Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Интернет Глобаль челтәрне акыллы кулланыгыз

Интернет Глобаль челтәрне акыллы кулланыгыз

Интернет. Глобаль челтәрне акыллы кулланыгыз

ЯКЫНЧА 30 ел элек мәгълүмати технологияләр өлкәсе кискен үзгәреш кичерде. Бу вакытны китап басу уйлап табылган вакыт белән чагыштырып була; ул да кешеләрнең үзара аралашуына тәэсир иткән булган. Хәзер теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында кирәкле мәгълүматны җиңел генә табып була. Шуңа күрә Интернетның аралашыр өчен глобаль чара булып киткәненә гаҗәпләнәсе юк.

Аралашу сәләте — Барлыкка Китерүчебезнең искиткеч бүләге. Бу бүләк безгә фикер алышырга, башкалар белән белгәннәребезне уртаклашырга мөмкинлек бирә. Йәһвә үзенең җирдәге балалары белән беренче булып аралашып, аларга ничек мәгънәле тормыш алып барырга икәне турында ачык күрсәтмәләр биргән (Ярат. 1:28—30). Әмма кешелек тарихының башында булган вакыйгалар күрсәткәнчә, аралашу бүләгенең дөрес кулланылмавы да бар. Шайтан Хаувага ялган мәгълүмат биргән. Хаува аның сүзенә ышанган һәм моны Адәмгә сөйләп биргән. Нәтиҗәдә, бу кешелекне һәлакәт юлына бастырган (Ярат. 3:1—6; Рим. 5:12).

Интернетны куллану турында нәрсә әйтеп була? Анда кыйммәтле мәгълүмат табып була, ул вакытыбызны саклый һәм башка яклардан да файдалы була ала. Ләкин ул шулай ук безне ялгыштырырга, күп вакытыбызны урларга һәм әхлакый яктан бозарга мөмкин. Интернетны ничек акыл белән кулланырга? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Мәгълүмат ышанычлымы, юкмы?

Интернетта тапкан бар мәгълүмат яхшы һәм файдалы дип уйлау дөрес түгел. Интернетның мәгълүмати-эзләү системаларын армый-талмый бар гөмбәләрне, ашарга яраклы һәм агулы булганнарны да, җыючы кеше төркеме белән чагыштырып була. Алар бар гөмбәләрне бер кәрзингә җыя да, безгә ашарга бирә. Син бу гөмбәләрне, яхшысын начардан аермыйча, ашар идеңме? Һич тә юк! Интернетның мәгълүмати-эзләү системалары бик күп компьютерларны кулланып, миллиардлаган веб-битләрдән мәгълүмат җыя я сайлый; ул мәгълүмат бик яхшы да, бик начар да булырга мөмкин. Безгә үз акылларыбызны ялган мәгълүмат белән «агуламас» өчен, зирәклек кирәк.

1993 елны билгеле бер журналда бер карикатура басылган булган. Анда компьютер янында ике эт сурәтләнгән. Берсе икенчесенә: «Интернетта берсе дә синең эт икәнеңне белми»,— дигән. Инде әллә кайчан Шайтан үзен елан итеп күрсәтеп, Хаува белән «чат»та кебек сөйләшкән һәм аңа ул Аллаһы кебек була ала дигән. Бүген Интернет аша һәркем, хәтта үз исемен әйтмичә дә, үзен берәр өлкәдә белгеч итеп күрсәтә ала. Интернетка һәр кеше теләсә нинди фикерләрне, мәгълүматны, рәсемнәрне һәм тәкъдимнәрне кертә ала, чөнки моңа бернинди кагыйдәләр юк.

Интернетны кулланганда Хаува кебек беркатлы булмагыз. Һәр мәгълүматка ышанмагыз, аларны тикшерегез. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: 1) Бу мәгълүматны кем язган? Язган мәсьәлә буенча ул яхшы хәбәрдармы? 2) Бу мәгълүмат нинди максат белән язылган? Моны язарга кешене нәрсә дәртләндергән? Ул объектив булганмы? 3) Бу мәгълүмат кайдан алынган? Кулланылган чыганакларны тикшереп буламы? 4) Бу мәгълүмат искермәгәнме? Беренче гасырда рәсүл Паул Тимутегә бүген дә кулланырлык киңәш биргән. Ул болай дип язган: «Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дөньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор» (1 Тим. 6:20).

Вакытны урламыймы?

Интернетны акыллы куллансак, һичшиксез безнең вакытыбыз, көчебез һәм акчабыз сакланачак. Без өйдән чыкмыйча, җиңел генә берәр нәрсәне сатып ала алабыз. Бәяләрне чагыштыру безгә акчабызны саклап тотарга ярдәм итә. Интернет күпләрнең тормышын җиңеләйтә; акча белән бәйле сорауларны теләсә кайсы вакытта өйдән чыкмыйча гына чишеп була. Интернет аша без отпускыбызны планлаштырып, билетлар сатып ала алабыз. Әллә ни күп көч куймыйча без кирәкле телефон номерларын, адресларны һәм кирәкле урынга барып җитәр өчен төрле юллар таба алабыз. Йәһвә Шаһитләренең филиаллары да бу чараларның күбесеннән файдалана. Нәтиҗәдә, акча бәрәкәтле тотыла, күп көч һәм вакыт сарыф ителми.

