Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сынауларга карамастан Йәһвәгә хезмәт иткәнем өчен рәхмәтлемен

Сынауларга карамастан Йәһвәгә хезмәт иткәнем өчен рәхмәтлемен

Сынауларга карамастан Йәһвәгә хезмәт иткәнем өчен рәхмәтлемен

Матье де-Йонге Ван-ден-Хёвел сөйләде

МИҢА туксан сигез яшь. Соңгы 70 ел мин Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәм, ләкин миңа сынаулар да кичерергә туры килде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында мине концлагерьга утырттылар. Андагы шартлар аркасында мин күңел төшенкелегенә бирелеп, бер карар кабул иттем һәм соңыннан моңа үкендем. Берничә ел үткәч, миңа башка авыр сынау кичерергә туры килде. Шулай да мин, сынауларга карамастан, Йәһвәгә хезмәт итә алганым өчен аңа рәхмәтлемен.

Минем тормышым 1940 елның октябрь аенда үзгәрде. Мин Амстердамнан көньяк-көнчыгышка таба якынча 24 километр ераклыкта урнашкан Хилверсюм шәһәрендә (Нидерландия) яшәдем. Ул вакытта ил белән нацистлар идарә итә иделәр. Без минем кайгыртучан ирем, Яп де-Йонге, белән 5 ел инде яшәдек һәм өч яшьлек кадерле кыз-балабызны, Виллине, үстерә идек. Күршебездә сигез баланы тукландырырга тырышкан бер ярлы гаилә яшәде. Моңа карамастан аларда еш кына бер яшь кеше туктала иде. Мин гаҗәпләнгән идем: «Ни өчен алар үз өсләренә тагын өстәмә бурыч ала?» Аларга бер тапкыр ризык алып килгәндә, мин бу яшь ир кешенең пионер булганын белдем. Ул миңа Аллаһы Патшалыгы һәм бу Патшалык алып киләчәк фатихалар турында сөйләде. Аның сүзләре миңа нык тәэсир итте, һәм мин хакыйкатьне тиз кабул иттем. Шул ук елда мин үз тормышымны Йәһвәгә багышладым. Суга чумдырылганнан соң бер ел үткәч, ирем дә шулай ук хакыйкать ягына басты.

Изге Язмаларны әз белсәм дә, мин шуны аңлый идем: Йәһвә Шаһите булып китеп, мин аларның тыелган оешмасына кушылдым. Шулай ук мин күп Йәһвә Шаһитләренең Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәре өчен төрмәдә инде утырганын белдем. Ләкин моңа карамастан, мин шунда ук өйдән-өйгә вәгазьли башладым, һәм без ирем белән пионерларны вә күчеп йөрүче күзәтчеләрне үз өебезгә чакыра идек. Өстәвенә, безнең өебездә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият сакланды: бу әдәбиятны Амстердамнан кардәшләр алып килә иде. Бу вәгазьчеләр китапларны брезент белән каплап, аларны үз велосипедларына төи иде. Нинди ярату һәм кыюлык күрсәтте шул курьерлар! Алар кардәшләре өчен үз тормышларын куркыныч астына куя иде (1 Яхъя 3:16).

«Әнием, син тиздән кайтырсыңмы?»

Суга чумдырылганнан соң якынча ярты ел үткәч, ишегебезгә өч полицейский шакыды. Өебезгә кереп, алар тентү ясады. Шкафта саклана торган әдәбиятны тапмаса да, алар карават астында яшерелгән берничә китапны тапты. Полицейскийлар шунда ук миңа алар белән Хилверсюмның полиция участогына барырга кушты. Саубуллашканда кызымны кочаклагач, Вилли: «Әнием, син тиздән кайтырсыңмы?» — дип сорады. «Әйе, матурым. Әниең тиздән кайтыр»,— дидем мин. Әмма мин кызымны яңадан кочаклый ала алганчы, 18 озак ай үтте.

