Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзен кыюлык белән сөйләгез

Аллаһы Сүзен кыюлык белән сөйләгез

Аллаһы Сүзен кыюлык белән сөйләгез

«Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар... Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар» (РӘС. 4:31).

1, 2. Ни өчен без хезмәттә уңышлы булырга тырышырга тиеш?

ГАЙСӘ, үлеменә өч көн калгач, үз шәкертләренә болай дигән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер». Күккә күтәрелер алдыннан терелтелгән Гайсә эзеннән баручыларга бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдырырга, аларны үзе кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә кушкан. Ул аларга: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дигән (Мат. 24:14; 26:1, 2; 28:19, 20).

2 Без, Йәһвә Шаһитләре буларак, беренче гасырда башлангыч бирелгән эштә бөтен көчебезне биреп катнашабыз. Мөһимлеге буенча Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә тиң эш юк. Ул кешеләрнең тормышын коткара. Шуңа күрә хезмәтебездә уңышлы булу бик мөһим! Бу мәкаләдә без изге рух җитәкчелеге безгә ничек кыюлык белән вәгазьләргә ярдәм итә икәнен карап чыгарбыз. Алдагы ике мәкаләдә Йәһвәнең рухы ничек безгә оста итеп өйрәтергә һәм армый-талмый вәгазьләргә булыша ала икәне каралачак.

Безгә кыюлык кирәк

3. Ни өчен Патшалык хакында вәгазьләр өчен, кыюлык кирәк?

3 Аллаһы безгә Патшалык турында вәгазьләргә кушкан, бу чагыштыргысыз хөрмәт. Әмма аны үтәү кайвакыт авыр. Кайберәүләр Аллаһы Патшалыгы хакындагы хәбәрне теләп кабул итсә дә, күпләр үзләрен Нух көннәрендәге кешеләр кебек тота. Алар, Гайсә әйткәнчә, «туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр... төшенмәгәннәр» (Мат. 24:38, 39). Өстәвенә, кайбер кешеләр бездән көлә һәм безгә каршылык күрсәтә (2 Пет. 3:3). Хакимлек итүчеләр, классташлар, хезмәттәшләр һәм хәтта өйдәгеләр дә безгә каршы килергә мөмкин. Шуңа өстәп, безнең һәрберебезнең йомшак яклары бар, мәсәлән без оялчан булырга я кешеләр безне кире кагарлар дип куркырга мөмкин. Күп нәрсә аркасында безгә «кирәкле сүзләр» табып, Аллаһы сүзен «кыюлык белән» сөйләргә кыендыр (Эфес. 6:19, 20). Аллаһы сүзен ныклык белән игълан итәр өчен, кыюлык кирәк. Кыю булырга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

4. a) Кыюлык нәрсә ул? б) Рәсүл Паулга тессалуникәлеләргә вәгазьләргә кыюлык каян килгән?

4 «Кыюлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «эчкерсезлек, ачык булу, турылык» дигәнне аңлата. Бу сүз «батырлык, ныклы ышаныч... куркусызлык» дигән мәгънә йөртә. Кыю булу тупас яки әдәпсез булу дигәнне аңлатмый (Көл. 4:6). Без кыю да булырга һәм барлык кешеләр белән тату да яшәргә телибез (Рим. 12:18). Моннан тыш Аллаһы Патшалыгы хакындагы хәбәрне кыюлык белән вәгазьләгәндә, берәрсен ялгыш рәнҗетмәс өчен, безгә әдәпле булырга кирәк. Әйе, чын мәгънәдә кыю булыр өчен, безгә башка сыйфатларны да үстерергә кирәк, ә бу күп тырышлыклар таләп итә. Әмма без үз көчебезгә һәм сәләтләребезгә таянып, андый кыюлыкка ия була алмыйбыз. Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре, Филиппуйда хурланганнан соң, тессалуникәлеләргә вәгазьләгән. Каян килгән аларга андый кыюлык? «Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде»,— дип язган Паул. (1 Тессалуникәлеләргә 2:2 не укы.) Йәһвә Аллаһы куркуларыбызны юкка чыгарып, безгә дә шундый ук кыюлык бирә ала.

5. Йәһвә Петер белән Яхъяга һәм башка шәкертләргә ничек кыюлык биргән?

