Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялгыз булуыңнан тулысынча файдалан

Ялгыз булуыңнан тулысынча файдалан

Ялгыз булуыңнан тулысынча файдалан

«Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!» (МАТ. 19:12).

1, 2. а) Гайсә, Паул һәм башкалар ялгыз булуга ничек караган? б) Ни өчен кайберүләр ялгыз булуны бүләк дип санамаска мөмкин?

НИКАХ — һичшиксез Аллаһының кешелеккә биргән иң кыйммәтле бүләкләренең берсе (Гыйб. сүз. 19:14). Шулай да никахка кермәгән күп кенә мәсихчеләр дә рухи яктан бай һәм канәгатьлек китерә торган тормыш алып бара. Беркайчан да өйләнмәгән 95 яшьлек Харольд исемле абый-кардәш болай ди: «Миңа башкалар белән булырга күңелле, һәм мин кунакчыллык күрсәтергә яратам. Берүзем булганда да мин үземне ялгыз хис итмим. Мин чыннан да ялгыз булу бу бүләк дип әйтә алам».

2 Гайсә Мәсих һәм рәсүл Паул да ялгыз булу турында әйткәннәр, Паул хәтта ялгыз булуны «Аллаһыдан бирелгән сәләт» дип атаган. (Маттай 19:11, 12; 1 Көринтлеләргә 7:7 не укы.) Әмма шунысын да әйтергә кирәк: никахка кермәгән һәрбер кеше үз теләге буенча ялгыз түгел. Кайчак үзеңә туры килгән тормыш иптәше табу авыр булырга мөмкин. Яисә кайберәүләр аерылышу я тормыш иптәшенең үлеме аркасында кинәт кенә ялгыз булып кала. Алайса, нинди мәгънәдә ялгыз булу — бу Аллаһыдан бирелгән сәләт, ягъни бүләк? Һәм мәсихчеләр ялгыз булуларыннан ничек мөмкин кадәр күбрәк файда ала ала?

Үзенә күрә бер бүләк

3. Никахта булмаган мәсихчеләрнең еш кына нинди мөмкинлекләре бар?

3 Ялгыз кешенең никахта булган кешегә караганда еш кына күбрәк вакыты була, һәм ул иркенрәк тә була (1 Көр. 7:32—35). Аның үз хезмәтен киңәйтергә, башкаларны яратүда киңәергә һәм Йәһвәгә тагы да якынрак булырга үзенә күрә аерым мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә күп кенә мәсихчеләр ялгыз булуның уңай якларын күреп, берникадәр вакытка булса да, моны «кабул итәргә» булганнар. Башкалар, бәлкем, ялгыз булырга ниятләнмәгәндер дә, ләкин шартлары үзгәргәч, үз тормышлары турында дога кылып уйланган һәм Йәһвә ярдәме белән күңелләрендә какшамыйча нык тора алганнарын аңлаган. Шулай итеп алар үзләренең үзгәргән шартларына ризалашып, ялгыз булуны кабул иткәннәр (1 Көр. 7:37, 38).

4. Ни өчен никахта булмаган мәсихчеләр үзләрен Аллаһы өчен кадерле итеп хис итә ала?

4 Йәһвә һәм аның оешмасы һәр мәсихчене ул никахтамы, ялгызмы, бик кадерли. Ялгыз мәсихчеләр моны яхшы белә. Безнең һәрберебез Аллаһының яратуын сизә (Мат. 10:29—31). Беркем дә һәм бернәрсә дә безне Аллаһының мәхәббәтеннән аера алмый (Рим. 8:38, 39). Әйе, никахтамы без юкмы, без — Аллаһының кыйммәтле хезмәтчеләре, һәм моңа бер дә шикләнмәскә була.

5. Ялгыз булудан тулы файда алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

5 Әмма ялгыз булудан тулы файда алыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Шуңа күрә никахта булмаган мәсихчеләр — үз теләкләре буенча я ниндидер шартлар аркасында ялгыз булган төрле яшьтәге абый һәм апа-кардәшләр — үз шартларыннан ничек тулысынча файдалана ала? Әйдәгез, беренче мәсихче җыелыштагы берничә кардәшләрнең дәртләндерүче мисалын карап чыгыйк, һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп була икәненә игътибар итик.

