Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юаныч бирүче Аллаһыга, Йәһвәгә таяныгыз

Юаныч бирүче Аллаһыга, Йәһвәгә таяныгыз

Юаныч бирүче Аллаһыга, Йәһвәгә таяныгыз

«Һәрьяктан ярдәм итүче [«юаныч бирүче», ЯД] Аллаһыга һәм шәфкать Атасына, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасына дан!» (2 КӨР. 1:3).

1. Кешеләр, яшьләренә карамастан, нәрсәгә мохтаҗ?

ДӨНЬЯГА килү белән без юанычка мохтаҗ. Сабый бала моны кычкырып елап белдерә. Бәлкем, ул үзен кулга алуларын телидер я аның ашыйсы киләдер. Хәтта олыгайгач та, аеруча авырлыклар кичергәндә, без еш кына юанычка мохтаҗ булганыбызны сизәбез.

2. Йәһвә үзенә таянучыларга нинди ышандыру бирә?

2 Еш кына безне гаиләдәгеләр һәм дуслар юатырга мөмкин. Ләкин кешеләрнең мөмкинлекләре кайчак чикле. Әмма Аллаһы, безнең хәлебез нинди генә авыр булмасын, һәрвакыт безгә юаныч бирә ала. Аның Сүзендә мондый ышандыру бар: «Инәлеп дәшүчеләренә... Ходай якын. Ул Үзеннән куркучыларның... ачы тавышларын ишетер» (Мәд. 144:18, 19). Әйе, «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында» (Мәд. 33:16). Ләкин Аллаһы безгә ярдәм белән юаныч бирсен өчен, без аңа таянырга тиеш. Моның турында мәдхия җырлаучы Давыт ачык итеп болай дигән: «Ходай мескенне сыендыручы, кирәк чагында кайгыларында булышучы. Исемеңне белүчеләр Сиңа өмет итсеннәр, Син Үзеңне эзләүчеләрне калдырмыйсың шул» (Мәд. 9:10, 11).

3. Йәһвәнең үз халкын яратканын Гайсә ничек күрсәткән?

3 Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен кадерли. Гайсә моны ачык итеп мондый сүзләр белән күрсәткән: «Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Алай да Аллаһы тарафыннан аларның берсе дә онытылмаган. Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк» (Лүк 12:6, 7). Иремия пәйгамбәр аша Йәһвә үзенең борынгы халкына болай дигән: «Мәңге сүнмәс мәхәббәт белән мин сине сөйдем. Менә шуңа күрә мин сине тугры яратуым белән үземә җәлеп итәм» (Ирем. 31:3).

4. Ни өчен Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанып була?

4 Йәһвәгә таянсак һәм аның вәгъдәләренең үтәлүенә ышансак, без кыен чакларда юаныч табачакбыз. Шуңа күрә Аллаһыга ышанычыбыз Ешуаныкы кебек нык булырга тиеш. Ул болай дигән: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады» (Ешуа 23:14). Өстәвенә, хәтта ниндидер авырлыклар аркасында, үзебезне вакытлыча изелгән итеп сизсәк тә, без «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы» икәненә һәм үзенең тугры хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмаячагына шикләнмәскә тиеш. (1 Көринтлеләргә 10:13 не укы.)

5. Без башкаларны ничек юата алабыз?

5 Рәсүл Паул Йәһвәне «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһы» дип атаган. Грек Язмаларының төп нөсхәсендә «ярдәм итүче» дигән сүз «юаныч бирүче» дип тәрҗемә ителә, ягъни кайгы-хәсрәт, нинди дә булса кыенлык кичерүче кешене игелекле сүзләр һәм эшләр белән тынычландыру, күңелен күтәрү дигәнне аңлата. Йәһвә нәкъ шулай эшли дә. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 не укы.) Безнең күктәге Атабызның мөмкинлекләрен беркем дә һәм бернәрсә дә чикли алмый, һәм шуңа күрә ул үзен яратучыларга һәрьяктан кирәкле ярдәм бирә ала. Ә без, үз чиратыбызда, Аллаһыдан «кабул иткән ярдәм белән» «һәртөрле кайгылары булган» имандашларыбызга булыша алабыз. Беркем дә безне Йәһвәдән яхшырак юата алмый!

Төрле кайгыларда — юаныч

6. Безне нәрсә борчуга салырга мөмкин?

6 Безгә күп кенә очракларда юаныч кирәк. Якыннарыбызны, аеруча тормыш иптәшен я баланы, югалту безгә зур кайгы китерә. Шулай ук кеше дискриминация я тискәре мөнәсәбәт корбаны булганда юанычка мохтаҗ булырга мөмкин. Начар сәламәтлек, картлык, фәкыйрьлек, гаиләдәге проблемалар я дөньядагы кайгылы хәлләр безне борчуга салырга мөмкин.