5 «Яһүдләрнең башлыклары, аксакаллар һәм канунчылар» Петер белән Яхъяга каршы килгәндә, алар болай дигән: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән? Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз». Алар имандашлары белән Аллаһыга эзәрлекләүләр бетсен дип түгел, ә: «Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип дога кылганнар (Рәс. 4:5, 19, 20, 29). Йәһвә аларның үтенеченә ничек җавап биргән? (Рәсүлләр 4:31 не укы.) Йәһвә үзенең изге рухы аша аларга кыюлык биргән. Аллаһы рухы безгә дә ярдәм итә ала. Безгә Аллаһы рухы бирелсен өчен һәм ул хезмәттә безнең белән җитәкчелек итсен өчен, нәрсә эшләргә?

Ничек кыю булырга?

6, 7. Аллаһының изге рухын алыр өчен, иң яхшы юл нинди? Мисаллар китерегез.

6 Аллаһының изге рухын алыр өчен, аны сорарга кирәк. Бу — иң яхшы юл. Гайсә үзен тыңлаучыларга болай дигән: «Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:13). Чыннан да, без өзлексез изге рух сорап, дога кылырга тиеш. Без, бәлки, очраклы вәгазьләргә, урамда я кешеләр эшләгән җирдә вәгазьләргә куркабыздыр. Ул чакта, кыю булыр өчен, без Йәһвәгә изге рухын сорап, дога кыла алабыз (1 Тес. 5:17).

7 Роза * исемле апа-кардәш шулай эшләгән дә. Бер көнне ул эштә булганда хезмәттәш укытучының башка мәктәптә булган хәл турында укыганын ишеткән. Анда балалар белән начар мөгамәлә ителгән. Бу укытучы аптыравыннан: «Бу дөнья кая бара микән?!» — дип кычкырып җибәргән. Розаның андый мөмкинлекне ычкындырасы килмәгән. Сөйләшүне башлар өчен, ул нәрсә эшләгән? «Мин Йәһвәгә дога кылып, аның изге рухын сорадым»,— дип әйтә Роза. Ул яхшы шаһитлек бирә алган һәм сөйләшүне дәвам итәр өчен нигез салган. Нью-Йоркта яшәүче Милани исемле биш яшьлек кызның мисалын да карап чыгыйк. «Мәктәпкә барыр алдыннан без әни белән һәрвакыт Йәһвәгә дога кылабыз»,— дип сөйли ул. Алар нәрсә турында дога кыла? Кыюлык турында. Ул Миланига үз карашларын яклар һәм үз Аллаһысы турында сөйләшү башлар өчен кирәк. «Безнең догаларыбыз Миланига туган көннәргә һәм бәйрәмнәргә үз карашын аңлатырга һәм аларда катнашмаска ярдәм итте»,— дип әйтә аның әнисе. Бу мисаллар доганың кыю булырга ярдәм иткәнен күрсәтмимени?

8. Кыюлык турында әйткәндә, без Иремия пәйгамбәрдән нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Шулай ук Иремия пәйгамбәргә кыю булырга нәрсә ярдәм иткәне турында уйланыйк. Йәһвә аны халыкларга пәйгамбәр итеп сайлагач, Иремия: «Мин бит сөйли белмим, мин бик яшь әле»,— дигән (Ирем. 1:4—6). Әмма тора-бара Иремия шулхәтле тәвәккәл һәм нык итеп вәгазьли башлаган, хәтта күпләр аны бәлаче дип санаган (Ирем. 38:4). Ул 65 елдан күбрәк кыюлык белән Йәһвә хөкемнәрен игълан иткән. Ул Исраилдә куркусыз вә кыю вәгазьләве белән шулкадәр билгеле булган ки, хәтта якынча 600 ел үткәч, Гайсә кыюлык белән вәгазьләгәндә кайберәүләр аны терелтелгән Иремия дип санаган (Мат. 16:13, 14). Башта икеләнүчән булган Иремия пәйгамбәр үз оялчанлыгын ничек җиңгән? «[Аллаһының] сүзе, сөякләремнең эчендә янган ялкын кебек, йөрәгемдә иде, һәм мин аны үземдә тыеп, хәлдән тайдым»,— дип әйтә ул (Ирем. 20:9). Әйе, Йәһвәнең сүзе Иремиягә нык тәэсир иткән һәм аны сөйләргә этәргән.

9. Ни өчен Аллаһы сүзе безгә дә, Иремиягә кебек, тәэсир итә ала?