Яшь чакта

6, 7. a) Филипнең дүрт кызы Аллаһыга хезмәт итүдә нинди хөрмәткә ия булган? б) Тимуте үзенең ялгыз булуын ничек акыллы кулланган, һәм яшь чакта хезмәт итәргә әзер булуы аңа нинди фатихалар китергән?

6 Яхшы хәбәрне таратучы Филипнең кияүгә чыкмаган дүрт кызы булган. Алар да аталары кебек ашкынып вәгазьләгән (Рәс. 21:8, 9). Пәйгамбәрлек итү изге рухның могҗизалы бүләкләренең берсе булган, һәм бу кызлар Йоил 2:28, 29 дагы пәйгамбәрлекне үтәп, бу бүләкне кулланган.

7 Тимуте үзенең ялгыз булуын акыллы кулланган яшь егет булган. Аны әнисе Әүникә һәм әбисе Лоис «Изге язмаларга балачактан ук» өйрәткән (2 Тим. 1:5; 3:14, 15). Әмма алар, күрәсең, Паул аларның туган шәһәренә, Лустрага, беренче тапкыр, якынча б. э. 47 елны, килгәндә, мәсихчеләр булып киткән. Ике елдан соң, Паул анда икенче тапкыр килгәч, Тимутегә, бәлкем, 20 яшьләр тирәсе булгандыр. Яшь һәм хакыйкатьтә күптән түгел генә булуына карамастан, Лустрадагы һәм күрше Икүниундагы өлкәннәр Тимуте турында яхшы сүзләр генә сөйләгән (Рәс. 16:1, 2). Шуңа күрә Паул аны хезмәттә үзенә юлдаш булырга чакырган (1 Тим. 1:18; 4:14). Тимуте соңыннан өйләнгәнме юкмы икәнен төгәл әйтеп булмый. Әмма шунысы билгеле: яшь кеше буларак, ул шунда ук Паулның чакыруын кабул иткән һәм күп еллар өйләнмичә миссионер һәм күзәтче булып ашкынып хезмәт иткән (Флп. 2:20—22).

8. Ни өчен Яхъя Марк хезмәттә рухи максатларга ирешә алган, һәм бу аңа нинди фатихалар китергән?

8 Яшь Яхъя Марк шулай ук буйдак тормышын файда белән кулланган. Ул, анасы Мәрьям һәм туганы Барнаб Иерусалимдагы җыелышның беренче әгъзалары булган. Марк, бәлкем, бай гаиләдән булгандыр, чөнки аларның бу шәһәрдә үз йортлары һәм хезмәтчеләре булган (Рәс. 12:12, 13). Әмма моңа карамастан, Марк, инде яшь чагыннан ук үз рәхәтен генә күреп һәм үзе турында гына уйлап яшәмәгән; ул берәр җирдә төпләнергә һәм гаилә корып, уңайлы тормыш алып барырга омтылмаган. Яшь чакта рәсүлләр белән аралашу, күрәсең, аңарда миссионер булып хезмәт итү теләген кабызып җибәргән. Шуңа күрә ул зур теләк белән янып, Паулга һәм Барнабка аларның беренче миссионерлык сәяхәте вакытында ярдәм иткән (Рәс. 13:5). Соңрак ул Барнаб белән хезмәттәшлек иткән, ә күпмедер вакыттан соң Петер белән Бабылда хезмәт иткән (Рәс. 15:39; 1 Пет. 5:13). Маркның күпме вакыт өйләнмичә яшәгәне безгә билгеле түгел. Ләкин башкаларга хезмәт итәргә һәм Аллаһы эшендә күбрәк эшләргә әзер булып, ул яхшы исемгә ия булган.

9, 10. Никахта булмаган яшь мәсихчеләр өчен бүген үз хезмәтләрен киңәйтергә нинди мөмкинлекләр бар? Мисал китерегез.

9 Бүген җыелыштагы күп кенә яшь кардәшләр шулай ук үзләренең хезмәтләрен киңәйтер өчен, ялгыз елларын Аллаһыга багышлый. Марк белән Тимуте кебек, алар ялгыз булуларын кадерли, чөнки бу аларга «чын күңелдән бирелеп, игътибарны читкә юнәлтмичә» Аллаһыга хезмәт итәргә мөмкинлек бирә (1 Көр. 7:35). Бу чыннан да фатиха. Ялгыз мәсихчеләр өчен күп юллар ачыла: пионер булып я вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт итү, чит телне өйрәнү, Патшалык Залларын я филиаллар төзү эшләрендә катнашу, Хезмәтне яхшырту мәктәбендә уку һәм Вефильдә хезмәт итү. Әгәр сез яшь икән һәм никахта түгел икән, сез бу мөмкинлекләрегездән тулысынча файдаланасызмы?