7. а) Авыр вакытларда без нинди ярдәмгә мохтаҗ? б) Йәһвә «китек күңелләрне» ничек дәвалый ала?

7 Авыр вакытларда без күңелебезне, акылыбызны, хис-тойгыларыбызны тынычландыручы, физик һәм рухи сәламәтлегебезне яхшыртучы юанычка мохтаҗ. Мәсәлән, алыйк күңелне. Аллаһы Сүзендә күңел «китек» булырга мөмкин дип әйтелә (Ишаг. 61:1). Йәһвә, һичшиксез, ярдәм итә ала, чөнки «ул китек күңелләрне төзәтә, аларның яраларын дәвалый» (Мәд. 146:3). Хәтта бик кыен чакларда да, әгәр без Аллаһыга тулы ышаныч белән дога кылсак һәм аның әмерләрен үтәсәк, ул безнең яраланган күңелебезне тынычландыра ала. (1 Яхъя 3:19—22; 5:14, 15 не укы.)

8. Акыл киеренкелеген сизгәндә Йәһвә безгә ничек ярдәм итә ала?

8 Төрле сынаулар аркасында акылыбыз киеренкелек сизгәндә, без еш кына юанычка мохтаҗ. Үз көчебез белән генә андый иман сынауларын без, бәлкем, кичерә алмабыз. Әмма мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Күңелемдә [акылымда] кайгыларым күбәйгән чакта, Синең юатуларың җанымны сөендерәләр» (Мәд. 93:19). Өстәвенә, Паул болай дип язган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Изге Язмаларны уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану акыл киеренкелеген җиңәр өчен зур ярдәм булырга мөмкин (2 Тим. 3:15—17).

9. Без тискәре хис-тойгыларны ничек җиңә алабыз?

9 Кайчак без шулхәтле боегырга мөмкин, хәтта тискәре хис-тойгыларга бирелүебез бар. Без, бәлкем, үзебезне Изге Язмаларда әйтелгән ниндидер бурычны я җыелышта бирелгән ниндидер вазифаны үтәргә сәләтсез дип саныйбыздыр. Бу яктан да Йәһвә безгә юаныч һәм ярдәм бирә ала. Мәсәлән, Ешуага исраиллеләрне көчле дошман халыкларга каршы алып барырга кушылгач, Муса Исраил халкына болай дигән: «Нык һәм кыю булыгыз, алардан курыкмагыз, котыгыз алынып, каушап калмагыз, чөнки Раббы Аллаһыгыз Үзе сезнең белән бергә бара, һәм Ул сезнең берүзегезне генә калдырмас, сезне ташламас» (Кан. 31:6). Йәһвә ярдәме белән Ешуа Аллаһы халкын Вәгъдә ителгән җиргә кертеп, бөтен дошманнарын җиңә алган. Баштарак Муса да Кызыл диңгез янында Аллаһының шундый ук ярдәмен алган булган (Чыг. 14:13, 14, 29—31).

10. Авыр кичерешләр сәламәтлегебезгә тәэсир иткәндә, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

10 Кайгылы вакыйгалар физик сәламәтлегебезгә начар яктан тәэсир итәргә мөмкин. Әлбәттә, дөрес туклану, җитәрлек ял итү, физик күнегүләр ясау һәм шәхси гигиена саклау безнең өчен файдалы була ала. Шулай ук Изге Язмалардагы киләчәккә кагылышлы пәйгамбәрлекләр турында уйлану да безнең өчен шифалы булырга мөмкин. Шуңа күрә ниндидер газаплар күргәндә Паулның кичергәннәрен һәм мондый дәртләндерүче сүзләрен исебездә тоту файдалы булыр: «Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма өметсезлеккә бирелмибез. Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп төшерделәр, әмма һәлак булмыйбыз» (2 Көр. 4:8, 9).

11. Рухи авыруны ничек кисәтеп була?

11 Кайбер сынаулар безнең рухи сәламәтлегебезгә зыянлы йогынты ясарга мөмкин. Бу яктан да Йәһвә безгә ярдәм кулын суза ала. Аның Сүзе безне болай дип ышандыра: «Егылырга торганнарның барсын да Ходай егылдырмый тора, түбән егылганнарның барсын да торгыза» (Мәд. 144:14). Рухи авыруны кисәтер өчен, без мәсихче өлкәннәрдән ярдәм эзләргә тиеш (Ягък. 5:14, 15). Изге Язмаларга нигезләнгән мәңгелек тормыш өметен күңелебездә тере килеш саклау иманыбыз сыналганда көч өсти ала (Яхъя 17:3).

