Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сайлаган күңел ачуларың файдалымы?

Сайлаган күңел ачуларың файдалымы?

Сайлаган күңел ачуларың файдалымы?

«Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз» (ЭФЕС. 5:10).

1, 2. а) Йәһвә безнең шатлыклы яшәвебезне тели икәнен Аллаһы Сүзе ничек раслый? б) Күңел ачуны Аллаһы биргән бүләк итеп санау безне нәрсә эшләргә дәртләндерәчәк?

ЙӘҺВӘ безнең яшәвебезне генә түгел, ә шатланып яшәвебезне тели. Моңа дәлилләрне без Изге Язмаларның күп китапларында табабыз. Мәсәлән, Мәдхия 103:14, 15 тә Йәһвә җирдә ашлык үстерә һәм «шәраб тә кешенең күңелен ача, май аның йөзен ялтырата, икмәк аның йөрәген ныгыта» дип әйтелә. Чыннан да, Йәһвә кайгыртканга, җир икмәк бирә, һәм безнең ашарга — ашлык, май һәм эчәргә — шәраб бар. Ләкин шәраб безнең күңелебезне дә ача, ягъни тормышыбызны шатлыклырак итә. Әмма без ансыз да яши алыр идек бит (Вәг. 9:7; 10:19). Димәк, Йәһвә безнең шатлыклы булуыбызны, йөрәкләребезнең куаныч белән тулып торуын тели (Рәс. 14:16, 17).

2 Шуңа күрә безгә көч өстәгән һәм тормышыбызны баеткан эшләр белән кайчак шөгыльләнү өчен, мәсәлән, кошларны һәм кыр чәчәкләрен күзәтү өчен, күпмедер вакыт бүлеп куябыз икән, үзебезне гаепле итеп сизәргә сәбәп юк (Мат. 6:26, 28; Мәд. 8:4, 5). Тулы мәгънәле һәм бәхетле тормыш — бу «Аллаһы биргән нигъмәттер», ягъни бүләк (Вәг. 3:12, 13). Ял вакытын бу бүләкнең өлеше итеп санаганга, без аны бүләкләр Бирүчегә рәхәтлек китерерлек итеп кулланырга телибез.

Күңел ачуларны акыллы итеп сайла

3. Ни өчен күңел ачуларның төрле булуын тану акыллы?

3 Күңел ачуларга дөрес карашы булган мәсихчеләр төрлечә ял итеп була икәнен таный, ләкин алар шулай ук бу яктан чикләр куярга кирәк икәнен дә аңлый. Ни өчен? Бу сорауга җавап алыр өчен, күңел ачуларны ризык белән чагыштырыйк. Төрле җирләрдә кешеләр төрле ризыкны ярата. Чыннан да, җирнең бер төбәгендә яшәгән кешеләргә ошаган ризык башка җирләрдәге кешеләр өчен тәмсездер. Шул ук рәвешчә, берәр илдә яшәгән мәсихчеләргә ошаган күңел ачулар башка илдәге мәсихчеләр өчен кызыклы түгелдер. Хәтта бер үк җирдә яшәгән мәсихчеләр арасында да берәрсе берәр шөгыльне, мәсәлән яхшы китап укуны, кызык дип саныйдыр, ә башка мәсихче өчен бу — эч пошыргычтыр; берәрсе, мәсәлән велосипедта йөреп кайтуны, көч бирүче итеп саныйдыр, ә икенчесенә бу — алҗыткычтыр. Шулай да, ризык һәм күңел ачулар турында әйткәндә, без шуның белән риза: алар күптөрле һәм без үзебезгә ошаганны сайлый алабыз (Рим. 14:2—4).

4. Ни өчен күңел ачуларны сайлаганда үзебезгә чикләр куярга кирәк? Мисал китерегез.

4 Әмма буш вакытны төрлечә үткәреп була икәнен танысак та, бу күңел ачуларның һәрберсе безгә туры килә дигән сүз түгел әле. Моны аңлар өчен, тагын ризык белән мисал карап чыгыйк. Без төрле ризык ашый алсак та, белә торып бозылган ризыкны ашамас идек. Андый ризыкны ашау акылсыз булыр иде һәм сәламәтлегебезгә зыян китерер иде. Шул ук рәвешчә, без төрле файдалы күңел ачуларны «татып» карарга каршы түгелдер, әмма тормышыбызны куркыныч астына куйган, мәрхәмәтсез я әхлак ягыннан бозык күңел ачуларны без сайламас идек. Андый күңел ачуларда катнашу Изге Язмалардагы принципларга каршы булыр иде һәм безнең физик һәм рухи сәламәтлегебезне куркыныч астына куяр иде. Сайлаган күңел ачулар Аллаһыга яраклы булсын өчен, без ошаткан күңел ачулар файдалымы, юкмы икәнен алдан ук билгеләү яхшы булыр (Эфес. 5:10). Моны ничек эшләп була?