10 Марк исемле бер абый-кардәш яшь чагында пионер хезмәтен башлаган, Хезмәтне яхшырту мәктәбен тәмамлаган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә хезмәтнең күп төрләрендә катнашкан. Үзенең 25 ел тулы вакытлы хезмәт елларын исенә төшереп ул болай ди: «Мин җыелыштагы һәрберсен ныгытырга тырыштым: кардәшләр белән вәгазьләдем, көтүче вазифаларымны үтәп, аларга килеп-китүләр ясадым, аларны кунакка чакырдым, һәм хәтта рухи яктан көч бирүче очрашулар оештыра идем. Боларның барысы миңа зур куаныч китерә иде». Маркның сүзләреннән күренгәнчә, алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк, ә изге хезмәткә багышланган тормыш башкаларга бирер өчен күп мөмкинлекләр тудыра (Рәс. 20:35). Синең нинди генә омтылышларың, күнекмәләрең һәм тормыштагы тәҗрибәң булмасын, бүген яшь кешеләр Аллаһы хезмәтендә күпне башкара ала (1 Көр. 15:58).

11. Никахка ашыгып кермәүнең нинди файдалы яклары бар?

11 Күпчелек яшь кешеләрнең вакыт узу белән никахка керергә теләкләре булса да, бу адымга ашыкмас өчен җитди сәбәпләр бар. Яшьлек чорында җенси теләк көчле булганга, Паул яшьләрне бу вакыт үткәнче көтеп торырга дәртләндерә (1 Көр. 7:36). Үзеңне яхшырак белер өчен һәм үзеңә туры килгән тормыш иптәшен сайларга кирәкле тәҗрибә туплар өчен вакыт кирәк. Никах антын бирү — бу җитди адым, һәм ул гомерлеккә бирелә (Вәг. 5:2—5).

Алдагы тормыш елларында

12. a) Ханна үзгәргән шартларына ничек караган? б) Ул нинди хөрмәткә лаек булган?

12 Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә искә алынган Ханна, күрәсең, җиде ел ире белән бергә яшәгәннән соң ул кинәт кенә үлеп киткәч, бик кайгырган. Аларның балалары булганмы булмаганмы һәм ул яңадан кияүгә чыкканмы юкмы икәнен без белмибез. Ләкин Инҗилдә Ханна 84 яшендә тол хатын булган дин әйтелә. Изге Язмалардан күренгәнчә, Ханна үзгәргән шартларын Йәһвәгә якынлашыр өчен кулланган. Ул «һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы Йортында көне-төне Аллаһыга хезмәт итә иде» (Лүк 2:36, 37). Шулай итеп аның тормышында рухи нәрсәләр беренче урында булган. Бу чын тырышлыклар куюны һәм тәвәккәл булуны таләп итсә дә, ул мул итеп бүләкләнгән булган. Ул Гайсәнең сабый чагын күрү хөрмәтенә ия булган һәм Мәсихнең килүе белән бәйле коткару турында башкаларга шаһитлек иткән (Лүк 2:38).

13. a) Доркәснең җыелышта актив булганын нәрсә күрсәтә? б) Доркәс яхшы эшләре һәм игелеге өчен ничек бүләкләнгән булган?

13 Доркәс, яисә Табита, исемле бер хатын Иерусалимнан төньяк-көнбатышта диңгез ярында урнашкан борынгы Яфу шәһәрендә яшәгән. Изге Язмаларда аның ире турында берни әйтелмәгәнгә, ул, күрәсең, ул вакытта кияүдә булмаган. Доркәс «һәрвакыт яхшы эшләр кыла, фәкыйрьләргә ярдәм итә иде». Ул, мөгаен, мохтаҗлыкта булган тол хатыннарга һәм башкаларга күп кенә киемнәр теккән булган, һәм моның өчен күпләр аны бик яраткан. Шуңа күрә ул кинәт кенә авырып үлеп киткәч, бар җыелыш Петерне, ул аларның кадерле кардәшен терелтсен өчен, чакырырга булган. Аның терелүе турындагы хәбәр бар Яфуга таралгач, күпләр Гайсәгә иман китергән (Рәс. 9:36—42). Бәлкем, Доркәс үзе бу кешеләрнең кайберсенә игелекле эшләре белән булышкандыр.