Полицейский миннән сорау алырга булды һәм мине поездга утыртып, Амстердамга кадәр озата барды. Следовательләр миннән Хилверсюмдагы өч абый-кардәш турында сораштырды. Аларның миннән бу кардәшләрне Йәһвә Шаһитләре дип атаганымны ишетәсе килә иде. «Мин аларның берсен генә беләм. Ул безгә сөт китерә»,— дидем мин. Һәм бу абый-кардәш чыннан да сөт китерә иде. «Ә ул Йәһвә Шаһитеме икәнен сез миннән түгел, ә аңардан сорагыз»,— дип өстәдем мин. Мин бүтән бер нәрсә әйтмәгәч, алар минем битемә суктылар һәм ике айга камерага яптылар. Ирем минем кая булганымны белгәч, миңа кием һәм ризык алып килде. 1941 елның август аенда мине хатыннар өчен билгеләнгән һәм начар яктан даны чыккан Равенсбрюк концлагеренә (Германия) җибәрделәр. Бу лагерь Берлиннан төньякка таба 80 километр ераклыкта урнашкан иде.

«Бирелмә, кадерлем»

Анда килгәч, полицейскийлар без иманыбыздан ваз кичү документына кул куйсак, алар безне өйләребезгә җибәрәчәкләр диде. Ләкин мин, әлбәттә, кул куймадым. Шуңа күрә миңа үз әйберләремне калдырырга туры килде, һәм мин киемнәремне салып, юыну бүлмәсенә киттем. Анда мин Нидерландиядән кайбер апа-кардәшләрне очраттым. Безгә һәрберебезгә тәлинкә, чынаяк, кашык һәм аксыл шәмәхә төсле тукымадан өчпочмак тегеп куелган кием бирделәр. Беренче төнне без күчерелә торган баракларда үткәрдек. Мине кулга алганнан бирле мин монда беренче мәртәбә елый башладым. «Нәрсә булыр микән? Озак монда булырмынмы?» — үксеп елап дидем мин. Дөресен генә әйткәндә, теге вакытта минем Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем нык булмады, чөнки мин хакыйкатьтә берничә ай гына булган идем. Миңа күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк иде. Киләсе көнне исемлек буенча тикшерү вакытында нидерландияле апа-кардәш боекканымны күрде. «Бирелмә, кадерлем, бирелмә! Безгә нәрсә зыян китерә ала?» — диде ул.

Исемлек буенча тикшерү үткәч, безне башка баракларга алып киттеләр. Анда Германиядән һәм Нидерландиядән берничә йөз апа-кардәш бар иде. Кайбер немец апа-кардәш бу баракларда бер елдан артык инде яши иде. Алар белән аралашу мине ныгытты һәм чынлап та күңелемне күтәрде. Мине шулай ук менә нәрсә гаҗәпләндерде: апа-кардәшләребез яшәгән бараклар концлагерьның башка баракларына караганда күпкә чистарак иде. Баракларыбыз чиста иде, анда бер кем дә урламады, сүгенмәде һәм кыйнашмады, шуны башка кешеләр дә белә иде. Лагерьдагы авыр шартларга карамастан баракларыбыз пычрак диңгез уртасындагы чиста утрауга охшаш иде.

Концлагерьдагы көндәлек тормыш

Концлагерьда без күп эшләдек, ә ашадык әз. Безгә иртүк сәгать биштә торырга туры килде, һәм тиздән исемлек буенча тикшерү башлана иде. Сакчылар безне якынча бер сәгать дәвамында яңгырмы, кармы тышта басып торырга мәҗбүр итте. Көне буе каты эшләгәннән соң, безне кичке сәгать биштә исемлек буенча яңадан тикшерделәр. Соңыннан без аш ашый идек һәм арыган килеш йокларга китә идек.

Мине якшәмбедән башка һәр көн фермада эшләргә җибәрә иделәр, һәм анда мин бодайны урдым, чокырларны казыдым һәм дуңгыз абзарын тазарттым. Минем эшем авыр һәм пычрак булса да, мин яшь һәм көчле булганга, аны көн дә башкара идем. Шулай ук мин Изге Язмаларның яхшы хәбәре турында җырларны җырлап, үземне ныгыта идем. Ләкин мин көн саен иремне һәм баламны сагына идем.