5. Без сайлаган күңел ачулар Аллаһы нормаларына туры киләме икәнен ничек билгеләп була?

5 Күңел ачулар безгә файда китерсен өчен, ә Йәһвәгә яраклы булсын өчен, алар Аллаһы Сүзендәге нормаларга туры килергә тиеш (Мәд. 85:11). Сиңа ошаган күңел ачу яраклымы икәнен билгеләр өчен, син үзеңә өч сорау бирергә тиеш. Кыскача аларны мондый өч сүз белән әйтеп була: нинди, кайчан һәм кем. Әйдәгез, аларны бер-бер артлы карап чыгыйк.

Нинди күңел ачу?

6. Нинди күңел ачуларны без кире кагарга тиеш, һәм ни өчен?

6 Берәр күңел ачуда катнашыр алдыннан, син үзеңә башта мондый сорау бирергә тиеш: «Нинди?», ягъни «Нинди күңел ачулар миңа ошый?» Бу сорауга җавап эзләгәндә, күңел ачуларны асылда ике төркемгә бүлеп була икәнен истә тоту яхшы булыр иде. Беренче төркемгә без — «юк», ә икенчесенә «бәлки» диябез. Беренче төркемгә ниндиләре керә? Без яшәгән явыз дөньядагы күпчелек күңел ачуларда Изге Язмаларның принципларына я Аллаһы законнарына турыдан-туры каршы килгән эшләр бар (1 Яхъя 5:19). Мәсихчеләр бер дә икеләнмичә барлык андый күңел ачуларны кире кага. Бу — садистлык, җеннәр йогынтысы, гомосексуализм, порнография, көч куллануны үз эченә алган я башка бозык эшләргә этәрә торган күңел ачулар (1 Көр. 6:9, 10; Ачылыш 21:8 не укы). Без берүзебез я берәркем беләнме, һәрхәлдә, андый күңел ачулардан баш тартып, Йәһвәгә «яманлыкны нәфрәт иткәнебезне» күрсәтәбез (Рим. 12:9; 1 Яхъя 1:5, 6).

7, 8. Бу я теге күңел ачу яраклымы, юкмы икәнен ничек билгеләргә? Мисал китерегез.

7 Икенче төркемдәге күңел ачулар Аллаһы Сүзендә турыдан-туры хөкем ителгән эшләрне үз эченә алмый. Шуңа күрә, күңел ачуны сайлар алдыннан, без аны Йәһвәнең карашыннан файдалымы икәнен җентекләп тикшерергә тиеш. Бу яктан безгә Изге Язмалардагы принциплар ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 4:10, 11). Аннары безгә вөҗданыбызны газапламый торган карарга килергә кирәк (Гәл. 6:5; 1 Тим. 1:19). Без моны ничек эшли алабыз? Уйлап кара, бер дә ашамаган ризыкны авыз итәр алдыннан, безнең башта аның нәрсәдән әзерләнгәнен беләсебез килер. Шулай ук берәр нинди күңел ачуны «татып» карар алдыннан без аның нинди икәнен тикшерергә тиеш (Эфес. 5:17).

8 Мәсәлән, сиңа спорт белән шөгыльләнергә ошый ди, һәм бу аңлашыла да. Спорт безгә дәрт өсти һәм кәефебезне күтәрә ала. Әмма сиңа дошманлык һәм ярышу рухы чагылган, тормышыңны һәм сәламәтлегеңне куркыныч астына куйган, җиңү котырынкы итеп бәйрәм ителә торган, милләтчелек рухы үстергән я башка шундый «нәрсәләрдән әзерләнгән» спорт төре ошаса, нәрсә эшләргә? Бу я теге шөгыль нинди икәнен тикшергәннән соң, син, бәлкем, ул синең өчен файдалы булмас дигән карарга килерсең. Андый күңел ачуда катнашсаң, синең фикер йөртүең Йәһвәнекенә һәм без башкаларга вәгазьләгән тынычлык һәм ярату хәбәренә туры килмәс (Ишаг. 61:1; Гәл. 5:19—21). Әмма берәр нинди күңел ачу Йәһвә хуплаган «нәрсәләрдән» торса, ул синең өчен файдалы һәм көч бирүче булыр (Гәл. 5:22, 23; Филиппуйлыларга 4:8 не укы).

