Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сезнең котылуыгыз якынлашып килә!»

«Сезнең котылуыгыз якынлашып килә!»

«Тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз якынлашып килә» (ЛҮК 21:28).

ҖЫРЛАР: 49, 43

1. Б. э. 66 елында нинди вакыйгалар булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

КҮЗ алдына китерегез: б. э. 66 елы, сез Иерусалимда яшәүче мәсихче. Сез бик күп вакыйгаларга шаһит булдыгыз. Рим прокураторы Гессий Флор гыйбадәтханә казнасыннан 17 талант акча тартып алган. Яһүдләр шунда ук фетнә күтәреп, Иерусалимда булган күп кенә Рим гаскәриләрен үтергән һәм үзләренең Римнан бәйсез булуын игълан иткән. Рим шунда ук җавап кайтарган. Өч ай да үтмәстән Суриядәге Рим башлыгы Цестий Галл җитәкчелегендәге 30 меңлек гаскәр Иерусалимны чолгап алган. Гаскәриләр Иерусалимның тирә-ягына тиз үтеп кергән. Шунда яһүди фетнәчеләр гыйбадәтханә ныгытмасында яшеренгән. Аннары Рим гаскәриләре гыйбадәтханә тирәли урнашкан стена астыннан юл казый башлаган! Шәһәрдә шау-шу күтәрелгән. Боларның барысын күргән булсагыз, сез үзегезне ничек хис итәр идегез?

2. Б. э. 66 елында мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк булган, һәм алар моны нәрсә ярдәмендә эшли алган?

2 Һичшиксез, сез Лүк язып куйган Гайсәнең мондый сүзләрен исегезгә төшерәсез: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты» (Лүк 21:20). Шулай да сез: «Мин Гайсәнең кисәтү итеп бирелгән күрсәтмәләре буенча ничек эш итә алам?» — дип уйлыйсыздыр. Гайсә: «Шунда яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кермәсен»,— дигән (Лүк 21:21). Иерусалим шулкадәр зур гаскәр тарафыннан чолгап алынган булганга, аннан чыгып китеп булырмы? Шунда бер гаҗәеп нәрсә була. Күз алдыгызда Рим гаскәрләре чигенә башлый! Алдан әйтелгәнчә, аларның һөҗүм вакыты «кыскартыла» (Мат. 24:22). Хәзер сезнең Гайсә биргән күрсәтмә буенча эш итү мөмкинлеге туа. Сез Иерусалимда һәм аның тирә-ягында яшәүче башка тугры мәсихчеләр белән Үрдүн елгасының аръягында урнашкан тауларга шунда ук качып китәсез *. Соңыннан, б. э. 70 елында Римның яңа гаскәре Иерусалимга кереп, аны җимерә. Әмма сез Гайсә күрсәтмәләре буенча эш иткәнгә, исән каласыз.

3. Озакламый мәсихчеләр нинди хәл кичерәчәк, һәм без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Тиздән, бик тиздән, һәрберебез охшаш хәл кичерер. Гайсә үз сүзләрен мәсихчеләрне Иерусалимның җимерелүе турында кисәтер өчен генә әйтмәгән. Ул беренче гасырда булган вакыйгалар турында әйтеп «бөек афәт» кинәт башлангач нәрсә булачагын күрсәтергә теләгән (Мат. 24:3, 21, 29). Әмма, бәхеткә каршы, «бихисап күп кеше» бу бөтендөнья афәтендә исән калачак. (Ачылыш 7:9, 13, 14 укы.) Изге Язмаларда бу якынлашып килә торган вакыйгалар турында нәрсә әйтелә? Бу сорауга җавап котылуыбыз белән бәйле, шуңа күрә аны белү бик мөһим. Әйдәгез, бу киләчәктәге вакыйгаларның һәрберебезгә ничек тәэсир итәчәген җентекләп карап чыгыйк.

БӨЕК АФӘТНЕҢ БАШЛАНУЫ

4. Бөек афәт ничек башланачак?