Аллаһы үзенең хезмәтчеләрен юата

12. Йәһвә Ибраһимны ничек юаткан?

12 Аллаһы тарафыннан рухландырылып мәдхия җырлаучы болай дигән: «Син [Йәһвә] бәндәңә ышанырга кушкан сүзеңне исеңә ал. Синең сүзеңнең мине терелтеп торуы, миңа кайгылы чагымда юаныч булды» (Мәд. 118:49, 50). Бүген без Йәһвәнең язылган Сүзен укый алабыз; анда Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек юаныч биргәнен күрсәтүче күп кенә мисаллар бар. Мәсәлән, Ибраһим Йәһвәнең Сәдүм белән Гамура шәһәрләрен юк итәчәген белгәч, бик борчылган, күрәсең. Бу тугры ыруг башлыгы Аллаһыдан: «Син тугрыны да яман белән бергә юк итәчәксеңмени?» — дип сораган. Йәһвә Сәдүмдә нибары 50 генә тәкъва кеше табылса, аны юк итмәячәгенә Ибраһимны ышандырып, юаткан. Әмма Ибраһим тагын биш мәртәбә Йәһвәдән, анда 45, 40, 30, 20, 10 тәкъва кеше табылса, ничек эш итәчәге турында сораган. Һәр тапкыр Йәһвә зур түземлелек һәм игелек белән Ибраһимны алар хакына Сәдүмне харап итмәячәгенә ышандырган. Анда хәтта 10 тәкъва кеше дә булмаган, шулай да Йәһвә Лут белән аның кызларын исән калдырган (Ярат. 18:22—32; 19:15, 16, 26).

13. Һанна Йәһвәгә өмет баглаганын ничек күрсәткән?

13 Елкананың хатыны Һанна бала табарга бик теләгән. Ләкин ул балага уза алмаган һәм шуңа күрә бик кайгырган. Һанна моның турында Йәһвәгә дога кылган, һәм баш рухани Ели аңа: «Исраил Аллаһысы сиңа сораганыңны бирсен»,— дигән. Бу Һаннаны юаткан һәм «аның йөзе бүтән күңелсез булмаган» (1 Пат. 1:8, 17, 18). Һанна Йәһвәгә өметен баглаган һәм барысын аның кулына тапшырган. Ул нәтиҗәсе нинди булачагын белмәсә дә, җан тынычлыгы кичергән. Вакыт узу белән Йәһвә аның догасына җавап биргән. Һанна балага узган, һәм угыл тудырып, аңа Шамуил дигән исем кушкан! (1 Пат. 1:20).

14. Ни өчен Давыт юанычка мохтаҗ булган, һәм ул ярдәмне каян эзләгән?

14 Аллаһы борынгы Исраилнең патшасына Давытка да юаныч биргән. Йәһвә йөрәкне күргәнгә, Давытны Исраилнең киләчәк патшасы итеп сайлаганда аның эчкерсез һәм чын гыйбадәткә бирелгән икәнен белгән (1 Пат. 16:7; 2 Пат. 5:10). Әмма соңрак Давыт Бирсәбия белән фәхешлек кылган һәм үз гөнаһын яшерергә тырышып, аның ирен үтерткән. Давыт үз гөнаһының кабахәтлеген таныгач, ул Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Әй Алла, Үзеңнең бөек шәфкатең буенча мине ярлыка, Үзеңнең күп рәхимлегең буенча гөнаһымны әрчеп бетер. Мине канунсызлыгымнан күп тапкырлар ю, мине гөнаһымнан да чистарт, чөнки мин үземнең канунсызланганымны тоямын, һәм гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора» (Мәд. 50:3—5). Давыт чын күңелдән тәүбә иткән, һәм Йәһвә аны кичергән. Шулай да Давытка үз гөнаһының нәтиҗәләрен күрергә туры килгән (2 Пат. 12:9—12). Моңа карамастан Йәһвәнең мәрхәмәте аның басынкы хезмәтчесе өчен юаныч чыганагы булган.

15. Йәһвә Гайсәгә аның үлеме алдыннан нинди ярдәм биргән?

15 Җирдә яшәгәндә Гайсә күп кенә авыр хәлләргә очраган. Аллаһы шулай итеп Гайсә иманының сыналуына юл куйган. Гайсә камил кеше буларак, үз сафлыгын саклаган; һәрвакыт Йәһвәгә таянып, ул аның хакимлеген яклаган. Үзенә хыянәт ителәчәк һәм үтереләчәк төнне Гайсә Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын». Шул чакта аның янына күктән бер фәрештә килеп, аны ныгыткан (Лүк 22:42, 43). Аллаһы Гайсәгә аңа ул вакытта кирәк булган юаныч, көч һәм ярдәм биргән.

