Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сөйләмегез. Сез башта «әйе», ә аннары «юк» димисезме?

Сөйләмегез. Сез башта «әйе», ә аннары «юк» димисезме?

Күз алдыбызга китерик: хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында хезмәт иткән өлкән яшь кардәш белән якшәмбе иртән вәгазьгә барырга планлаштыра. Ләкин шул иртә аңа бер абый-кардәш шалтырата һәм үз хатынының авариягә эләккәнен һәм хәзер хастаханәдә ятуын әйтә. Абый-кардәш өлкәннән кан кулланмыйча операция ясарга әзер табибны эзләүдә ярдәм сорый. Шуңа күрә бу өлкән газаплар кичергән гаиләне кайгыртыр өчен, яшь кардәш белән вәгазьгә бармаска була.

Башка очракны күз алдыбызга китерик: ирле-хатынлы бер пар үз җыелышларыннан ялгыз бер әни кешене һәм аның ике баласын бергә кич уздырырга чакыра. Әни кеше үз балаларына моның турында әйткәч, аларның йөзләре балкып китә. Алар бу кичне зарыгып көтә. Ләкин кунакка барыр алдыннан бер көн калганда, ирле-хатынлы шул пар бу әни кешегә, көтелмәгән бер хәл төште, ди һәм кичне бергә уздырып булмаячак, дип әйтә. Соңрак шул ялгыз әнигә шул билгеле була: теге ирле-хатынлы пар аны кунакка чакыргач, аларның үзләрен дә кичне кунакка чакырганнар, һәм алар ризалашкан.

Мәсихчеләр буларак, без, әлбәттә, сүзебезне тотарга тиеш. Без башта «әйе» дип, аннары «юк» дияргә тиеш түгел (2 Көр. 1:18). Әмма өстә китерелгән мисаллардан күренгәнчә, без төрле сәбәпләр аркасында «башта „әйе“, аннары „юк“» дибез. Кайчак безгә планнарыбызны үзгәртәсе генә кала кебек тоела. Бер тапкыр андый очракка рәсүл Паул эләккән.

ПАУЛНЫ ҮЗГӘРЕП ТОРУДА ГАЕПЛИЛӘР

Үзенең өченче миссионерлык сәяхәтен башкарганда, Паул Эфес шәһәрендә яши һәм б. э. 55 елында, Эгей диңгезен кичеп, Көринт шәһәренә барырга, ә аннары Македониягә сәяхәт итәргә ниятли. Иерусалимга кайтканда, ул Көринт җыелышына икенче тапкыр килергә планлаштыра: күрәсең, ул көринтлеләрнең Иерусалим өчен бүләкләрен алыр өчен бара (1 Көр. 16:3). Моның турында без 2 Көринтлеләргә 1:15, 16 дан укый алабыз: «Андый ышанычым булганга, сез кабат шатлык кичерсен өчен, сезнең янга килергә ниятем бар иде. Мин сездә тукталгач, Македониягә барырга, ә Македониядән сезгә кайтырга ниятләгән идем һәм сез мине Яһүдиягә аз гына озата барырсыз дип уйлаган идем».

Паул, күрәсең, көринтлеләргә алдарак җибәргән хатында үз планнары турында язган (1 Көр. 5:9). Ләкин Паул, үз хатын  язганнан соң күп тә үтмәстән, Колая һәм аның йортыннан кайберәүләрдән Көринт җыелышында җитди бүленешләрнең туганын ишеткән (1 Көр. 1:10, 11). Паул үз планнарын үзгәртергә булган һәм көринтлеләргә хат язган. Бүген бу хат 1 Көринтлеләргә хат дип атала. Бу хатта Паул көринтлеләргә яратудан чыгып киңәш бирә һәм аларны төзәтә. Ул шулай ук үзенең планнарын үзгәрткәне турында һәм башта Македониягә, ә аннан соң гына Көринткә барачагы турында яза (1 Көр. 16:5, 6) *.

Көринттәге кардәшләр Паулдан хат алганнан соң, кайбер «атаклы» рәсүлләр, күрәсең, Паулны үзгәреп торуда гаепләгән һәм ул үз сүзен тотмый дип әйткән. Үзен яклаучы сүзләр әйткәннән соң Паул: «Әллә моны ниятләгәндә, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин „әйе, әйе“ дигәннән соң „юк, юк“ диеп, гөнаһлы тән теләкләренә ияреп ният кораммы?» — дип язган (2 Көр. 1:17; 11:5).

Паулның шартларын исәпкә алсак, ул чыннан да «уйламыйча» эш иткән дип әйтеп буламы? Әлбәттә, юк! «Уйламыйча» дип тәрҗемә ителгән сүз кешенең үзгәрүчән һәм ышанычсыз булуын, үз сүзен тота белмәвен күрсәтә. Паулның: «Тән теләкләренә ияреп ният кораммы?» — дигән соравы, Көринттәге мәсихчеләргә шуны күрсәткән: Паулның үз планнарын үзгәрткәне аның ышанычсыз булуын аңлатмаган.