14. Никахта булмаган мәсихчеләрне Йәһвәгә якынлашырга нәрсә дәртләндерә?

14 Бүген җыелыштагы күп кенә кардәшләр, Ханна белән Доркәс кебек, ялгыз булып кала. Кемдер, бәлкем, үзенә туры килгән тормыш иптәшен таба алмагандыр. Башкалары аерылышкан я тол калган. Таяныч булырлык тормыш иптәше булмаганга, никахта булмаган мәсихчеләр еш кына Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәнә (Гыйб. сүз. 16:3). Кияүдә булмаган Сильвия исемле апа-кардәш 38 ел Вефильдә хезмәт итә, моны ул фатиха дип саный. «Кайчак миңа нык булырга бик авыр,— дип әйтә ул.— „Алайса, кем мине дәртләндерер соң?“ — дип уйлап куям мин». Ләкин аннары ул болай ди: «Йәһвә минем нәрсәгә мохтаҗ икәнемне миннән дә яхшырак белә. Андый ышаныч миңа аңа якынлашырга булыша. Ул миңа һәрвакыт көч өстәп тора, ә кайчак мин бөтенләй көтелмәгән яктан ярдәм алам». Без Йәһвәгә якынлашканда, ул һәрвакыт җавап бирә һәм без аның назлы кайгыртуын тоябыз.

15. Никахка кермәгән мәсихчеләр мәхәббәтләрендә ничек «күңелләрен киңәйтә» ала?

15 Ялгыз булу мәхәббәт күрсәтүдә «күңелләрне киңәйтергә» үзенә күрә аерым мөмкинлек булып тора. (2 Көринтлеләргә 6:11—13 не укы.) 34 ел тулы вакытлы хезмәт башкарган кияүдә булмаган Джолин исемле апа-кардәш болай ди: «Мин яшьтәшләрем белән генә түгел, ә төрле кешеләр белән җылы мөнәсәбәтләр булдырырга тырышам. Ялгыз булу Йәһвәгә, гаиләңә, кардәшләргә һәм шулай ук якыннарга бирергә, ягъни башкалар өчен күбрәк эшләргә, юл ача. Олыгайган саен мин ялгыз булуыма тагы да күбрәк шатланам». Җыелыштагы олы яшьтәгеләр, авырган кардәшләр, ялгыз аталар я аналар, яшьләр һәм башкалар һичшиксез никахта булмаган мәсихчеләрнең риясыз кайгыртуларын кадерли. Чыннан да, башкаларга мәхәббәт күрсәткәндә, без үзебезне яхшырак хис итәбез. Син дә башкаларны яратуда «күңелеңне киңәйтә» аласыңмы?

Ихтыяри никахка кермәү

16. a) Ни өчен Гайсә ялгыз булып калырга булган? б) Паул үзенең ялгыз булуын ничек акыллы кулланган?

16 Гайсә өйләнмәгән булган; аңа үзенә йөкләнгән хезмәткә әзерләнергә һәм аны үтәргә кирәк булган. Ул бик күп йөргән, иртәдән кичкә кадәр хезмәт иткән һәм ахыр чиктә үз тормышын корбан иткән. Ялгыз булганга, ул бар тормышын хезмәткә багышлый алган. Рәсүл Паул меңләгән аралар үтеп, хезмәттә зур кыенлыклар кичергән (2 Көр. 11:23—27). Паул, бәлкем, элегрәк никахта булгандыр да, ләкин рәсүл булып билгеләнгәч, ялгыз булып калуны сайлаган (1 Көр. 7:7; 9:5). Хезмәтләре хакына Гайсә дә, Паул да башкаларны, мөмкинлекләре булса, үзләреннән үрнәк алырга дәртләндергән. Әмма аларның берсе дә никахка кермәү Аллаһының хезмәтчеләре өчен таләп дип әйтмәгән (1 Тим. 4:1—3).

