Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар вәгъдә ителгән нәрсәләрне «күргән»

Алар вәгъдә ителгән нәрсәләрне «күргән»

«Алар исән чакта вәгъдәләр үтәлмәсә дә... шул вәгъдәләрне ерактан гына күреп шатлык кичергәннәр» (ЕВР. 11:13).

1. Үзебез күрмәгән нәрсәләрне күз алдына китерү сәләтебез безгә нинди файда китерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ҮЗЕБЕЗ күрмәгән нәрсәләрне күз алдына китерү сәләте — Аллаһыдан бирелгән бүләк. Бу сәләт ярдәмендә без зирәклек белән планнар кора һәм булачак яхшы нәрсәләрне түземсезлек белән көтә алабыз. Йәһвә киләчәктә булачак вакыйгаларны алдан күрә ала һәм еш кына Изге Язмалар аша безгә нәрсә буласын алдан әйтә. Без киләчәк вакыйгаларны күз алдыбызга китерергә сәләтле. Үзебез күрмәгән нәрсәләрне күз алдына китерү безгә иманыбызны күрсәтергә булыша (2 Көр. 4:18).

2, 3. а) Ни өчен күз алдыбызга китергән нәрсәләрнең нигезе булырга тиеш? ә) Бу мәкаләдә без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Кайвакыт без беркайчан да тормышка ашмаячак вакыйгаларны күз алдыбызга китерәбез. Мәсәлән, кечкенә кыз үзенең күбәләктә утырып очуын күз алдына китерә ала, әмма бу аның хыялы гына булып кала. Һанна исә үзенең улын Ишмуилны чатырда хезмәт итәр өчен ничек бирәчәге турында уйланган, һәм аның шулай уйлар өчен нигезе булган. Ул киләчәктә ничек эш итәчәген белгән, һәм бу аңа игътибарын үз максатына тупларга булышкан (1 Иш. 1:22). Без Аллаһының вәгъдәләрен күз алдыбызга китергәндә һичшиксез булачак вакыйгалар турында уйланабыз (2 Пет. 1:19—21).

3 Изге Язмаларда телгә алынган күп кенә тугры кешеләр Аллаһы вәгъдә иткән вакыйгаларны күз алдына китергән. Алар киләчәк фатихалар турында уйланып нинди файда күргән? Аллаһы тыңлаучан кешеләр өчен вәгъдә иткән искиткеч нәрсәләр турында уйлану безгә нинди файда китерә ала?

ҮЗ ӨМЕТЛӘРЕН «КҮРЕП» ИМАННАРЫН НЫГЫТКАН КЕШЕЛӘР

4. Һабилгә киләчәкне күз алдына китерергә нәрсә булышкан?

4 Һабил Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанган беренче кеше булган. Ул Аллаһының, Адәм белән Хаува гөнаһ кылганнан соң, еланга әйткән сүзләрен белгән: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Ярат. 3:14, 15). Һабил бу вәгъдәнең ничек үтәләчәген белмәсә дә, Аллаһының сүзләре турында күп уйланган. Һабил: «Елан чагачак һәм кешеләргә кабат камил булып китәргә булышачак зат кем булыр микән?» — дип уйлангандыр. Һабил Йәһвәнең бар вәгъдәләре чынга ашачак дип ышанган, һәм Йәһвә аның корбанын хуплаган. (Яратылыш 4:3—5; Еврейләргә 11:4 укы.)

5. Ни өчен киләчәкне күз алдына китерү Ханукны дәртләндергән?

5 Бозык кешеләрнең Аллаһыга каршы коточкыч сүзләр сөйләвенә карамастан, тугры Ханук иман иткән. Ул Аллаһы тарафыннан рухландырылып: «Йәһвә мириад изге фәрештәләре белән килгән, барысын хөкем итәр өчен, бөтен бозыкларның явызларча башкарган бар бозык эшләрен һәм гөнаһ кылучылар үзенә каршы сөйләгән барлык коточкыч сүзләрен фаш итәр өчен килгән»,— дип пәйгамбәрлек иткән (Яһүд 14, 15). Иман итүче кеше буларак, Ханук бозыклыктан чистартылган дөньяны күз алдына китерә алган. (Еврейләргә 11:5, 6 укы.)

6. Туфан үткәннән соң, Нух, күрәсең, нәрсә турында уйланган?