16. Сафлык саклаганга үлем янаса да, Аллаһы безгә ничек ярдәм итә ала?

16 Изге Язмалардагы принципларны нык тотканыбыз өчен безгә хәтта үлем янаса да, Йәһвә безгә, һичшиксез, үзе алдында сафлыгыбызны сакларга ярдәм итәчәк. Өстәвенә, үлемнән терелтелү өмете безгә юаныч бирә. Һәм без «соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» көнне түземсезлек белән көтәбез! (1 Көр. 15:26). Аллаһының инде үлгән тугры хезмәтчеләре һәм шулай ук башка кешеләр дә, Йәһвәнең камил хәтерендә, һәм алар терелтеләчәк (Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15). Йәһвәнең терелтү турындагы вәгъдәсенә ышану безгә эзәрлекләүләр вакытында юаныч һәм нык өмет бирә.

17. Яраткан якыннарыбызны югалтканда Йәһвә безне ничек юата?

17 Хәзер үлем йокысы белән йоклаган яраткан якыннарыбыз бүгенге көндә кайгы китергән бар нәрсәдән азат булган яңа дөньяда яңадан яшәячәк. Моны белү безне бик юата! Бу бозык дөнья төзелешенең ахырын кичереп чыгачак Йәһвәнең «бихисап күп» хезмәтчеләренә җирдәге тормышка терелтеләчәк кешеләрне каршы алырга һәм өйрәтергә зур хөрмәт биреләчәк! (Ачыл. 7:9, 10).

«Аның беләкләре сине мәңге тотар»

18, 19. Аллаһының хезмәтчеләре эзәрлекләүләр вакытында ничек юаныч алган?

18 Муса күңелгә үтәрлек һәм тәэсирле җыр сүзләре белән Исраил халкын болай дип ышандырган: «Синең сыену урының — мәңгелек Алла, Аның беләкләре сине мәңге тотар» (Кан. 33:27). Соңрак Шамуил пәйгамбәр исраиллеләргә болай дигән: «Йәһвә юлыннан тайпылмагыз һәм аңа бөтен йөрәгегез белән хезмәт итегез... Йәһвә үзенең бөек исеме хакына үз халкын калдырмаячак» (1 Пат. 12:20—22). Чын гыйбадәт кылуда без Йәһвәгә ябышсак, ул безне беркайчан да калдырмаячак. Ул безгә һәрвакыт кирәкле ярдәм бирәчәк.

19 Бу авыр соңгы көннәрдә Аллаһы даими кирәкле ярдәм белән юаныч биреп тора. Инде 100 дән артык ел дәвамында бөтен дөнья буенча меңләгән имандашларыбыз Йәһвәгә хезмәт иткәннәре өчен генә эзәрлекләнә һәм төрмәләргә ябыла. Аларның кичергәннәре Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә сынаулар вакытында чыннан да юаныч бирә икәнен күрсәтә. Мәсәлән, бер абый-кардәш элекке Советлар Союзында үзенең иманы өчен 23 ел төрмәдә утырып чыккан. Шулай да кардәшләре аны көч бирүче һәм юатучы рухи ризык белән тәэмин итә алган. Ул болай дигән: «Төрмәдә үткәргән еллар дәвамында мин Йәһвәгә һәм аның көченә таянырга өйрәндем». (1 Петер 5:6, 7 не укы.)

20. Ни өчен Йәһвәнең безне калдырмаячагына бер дә шикләнмәскә була?

20 Безгә нәрсә генә кичерергә туры килмәсен, мәдхия җырлаучының: «Ходай Үз халкын борып җибәрмәс»,— дигән юатучы сүзләрен исебездә тотыйк (Мәд. 93:14). Без, үзебез юанычка мохтаҗ булсак та, башкаларны да юата алабыз. Бу тынычсыз дөньяда хәсрәтләнгән кешеләргә ничек юаныч биреп була? Моны без алдагы мәкаләдән белербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Без нәрсә аркасында хәсрәтләнергә мөмкин?

• Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек юаныч бирә?

• Без үлем алдында булганда безне нәрсә юата ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ҺӘРЬЯКТАН ЮАНЫЧ БИРӘ:

күңелебез яраланганда Мәд. 146:3; 1 Яхъя 3:19—22; 5:14, 15

акылыбыз киеренкелек сизгәндә Мәд. 93:19; Флп. 4:6, 7

тискәре хис-тойгыларга бирелгәндә Чыг. 14:13, 14; Кан. 31:6

физик сәламәтлегебез начарланганда 2 Көр. 4:8, 9

рухи сәламәтлегебезгә зыян килгәндә Мәд. 144:14; Ягък. 5:14, 15