Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Имандашларыгызны беркайчан да ташламагыз

Имандашларыгызны беркайчан да ташламагыз

Имандашларыгызны беркайчан да ташламагыз

«БЕЗ бай идек. Ун ел буе эш дип без бар нәрсәне онытып яшәдек. Хакыйкатьтә тәрбияләнеп үссәк тә, без җыелыштан читкә киттек һәм безнең кире кайтыр өчен көчебез инде юк иде»,— дип сөйли Яро́слав белән аның хатыны Беата *.

Марэк исемле абый-кардәшебез үзе турында болай дип сөйли: «Польша җәмгыятендә һәм сәясәтендә үткән үзгәрешләр аркасында мин башта бер эшемне югалттым, аннан соң икенчесен. Бу хәл дәвам иткәнгә, мин өметсезлеккә бирелдем. Минем бизнес белән шөгыльләнергә сәләтем булмаганга, мин аңа тотынырга да курка идем. Ахыр чиктә, мин кыюланып бер эш ачып җибәрдем. Мин бу эш миңа бернинди дә рухи зыян китермичә үз гаиләмнең ихтыяҗлары турында яхшырак кайгыртырга булышачак дип уйладым. Вакыт узгач, мин үземнең ялгышканымны аңладым».

Бу дөньяда бәяләр өзлексез үсә, эшсез кешеләрнең саны арта. Шуңа күрә кайберәүләр өметсезлеккә бирелә һәм, нәтиҗәдә, тормышларында акылсыз адымнар ясый. Күп кенә кардәшләр эшләреннән соң өстәмә вакыт эшләргә ризалашалар, өстәмә эшкә урнашалар я, тәҗрибәләре булмаса да, үз эшләрен ачалар. Алар өстәмә акча аларның гаиләләренә рухи зыян китермичә ярдәм генә итәчәк дип уйлый. Әмма шартларның көтмәгәндә үзгәреп куюы һәм экономиканың өзлексез үзгәрүе хәтта иң яхшы ниятләрдән чыгып төзелгән планны да бозарга мөмкин. Нәтиҗәдә, кайберәүләр комсызлык тозагына эләгә һәм байлык дип Йәһвәгә хезмәт итүләрен ташлый (Вәг. 9:11, 12).

Кайбер кардәшләр көндәлек эшләргә шулкадәр чумган ки, аларның хәтта шәхси өйрәнү өчен, җыелыш очрашуларына барыр өчен яки хезмәт итәр өчен инде вакытлары калмый. Һичшиксез, бу аларның рухилыгына да, Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә дә зыян китерә. Алар шулай ук имандашлары белән кадерле мөнәсәбәтләрен югалтырга мөмкин (Гәл. 6:10). Кайберәүләр әкрен генә мәсихче кардәшләреннән ераклаша. Бу якка игътибар итик.

Имандашларыбыз алдында бурычыбыз

Без, кардәшләр буларак, бер-беребезне яратырга тиеш, һәм моның өчен күп мөмкинлекләр бар (Рим. 13:8). Үз җыелышыгызда сез «ярдәм сорап ялварган» кешене беләсездер (Әюб 29:12). Кайберәүләрнең яшәү өчен кирәклесе юктыр. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып, һәм туганының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек торыр икән?» (1 Яхъя 3:17).

Сез андый очракларда ваемсыз калмыйсыздыр һәм кардәшләргә юмарт ярдәм итә торгансыздыр. Шулай да, кардәшләребез хакында кайгырту материаль ярдәм белән генә чикләнми. Кайберәүләр ялгызлык я күңел төшенкелеге аркасында ярдәмгә мохтаҗ. Алар үзләрен Аллаһыга хезмәт итәргә лаек түгел дип санарга, берәр авырудан интегергә я үз якынын югалтканга кайгырырга мөмкин. Аларга ярдәм итәр өчен бер мөмкинлек — бу аларны тыңлау һәм алар белән сөйләшү, шулай итеп без аларның хисләренә һәм рухи ихтыяҗларына ваемсыз түгел икәнен күрсәтәбез (1 Тес. 5:14). Бу еш кына кардәшләр арасындагы яратуны тагы да көчлерәк итә.

Җыелыштагы өлкәннәр башкаларны, аларның хәлләренә кереп һәм аларны аңларга тырышып, тыңлар һәм аларга Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирер (Рәс. 20:28). Шулай итеп алар үз кардәшләрен «нык яраткан» рәсүл Паулдан үрнәк алалар (1 Тес. 2:7, 8).