Әмма Интернетның начар ягы да бар. Ул күп вакытыбызны урларга мөмкин. Кайберәүләр өчен Интернет файдалы чара булыр урынына яраткан уенчыклары булып киткән. Алар Интернетта уеннар уйнап, әйберләр сатып алып, аралашып, хатлар алышып, мәгълүмат эзләп һәм максатсыз «йөреп» чиктән тыш күп вакытларын сарыф итә. Вакыт узу белән алар гаиләләре, дуслары һәм җыелышлары белән бәйле мөһим нәрсәләрне санга сукмый башларга мөмкин. Интернетны куллану хәтта зарарлы гадәткә әйләнеп китәргә мөмкин. Мәсәлән, 2010 елда бастырылган бер журналда әйтелгәнчә, Кореядә яшәүче яшүсмерләрнең 18,4 проценты Интернет белән бик нык мавыгып киткән. Германиядәге тикшерүчеләр әйткәнчә, «үз ирләренең [Интернет белән] мавыгуыннан зарланучы хатыннарның саны арта бара». Бер хатын зарланганча, Интернет белән мавыгу аның ирен коточкыч үзгәрткән һәм никахларын җимергән.

Йәһвә Шаһитләренең бер филиалына үзен интернет-наркоман дип атаган бер кешедән хат килгән. Ул кайчак Интернетта көненә ун сәгать утырган. «Башта бу шулхәтле зарарсыз кебек тоелган иде»,— дип әйткәннән соң, ул: «Вакыт узу белән мин очрашуларны калдыра һәм дога кылмый башладым»,— дип өстәгән. Җыелышка килсә дә, ул әзерләнмичә килгән һәм очрашу вакытында уйлары белән Интернетта булган. Бәхеткә каршы, ул үз проблемасының җитдилеген аңлап, кирәкле чаралар күргән. Интернетны куллану беркайчан да зарарлы гадәтебез булып китмәсен.

Мәгълүмат яраклымы, юкмы?

1 Тессалуникәлеләргә 5:21, 22 дә болай диелә: «Бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз, һәртөрле явызлыктан читкә китегез». Интернетта берәр мәгълүматны тапкач, моны Аллаһы хуплыймы икәнен билгеләргә кирәк. Ул әхлакый принципларга туры килергә һәм мәсихче өчен яраклы булырга тиеш. Интернет порнография белән тулган, һәм сак булмасак, безнең җиңел генә тозакка эләгүебез бар.

Үзебезгә мондый сорау бирү акыллы булыр иде: «Тормыш иптәшем, әти-әнием я кардәшләрем бүлмәгә килеп керсә, мин экранда караган нәрсәне тиз генә качырыр идемме?» Әгәр җавап «әйе» булса, Интернетны башкалар булган чакта гына куллану яхшы булыр иде. Интернет чыннан да кешенең аралашу рәвешен һәм сатып алу юлларын үзгәртте. Өстәвенә, ул, кешеләргә күңелләреннән зина кылыр өчен, бөтенләй яңа юл ачты (Мат. 5:27, 28).

Җибәрергәме, юкмы?

Интернет аша мәгълүматны алып та, таратып та була. Мәгълүматны алырга һәм башкаларга җибәрергә хакыбыз булса да, без шулай ук аның ышанычлы булуы һәм бозык булмавы өчен җаваплы. Башкаларга язган я җибәргән мәгълүматның төгәллеген без раслый алабызмы? Безнең бу мәгълүматны кемгәдер бирергә хакыбыз бармы? * Ул башкаларга файдалы булырмы? Ни өчен без аны җибәрергә телибез? Башкаларны шаккатырыр өчен генәме?

Дөрес куллансак, электрон почта бик файдалы булырга мөмкин. Әмма аның шулай ук безне мәгълүмат белән күмеп ташлавы да бар. Без еш кына бар танышларыбызга иң соңгы яисә әллә ни мөһим булмаган яңалыкларны җибәреп, аларның кыйммәтле вакытларын урламыйбызмы? Хат җибәрер алдыннан, без аны ни өчен җибәрергә теләгәнебезне тикшерергә тиеш түгелме? Безнең чын максатыбыз нинди? Элек кешеләр үз гаиләләре һәм дуслары белән үз хәлләрен уртаклашыр өчен хатлар язышкан. Электрон хатлар белән дә шулай булырга тиеш түгелме? Тикшереп булмаган мәгълүматны нигә җибәрергә?

Шулай итеп, Интернет турында нәрсә әйтеп була? Аннан бөтенләй баш тартыргамы? Кайчак, бәлкем, шулай эшләргә туры килер дә. Алдарак искә алынган интернет-наркоман шулай эшләгән дә. Ә Интернетны «зирәклек белән» һәм акыллы куллансак, ул безгә файда китерәчәк (Гыйб. сүз. 2:10, 11).

[Искәрмә]

^ 17 абз. Шуны ук фоторәсемнәр турында да әйтеп була. Без үзебез өчен берәрсен фотога төшерә алсак та, бу фоторәсемнәрне таратырга, бигрәк тә, андагы кешеләрнең исемнәрен һәм кайда яшәгәннәрен әйтергә хакыбыз юктыр.

[4 биттәге иллюстрация]

Ничек ялган мәгълүматның корбаны булып китмәскә?

[5 биттәге иллюстрация]

Хат җибәрер алдыннан без нәрсә турында уйларга тиеш?