«Йәһвәгә кол булып хезмәт итегез»
«Ашкынучан булыгыз, ялкауланмагыз. ... Йәһвәгә кол булып хезмәт итегез» (РИМ. 12:11).
1. Күпләрнең коллыкка карашы нинди, һәм Римлыларга 12:11 дә нинди коллык турында сүз бара?
КОЛ дигән сүзне ишеткәндә, күпләр ирексез һәм хуҗасы җәберләгән кешене күз алдына китерә. Ә Аллаһы колы булу турында нәрсә әйтеп була? Андый коллык бөтенләй башка нәрсәне аңлата. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кеше үзе теләп кайгыртучы Хуҗасының колы булып китә ала. Рәсүл Паул мәсихчеләргә «Йәһвәгә кол булып хезмәт итегез» дип әйтеп, аларны Аллаһыны яратканга аңа хезмәт итәргә чакырган (Рим. 12:11). Андый коллык үз эченә нәрсәне ала? Безгә Шайтан һәм аның дөньясының колы булып китмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Һәм Йәһвәгә кол булып хезмәт итү нинди фатихалар китерә?
«МИН ҮЗЕМНЕҢ ХУҖАМНЫ... ЯРАТАМ»
2. а) Ни өчен кайбер исраиллеләр кол булып калырга булган? б) Кол үз колагын тиштереп нинди теләген белдерткән?
2 Аллаһы исраиллеләргә биргән Кануннан без Йәһвә колы булуы турында күп нәрсәне белә алабыз. Исраиллеләрнең коллары еврей булса, аларны алты елдан соң азат итәргә кирәк булган (Чыг. 21:2). Ләкин кол үз хуҗасын чын йөрәктән яратса һәм аның иреккә чыгасы килмәсә, ул Йәһвә Кануны буенча хуҗасы белән кала алган. Шул чакта хуҗа аны ишек янына яки ишек яңагына китереп, аның колагын без белән тишәргә тиеш булган (Чыг. 21:5, 6). Ни өчен моны эшләргә кирәк булган? Буйсыну дигән сүз еврей телендә ишетү һәм тыңлау дигән мәгънә белдерә. Кол үзенең колагын тиштереп, хуҗасына буйсынып аңа хезмәт итәргә теләгәнен күрсәткән. Шуны ук безнең Йәһвәгә хезмәт итүебез турында да әйтеп була. Үзебезне Аллаһыга багышлаганда, без, аны яратканга, аңа буйсынырга теләгәнебезне күрсәтәбез.
3. Безне үз тормышыбызны Аллаһыга багышларга нәрсә этәрә?
3 Суга чумдырылганчы, без Йәһвәгә хезмәт итәргә, ягъни аның коллары булырга карар иттек. Без, 1 Яхъя 5:3).
үзебезне Аллаһыга багышлап, аңа буйсынырга һәм аның ихтыярын үтәргә вәгъдә бирдек. Безне моны эшләргә беркем дә мәҗбүр итмәде. Яшьләр дә суга чумдырылганда, моны ата-аналарын шатландырыр өчен генә түгел, ә үзләре теләгәнгә эшли. Күктәге Хуҗасы Йәһвәне яратканга, мәсихче үз тормышын аңа багышлый. «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел»,— дип әйткән рәсүл Яхъя (АЗАТ БУЛСАК ТА, КОЛЛАР БУЛЫП КАЛАБЫЗ
4. «Тәкъвалык колы» булып китәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
4 Без Йәһвәгә кол булып хезмәт итәбез. Андый мөмкинлек биргәне өчен, без аңа бик рәхмәтле! Мәсихнең йолым корбанына иман итеп, без гөнаһ коллыгыннан азат ителәбез һәм Йәһвә белән Гайсәгә теләп буйсына башлыйбыз. Моның турында рәсүл Паул болай дип язган: «Үзегезне гөнаһ өчен үле дип, ә Аллаһы өчен Мәсих Гайсә ярдәмендә тере дип санагыз». Шуннан соң ул мәсихчеләрне болай дип кисәткән: «Әллә сез белмисезме? Үзегезне тыңлаучан кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның колы буласыз: я үлемгә алып баручы гөнаһ колы, я тәкъвалыкка алып баручы тыңлаучанлык колы. Ләкин кайчандыр гөнаһ колы булсагыз да, хәзер сез үзегезгә тапшырылган тәгълиматка чын күңелдән тыңлаучан булдыгыз, һәм мин моның өчен Аллаһыга рәхмәтлемен. Әйе, гөнаһтан азат ителеп, сез тәкъвалык колы булдыгыз» (Рим. 6:11, 16—18). Игътибар иткәнсездер, Паул без «чын күңелдән тыңлаучан» булырга тиеш дип әйткән. Шулай итеп, үзебезне Йәһвәгә багышлап, без «тәкъвалык колы» булып китәбез.