4 Бөек афәт ничек башланачак? Бу сорауга җавапны без Ачылыш китабыннан «Бөек Бабылның» юк ителүе турында укып белә алабыз (Ачыл. 17:5—7). Анда бөтен ялган дин фахишә белән чагыштырыла. Бу чагыштырма бик урынлы! Дин җитәкчеләре бу явыз дөньяның хакимнәре белән «зина кыла». Гайсә һәм аның Патшалыгы ягында тору урынына алар кеше хөкүмәтләренә булыша һәм, сәяси көчкә ия булыр өчен, Аллаһы принципларын санга сукмый. Алар — гыйффәтле кызга охшаш Аллаһының майланган хезмәтчеләренең капма-каршысы (2 Көр. 11:2; Ягък. 1:27; Ачыл. 14:4). Әмма фахишәгә охшаш оешманы кем юк итәр? «Җете кызыл төстәге ерткычка» игътибар итик. Йәһвә Аллаһы аның «ун мөгезенең» йөрәгенә «үз ниятен тормышка ашыруны» урнаштырыр. Бу мөгезләр Берләшкән Милләтләр Оешмасына — «җете кызыл төстәге ерткыч» итеп сурәтләнгән оешмага — булышкан бар бүгенге сәяси көчләрне символлаштыра. (Ачылыш 17:3, 16—18 укы.)

5, 6. Бөек Бабылның юк ителүе бар дини кешеләрнең юк ителүен аңлатмый. Ни өчен без андый нәтиҗә ясый алабыз?

5 Әмма Бөек Бабыл диннәренең юк ителүе бу диннәрне элек тоткан бар кешеләрнең юк ителүен аңлатырмы? Күрәсең, юк. Зәкәрия бу вакыт турында Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган булган. Элек ялган дин тоткан кешеләр турында ул болай дигән: «Аларның һәрберсе: „Мин пәйгамбәр түгел. Мин игенче, чөнки әле яшь чакта мине бер кеше кол итеп сатып алган иде“,— диячәк. Әгәр дә аларның берәрсеннән: „Синең тәнеңдә нинди җәрәхәтләр ул?“ — дип сорасалар, ул: „Бу дусларымның йортында алган җәрәхәтләр“,— дип җавап бирәчәк» (Зәк. 13:4—6). Димәк, күрәсең, хәтта кайбер дини җитәкчеләр дә үз ялган диннәрен калдырып, үзләренең кайчандыр бу диннәрне тотуларын кире кагачак.

6 Ә Аллаһы халкы белән ул вакытта нәрсә булачак? Гайсә болай дип аңлаткан: «Ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма шул көннәр сайланганнар хакына кыскартылачак» (Мат. 24:22). Белгәнебезчә, б. э. 66 елында Иерусалимда афәт көннәре «кыскартылган» булган. Моның ярдәмендә «сайланганнар» — майланган мәсихчеләр — шәһәрдән һәм аның тирә-ягыннан кача алган. Сәяси «ун мөгезгә» дә Аллаһы халкын юк итәргә рөхсәт ителмәячәк, һәм кыска вакытка «тынлык» урнашачак.

СЫНАУ ҺӘМ ХӨКЕМ ИТҮ ВАКЫТЫ

7, 8. Ялган дин юк ителгәннән соң нинди мөмкинлек туачак, һәм шул вакытта Аллаһының тугры хезмәтчеләре башка кешеләрдән нәрсә белән аерылып торачак?

7 Ялган дин юк ителгәч, нәрсә булачак? Ул вакытта йөрәк торышыбыз ачыкланачак. Кешеләрнең күбесе «таш кыяларга» охшаш кеше оешмаларында сыену урыны эзләячәк (Ачыл. 6:15—17). Әмма Аллаһы халкы, образлы итеп әйткәндә, Йәһвә биргән сыену урынына качачак. Беренче гасырда һөҗүм көннәре «кыскартылгач», яһүдләр күпләп мәсихчеләр булып китмәгән. Ә инде мәсихчеләр булып киткән кешеләргә ул вакытта эш итәргә һәм тыңлаучанлык күрсәтергә кирәк булган. Без дә, киләчәктә Бөек Бабылга каршы һөҗүм көннәре «кыскартылгач», хакыйкатькә күп кеше килер дип көтмибез. Бар чын мәсихчеләрнең исә Йәһвәгә үз яратуларын исбатлау һәм Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтү мөмкинлеге булачак (Мат. 25:34—40).