6 Иман иткәнгә, Нух Туфанда исән калган (Евр. 11:7). Туфаннан соң ул, иман күрсәтеп, хайваннарны корбанга китергән (Ярат. 8:20). Ул да, Һабил кебек, дөньяның гөнаһ белән үлем коллыгыннан ахыр чиктә азат ителәчәгенә һичшиксез ышанган. Туфаннан соң дөнья тагы да явызрак булып киткән. Ул вакытта Нәмруд идарә итә башлаган, һәм аның кешеләрне Йәһвәгә каршы фетнә күтәрергә этәрәсе килгән. Моңа карамастан Нухның иманы нык калган (Ярат. 10:8—12). Күрәсең, ул мәрхәмәтсез идарә итүдән, мирас итеп алынган гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат ителәчәк кешелек турында уйланган. Без дә андый искиткеч вакытны «күрә» алабыз. Ул чыннан да бик якын! (Рим. 6:23)

АЛАР АЛЛАҺЫ ВӘГЬДӘЛӘРЕНЕҢ ҮТӘЛҮЕН «КҮРГӘН»

7. Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб нинди киләчәкне «күргән»?

7 Йәһвә Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның нәселләре аша җирдәге бар халыкларны фатихаларга вәгъдә иткән, шуңа күрә алар искиткеч киләчәкне күз алдына китерә алган (Ярат. 22:18; 26:4; 28:14). Бу ыруг башлыкларының токымы күпсанлы булырга һәм Аллаһы бирергә вәгъдә иткән җирдә яшәргә тиеш булган (Ярат. 15:5—7). Аллаһыдан куркып яшәгән бу кешеләр, иман итеп, үз токымнарының бу җиргә ия булуын «күрә» алган. Адәм белән Хаува гөнаһ кылганнан соң, Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен, кешелек яңадан камиллеккә ирешәчәк дип, ышандырып торган.

8. Нәрсә ярдәмендә Ибраһим үз иманын саклап кала алган?

8 Ибраһим, күрәсең, Аллаһы вәгъдәләренең ничек үтәләчәген күз алдына китергән. Моның ярдәмендә ул искиткеч иман эшләрен башкара алган. Изге Язмалардан күренгәнчә, Ибраһим һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре, үзләре «исән чакта вәгъдәләр үтәлмәсә дә», «шул вәгъдәләрне ерактан гына күргән». (Еврейләргә 11:8—13 укы.) Ибраһим Йәһвәнең үткәндә үз вәгъдәләрен һәрвакыт үтәгәнен белгәнгә, Аллаһының киләчәккә кагылышлы вәгъдәләре дә үтәләчәгенә бер дә шикләнмәгән.

9. Аллаһының вәгъдәләренә иманы Ибраһимга нинди файда китергән?

9 Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнгә, Ибраһим Аллаһының ихтыярын үтәргә тәвәккәл булган. Иман итеп, ул Ур шәһәрен калдырган һәм Кәнган җирендәге шәһәрләрнең берсендә дә төпләнеп урнашмаган. Урның да, бу шәһәрләрнең дә нигезләре нык булмаган, чөнки аларның идарәчеләре Йәһвәгә хезмәт итмәгән (Йошуа 24:2). Ибраһим үз гомеренең калган өлешен «төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне» көтеп яшәгән (Евр. 11:10). Ибраһим үзенең Йәһвә хакимлеге астында мәңге яшәвен «күреп» торган. Һабил, Ханук, Нух, Ибраһим һәм башкалар үледән терелтелүгә ышанган һәм Аллаһы Патшалыгының идарәсе астындагы тормышны, «мәңгелек нигезле шәһәрне» түземсезлек белән көткән. Андый фатихалар турында уйлану аларның Йәһвәгә иманнарын ныгытып торган. (Еврейләргә 11:15, 16 укы.)

10. Сараның киләчәккә карашы аның үзенә ничек булышкан?

10 Ибраһим хатыны Сараның мисалына игътибар итик. 90 яшенә җитеп аның балалары булмаса да, ул киләчәккә уңай караш белән караган. Моның ярдәмендә ул иман белән эш итә алган. Асылда ул үзенең булачак токымының Йәһвә вәгъдә иткән фатихаларын татып яшәвен «күргән» (Евр. 11:11, 12). Сараның иманы нәрсәгә нигезләнгән булган? Йәһвә аның иренә: «Мин аны мөбарәк кылам. Аңардан синең бер угылың туар. Хатыныңны шулкадәр мөбарәк кылам ки, ул күп халык-кавемнәрнең анасы булыр, аның нәсел варислары арасыннан патшалар чыгар»,— дип вәгъдә иткән (Ярат. 17:16). Сараның улы Исхак туган, һәм бу аңа Аллаһының Ибраһимга биргән башка вәгъдәләренең дә үтәлүен күз алдына китерергә булышкан. Без дә Йәһвәнең гаҗәеп вәгъдәләренең үтәлүен күз алдыбызга китереп, иманыбызны ныгыта алабыз.

