Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Еллык хезмәт отчетындагы саннар нәрсә аңалата?

Һәр ел без «Еллык басма»да бастырылган хезмәт отчетын түземсезлек белән көтәбез *. Йәһвә халкының бөтен дөньяда Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә ирешкән уңышларын күрү сөендерә. Ләкин бу отчеттан күбрәк файда алыр өчен, безгә саннар ничек исәпләп чыгарыла икәнен төгәл белергә кирәк. Хезмәт отчетының кайбер якларына игътибар итик.

Хезмәт елы. Хезмәт елы сентябрь аенда башланып, алдагы елның август аенда тәмамлана. «Еллык басма»да үткән хезмәт елының отчеты бастырыла. Мәсәлән, 2011 елның «Еллык басма»сында 2010 хезмәт елының отчеты китерелә. Бу хезмәт елы 2009 елның 1 сентябреннән алып 2010 елның 31 августына кадәр дәвам ителде.

Вәгазьчеләрнең иң бөек һәм уртача саны. «Вәгазьчеләр» — бу суга чумдырылган Йәһвә Шаһитләре һәм Патшалык турында вәгазьләр өчен яраклы булган суга чумдырылмаган вәгазьчеләр. «Вәгазьчеләрнең иң бөек саны» хезмәт елының иң күп отчетлар бирелгән аеннан алына. Аңа шулай ук вакытында бирелми калган һәм шуңа күрә үткән ай отчетына кертелмәгән отчетлар да керергә мөмкин. Ул чакта кайбер вәгазьчеләр отчетка ике мәртәбә кертелергә мөмкин. Әмма иң югары сан ул айда хезмәттә катнашкан, ләкин отчетларын вакытында бирергә оныткан вәгазьчеләрне үз эченә алмый. Бу һәр вәгазьчегә отчетларын вакытында бирү мөһим икәнен күрсәтә. «Вәгазьчеләрнең уртача саны» хезмәт елы дәвамында бирелгән отчетларның гомумән санын 12 гә бүлеп исәпләп чыгарыла.

Барлык сәгать саны. 2011 елның «Еллык басма»сы буенча, Йәһвә Шаһитләре вәгазь эшендә 1,6 миллиардтан артык сәгать үткәрде. Әмма моңа без Аллаһыга гыйбадәт кылуда үткәргән бар вакыт керми. Мәсәлән, өлкәннәрнең вәгазьчеләргә килеп китү ясар өчен киткән вакытлары исәпләнми; җыелыш очрашуларында булу, Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнү һәм уйлану вакыты да аңа керми.

Сарыф ителгән акча. 2010 хезмәт елында махсус пионерлар, миссионерлар һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр турында кайгыртыр өчен, 155 миллионнан артык доллар сарыф ителде. Әмма бу санга Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастырыр өчен киткән акча керми; шулай ук бөтен дөньядагы Вефильләрдә хезмәт иткән 20 000 нән артык ирекле хезмәтчеләрне бар кирәклесе белән тәэмин итәр өчен тотылган акча да керми.

Кичәдә катнашучылар саны. Бу бөтен дөнья буенча үткән Искә алу кичәсендә символлардан авыз иткән суга чумдырылган кардәшләрнең саны. Ләкин бу сан җирдә яшәүче майланган мәсихчеләрнең төгәл санын күрсәтмәскә дә мөмкин. Ни өчен? Кайберәүләр төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән элекке дини карашлары һәм хәтта психик яисә эмоциональ проблемалары аркасында, үзләренең күктә яшәргә өметләре бар дип ялгыш уйлый башларга мөмкин. Шуңа күрә җирдәге майланган мәсихчеләрнең төгәл санын билгеләп булмый; бу мөһим дә түгел. Җитәкче совет символлардан авыз итүчеләрнең исемлеген төземи һәм алар белән элемтәдә тормый *.

Ләкин безгә шунысы билгеле: бөек афәтнең җимергеч җилләре җибәрелгәч, кайбер майланган мәсихчеләр, «Аллаһыбызның хезмәтчеләре», җирдә булачак (Ачыл. 7:1—3). Бүген алар вәгазь һәм шәкертләр булдыру эше белән җитәкчелек итә. Еллык отчетта бөтен дөньядагы Йәһвә халкының кеше тарихындагы иң мөһим эштә ирешкән уңышлары чагыла.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Еллык хезмәт отчеты февраль аеның «Безнең патшалык хезмәтебез»дә дә бастырыла.

^ 8 абз. «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 июнь, «Ышанычлы идарәче һәм аның Җитәкче советы» дигән мәкаләнең 24 нче битен карагыз.