Паул үзен гаепләгән кешеләргә мондый җавап биргән: «Әйткән сүзләребез хак, Аллаһыга ышаныгыз. Без башта „әйе“ дип, аннары „юк“ димибез» (2 Көр. 1:18). Әлбәттә, Паул үз планнарын үзгәрткәндә, Көринттәге кардәшләргә иң яхшысын теләгән. 2 Көринтлеләргә 1:23 тән безгә шул билгеле: Паул көринтлеләрне «кызганганга» Көринткә барырга планнарын үзгәртергә булган. Чынында, ул аларга аның киңәшен, үзе килгәнче, кулланырга мөмкинлек биргән. Аның өметләре акланган. Македониядә булганда, Паул Титус аша мондый хәбәр алган: аның хаты көринтлеләрне үзләренең дөрес тотмаганнарын аңларга һәм тәүбә итәргә дәртләндергән. Бу хәбәр Паулга зур шатлык китергән (2 Көр. 6:11; 7:5—7).

АЛЛАҺЫГА «АМИН» ДИГӘНДӘ

Паулны үзгәреп торуда гаепләп «атаклы» рәсүлләрнең, бәлки, шуны әйтәсе килгәндер: әгәр Паул көндәлек тормышта үз сүзен тота алмый икән, димәк аңа вәгазь эшендә дә ышанып булмый. Ләкин Паул көринтлеләрнең исләренә шуны төшергән: ул аларга Гайсә Мәсихне вәгазьләгән. «Сезгә Силуанус, Тимути һәм минем аша вәгазьләнгән Аллаһы Улы, Мәсих Гайсә, башта „әйе“ дип, аннары „юк“ димәгән, ә аның „әйе“ дигәне „әйе“ булып кала» (2 Көр. 1:19). Паул Гайсә Мәсихтән үрнәк алып яшәгән. Ә Мәсих ышанычсыз кеше булганмы? Юк! Үз тормышында һәм хезмәтендә Гайсә хак сүзләр генә сөйләп торган (Яхъя 14:6; 18:37). Гайсәнең вәгазьләре дөрес һәм ышанычлы булган, ә Паул шул ук хәбәрне вәгазьләгән. Димәк, рәсүлнең сүзләре дә ышанычлы булган.

Әйе, Йәһвә — «чын Алла» (Мәд. 30:6). Без моны Паулның башка сүзләреннән күрәбез: «Аллаһының күпме генә вәгъдәләре булмасын, Гайсә аша алар „әйе“ булды». Җирдә яшәгәндә, Гайсә сафлыгын саклап Йәһвәнең бар вәгъдәләре ышанычка лаек икәнен раслаган. Паул болай дип дәвам итә: «Шуңа күрә аның [Гайсә] аша без, Аллаһыны данлап, „амин“ дип әйтәбез» (2 Көр. 1:20). Гайсә — Йәһвә Аллаһының бар вәгъдәләренең чынга ашачагына гарантия, ягъни «амин».

Шунысы ачык: Паул, Йәһвә белән Гайсә Мәсих кебек, һәрвакыт үз сүзен үтәп торган (2 Көр. 1:19). Ул ышанычлы кеше булган һәм «тән теләкләренә ияреп» вәгъдә  бирмәгән (2 Көр. 1:17). Киресенчә, ул «рух буенча яшәгән» (Гәл. 5:16). Паулның бар эшләре аның кардәшләренә иң яхшысын теләгәнен күрсәткән. Аның «әйе» дигәне «әйене» аңлаткан!

СЕЗНЕҢ «ӘЙЕ» ДИГӘНЕГЕЗ «ӘЙЕ» БУЛЫП КАЛАМЫ?

Бүген кешеләр, гади генә авырлык туса я берәрсе башка берәр уңай тәкъдим ясаса, шунда ук үз вәгъдәләрен боза. Алар бизнеста кул куеп килешү төзесәләр дә, аны бозып үзенең «әйе» чынында «әйе» түгел икәнен күрсәтәләр. Күпләр никахка ике кеше арасындагы гомерлек килешүгә кебек инде карамый. Киресенчә, аерылышкан кешеләрнең саны үсә баруы кешеләрнең никах ул җитди нәрсә түгел һәм теләсә кайчан аерылышып була дигән карашларын күрсәтә (2 Тим. 3:1, 2).

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сезнең «әйе» дигәнегез «әйе» булып каламы? Мәкаләнең башында әйтелгәнчә, кайчак планнарны үзгәртергә туры килә. Андый очраклар сез ышанычсыз булганга түгел, ә үзгәртеп булмаган шартлар аркасында булырга мөмкин. Ләкин сез, мәсихчеләр буларак, вәгъдә бирсәгез я килешү төзесәгез, аны үтәр өчен һәм үз сүзегезне тотар өчен барысын эшләргә тиеш (Мәд. 14:4; Мат. 5:37). Алай эшләсәгез, сезне ышанычлы, үз сүзен тоткан һәм һәрвакыт хакыйкатьне сөйләгән кеше итеп белерләр (Эфес. 4:15, 25; Ягък. 5:12). Кешеләр сезнең көндәлек тормышта ышанычлы булуыгызны күрсә, сез аларга Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне сөйләгәндә, алар, бәлки, сезне теләп тыңлар. Шуңа күрә безнең «әйе» дигәнебез чыннан да «әйе» булсын!

^ 7 абз. 1 Көринтлеләргә дип аталган хатын язганнан соң кыска вакыт узгач, Паул чынында Троас аша Македониягә сәяхәт иткән һәм анда 2 Көринтлеләргә дип аталган хатын язган (2 Көр. 2:12; 7:5). Соңрак ул Көринткә килгән.