УЛ АЛАЧАК ӘҖЕРЕН КҮЗДӘН ЫЧКЫНДЫРМАГАН

11, 12. Муса Йәһвәгә карата яратуны ничек үстергән?

11 Муса да, Йәһвәгә карата тирән мәхәббәт үстереп, аның вәгъдәләренә иман иткән. Өстәвенә, Мисырда патша йортында үскәнгә, аның йөрәгендә хакимлеккә һәм акчага ярату җиңел генә тамыр җәя алган. Ләкин Муса, күрәсең, үзенең туган әти-әнисеннән Йәһвә турында һәм аның, еврейләрне коллыктан азат итеп, аларга Вәгъдә ителгән җирне бирү нияте турында белгән (Ярат. 13:14, 15; Чыг. 2:5—10). Муса еш кына Аллаһы халкы алачак фатихалар турында уйлангандыр. Сезнеңчә, моның ярдәмендә Муса йөрәгендә данга карата яратумы яисә Йәһвәгә карата ярату үскәнме?

12 Изге Язмаларда болай диелгән: «Иман ярдәмендә Муса, үсеп җиткәч, фиргавен кызының угылы дип аталудан ваз кичкән һәм гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны түгел, ә Аллаһы халкы белән бергә газап чигүне сайлаган, чөнки Мисыр хәзинәләренә караганда майланган зат буларак мәсхәрәләүне зуррак байлык дип санаган; ул алачак әҗерен күздән ычкындырмаган» (Евр. 11:24—26).

13. Аллаһының вәгъдәләре турында тирән уйлану Мусага ничек булышкан?

13 Муса Аллаһының исраиллеләргә биргән вәгъдәләре турында тирәнрәк уйланган саен, аның Йәһвәгә карата яратуы һәм иманы үсә барган. Аллаһыдан куркып яшәгән башка кешеләр кебек, ул да Йәһвәнең кешелекне үлем коллыгыннан азат итәчәк вакытны күз алдына китергәндер (Әюп 14:14, 15; Евр. 11:17—19). Мусаның еврейләрне дә, бөтен кешелекне дә кызганучы Аллаһыны яратуына гаҗәпләнәсе юк. Иман һәм ярату Мусаны гомере буе ныгытып торган (Кан. 6:4, 5). Фиргавен Мусага хәтта үлем белән янаганда да, иман, Аллаһыны ярату һәм, күрәсең, якты киләчәкне күз алдына китерү аңа авырлыкларны кыюлык белән җиңәргә ярдәм иткән (Чыг. 10:28, 29).

ПАТШАЛЫК БАШКАРАЧАК ЭШЛӘРНЕ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕГЕЗ

14. Нинди уй-фикерләр хыял булып калыр?

14 Күп кенә кешеләр киләчәк турында уйлаганда беркайчан да тормышка ашмаячак нәрсәләрне күз алдына китерә. Мәсәлән, акчалары күп булмаса да, алар бай һәм тыныч-имин тормыш турында хыяллана. Әмма Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бүгенге тормыш «бәла һәм газап белән» (ЯД) тулы (Мәд. 89:10). Кайберәүләр кеше хөкүмәтләре дөньяны проблемалардан азат итәр дип уйлый. Ләкин Изге Язмалар буенча, моны Аллаһы Патшалыгы гына башкара алачак (Дан. 2:44). Күп кешеләр Аллаһы бу явыз дөньяны юк итмәячәк дип уйлый, әмма Изге Язмаларда бөтенләй башка киләчәк сурәтләнә (Саф. 1:18; 1 Яхъя 2:15—17). Йәһвәнең киләчәккә кагылышлы ниятен исәпкә алмаучы кешеләрнең өметләре хыял булып калыр.

Сез үзегезне яңа дөньяда күз алдына китерә аласызмы? (15 нче абзацны кара.)

15. а) Ни өчен Аллаһы вәгъдәләренең ничек үтәләчәген күз алдына китерү файдалы? ә) Сез Аллаһы биргән кайсы вәгъдәнең үтәлүен зарыгып көтәсез?