5. Без нинди көрәш алып барырга тиеш һәм ни өчен?
5 Аллаһы коллары булып калыр өчен, без көрәш алып барырга тиеш. Беренчедән, безгә мирас итеп алынган гөнаһ белән көрәшергә кирәк. Рәсүл Паул да андый көрәш алып барган. Ул болай дип әйткән: «Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә» (Рим. 7:22, 23). Камил булмаганга, без тән теләкләребез белән өзлексез көрәшергә тиеш. Рәсүл Петер безгә мондый үгет-нәсыйхәт биргән: «Сез ирекле кешеләр, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз, ә Аллаһының коллары буларак кулланыгыз» (1 Пет. 2:16).
6, 7. Шайтан үз дөньясын мавыктыргыч итеп күрсәтер өчен нәрсә эшли?
6 Икенчедән, без җеннәр тәэсире астындагы дөньяга каршы торырга тиеш. Бу дөньяның җитәкчесе Шайтан, безгә үз укларын атып, Йәһвәгә һәм Гайсәгә тугрылыгыбызны бозар өчен бар көчен куя. Ул безне вәсвәсәләргә тартып үзенең коллары итәргә тырыша. (Эфеслеләргә 6:11, 12 не укы.) Моңа ирешер өчен, Шайтан үз дөньясын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп күрсәтә. Рәсүл Яхъя безне болай дип кисәтә: «Дөньяны яратучы күктәге Атаны яратмый. Чөнки дөньядагы бар нәрсә — тән теләкләре, күзләр нәфесе, байлык белән мактану — күктәге Атабыздан түгел, ә дөньядан» (1 Яхъя 2:15, 16).
7 Бүгенге дөньяда күпләр байлык артыннан куып яши. Шайтан кешеләрне бәхет акчадан тора дип ышандыра. Кая гына карама, сәүдә үзәкләре төзелгән. Реклама кешеләрне бар игътибарларын әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга туплап яшәргә этәрә. Туристик агентлыклар экзотик илләргә сәяхәт итәргә тәкъдим итә, ә андый сәяхәтләр еш кына дөньяви кешеләр белән уза. Әйе, боларның барысы тормышыбызны «яхшыртырга» өнди, әмма моны дөнья нормаларына буйсынып эшләргә чакыра.
8, 9. Безгә нинди куркыныч яный һәм ни өчен?
8 Беренче гасырда яшәгән кайбер кардәшләр дөньяви кешеләр кебек фикер йөртә башлаган. Андый кардәшләр турында әйткәндә, рәсүл Петер җыелыштагыларны болай дип кисәткән: «Алар үзләренең тән нәфесләрен көпә-көндез канәгатьләндереп ятуны ләззәт дип саныйлар. Алар — таплар һәм кимчелекләр, алар сезнең белән бергә мәҗлесләрдә утырганда, үзләренең ялган тәгълиматлары белән башкаларны юлдан яздыруда зур рәхәтлек табалар. Чөнки алар күперенке, әмма буш сүзләр сөйлиләр, бозык тормыш алып баручылардан әле генә арына башлаган кешеләрне юлдан яздыралар, моның өчен тән нәфесләрен һәм азгын тәртипне кулланалар. Шул кешеләргә азатлык вәгъдә итеп тә, үзләре бозыклыкның коллары булып калалар. Җиңелгән кеше җиңүченең колы булып китә бит» (9 «Күзләр нәфесен» канәгатьләндерү безне ирекле итми. Киресенчә, алай эшләп, без бу дөньяның күзгә күренмәгән хуҗасы Шайтанның коллары булып китәбез (1 Яхъя 5:19). Әйе, безнең һәрберебезгә дә байлыкка омтылу коллыгына эләгү куркынычы яный, ә андый коллыктан азат ителү җиңел түгел.
БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШКА АЛЫП БАРА ТОРГАН ЮЛ
10, 11. Шайтан аеруча кемгә һөҗүм итә, һәм югары белем алучы Йәһвә хезмәтчеләренең нинди авырлыклары туа?
10 Гадән бакчасында эш иткән кебек, Шайтан бүген дә тәҗрибәсез кешеләргә һөҗүм итәргә тырыша. Ул үз укларын аеруча яшьләргә төзәп тора. Яшьләр я башка кешеләр Йәһвә колы булып хезмәт итәргә булса, Шайтан куанмый. Ул үз тормышларын Йәһвәгә багышлаган кешеләрнең тугрылыкларын бозарга тырыша.
11 Элек кол үз колагын тиштергәндә авырту сизгән булган, ләкин соңрак аның авыртуы басылган. Башкалар колның тишелгән колагын күреп, аның үз хуҗасында калырга карар иткәнен аңлаган. Яшьләргә дә мәсихче тормышны сайлау еш кына авыр булырга мөмкин. Андый адымны ясау хәтта авырту китерә ала, чөнки андый тормыш башкаларныкыннан бик аерылып тора. Шайтан кешеләрне карьера ясап кына бәхетле тормышка ирешеп булганына ышандыра. Ләкин чын мәгънәле тормышка ирешергә теләсәк, безгә иң беренче чиратта рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә кирәк. Гайсә: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы»,— Мат. 5:3). Мәсихчеләр үз тормышларын Шайтан ихтыярын түгел, ә Аллаһы ихтыярын үтәүгә багышлый. Алар Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба һәм аның турында көне-төне уйлана. (Мәдхия 1:1—3 не укы.) Әмма югары белем ала торган Йәһвә хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Аларның андый уйлану өчен һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен вакытлары аз кала.
дип әйткән (12. Күп кенә яшьләргә нинди карар кабул итәргә кирәк?
12 Беренче гасырда кайбер мәсихчеләр коллар булып хезмәт иткән. Хуҗалары кайчак аларның тормышларын авырайткан. Көринтлеләргә язган беренче хатында Паул болай дип әйткән: «Чакырылганда син кол идеңме? Борчылма, ләкин ирекле булырга мөмкинлегең булса, аны куллан» (1 Көр. 7:21). Хуҗа үз колының тормышын авырайтса, колга иреккә чыгу яхшырак булыр иде. Бүген күп кенә илләрдә тулы урта белем алу мәҗбүри. Ә өстәмә белем турында әйткәндә, аны алыргамы, юкмы икәнен яшьләр үзләре хәл итә. Әгәр мәсихче карьера ясыйм дип югары белем ала башласа, аңа тулы вакытлы хезмәттә катнашу авыр булыр. (1 Көринтлеләргә 7:23 не укы.)
СЕЗ ЮГАРЫ БЕЛЕМНЕМЕ Я ИҢ КАДЕРЛЕ БЕЛЕМНЕ САЙЛАРСЫЗМЫ?
13. Мәсихчеләргә нинди белем күбрәк файда китерер?
13 Паул Көләсәйдә яшәгән мәсихчеләрне болай дип кисәткән: «Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, ә кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен» (Көл. 2:8). Югары уку йортларында күп кенә укытучылар «дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфәгә» укыта, әмма көндәлек тормыштагы эшләрне башкаруга өйрәтми. Ләкин мәсихчеләр, гади тормыш алып барып Аллаһыга хезмәт итәргә теләгәнгә, көндәлек тормышта кулланырлык белемне сайлый. Алар Паулның Тимутигә биргән мондый киңәшенә колак сала: «Һичшиксез, булганы белән канәгать булсак, Аллаһыга бирелгәнлек — зур казаныш. Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тим. 6:6, 8). Югары уку йортын тәмамлап диплом алырга омтылганчы, мәсихчеләр вәгазьдә катнашып «хуплаучы хатлар» алырга, ягъни Гайсә шәкертләрен әзерләргә тырыша. (2 Көринтлеләргә 3:1—3 не укы.)
14. Филипиялеләргә 3:8 дән күренгәнчә, Паулның Аллаһы һәм Мәсих колы булуга карашы нинди булган?