Кайчан күңел ачарга?

9. «Кайчан мин күңел ачачакмын?» дигән сорауга җавабыбыз нәрсә ачыклый?

9 Син үзеңә бирергә тиеш икенче сорау: «Кайчан?», ягъни «Кайчан мин күңел ачачакмын? Бу күпме вакытымны алачак?» Нинди? дигән сорауга җавабыбыз безнең омтылышларыбыз турында күпне ачыклый, ягъни нинди күңел ачуларны без яраклы, ә ниндиләрен яраксыз дип саныйбыз. Әмма кайчан? дигән сорауга җавап тормышыбызда беренче урында нәрсә торганын ачыклый, ягъни нәрсәне без мөһим, ә нәрсәне әһәмиятсез дип саныйбыз. Алайса, тормышыбызда күңел ачулар тиешле урында торамы икәнен ничек билгеләп була?

10, 11. Гайсәнең Маттай 6:33 тә язылган сүзләре безгә күңел ачуларга күпме вакыт сарыф итәргә икәнен билгеләргә ничек ярдәм итә ала?

10 Гайсә Мәсих болай дигән: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат» (Марк 12:30). Димәк, безнең өчен иң мөһиме — Йәһвәне ярату. Без моны Гайсәнең: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер»,— дигән киңәшен тотып күрсәтәбез (Мат. 6:33). Бу сүзләр безгә күңел ачуларга күпме вакыт бүлеп куярга һәм нинди әһәмият бирергә икәнен билгеләргә ничек ярдәм итә ала?

11 Шуңа игътибар итик, Гайсә безне барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын эзләргә өндәгән. Ул безгә Патшалыкны гына эзләргә димәгән. Сүз дә юк, Гайсә безгә Патшалыктан тыш тормышта күп нәрсәләрне эзләргә туры киләчәген белгән. Безгә тору урыны, ризык, кием-салым, төп белем алу, дөньяви эш, күңел ачулар һәм башка нәрсәләр кирәк. Әмма без эзләгән бар нәрсә арасында Патшалык эшләре генә беренче урында булырга тиеш (1 Көр. 7:29—31). Димәк, икенче дәрәҗәдәге эшләрне, шул исәптән күңел ачуларны, без төп эшебезне, Патшалык эшләрен, яхшы башкарырлык итеп оештырырга тиеш. Шул чакта, күңел ачулар безгә файда китерәчәк.

12. Лүк 14:28 дәге принцип күңел ачуларга ничек кулланырлык?

12 Шуңа күрә, күңел ачуларга күпме вакыт сарыф итү турында әйткәндә, без аның «күпмегә төшәсен» алдан ук хисапларга тиеш (Лүк 14:28). Безгә билгеле бер күңел ачуга күпме вакыт китәчәген билгеләү мөһим. Аннары без моңа күпме вакыт сарыф итәргә әзер икәнебезне карар итәргә тиеш. Күңел ачуның бу төре безгә мөһимрәк эшләр белән шөгыльләнергә, мәсәлән, шәхси өйрәнүне я гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрергә, мәсихче очрашуларга йөрергә яки Патшалыкны вәгазьләү эшендә катнашырга, комачаулый икән, ул бик кыйммәткә төшәчәк (Марк 8:36). Ә билгеле бер шөгыль Патшалыкны эзләр өчен безгә көч өстәп тора икән, без, бәлкем, бу күңел ачуга вакытыбызны сарыф итәргә әзербез дип карар итәрбез.

Кем белән күңел ачарга?

13. Ни өчен без кем белән күңел ачарга икәнен җентекләп сайларга тиеш?

13 Син үзеңә бирергә тиеш өченче сорау: «Кем?», ягъни «Мин кем белән күңел ачарга телим?» Бу сорауны карап чыгу бик мөһим. Ни өчен? Чөнки безнең белән бергә ял иткән кешеләр күңел ачуларның сыйфатына бик нык тәэсир итә. Яхшы дуслар белән ашау, гадәттә, күбрәк рәхәтлек китергән кебек, яхшы кешеләр белән күңел ачу күбрәк шатлык китерә. Шуңа күрә күбебезгә, аеруча яшьләргә, башкалар белән күңел ачарга ошаганы аңлашыла. Әмма күңел ачу безгә файда китерсен өчен, нинди кешеләр белән аралашырга, ә ниндиләреннән читләшергә икәнен алдан ук билгеләү акыллы булыр иде (2 Елъ. 19:2; Гыйбрәтле сүзләр 13:20 не укы; Ягък. 4:4).