17. Кайберәүләр бүген Гайсә белән Паулның үрнәгенә ничек иярә, һәм ни өчен Йәһвәнең андый корбаннар китергән кешеләрне кадерләгәненә шикләнмәскә була?

17 Кайберәүләр бүген хезмәтләрен киңәйтер өчен шулай ук ялгыз булып калырга дигән карарга килә. Өстәрәк искә алынган Харольд инде 56 ел Вефильдә хезмәт итә. Ул болай дип әйтә: «Мин Вефиль хезмәтенең беренче 10 ел эчендә күп кенә ирле-хатынлыларның авырулары аркасында я олы яшьтәге ата-аналарын карар өчен, Вефиль хезмәтен калдырып киткәнен күрдем. Минем әти-әнием инде үлгән иде. Ләкин мин Вефиль хезмәтен шулхәтле ярата идем, хәтта өйләнеп, бу хөрмәтле хезмәтне куркыныч астына куярга теләмәдем». Шулай ук күп еллар пионер булып хезмәт иткән Маргарет исемле апа-кардәш болай дип әйткән булган: «Кияүгә чыгарга минем мөмкинлекләрем булды, ләкин моның турында уйларга минем вакытым булмады. Булган ирегемне мин хезмәттә куллана алдым, һәм бу миңа зур шатлык китерде». Һичшиксез, Йәһвә хак гыйбадәт хакына эчкерсез корбаннар китергән хезмәтчеләрен беркайчан да онытмаячак. (Ишагыйя 56:4, 5 не укы *.)

Шартларыңнан тулы файда ал

18. Никахта булмаган мәсихчеләрне башкалар ничек ныгыта ала һәм аларга ярдәм итә ала?

18 Йәһвәгә күңелләрен биреп хезмәт иткән никахта булмаган бар мәсихчеләр безнең эчкерсез мактауга һәм дәртләндерүгә лаек. Без аларның һәрберсен яратабыз һәм аларның җыелышта башкарган бар хезмәтләре өчен аларга рәхмәтлебез. Без аларның чын мәгънәдә рухи «агай-энеләре яки апа-сеңелләре яки ата-аналары яки балалары» булып китсәк, алар беркайчан да үзләрен ялгыз хис итмәячәк. (Марк 10:28—30 ны укы.)

19. Ялгыз булуыңнан тулы файда алыр өчен, син нәрсә эшли аласың?

19 Син үз теләгең буенча я ниндидер шартлар аркасында никахта түгел икәнсең, Изге Язмалардагы һәм бүгенге мисаллар сине бәхетле һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып бара алуыңа ышандырсын. Кайбер бүләкләрне без түземсезлек белән көтәбез, ә башкалары бөтенләй көтелмәгән була, кайбер бүләкләрнең кыйммәтлеге шунда ук күренә, ә башкаларның вакыт узу белән ачыклана. Куп нәрсә безнең карашыбыздан тора. Ялгыз булуыңнан мөмкин кадәр күбрәк файда алыр өчен, син нәрсә эшли аласың? Йәһвәгә якынлаш, Аллаһы хезмәтендә күпне башкар һәм башкаларга мәхәббәт күрсәтүдә күңелеңне киңәйт. Никах кебек, ялгыз булу да, без аңа Аллаһы карашы белән карасак һәм аны акыллы куллансак, бүләк була ала.

[Искәрмә]

^ 17 абз. Ишагыйя 56:4, 5: «Чөнки болай дип әйтә Йәһвә: „Минем шимбәләремне тотучы, миңа яраклы булганны сайлаган һәм минем килешүемне үтәүче евнухларга мин үз йортымда һәм үз диварларымда һәйкәл һәм исем — угыллар белән кызлар булу исеменнән дә яхшырак нәрсәне бирәчәкмен. Мин аларга бер дә юкка чыкмаячак исем, мәңгегә исем бирәчәкмен“».

Хәтерлисезме?

• Ни өчен ялгыз булуны бүләк дип әйтеп була?

• Яшьлектә ялгыз булу ничек фатиха була ала?

• Никахка кермәгән мәсихчеләрнең Йәһвәгә якынлашырга һәм мәхәббәтләрендә күңелләрен киңәйтергә нинди мөмкинлекләре бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһыга хезмәт итәр өчен, син үз мөмкинлекләреңнән тулысынча файдаланасыңмы?