Безгә бик әз ризык бирделәр, әмма бар апа-кардәшләр һәр көн бер ипи кисәген саклап калдыра иде. Шуңа күрә якшәмбе көннәрендә Изге Язмалар темалары буенча фикер алышыр өчен бергә җыелганда, безнең ашарга әйберебез һәрвакыт була иде. Бездә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият юк иде, әмма мин, Германиядән килгән олы яшьтәге тугры апа-кардәшләр бер-берсе белән рухи темаларга фикер алышканда, аларны тыңларга бик ярата идем. Без хәтта Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәрдек.

Башта авыр, аннары шатлыклы вакыт

Кайвакыт безгә турыдан-туры нацистлар режимы белән бәйле эшләрне башкарырга куштылар. Политикада катнашырга теләмәгәнгә, бу эшне апа-кардәшләрнең берсе дә башкармады, һәм мин дә бу кыю кардәшләргә ияреп, бу эштән баш тарттым. Безгә буйсынмаганыбыз өчен берничә көн дәвамында ризык бирмәделәр һәм сәгатьләр буе исемлек буенча тикшерделәр. Бер тапкыр кыш вакытында безне 40 көн җылылык булмаган баракларда ябып тоттылар.

Йәһвә Шаһитләре булганга, безгә еш кына иманыбыздан ваз кичү документына кул куярга куша иделәр. Без шулай эшләгән булсак, алар безне азат итәр иде һәм без өйләребезгә кайта алыр идек. Равенсбрюкта бер елдан артык яшәп, мин күңел төшенкелегенә бирелә башладым. Мин иремне һәм кызымны күрергә шулкадәр теләдем ки, хәтта сакчыларга барып, мин бүтән Изге Язмаларны тикшерүче түгел икәнен раслаган документны сорадым һәм аңа кул куйдым.

Кайбер апа-кардәшләр минем нәрсә эшләгәнемне белгәч, миннән читләшә башлады. Әмма олырак немец апа-кардәшләр, Хедвиг белән Гертруд, мине эзләп тапты һәм мине үз яратуларында ышандырды. Дуңгыз абзарында бергә эшләгәндә, алар миңа игелек күрсәтеп шуны аңларга булышты: Йәһвәгә сафлыкны саклау бик мөһим һәм без, аның таләпләрен йомшартмыйча, аңа үз яратуыбызны күрсәтә алабыз. Аларның аналарча кайгыртулары һәм назлы яратулары минем йөрәгемә үтеп керде *. Мин дөрес эшләмәгәнемне аңлый идем һәм бу документның гамәлдән чыгаруын теләдем. Бер кичен мин бер апа-кардәшкә үз карарым турында әйттем. Күрәсең, бер сакчы безнең сөйләшүебезне ишетте, чөнки мине шул ук кичне лагерьдан чыгардылар һәм поездга утыртып, кире Нидерландиягә җибәрделәр. Надзирательләрнең берсе — мин аның йөзен әле дә хәтерлим — миңа болай диде: «Син әле дә Бибельфоршер (Изге Язмаларны тикшерүче), һәм син һәрвакыт үз диненә тугры булырсың». «Әйе, Йәһвә теләсә, булырмын»,— дип җавап кайтардым мин. Ләкин мин һаман да: «Бу документны ничек гамәлдән чыгарып була микән?» — дип уйлый идем.

Иманнан ваз кичү документында, мәсәлән, болай дип язылган иде: «Мин Изге Язмаларны тикшерүчеләрнең халыкара оешмасына башка беркайчан да кушылмаска ант бирәм». Хәзер мин нәрсә эшләргә кирәк икәнен белдем! 1943 елның гыйнвар аенда мин өйгә кайтуым белән яңадан вәгазь эшендә катнаша башладым. Әлбәттә, нацистлар минем яхшы хәбәрне вәгазьләгәнемне икенче мәртәбә күргән булса, мине каты җәза көтәр иде.