Ләкин берәр мәсихче «көтүдән» читтә калса, аның имандашларына карата бурычы турында нәрсә әйтеп була? Хәтта өлкәннәр дә материалистик карашларга бирелергә мөмкин. Әгәр мәсихче андый хәлгә эләксә, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

Тормыш мәшәкатьләре

Инде әйтелгәнчә, гаиләбез турында физик яктан кайгыртыр өчен куйган тырышлыклар аркасында без еш кына тынычлыгыбызны югалтабыз һәм мәсихчеләр өчен кадерле булган нәрсәләргә карашыбызны үзгәртергә мөмкин (Мат. 13:22). Мәкалә башында искә алынган Марэк болай ди: «Үз илемдә үз эшемне ачсам да, тырышлыкларым уңышсыз булып чыкты, һәм мин чит илгә яхшы түләүле эш эзләргә китәргә булдым. Мин өч айга бара идем дә, кыска гына вакыт өйдә яшәп алгач, кабат өч айга китә идем. Минем иман итмәүче хатыным моның аркасында бик нык кайгыра иде».

Әмма андый тормыш башка төрле зыян да китергән. «Без сәгатьләр буе түзә алмаслык эсселектә эшли идек,— дип сөйли Марэк.— Өстәвенә, үзләрен тупас тоткан кешеләр башкаларны мәрхәмәтсез эшләтә иделәр, һәм мин үземне алардан берничек тә яклый алмый идем. Алар үзләрен бандитларча тота иделәр. Мин боеккан идем. Минем хәтта үзем турында да кайгыртырга вакытым юк иде. Ә инде башкаларга ярдәм итү турында әйтәсе дә юк».

Марэкның бу сүзләре һәм ачы тәҗрибәсе безне дә туктап уйланырга дәртләндерергә тиеш. Башка илгә күчү акча ягыннан авырлыкларны чишәчәк кебек күренсә дә, бу башка төрле авырлыклар тудырмасмы? Мәсәлән, бу гаиләбезнең рухилыгына зыян китермәсме? Без булмасак, гаиләбез үзен ничек хис итәр? Җыелышыбыз белән элемтәләребез өзелмәсме? Имандашларыбызга хезмәт итү — бу безнең өчен хөрмәт. Бу хөрмәттән без мәхрүм булмабызмы? (1 Тим. 3:2—5).

Әмма сез инде шуны аңлагансыздыр: кеше башка илгә күчмичә дә үз эшенә чумып яшәргә мөмкин. Яро́слав белән Беата мисалына кайтыйк. Яро́слав болай дип сөйли: «Башта барысы да бик гади иде. Без, яңа гына өйләнешкән ир белән хатын, хот-доглар сатар өчен киоск ачтык. Ул яхшы гына бер урында урнашкан иде, һәм бу безгә әйбәт кенә табыш китерде. Шуңа күрә без үз эшебезне киңәйтергә булдык. Нәтиҗәдә, вакыт җитмәгәнгә, без җыелыш очрашуларын калдыра башладык, һәм тиздән миңа пионер һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итүемне калдырырга туры килде. Эшебез гөрләп алга барганга, без зур бер кибет ачтык һәм бер иман итмәгән кеше белән эшләрне бергә алып бара башладык. Тиздән мин, миллионлаган долларлык контрактларга кул куйдырыр өчен, чит илләргә йөри башладым. Өйдә мине бик сирәк кенә күрәләр иде. Хатыным һәм кызым белән араларыбыз бозыла башлады. Ахыр чиктә, эшебез аркасында без рухи яктан йоклый башладык. Җыелыш белән аралашмаганга, без кардәшләребез турында хәтта уйламый идек тә».

Безнең өчен нинди сабак? Үзең өчен кечкенә «оҗмах» төзергә теләк мәсихче өчен тозакка әверелергә мөмкин, нәтиҗәдә ул үз-үзе белән канәгать булып китәргә һәм хәтта үзенең мәсихче булуын күрсәтүче «киемнәрен» югалтырга мөмкин (Ачыл. 16:15). Шулай эшләп, ул үзен ярдәмгә килергә әзер булган кардәшләреннән аерыр иде.

Үзегезне намус белән тикшереп чыгыгыз

«Мин андый хәлгә беркайчан да эләкмәячәкмен»,— дип уйлыйбыз без еш кына. Безгә яшәр өчен чыннан да нәрсә кирәк? Моны игътибар белән тикшереп чыксак, яхшы булыр иде. «Без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк»,— дип язган Паул (1 Тим. 6:7, 8). Әлбәттә, һәр илдә үз яшәү нормалары: кайбер нәрсәләр зур үсеш алган илдә яшәр өчен иң кирәклесе дип саналса, башка күп кенә илләрдә андый әйберләрне бай тормыш алып баручылар гына сатып ала ала дип санала.