14, 15. а) Дусларны сайлауга килгәндә, Гайсә нинди үрнәк биргән? б) Дусларны сайлаганда, без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

14 Дусларны сайлау турында әйткәндә, Гайсәнең үрнәгенә иярү бик файдалы. Гайсә кешеләрне аларның барлыкка китерелгәненнән бирле ярата (Гыйб. сүз. 8:31). Җирдә булганда ул бар кешеләргә дә игътибарлы булган (Мат. 15:29—37). Әмма Гайсә дусларча мөгамәлә һәм якын дуслык арасындагы аерманы аңлаган. Ул, бар кешеләр белән дә үзен дусларча тотса да, билгеле таләпләргә туры килгән кешеләргә генә якын дус булган. Үзенең 11 тугры рәсүленә Гайсә: «Әмерләремне үтәсәгез, сез — Минем дусларым»,— дигән (Яхъя 15:14; шулай ук 13:27, 30 ны кара). Үзенең артыннан барган һәм Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләрне генә Гайсә үзенең дуслары итеп санаган.

15 Шуңа күрә кемнедер якын дус итеп сайларгамы, юкмы икәнен хәл иткәндә Гайсәнең сүзләрен истә тоту акыллы булыр иде. Үзеңә мондый сораулар бир: «Ул Йәһвәнең һәм Гайсәнең әмерләрен үтиме? Бу аның сүзләреннән һәм эшләреннән күренәме? Ул минем кебек үк Изге Язмалардагы принциплар һәм әхлакый нормалар буенча яшиме? Аның белән аралашу мине тормышымда Патшалыкны беренче урынга куярга һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булырга дәртләндерерме?» Бу сорауларга икеләнмичә «әйе» дип җавап бирсәң, синең бергә вакыт үткәрер өчен яхшы иптәшең бар дип әйтеп була. (Мәдхия 118:63 не укы; 2 Көр. 6:14; 2 Тим. 2:22.)

Күңел ачуларыбыз сынау үттеме?

16. Күңел ачулар турында әйткәндә, безгә нәрсәне ачыкларга кирәк?

16 Без күңел ачуларга кагылышлы өч якны кыскача гына карап чыктык: аларның сыйфаты, күләме һәм бергә вакыт үткәрәчәк кешеләр нинди булырга тиеш. Күңел ачулар файдалы булсын өчен аларның өч ягы да Изге Язмалардагы нормаларга туры киләргә тиеш. Шуңа күрә ниндидер күңел ачуда катнашыр алдыннан без аны тикшереп чыгарга тиеш. Аның сыйфаты турында әйткәндә, без ул нинди һәм безгә файда я зыян китерерме икәнен белергә телибез (Гыйб. сүз. 4:20—27). Күңел ачуның күләме турында әйткәндә, без аңа күпме вакыт китәчәк һәм без аңа шул хәтле вакыт бүлеп куярга әзерме икәнен белергә телибез (1 Тим. 4:8). Ә бергә вакыт үткәрәчәк кешеләр турында әйткәндә, безгә кем белән без күңел ачачакбыз һәм бу безгә файда китерерме, юкмы икәнен билгеләргә кирәк (Вәг. 9:18; 1 Көр. 15:33).

17, 18. а) Күңел ачуларыбыз Изге Язмалардагы нормаларга туры киләме, юкмы икәнен без ничек тикшерә алабыз? б) Күңел ачуларны сайлауга килгәндә, син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Күңел ачуларны сайлаганда без өч якка игътибар итәргә кирәк икәнен белдек. Ниндидер күңел ачу берәр яктан Изге Язмалардагы нормаларга туры килми икән, ул безгә яраклы түгел. Ә инде сайлаган күңел ачуыбыз бар яктан да Изге Язмалардагы нормаларга туры килсә, ул Йәһвәгә дан, ә безгә файда китерәчәк (Мәд. 118:33—35).

18 Шулай итеп, күңел ачуларга килгәндә, әйдәгез тиешле шөгыльләр, вакыт һәм дусларны сайларга тырышыйк. Әйе, безнең һәрберебезнең Изге Язмалардагы мондый киңәшне тотарга эчкерсез теләге булсын: «Ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 Көр. 10:31).

Сез аңлата аласызмы?

Күңел ачулар турында әйткәндә, сез бу шигырьләрдәге принципларны ничек куллана аласыз?

Филиппуйлыларга 4:8

Маттай 6:33

Гыйбрәтле сүзләр 13:20

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге схема]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Нинди

[10 биттәге схема]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Кайчан

[12 биттәге схема]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Кем

[10 биттәге схема]

Дуслар белән күңел ачулар сайлаганда, без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?