8 Сынау вакытында нәрсә булачагын төгәл белмәсәк тә, күрәсең, безгә ул вакытта нәрсәнедер корбан итәргә туры килер. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләргә исән калыр өчен мал-мөлкәтләрен калдырырга һәм авырлыклар кичерергә туры килгән (Марк 13:15—18). Ә без тугры булып калыр өчен материаль әйберләрне югалтырга әзер булырбызмы? Йәһвәгә тугрылыгыбызны күрсәтер өчен бездән таләп ителгәннең барысын да эшләрбезме? Уйлап кына карагыз: ул вакытта без генә, бернәрсәгә дә карамастан, борынгы пәйгамбәр Даниял үрнәгенә ияреп Аллаһыга хезмәтебезне дәвам итәчәкбез (Дан. 6:10, 11).

9, 10. а) Аллаһы халкы бөек афәт вакытында нинди хәбәр игълан итәчәк? ә) Бу хәбәр Аллаһы халкының дошманнарына ничек тәэсир итәчәк?

9 Бөек афәт — «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» вәгазьләү вакыты булмаячак. Чөнки «ахыр» инде якын булачак! (Мат. 24:14) Һичшиксез, Аллаһы халкы җитди хөкем хәбәрен игълан итәчәк. Күрәсең, бу хәбәр Шайтанның явыз дөньясы тиздән юк ителәчәге турында да булачак. Изге Язмаларда бу хәбәр күктән яуган боз кисәкләре белән чагыштырыла: «Күктән кешеләр өстенә зур-зур, якынча 20 килограммлы, боз кисәкләре яуды. Кешеләр бу бәла-каза, бу боз өчен Аллаһыга каршы көфер сүз әйтә иделәр, чөнки бу бәла-каза бик һәлакәтле иде» (Ачыл. 16:21).

10 Дошманнарыбыз боларның барысын игътибарсыз калдырмаячак. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Йәзәкил пәйгамбәр Магог җиреннән Гог дип аталган халыклар берләшмәсенең нәрсә эшләячәге турында болай язган: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Шул көнне күңелеңдә төрле уйлар туар, һәм син явыз ният корырсың. Син болай диярсең: „Мин якланмаган авылларны яулап алырмын. Хәвеф-хәтәрсез, борчылусыз яшәүчеләргә каршы чыгармын. Аларның барысы стеналар, бикләр һәм капкалар белән ныгытылмаган авылларда яши“. Син моны күп табыш алыр өчен һәм талар өчен башкарырсың. Максатың — кайчандыр буш булган, ә хәзер кешеләр яшәгән урыннарга, шулай ук халыклар арасыннан алып җыелган халыкка һөҗүм итү. Шул халык байлык белән милек җыя һәм җирнең уртасында яши“» (Йәз. 38:10—12). Рухи мәгънәдә, Аллаһы халкы башка халыклардан аерылып торачак, шуңа күрә бу өзектә ул «җирнең уртасында» яши дип әйтелә. Халыклар моңа түзә алмыйча, Йәһвәнең майланган хезмәтчеләренә, шулай ук аларның хезмәттәшләренә һөҗүм итәргә омтылачак.

11. а) Бөек афәт вакытындагы вакыйгаларның тәртибе турында әйткәндә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? ә) Күкләрдә күренгән галәмәтләр кешеләргә ничек тәэсир итәчәк?

11 Ә аннары нәрсә булачак? Безгә шуны истә тотарга кирәк: Аллаһы Сүзендә вакыйгалар тәртибе әйтелми. Кайбер вакыйгалар, күрәсең, бер үк вакытта булачак. Гайсә бу дөнья төзелешенең тәмамлануы турындагы пәйгамбәрлегендә болай дигән: «Кояшта, айда һәм йолдызларда билгеләр күренер, җирдәге халыклар нәрсә эшләргә белмичә җәфаланыр, чөнки диңгез үкереп шаулар. Җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күкләрдәге көчләр селкетелер. Шунда кодрәт һәм бөек дан белән болытларда килүче Кеше Улын күрерләр» (Лүк 21:25—27; Марк 13:24—26 укы). Бу пәйгамбәрлек чынга ашканда, без туры мәгънәдәге күкләрдә куркыныч галәмәтләр күрербезме? Киләчәктә без моны төгәл белербез. Әмма, һәрхәлдә, бу галәмәтләрне күреп, Аллаһы дошманнарының котлары алыначак.