9 «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә»,— дип язган рәсүл Паул (Евр. 4:12). Аллаһының хәбәре яки сүзе безгә дә, Иремиягә тәэсир иткән кебек, йогынты ясый ала. Онытма, Изге Язмаларны кешеләр язган булса да, бу китап кеше акыллылыгының җыентыгы түгел, чөнки аны язарга Аллаһы рухландырган. 2 Петер 1:21 дә болай диелә: «Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр». Без, Изге Язмаларны шәхси рәвештә тирәнтен өйрәнер өчен, вакыт бүлеп куйсак, акылыбыз изге рух рухландырган хәбәр белән тулачак. (1 Көринтлеләргә 2:10 ны укы.) Бу хәбәр безнең эчебездә тыя алмаслык «янган ялкын кебек» булачак.

10, 11. a) Кыюлык белән сөйләргә теләсәк, без Изге Язмаларны ничек өйрәнергә тиеш? б) Шәхси өйрәнүеңнең сыйфатын яхшыртыр өчен, син нинди адымнар ясарга булдың? Берсен булса да әйт.

10 Изге Язмаларны шәхси өйрәнү безгә нык тәэсир итсен өчен, аны, йөрәгебез аша үткәреп, эчке кешебезне үзгәртерлек итеп, үткәрергә кирәк. Мәсәлән, күренештә Йәзәкил пәйгамбәргә җитди хәбәр язылган төргәкне ашарга боерылган булган. Ул бу хәбәрне йөрәген май баскан халыкка җиткерергә тиеш иде. Йәзәкилгә бу хәбәрне, ул аның өлеше булсын өчен, үзенә тулысынча сеңдерергә кирәк булган. Шул чакта аны кешеләргә җиткерү аның өчен бал кебек татлы булыр иде. (Йәзәкил 2:8; 3:2—4 не укы *.)

11 Без дә Йәзәкилнекенә охшаш хәлдә. Бүген күпләрнең Изге Язмаларда язылганнарны тыңлыйсы килми. Аллаһы сүзен даими сөйләргә теләсәк, безгә Изге Язмаларны, андагы хәбәрне үзебезгә тулысынча сеңдерерлек итеп, өйрәнергә кирәк. Без өйрәнүебезне очраклы түгел, ә регуляр рәвештә үткәрергә тиеш. Безнең теләгебез мәдхия җырлаучыныкы кебек булсын. Ул: «Әй Ходаем, булышучым, Йолып Алучым, авызымның сүзләре, күңелемнең үгет уйлары гел Сиңа яраулы булсыннар иде»,— дип җырлаган (Мәд. 18:15). Изге Язмалардагы хакыйкатьләр йөрәгебезгә тирән үтеп керсен өчен, укыганнарыбыз турында уйланырга вакыт табу бик мөһим. Әйе, без шәхси өйрәнүебезнең сыйфатын яхшыртырга тиеш *.

12. Ни өчен мәсихче очрашулар безгә изге рух җитәкчелеген алырга ярдәм итә?

12 Йәһвәнең изге рухын алыр өчен, тагын бер юл — бер-беребезгә игътибарлы булып, «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерү» өчен «бергә җыелу» (Евр. 10:24, 25). Мәсихче очрашуларга регуляр рәвештә йөрсәк, игътибар белән тыңласак һәм белгәннәребезне куллансак, изге рух җитәкчелеген алачакбыз. Йәһвәнең рухы җитәкчелекне әллә җыелыш аша бирмимени? (Ачылыш 3:6 ны укы.)

Кыю булу нинди файда китерә?

13. Беренче мәсихчеләрнең вәгазьләү эшендәге уңышлары нәрсәне ачыклый?

13 Изге рух — Галәмдәге иң куәтле көч. Ул кешеләрне Йәһвә ихтыярын үтәргә сәләтле итә. Аның тәэсире астында беренче гасыр мәсихчеләре бик зур эш башкарган. Алар яхшы хәбәрне «дөньядагы һәр җан иясенә игълан иткән» (Көл. 1:23). Аларның күбесе белемнәре булмаган гап-гади кешеләр булган. Шуңа күрә аларны бу эшне үтәргә зуррак көчнең дәртләндергәне ап-ачык (Рәс. 4:13).

14. «Рух белән янып торырга» безгә нәрсә ярдәм итә ала?

