Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең сезнең хакка башкарган эшләре турында уйланыгыз

Йәһвәнең сезнең хакка башкарган эшләре турында уйланыгыз

Йәһвәнең сезнең хакка башкарган эшләре турында уйланыгыз

ГАЙСӘНЕҢ терелүеннән соң аның ике шәкерте Иерусалимнан Эммаус авылына барырга чыккан. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә болай дип язылган: «Алар сөйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә Үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады. Әмма шәкертләренең күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар». Аннары Гайсә алардан: «Сез нәрсә хакында фикер йөртеп барасыз?» — дип сораган. «Алар кайгыдан туктап калдылар». Ни өчен алар кайгырган? Гайсәнең шәкертләре ул Исраилне мәҗүсиләрнең хакимлегеннән шунда ук азат итәр дип уйлаган, әмма Гайсә моны эшләмәгән, ул хәтта үтерелгән булган. Шуңа күрә алар кайгырган (Лүк 24:15—21; Рәс. 1:6).

Гайсә үз шәкертләре белән фикер йөртә башлаган. «Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бөтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде». Әйе, Гайсә хезмәт иткәндә, күп иманны ныгытырлык һәм әһәмиятле вакыйгалар булган. Гайсәне тыңлаганнан соң, шәкертләрнең кәефләре күтәрелгән. Шул ук кичне алар болай дип әйткән: «Ул безгә юлда сөйләгәндә һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, безнең күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң?» (Лүк 24:27, 32). Гайсә шәкертләреннән без нинди сабак ала алабыз?

Тормышка озак ашмаган өметләр безгә ничек тәэсир итә?

Гайсәнең ике шәкерте Эммаус авылына барганда нык кайгырган, чөнки аларның өметләре акланмаган. Алар Гыйбрәтле сүзләр 13:12 дә язылган хисләр кичергән: «Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер». Дистәләгән еллар дәвамында Йәһвәгә тугры калып хезмәт итүче кайбер мәсихче «зур афәт» иртәрәк башланачак дип уйлаган (Мат. 24:21; Ачыл. 7:14). Әйе, тормышка озак ашмаган өметләр безне кайгыга салырга мөмкин.

Әмма, шуны истә тотыгыз: Гайсә инде үтәлгән, хәтта шәкертләр күргән, пәйгамбәрлекләргә игътибар иткәч кенә, бу ике шәкерт яңадан шатлык кичергән. Без дә эчке шатлыкны кичерә алабыз һәм начар хисләрне җиңә алабыз. Майкл исемле бер тәҗрибәле өлкән болай дигән: «Йәһвә әле башкармаган эшләргә игътибарыгызны тупламагыз. Киресенчә, ул инде башкарган эшләр турында уйланыгыз». Чыннан да, яхшы киңәш!

Йәһвә инде нинди эшләр башкарган?

Әйдәгез, Йәһвәнең кайбер искиткеч эшләрен искә төшерик. Гайсә болай дигән: «Миңа иман итүче Мин башкарган эшләрне һәм аларга караганда да бөегрәк эшләрне башкарыр» (Яхъя 14:12). Бүген Аллаһы хезмәтчеләре элек беркайчан да башкарылмаган иң бөек эштә катнаша. Җиде миллионнан артык вәгазьче зур афәтне кичереп чыгарга тели. Уйлап кына карагыз: беркайчан да элек Йәһвәнең шул хәтле күп тугры хезмәтчесе бөтен җир шары буенча бер ук вакытта ашкынып вәгазьләмәгән! Йәһвә «бөегрәк эшләр» турындагы пәйгамбәрлекне тормышка ашырган.

Йәһвә безнең хакка тагын нинди эшләр башкарган? Ул эчкерсез кешеләргә бу явыз дөньядан чыгып, образлы әйткәндә, үзе булдырган рухи оҗмахка керергә мөмкинлек биргән (2 Көр. 12:1—4). Әйдәгез, рухи оҗмах безгә китергән фатихалар турында уйланыйк. Мәсәлән, өегездәге я Патшалык Залындагы китапханәгә күз салыгыз. «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» (рус) яки электрон китапханәсен («Watchtower Library», рус) карагыз. Изге Язмаларга нигезләнгән аудиодраманы тыңлагыз. Соңгы конгрессның вакыйгаларын күз алдыгызга китерегез. Өстәвенә, кардәшләребез белән файдалы аралашу безгә китергән шатлык турында уйланыгыз. Йәһвә безне рухи оҗмах белән фатихалаган: безнең яратучан кардәшлегебез һәм Аллаһы мул итеп биргән рухи ризыгыбыз бар. Бу барысы Йәһвәнең юмартлыгын чагылдыра.

Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип язган: «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган; Син уйлаганча уйлардай берәү дә юк» (Мәд. 39:6). Әйдәгез, үзебезгә Йәһвәнең инде башкарган могҗизалы эшләрен һәм безнең турында ярату белән уйлаганын искә төшереп торыйк. Бу безгә көч бирәчәк, һәм без күктәге Атабызга, Йәһвәгә, тугры калачакбыз һәм чын күңелдән хезмәт итәчәкбез (Мат. 24:13).

[31 биттәге иллюстрация]

Гайсә үз шәкертләрен Йәһвәнең алар хакына инде башкарган эшләре турында уйланырга дәртләндергән

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Соңгы конгрессның вакыйгаларын күз алдыгызга китерегез