Йәһвәгә алда да тугры хезмәт итәргә теләгәнемне күрсәтер өчен, без ирем белән яңадан курьерларны вә күчеп йөрүче күзәтчеләрне үз өебезгә чакыра башладык. Йәһвәгә һәм аның халкына яратуымны күрсәтер өчен миңа икенче мөмкинлек бирелде, моның өчен мин бик рәхмәтлемен!

Авыр сынау

Сугыш бетәр алдыннан без ирем белән бер авыр сынау кичердек. 1944 елның октябрь аенда Вилли кызыбыз кинәт дифтерия белән чирләп китте. Аның хәле тиз начарайды, һәм өч көннән соң без аны югалттык. Аңа җиде яшь кенә иде.

Бердәнбер балабызның үлеме безне кайгыга төшерде. Чынлап та Равенсбрюкта кичергән сынаулар белән чагыштырганда, балабызның үлеме миңа зуррак авырту китерде. Ләкин авыр булганда, без һәрвакыт Мәдхия 15:8 дә язылган сүзләрдән юаныч таптык: «Мин Ходайны һәрчак үз алдымда күрдем, һәм мин каушамам, Ул минем уң ягымда шул». Без ирем белән Йәһвәнең терелтү турындагы вәгъдәсенә нык ышана идек. Без хакыйкатькә тугры калдык һәм һәрвакыт яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләдек. Ирем үз үлеменә кадәр (1969 ел) миңа Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм аңа рәхмәтле булып калырга ярдәм итте.

Фатихалар һәм шатлыклар

Соңгы дистәләгән еллар дәвамында тулы вакытлы хезмәтчеләр белән аралашып, мин күп шатлык табам. Сугыш вакытында кебек, күчеп йөрүче күзәтчеләр үз хатыннары белән җыелышыбызга килгәндә, безнең өебездә туктала иде. Күчеп йөрү хезмәтендә катнашучы бер гаилә, Мартен һәм Нел Каптейн, безнең өебездә хәтта 13 ел яшәде! Нел дәвалап булмый торган авыру белән чирләп киткәч, мин, ул үлгәнче, аны өч ай дәвамында карадым. Алар белән һәм җыелышыбыздагы кадерле кардәшләребез белән аралашып, мин хәзерге рухи оҗмахыбызны күбрәк кадерли башладым.

1995 елда тормышымда мөһим вакыйга булды: мине Равенсбрюкта үткәрелгән махсус очрашуга чакырдылар. Анда мин концлагерьда бергә утырган һәм 50 елдан артык күрмәгән апа-кардәшләрне очраттым! Бу очрашу онытылмаслык һәм дулкынландыргыч булды, чөнки ул безгә үлгән якыннарыбыз яңадан яшәячәк вакытны түземсезлек белән көтәргә көч бирде.

Рәсүл Паул Римлыларга 15:4 тә сабырлыгыбыз һәм Изге Язмалардагы юаныч аша бездә өмет була ала дип әйтә. Мин Йәһвә биргән өметне бик кадерлим, чөнки бу өмет ярдәмендә мин аңа, хәтта сынауларга карамастан, рәхмәтле калып хезмәт итә алдым.

[Искәрмә]

^ 19 абз. Шул вакытта филиаллар белән элемтә булмаган һәм абый-кардәшләрнең һәрберсе, нейтралитетларын саклар өчен, үз хәленнән килгәнне эшләгән. Шуңа күрә кардәшләр бу сорауга төрлечә караган.

[10 биттәге иллюстрация]

Яп белән, 1930 ел

[10 биттәге иллюстрация]

Безнең кызыбыз Вилли — җиде яшендә

[12 биттәге иллюстрация]

1995 елда мин күңелле бер очрашуда булдым. Мин беренче рәттә, сулдан икенчесе