14 Изге рух җитәкчелеге буенча яшәү хезмәтебезне кыюлык белән башкарырга дәртләндерәчәк. Бу рухны догада даими сорасак, тырышып шәхси өйрәнү үткәрсәк, укыганнарыбыз турында дога кылып уйлансак һәм мәсихче очрашуларны калдырмасак, без «Рух белән янып торачакбыз» (Рим. 12:11). Эфескә килгән «Апуллус атлы бер яһүд» турында Инҗилдә: «Ул телгә оста... [һәм] зур рухлану белән Раббы хакында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте»,— дип әйтелә (Рәс. 18:24, 25). «Рух белән янып торсак», без өйдән-өйгә йөреп һәм очраклы вәгазьләгәндә тагы да кыюрак була алабыз.

15. Хезмәттә кыюрак булу безгә нинди файда китерә?

15 Вәгазьләгәндә кыюрак булу безгә уңай яктан тәэсир итә. Безнең хезмәтебезгә мөнәсәбәтебез яхшыра, чөнки без аның әһәмиятен һәм файдасын тулырак аңлыйбыз. Без илһамланыбрак вәгазьлибез, чөнки хезмәтебездәге уңышлар күбрәк шатлык китерә. Һәм эшебезнең ашыгыч икәнен яхшырак аңлаганга, без ашкыныбрак хезмәт итәбез.

16. Хезмәткә ашкынуыбыз сүнеп барса, нәрсә эшләргә?

16 Хезмәткә ашкынуыбызны югалтсак яки ул элеккечә көчле булмаса, нәрсә эшләргә? Үз-үзеңне намус белән тикшерергә кирәк. Паул: «Иман белән яшибез микән? — дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез»,— дип язган (2 Көр. 13:5). Үзеңнән болай дип сора: «Мин һаман да рух белән янып тораммы? Йәһвәдән аның рухын сорыйммы? Догаларым аның ихтыярын үтәр өчен, аңа таянганымны күрсәтәме? Догаларымда безгә ышанып тапшырылган хезмәт өчен рәхмәт сүзләре бармы? Шәхси өйрәнүем турында нәрсә әйтеп була? Укыганнарым һәм ишеткәннәрем турында уйланыр өчен, мин күпме вакыт табам? Җыелыш очрашуларында актив катнашаммы?» Мондый сораулар турында уйлану сиңа йомшак якларыңны ачыкларга һәм шул яклардан яхшырырга булыша ала.

Аллаһы рухы сезгә кыюлык бирсен

17, 18. a) Вәгазьләү эше бүген нинди күләмдә башкарыла? б) Без Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне ничек «кыюлык белән» вәгазьли алабыз?

17 Терелтелгән Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәс. 1:8). Ул вакытта башланган вәгазьләү эше бүген моңарчы булмаган күләмдә башкарыла. Җиде миллионнан артык Йәһвә Шаһите 230 дан артык илдә һәм территориядә Патшалык хакындагы хәбәрне игълан итә һәм хезмәттә елына якынча бер миллиард ярым сәгать үткәрә. Беркайчан да кабатланмаячак эштә ашкынып катнашу чыннан да күңелле!

18 Бүген дә, беренче гасырдагы кебек, бөтендөньядагы вәгазьләү эше Аллаһы рухының җитәкчелегендә башкарыла. Без рух җитәкчелегенә буйсынсак, хезмәтебездә «кыюлык белән» сөйләячәкбез (Рәс. 28:31). Шуңа күрә, Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, безне изге рух йөртсен!

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 10 абз. Йәзәкил 2:8; 3:2—4: «Син исә, адәм улы, мин әйткәннәремне тыңла. Бу фетнәче йорт кебек, фетнәче булма. Авызыңны ач һәм мин сиңа биргәнне аша. Мин авызымны ачтым, һәм ул миңа бу төргәкне ашарга бирде һәм әйтте: „Адәм улы, мин сиңа биргән төргәк белән карыныңны тутыр һәм эчеңне тукландыр“. Мин аны ашый башладым, һәм ул минем авызымда бал кебек татлы булды. Аннары ул миңа болай диде: „Адәм улы, Исраил йортына бар һәм аларга минем сүзләремне әйт“».

^ 11 абз. Изге Язмаларны уку һәм шәхси өйрәнү файдалырак булсын өчен, «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) дигән китапның 21—32 битләрдәге бүлекләрне кара.

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен Аллаһы сүзен сөйләгәндә, безгә кыю булырга кирәк?

• Беренче шәкертләргә кыюлык белән сөйләргә нәрсә ярдәм иткән?

• Без ничек кыю була алабыз?

• Кыю булу безгә нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Ата-аналар балаларына кыю булырга ничек ярдәм итә ала?

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Кыскача дога кылу хезмәттә кыю булырга булыша ала