Нинди генә илдә яшәсәк тә, Паулның мондый сүзләренә игътибар итик: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә» (1 Тим. 6:9). Корбан тозакның кайда куелганын белми. Тозакны корбан көтмәгән урынга куялар. «Зарарлы теләкләрнең» корбаны булмас өчен, безгә нәрсә эшләргә?

Тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш икәнен билгеләп, без Патшалык эшләре өчен, шул исәптән шәхси өйрәнүебез өчен, күбрәк вакыт табарбыз. Дога кылып шәхси өйрәнү үткәрү мәсихчегә, башкаларга ярдәм итәр өчен, «сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булырга» булыша (2 Тим. 2:15; 3:16, 17).

Яратучы өлкәннәр, Яро́славны дәртләндереп торыр өчен һәм аңа таяныч булыр өчен, еллар буе көч куйганнар, һәм ул зур үзгәрешләр ясаган. Яро́слав болай ди: «Бер тапкыр өлкәннәр, минем белән сөйләшкәндә, Изге Язмалардан яшь бай кешенең мисалын китерделәр. Аның, мәңге яшисе килсә дә, үз байлыгыннан баш тартасы килмәгән. Шуннан соң өлкәннәр ипләп кенә бу бай турындагы мисалда минем өчен нинди сабак бар дип сорадылар. Шунда минем күзләрем ачылып китте!» (Гыйб. сүз. 11:28; Марк 10:17—22).

Яро́слав үз хәлен намус белән тикшереп чыккан һәм зур бизнеста башка катнашмаска булган. Ике ел эчендә ул үзе һәм аның гаиләсе рухи яктан сәламәтләнгәннәр. Ул хәзер өлкән булып хезмәт итә. Яро́слав болай ди: «Кардәшләр бизнеска башлары белән чумып, рухи нәрсәләрне икенче урынга күчергәндә, мин аларга үземнең элекке тормышымны мисал итеп китерәм. Шулай итеп мин аларга иман итмәгән кешеләр белән бер камыт кию акылсыз икәнен аңлатам. Кешеләр төрле тәкъдимнәр ясаганда һәм намуссыз эшләрдә катнашырга котыртканда, моңа каршы тору бер дә җиңел түгел» (2 Көр. 6:14).

Марэк та үз ачы тәҗрибәсеннән сабак алган. Чит илдә тапкан яхшы түләүле эш аның гаиләсенә акча ягыннан ярдәм итсә дә, аның Аллаһы һәм кардәшләре белән мөнәсәбәтләре зыян күргән. Вакыт узгач, ул беренче урында нәрсә торырга тиеш икәнен кабат карап чыккан. «Еллар буе мин борынгы заманда яшәгән һәм „үзенә бөекне эзләгән“ Варух кебек эш иттем. Ахыр чиктә мин Йәһвәгә үз күңелемне бушатып үземне борчыган нәрсәләрне сөйләдем, һәм хәзер мин эшемә рухи караш белән карыйм» (Ирем. 45:1—5). Бүген Марэк «игелекле эшкә» — җыелышта өлкән булып хезмәт итүгә — омтыла (1 Тим. 3:1).

Марэк чит илгә барып акчалы эш табарга тырышучыларны болай дип кисәтә: «Чит илдә бу явыз дөньяның тозакларына эләгү бик җиңел. Чит телне начар белү башкалар белән аралашырга комачаулый. Чит илдә эшләү кесәңне акча белән тутырса да, рухи яктан озак вакыт төзәлмәс яралар калдыра».

Без эшләргә дә, кардәшләребезгә ярдәм кулын сузарга да тиеш. Моңа акыллы караш саклау Йәһвәне шат итәргә булыша. Безнең үрнәгебез башкаларны акыллы карар кабул итәргә дәртләндерә ала. Тормыш мәшәкатьләре аркасында боеккан кешеләргә кардәшләренең ярдәме, кызгануы һәм яхшы үрнәге кирәк. Җыелыш өлкәннәре һәм башка җитлеккән мәсихчеләр имандашларына акыллы караш сакларга һәм тормыш мәшәкатьләренең басымына бирешмәскә ярдәм итә ала (Евр. 13:7).

Әйдәгез, эш дип имандашларыбызны беркайчан да ташламыйк (Флп. 1:10). Ә Патшалык эшләрен тормышыбызда беренче урынга куеп, «Аллаһы каршында бай булыйк» (Лүк 12:21).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Эшегез җыелыш очрашуларына йөрергә комачауламыймы?

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Без кардәшләребезгә төрлечә ярдәм итә алабыз. Сез андый мөмкинлекләрне кадерлисезме?