Котылуыбыз якын икәненә шикләнмичә, без киләчәккә ышаныч белән караячакбыз! (12, 13 нче абзацларны кара.)

12, 13. а) Гайсә «кодрәт һәм бөек дан белән» килгәч, нәрсә булачак? ә) Аллаһының хезмәтчеләре ул вакытта нәрсә эшләячәк?

12 Гайсә «кодрәт һәм бөек дан белән» килгәч, нәрсә булачак? Ул вакытта тугрыларга әҗер биреләчәк, ә тугры булмаганнар җәза алачак (Мат. 24:46, 47, 50, 51; 25:19, 28—30). Маттай китабында язылганча, Гайсә җыелма билге турындагы сүзләрен тәмамлаганда сарыклар белән кәҗәләр турында кинаяле хикәя сөйләгән: «Кеше Улы үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Шунда аның каршына бар халыкларны җыячаклар, һәм ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк. Сарыкларны ул үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне сул ягына бастырачак» (Мат. 25:31—33). Сарыклар һәм кәҗәләр белән нәрсә булачак? Алар хөкем ителәчәк. Кинаяле хикәя мондый сүзләр белән тәмамлана: «Һәм алар [кәҗәләр] мәңгегә юк ителәчәк, ә тәкъвалар мәңгелек тормыш алачак» (Мат. 25:46).

13 Кәҗәләр үзләрен «мәңгегә юк ителү» көтә икәнен аңлагач нәрсә эшләячәк? Алар «кайгырып күкрәкләренә сугачак» (Мат. 24:30). Ә Мәсих кардәшләре һәм аларның тугры хезмәттәшләре белән нәрсә булачак? Йәһвә Аллаһыга һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә тулысынча ышанып, алар Гайсәнең: «Болар башлангач, тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз якынлашып килә»,— дигән күрсәтмәсенә буйсыначак (Лүк 21:28). Әйе, котылуыбызның якын булуына шикләнмичә, без киләчәккә ышаныч белән караячакбыз.

ПАТШАЛЫКТА КОЯШТАЙ БАЛКЫП ТОРУ

14, 15. Магог җиреннән Гог Аллаһы халкына һөҗүм иткәч нинди җыю эше башкарылачак, һәм ул ничек үтәчәк?

14 Магог җиреннән Гог Аллаһы халкына һөҗүм иткәч, нәрсә булачак? Маттай китабында да, Марк китабында да бер үк вакыйга турында әйтелә: «[Кеше Улы] фәрештәләрне җибәрер һәм җир читеннән алып күк читенә кадәр үз сайланганнарын бар яклардан җыяр» (Марк 13:27; Мат. 24:31). Бу өзектә майланган мәсихчеләрнең беренче тапкыр сайлануы турында да, аларның мәңгегә мөһерләнүе турында да сүз бармый (Мат. 13:37, 38). Беренче тапкыр майланганнар б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә сайланган булган, ә мәңгегә мөһерләнү бөек афәт башланыр алдыннан булачак (Ачыл. 7:1—4). Алайса, Гайсә нинди җыю эше турында әйткән соң? Ул 144 000 нән калган майланган мәсихчеләрнең үз күктәге әҗерләрен алулары турында әйткән (1 Тис. 4:15—17; Ачыл. 14:1). Бу вакыйга Магог җиреннән Гогның Аллаһы халкына һөҗүм итүеннән соң булачак (Йәз. 38:11). Шунда Гайсәнең мондый сүзләре чынга ашачак: «Ә тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачаклар» (Мат. 13:43) *.

15 Христиан дөньясындагы күп кенә кешеләр күккә кеше тәнендә алыначаклар дип ышана. Шулай ук алар Гайсәнең җир белән идарә итәр өчен кайтуын үз күзләре белән күрәчәк дип уйлый. Әмма Изге Язмаларда Гайсә күзгә күренмичә кайтачак дип ачыктан-ачык әйтелә. Анда «күктә кеше улының билгесе күренер» һәм Гайсә «күк болытларында» килер дип әйтелә (Мат. 24:30). Изге Язмаларда шулай ук «тән һәм кан Аллаһы Патшалыгын мирас итеп ала алмый» диелә. Димәк, күккә алыначак бар кешеләр башта «үзгәрергә» тиеш. «Бу бер мизгелдә, күз ачып йомганчы, быргының соңгы тавышы яңгыраганда булачак» *. (1 Көринтлеләргә 15:50—53 укы.) Тугры майланганнарның калдыгы бер мизгелдә бергә җыелачак.

