Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гайсә Мәсих 12 рәсүлне вәгазьгә җибәргәндә, аларга юл таякларын һәм аяк киемнәрен алырга кушканмы?

Кайберәүләр Гайсәнең рәсүлләрне вәгазьгә җибәрүе турындагы өч Яхшы хәбәрдәге өзекләр бер-берсенә каршы килә дип уйлый. Әмма бу өзекләрне чагыштырып, без бер кызык нәтиҗәгә килергә мөмкин. Башта Марк һәм Лүк язган өзекләрне чагыштырыйк. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә болай диелә: «Юлга үзләре белән юл таягыннан башка икмәк тә, биштәр дә, акча да алмаска, аяк киемнәре кияргә кушты һәм: „Үзегез белән алмаш күлмәк алмагыз“,— диде [Гайсә]» (Марк 6:7—9). Лүк болай дип язган: «Юлга бернәрсә дә алмагыз. Юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алырга кирәк түгел» (Лүк 9:1—3). Монда каршылык бар дип тоелырга мөмкин. Марк сүзләре буенча, Гайсә рәсүлләргә юл таягын алырга һәм аяк киемен кияргә кушкан. Әмма Лүк китабында алар бернәрсә дә, хәтта юл таягын, алмаска тиеш булганнар дип язылган. Марктан аермалы буларак, Лүк аяк киеме турында бернәрсә язмаган.

Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңлар өчен, өч Яхшы хәбәрдә язылган гомуми фикергә игътибар итик. Бу китапларда, Маттай 10:5—10 да кебек, «алмаш күлмәк», ягъни алмаш эчке күлмәк, турында әйтелә. Гайсә рәсүлләргә аны кияргә яки үзләре белән алырга кушмаган. Һәр рәсүлнең эчке күлмәк киеп йөрүе бик ихтимал. Шуңа күрә аларга алмаш күлмәк алырга кирәк булмаган. Шулай ук алар аяк киемен киеп йөргән. «Аяк киемнәре кияргә» язып, Марк алар инде киеп йөргән сандалины күздә тоткан. Юл таяклары турында нәрсә әйтеп була? Бер еврей энциклопедиясендә болай диелә: «Борынгы яһүдләр, гадәттә, юл таякларын үзләре белән алганнар» (Ярат. 32:10). Марк шуны әйткән: Гайсә рәсүлләргә «юлга үзләре белән юл таягыннан башка» бернәрсә дә алмаска дигән боерык биргәндә, аларның инде юл таяклары булган. Шулай итеп, Гайсәнең боерыгы буенча, рәсүлләр юлга чыкканда үзләре белән өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган, һәм Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр моңа басым ясаган да.

Маттай да бу фикергә басым ясаган. Ул Гайсә сүзләрен үзе ишеткән һәм болай язган: «Путагызга салырга дип, үзегез белән алтын да, көмеш тә, бакыр акча да алмагыз. Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз — эшче үзенә ризык бирелүгә лаек» (Мат. 10:9, 10). Ә алар кигән аяк киемнәре һәм кулда тоткан юл таяклары турында нәрсә әйтеп була? Гайсә аларга инде булган әйберләрен ташларга кирәк дип әйтмәгән, ә бу әйберләрне алмаска кушкан. Ни өчен ул андый боерык биргән? Чөнки «эшче үзенә ризык бирелүгә лаек». Бу Гайсә боерыгының сәбәбе булган һәм Таудагы вәгазьдә әйтелгән сүзләр белән туры килгән: алар ни белән тукланырга, эчәргә һәм нәрсә кияргә дип борчылмаска тиеш булганнар (Мат. 6:25—32).

Яхшы хәбәрләрдәге бу өзекләр бер-берсенә каршы килә дип тоелса да, анда бер үк фикер турында әйтелә. Рәсүлләр үзләрендә булган әйберләр белән юлга чыгарга тиеш булган һәм өстәмә әйберләрен алырга тиеш булмаган. Ни өчен? Чөнки Йәһвә алар турында кайгырта алыр иде.

Сөләйман Вәгазьче 2:8 дә «хатын-кыз, күп хатын-кыз» (ЯД) турында әйткәндә, кемне күздә тоткан?

Бу төгәл билгеле түгел. Фикерләрнең берсе мондый: Сөләйман бу шигырьдә үз патша сараендагы күренекле хатын-кызларны күздә тоткан.

Вәгазьче китабының 2 нче бүлегендә Сөләйман үзенең төрле эшләре, шул исәптән зур төзү проектлары, турында әйтә. Ул болай дип өсти: «Шулай ук үз хаҗәтем өчен алтын-көмеш, төрле патша һәм өлкәннәрдән җыеп, кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым; сараемда ир һәм хатын-кыз җырчылар, адәм балаларының күңелен ачар өчен кәнизәкләр [«хатын-кыз, күп хатын-кыз», ЯД] асрадым» (Вәг. 2:8).

Изге Язмаларны аңлатучыларның күбесе болай дип саный: «күп хатын-кыз» — бу Сөләйманның соңрак булган һәм аны ялган табынуга җәлеп иткән күп санлы чит ил хатыннары белән кәнизәкләре (3 Пат. 11:1—4). Әмма андый аңлатма кайбер авырлыклар тудыра. Сөләйман бу сүзләрне язганда инде бу «хатын-кыз, күп хатын-кыз» белән таныш булган. Һәм шул вакытта Йәһвә аны хуплаган, чөнки ул Сөләйманны Изге Язмаларны язарга рухландырган. Ләкин соңрак Аллаһы аны инде хупламаган, чөнки Сөләйманның йөзләгән чит ил хатыны вә кәнизәге булган һәм ул ялган илаһларга табына башлаган.

Вәгазьче китабында Сөләйман үзе хакында болай дип язган: «Күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр табарга тырышкан; ул язганнар барысы да дөрес» (Вәг. 12:10). Аллаһы тарафыннан рухландырылган китапларны язганда ул «хатын», «патшабикә» һәм «кәнизәк» дигән сүзләрне кулланган (Гыйб. сүз. 5:18; 12:4; 18:22; Вәг. 9:9; Җыр. 6:8, 9). Әмма Вәгазьче 2:8 дә андый сүзләр юк.

«Хатын-кыз, күп хатын-кыз» дигән сүзләр белән гадәти булмаган борынгы еврей сүзе тәрҗемә ителә, һәм бу сүз Изге Язмаларда бер тапкыр гына очрый (берлек һәм күплек санында). Галимнәр бу сүзнең мәгънәсе ачык түгел дип саный. Изге Язмаларны тәрҗемә иткән күп кенә кешеләр Вәгазьче 2:8 дәге бу сүз хатын-кызларга карата кулланыла дип саный. Кайбер тәрҗемәләрдә, мәсәлән «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, бу фикерне белдерер өчен, бу сүз «хатын-кыз, күп хатын-кыз» дип тәрҗемә ителгән, һәм андый тәрҗемә бу сүзнең мәгънәсен күрсәтә.

Сөләйман шул кадәр күренекле кеше булган ки, хәтта бай патшалыкның Шеба патшабикәсе аның турында ишетеп Иерусалимга килгән. Анда күргәннәре һәм Сөләйманның зирәклеге аны хәйран калдырган (3 Пат. 10:1, 2). Бу «хатын-кыз, күп хатын-кыз» дигән әйтемнең мәгънәсенең берсенә күрсәтә. Сөләйман, бәлкем, бу әйтемне кулланып, Аллаһының хуплавына ия булганда, күп еллар үз патша сараенда очраткан күренекле хатын-кызларны күздә тоткандыр.