Флп. 3:8, 9). Паулның андый карашы яшь мәсихчеләргә һәм аларның Аллаһыдан куркып яшәгән әти-әниләренә акыллы карар кабул итәргә булышыр. (Рәсемнәрне кара.)
14 Рәсүл Паулның мисалын карап чыгыйк. Ул яһүд укытучысы Гамәлиилдән белем алган. Паул алган белемне университетта бирелгән белем белән чагыштырып була. Ләкин Паул үз белеме турында нәрсә уйлаган? Аны Аллаһы колы булу хөрмәте белән чагыштырганда, ул болай дип язган: «Мин... Хуҗам Мәсих Гайсә турындагы иң кадерле белем хакына бар нәрсәдән теләп баш тартам. Аның хакына мин һәрнәрсәдән мәхрүм булдым һәм аларны чүп-чар дип саныйм. Мин моны Мәсихкә ия булыр өчен... эшлим» (ИҢ КАДЕРЛЕ БЕЛЕМ АЛАБЫЗ
15, 16. Йәһвә оешмасы нинди белем бирә, һәм аның төп максаты нинди?
15 Күп кенә югары уку йортларында нинди рух хөкем сөрә? Анда еш кына эволюция теориясенә өйрәтәләр түгелме соң? Һәм укучылар әхлаксызлыкка һәм эчкечелеккә бирелмиме соң? (Эфес. 2:2). Ләкин Йәһвә оешмасы иң кадерле белемне мәсихче җыелышларда бөтенләй башка шартларда бирә. Безнең һәрберебез атна саен Теократик хезмәт мәктәбендә укый ала. Моннан тыш без башка мәктәпләрдә дә, мәсәлән, Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә һәм Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбендә укый алабыз. Андый теократик өйрәтү безгә күктәге Хуҗабыз Йәһвәгә буйсынучан булырга ярдәм итә.
16 Без «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» (рус) һәм «Күзәтү манарасы онлайн китапханәсе» ярдәмендә рухи асылташлар таба алабыз. Изге Язмаларга нигезләнгән белем бирүнең төп максаты — Йәһвәгә гыйбадәт кылу. Андый белем ярдәмендә без башкаларга Аллаһы дуслары булып китәргә булышырга өйрәнәбез (2 Көр. 5:20). Ә бу, үз чиратында, аларның үзләрен башкаларны өйрәтергә сәләтле итә (2 Тим. 2:2).
КОЛ БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮ ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ
17. Иң кадерле белемне сайлап, без нинди фатихалар алабыз?
17 Гайсәнең талантлар хакындагы кинаяле хикәясендә хуҗа үзенең ике тугры колын башкарган эшләре өчен мактаган һәм аларга өстәмә эш ышанып тапшырган. Бу аларны шатландырган. (Маттай 25:21, 23 не укы.) Без дә иң кадерле белемне сайлап, шатлык кичерәбез һәм күп фатихалар алабыз. Майкл исемле бер абый-кардәшнең мисалын карап китик. Ул мәктәптә бик яхшы укыганга, укытучылары аны университетка керергә өндәгән. Майкл исә югары белем алырга теләмәгән. Ул укытучыларга моның турында әйткәч, алар гаҗәпкә калган. Ул гомуми пионер булып хезмәт итүне максат итеп куйган һәм, үзен тәэмин итәр өчен, өстәмә белем бирә торган курсларда укырга карар иткән. Вакыт узу белән Майкл андый сайлау ясаганына үкенгәнме? Ул Йәһвә оешмасыннан бирелгән өйрәтү турында болай дип әйтә: «Пионер һәм өлкән буларак алган белемем бик кыйммәтле. Алган фатихаларым һәм башкарган вазифаларым мин эшләп таба алган акчага караганда күпкә күбрәк шатлык китерә. Югары белем алмаска булганыма мин бик шат».
18. Ни өчен иң кадерле белем алу мөһим?
18 Иң кадерле белем ярдәмендә без Аллаһы ихтыярын белеп аңа коллар булып хезмәт итә алабыз. Андый белем безгә «черү коллыгыннан азат ителү» һәм ахыр чиктә «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын» алу өметен бирә (Рим. 8:21). Ә иң мөһиме — без Хуҗабыз Йәһвәне чын йөрәктән яратканыбызны эшләрдә күрсәтергә өйрәнәбез (Чыг. 21:5).