15 Безнең турында әйткәндә, кайда гына яшәргә өметләнсәк тә — җирдәме, күктәме — киләчәгебезне күз алдына китерү безгә көч өсти. Аллаһы вәгъдәләренең үтәлүен күргәч кичерәчәк шатлыгыгызны күз алдына китерә аласызмы? Аллаһы үз вәгъдәләрен үтәгәч башкарачак эшләрегез турында уйлану, һичшиксез, йөрәгегезне шатлык белән тутыра. Сез, бәлки, үзегезнең җирдә мәңге яшәп, башка кешеләр белән бергә җир йөзен оҗмахка әйләндерүегезне «күрәсездер». Күршеләрегез дә сезнең кебек Йәһвәне ярата. Сез сау-сәламәт, көчле һәм бернәрсә турында да борчылмыйсыз. Эшегез канәгатьлек китерә, чөнки эш белән җитәкчелек итүчеләр сезнең турында эчкерсез кайгырта. Сез үз сәләтләрегезне һәм осталыкларыгызны башкаларга ярдәм итәр өчен һәм Йәһвәне данлар өчен кулланасыз. Бу сезне бәхетле итә. Бәлки, сез үледән терелтелгән кешеләргә Йәһвә турында белем алырга булышасыздыр (Яхъя 17:3; Рәс. 24:15). Моның барысы буш хыял түгел, чөнки андый киләчәк турында Изге Язмаларда әйтелә (Ишаг. 11:9; 25:8; 33:24; 35:5—7; 65:22).

НИ ӨЧЕН ӨМЕТЕБЕЗ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ МӨҺИМ?

16, 17. Өметебез турында сөйләшү нинди файда китерә?

16 Кардәшләргә яңа дөньяда башкарачак эшләребез турында сөйләгәндә, без бер-беребезгә гаҗәеп киләчәкне ачык итеп күз алдына китерергә булышабыз. Шартларыбыз нинди булачак? Моны төгәл әйтә алмасак та, киләчәктән нәрсә көткәнебез турында сөйләшкәндә, без Йәһвәнең вәгъдәләренә иман итүебезне күрсәтәбез. Рәсүл Паул Римдагы үз кардәшләре янына килгәч, алар «бер-берсен дәртләндергән». Бу аларга һичшиксез шатлык китергән. Безнең дә бу авыр көннәрдә бер-беребезне дәртләндереп торасы килә (Рим. 1:11, 12).

17 Киләчәкне күз алдына китерү безгә шулай ук тискәре уйларга батмаска һәм үз авырлыкларыбыз турында артык уйламаска ярдәм итә. Рәсүл Петер андый хисләргә бирелеп, Гайсәгә: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?» — дигән. Петергә һәм башкаларга киләчәкне күз алдына китерергә булышып, Гайсә болай дип әйткән: «Сезгә хак сүз әйтәм: Кеше Улы шөһрәтле тәхетенә утыргач, Аллаһы бар нәрсәне яңартачак. Шул вакытта сез дә, миңа иярүчеләр, унике тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең унике кабиләсен хөкем итәчәксез. Һәм йортларын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әтисен, я әнисен, я балаларын, я басуларын минем хакка калдырган һәркем күп тапкыр күбрәк алачак, һәм аңа мирас итеп мәңгелек тормыш биреләчәк» (Мат. 19:27—29). Бу сүзләр Петер белән башка шәкертләргә җир белән идарә итәчәк һәм тыңлаучан кешелеккә гаҗәеп фатихалар китерәчәк хөкүмәттәге үз рольләре турында уйланырга булышкан.

18. Аллаһы вәгъдәләренең ничек үтәләчәге турында уйлану безгә нинди файда китерә?

18 Аллаһының вәгъдәләре турында уйлану Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләренә һәрвакыт файда китергән. Яхшы киләчәкне күз алдына китерер өчен, иман итәр өчен һәм өметләнер өчен, Һабилнең Аллаһы ниятләре турында җитәрлек белеме булган. Ибраһим вәгъдә ителгән «нәсел» турындагы Аллаһы пәйгамбәрлегенең ничек үтәләчәген күз алдына китергәнгә, гаҗәеп иман эшләре башкара алган (Ярат. 3:15). Муса «алачак әҗерен күздән ычкындырмаган», шуңа күрә иман белән эш иткән һәм аның Йәһвәгә мәхәббәте үскән (Евр. 11:26). Без дә Йәһвә вәгъдәләренең ничек үтәләчәген күз алдына китерсәк, иманыбыз һәм Аллаһыга карата мәхәббәтебез үсә барачак. Без күз алдына китерү сәләтен ничек яхшырак куллана алабыз? Моның турында киләсе мәкаләдә әйтелер.