормышын никадәр кадерли? Өстә китерелгән канун буенча, әле тумаган баланы үтергән кеше үтерелергә тиеш булган. Әйе, андый баланың тормышы Аллаһы өчен бик кыйммәтле. Өстәвенә, Изге Язмаларның башка шигырьләрендә дә Йәһвә әле тумаган баланы шәхес итеп күрә дип әйтелә. Мәсәлән, Давыт патша Аллаһы тарафыннан рухландырылып Йәһвә турында болай дигән: «Анам карыныннан мине Син күтәреп алдың [...] Синең күзләрең яралгымны ук күрделәр; Синең китабыңда, минем өчен билгеләнгән, бар көннәрем язылган» (Мәд. 138:13—16; Әюб 31:14, 15).

Йәһвә шулай ук әле тумаган баланың аерым үзенчәлекләре бар икәнен һәм ул зур киләчәккә ия була алганын күрә. Исхак хатыны Рәбиканың игезәкләре әле туганчы, Йәһвә аның карынында көрәшкән бу ике малай турында пәйгамбәрлек әйткән. Димәк, ул аларның киләчәктә билгеле нәтиҗәләргә китерәчәк үзенчәлекләрен күргән (Ярат. 25:22, 23; Рим. 9:10—13).

Чумдыручы Яхъя очрагы да кызык. Инҗилдә болай диелә: «Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишетү белән, Элисабетнең карынындагы баласы хәрәкәтләнеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды» (Лүк 1:41). Бу вакыйганы сурәтләп табиб Лүк яралгыга да, туган балага да кагылышлы булган грек сүзен кулланган. Шул ук сүзне ул утлыкта яткан кечкенә Гайсә турында әйткәндә дә кулланган (Лүк 2:12, 16; 18:15).

Шулай итеп, Изге Язмалар буенча, ана карынындагы бала белән беренче сулышын алган бала арасында, күрәсең, аерма юк. Бу хәзерге фәнни ачышлар белән туры килә. Мәсәлән, тикшерүчеләр ана карынындагы баланың тавышларны ишеткәнен, исләрне сизгәнен ачыклаган. Шуңа күрә әни кешенең үз карынындагы баласы белән якын мөнәсәбәтләрнең булуына гаҗәпләнәсе юк.

Ана карынындагы баланың ничек үскәне һәм кайчан туачагы турында төгәл әйтеп булмый. Мәсәлән, бер ана вакытыннан элек бала тапканнан соң, бу бала берничә көннән соң үлә, ә икенче ана — вакытында, әмма үле бала таба. Беренче ана баласы көтелмәгәндә туганы өчен генә аның терелтеләчәгенә өметләнә ала, ә икенчесе юк дип әйтеп буламы?

Димәк, Изге Язмалар буенча, кеше тормышы ана карынында башлана һәм Йәһвә әле тумаган баланы үзенчәлекле шәхес итеп саный һәм бик кадерли. Бу хакыйкатьләрне исәпкә алып, кайберәүләр үле туган баланың терелтеләчәгенә өмет юк дип әйтү акылга сыймаслык дип уйлар. Һәм бу безнең абортка карата карашыбыз, шул хакыйкатьләргә нигезләнгәнгә күрә, какшарга мөмкин дияр.

Элек бу журналда үле туган балаларның терелтеләчәгенә шик тудырган кайбер сораулар күтәрелгән иде. Мәсәлән, оҗмахта Аллаһы яралгыны кире ана карынына урнаштырырмы? Әмма, тикшерүләрдән соң һәм дога кылып уйланганнан соң, Җитәкче совет мондый нәтиҗәгә килгән: терелтелү турында сүз барганда, алай фикер йөртү дөрес түгел. Гайсә: «Аллаһыга һәр нәрсә мөмкин»,— дип әйткән (Марк 10:27). Моны Гайсә белән булган хәл раслый, аның тормышы күктән гыйффәтле кыз карынына күчерелгән иде. Бу кеше карашыннан мөмкин түгел.

Бу, Изге Язмалар буенча, үле туган балалар терелтеләчәк дигәнне аңлатамы? Кешеләр бу сорауга катгый итеп «әйе» яки «юк» дип җавап бирә алмый, чөнки Изге Язмаларда моның турында турыдан-туры әйтелми. Бу тема белән бәйле бик күп сораулар туарга мөмкин. Әмма уйдырмалардан качарга яхшырак булыр иде. Шунысын төгәл әйтә алабыз: бу мәсьәләне яратучан һәм мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһыбыз хәл итәчәк (Мәд. 85:15). Һичшиксез, терелтү аша Йәһвә үлемне юк итәргә бик тели (Әюб 14:14, 15). Без Йәһвәнең һәрвакыт дөрес эш иткәненә бер дә шикләнмибез. Ул ярату йөзеннән үз Улына «иблис эшләрен җимерергә» кушып, бу бозык дөньядагы тормыш китергән яралардан савыктырачак (1 Яхъя 3:8).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Кайбер тәрҗемәләр буенча, үлем җәзасы тик ана үлеме өчен генә бирелергә тиеш булган. Әмма Еврей Язмаларының төп нөсхәсеннән күренгәнчә, канунда ананың яисә әле тумаган баланың үлеме турында әйтелгән.

[13 биттәге иллюстрация]

Йәһвә кешеләрнең бар җан яраларын савыктырачак