16, 17. Бәрәннең туй мәҗлесе алдыннан күктә нәрсә булачак?

16 Барлык 144 000 майланган мәсихче күктә җыелгач, Бәрәннең туй мәҗлесенә соңгы әзерләнүләр башланыр (Ачыл. 19:9). Әмма бу шатлыклы вакыйга алдыннан тагын бер нәрсә булачак. Белгәнебезчә, 144 000 нең калдыгы күккә алынганчы, Аллаһы халкына Гог һөҗүм итәчәк (Йәз. 38:16). Бу нәрсәгә китерәчәк? Ул вакытта җирдә яшәүче Аллаһы халкы яклаусыз булып күренәчәк. Алар Иһошафат патша көннәрендә бирелгән мондый күрсәтмә буенча эш итәчәк: «Сезгә бу сугышта катнашырга туры килмәс. Шунда басыгыз да үз урыннарыгызда тик басып торыгыз һәм Йәһвәнең сезне коткарачагын күрегез. Әй Яһүд һәм Иерусалим, курыкмагыз, котыгыз алынмасын» (2 Елъ. 20:17). Ә күктә нәрсә булачак? Ачылыш 17:14 тә бар майланганнар инде күктә булганда Аллаһы халкы дошманнарының нәрсә эшләячәге турында болай диелә: «Алар Бәрәнгә каршы сугышачаклар, әмма Бәрән аларны җиңеп чыгачак, чөнки ул — хакимнәрнең Хуҗасы һәм патшаларның Патшасы. Аның белән бергә шулай ук чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар җиңәчәк». Гайсә җирдәге Аллаһы халкын коткарыр өчен үзенең 144 000 хакимдәше белән киләчәк.

17 Армагеддон сугышы башланачак, һәм бу Йәһвәнең изге исеменең данлануына китерәчәк (Ачыл. 16:16). Ул вакытта кәҗәләргә охшаш бар кешеләр «мәңгегә юк ителәчәк». Ниһаять, җир бар явызлыктан арыначак, һәм бихисап күп кеше бөек афәтнең соңгы этабы аша үтәчәк. Әзерләнү эшләре тәмамлангач, Ачылыш китабының дулкынландыргыч ахыры — Бәрәннең туе булачак * (Ачыл. 21:1—4). Җирдә исән калганнарның барысы да Аллаһының илтифатына ия булып, аның чиксез мәхәббәтен тоячак. Без бу искиткеч туй мәҗлесен зарыгып көтәбез! (2 Петер 3:13 укы.)

18. Искиткеч вакыйгаларның тиздән булачагын белеп, без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

18 Андый искиткеч вакыйгаларны көткәндә, һәрберебез нәрсә эшләргә тиеш? Рәсүл Петер Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай язган: «Моның барысы да шулай җимереләчәк икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң, шуның турында уйлагыз! Сез изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш. Моны Йәһвә көненең килү чорын көтеп һәм аны һәрвакыт хәтерегездә саклап эшләгез... Шуңа күрә, кадерле кардәшләр, моның барысын көтеп яшәгәндә, сез, Аллаһы сезнең тапсыз, кимчелексез һәм тыныч-тату яшәвегезне күрсен өчен, көчегездән килгәнне эшләгез» (2 Пет. 3:11, 12, 14). Әйдәгез, Тынычлык Патшасы ягында торып, рухи сафлыгыбызны сакларга тырышыйк.

^ 2 абз. «Атасының кем икәнен Улының „белдерәсе килгән“» дигән брошюраның 25, 26 нчы битләрен кара.

^ 14 абз. «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюраның 13, 14 нче битләрен кара.

^ 15 абз. Ул вакытта җирдә яшәүче майланганнарның тәннәре күккә алынмаячак (1 Көр. 15:48, 49). Аларның тәннәре, күрәсең, Гайсәнең тәне юкка чыккан кебек, юкка чыгачак.

^ 17 абз. 44 нче мәдхиядә дә вакыйгаларның тәртибе күрсәтелә: башта Патша сугыш алып барачак, аннары туй мәҗлесе үтәчәк.