Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»

2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»

ЕЛЛАР дәвамында «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» ничәмә тапкыр яңадан карап чыгылды. Әмма 2013 елда чыкканы — андый проектларның иң зурысы. Мәсәлән, инглиз телендәге тәрҗемәдә сүзләрнең саны 10 процентка диярлек киметелде. Изге Язмалардагы кайбер төп сүзләр, төшенчәләр үзгәртелде. Кайсыбер бүлекләр шигъри формада төзелде. Стандарт басмада аныклаучы искәрмәләр өстәлде. Бар булган үзгәрешләрне бу мәкаләдә карап чыгу мөмкин түгел. Шулай да, әйдәгез, кайбер мөһим үзгәрешләргә игътибар итик.

Изге Язмаларда нинди төп сүзтезмәләр үзгәртелде? Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, «шеол», «гадес» һәм «җан» дигән сүзләр карап чыгылды. Шулай ук күп кенә бүтән сүзләр дә үзгәртелде.

Мәсәлән, Гайсәнең ничек итеп җәзалап үтерелгәнен күрсәтүче инглиз телендә «кадау» дигән мәгънә йөрткән сүз ялгыш фикер тудырмасын өчен, «баганага кадаклап үтерү» һәм «баганага кадаклау» дигән сүзләргә алмаштырылды (Мат. 20:19; 27:31). «Яратучан игелек» сүзтезмәсе мәгънәсе буенча төгәлрәк булган «тугры мәхәббәт» сүзтезмәсенә үзгәртелде, чөнки Изге Язмаларда бу сүзләр еш кына «тугрылык» сүзе белән бергә кулланыла (Зәб. 36:5; 89:1).

Моңарчы кайбер сүзләр эзлекле рәвештә бер үк сүзләр белән тәрҗемә ителгән иде. Хәзер исә алар контекстка карап тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, элегрәк еврей сүзе ола́м билгесез булган вакыт дәверен белдергән сүзләр белән тәрҗемә ителгән иде, әмма ул шулай ук «мәңге» дигән мәгънәгә дә ия. Зәбур 90:2 һәм Микай 5:2 дә бу сүз ничек итеп тәрҗемә ителгәнен чагыштырыгыз.

Изге Язмаларда еш кына очраган һәм «орлык» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләре авыл хуҗалыгына кагылышлы мәгънәдә һәм күчмә мәгънәдә дә («токым» мәгънәсендә) кулланыла. Элегрәк «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу сүз эзлекле рәвештә, шул исәптән Яратылыш 3:15 тә, «орлык» дип тәрҗемә ителеп барды. Әмма инглиз телендә «орлык» сүзе «токым» мәгънәсендә инде кулланылмый. Шуңа күрә яңадан карап чыгылган басмада Яратылыш 3:15 тә һәм шуңа охшаш шигырьләрдә ул сүз «токым» дип тәрҗемә ителде (Ярат. 22:17, 18; Ачыл. 12:17). Бүтән очракларда ул контекстка карап тәрҗемә ителде (Ярат. 1:11; Зәб. 22:30; Ишаг. 57:3).

Ни өчен сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән күп кенә сүзләр үзгәртелде? 2013 елгы яңадан карап чыгылган басманың А1 кушымтасында Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсе нинди булырга тиеш икәнлеге турында болай дип әйтелә: «Сүзгә-сүз тәрҗемә фикерне бозса я аңлаешсыз итсә, бу фикерне төгәл чагылдыручы сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланылырга тиеш». Төп нөсхәдә кулланылган идиомаларның мәгънәсе бүтән телләрдә дә аңлашылса, алар сүзгә-сүз тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Ачылыш 2:23 тә «йөрәкләрне тикшерү» дигән сүзтезмәнең мәгънәсе күп кенә телләрдә аңлашыла. Әмма шул ук шигырьдәге «бөерләрне тикшерү» дигән сүзләр аңлашылып бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә яңадан карап чыгылган басмада «бөерләр» дигән сүз мәгънәсе буенча «иң эчке уйлар» дип тәрҗемә ителде. Канун 32:14 тә дә моңа охшаш хәл. «Бодайның бөер мае» дигән еврей идиомасы ачыклык хакына «иң яхшы бодай» дигән сүзләр белән тәрҗемә ителде. Шул ук сәбәп буенча «иреннәрем сөннәтләнмәгән» дигән сүзләр күп кенә телләрдә бигүк аңлашылмаганга, «миңа сөйләве авыр» дип тәрҗемә ителде (Чыг. 6:12).

Ни өчен «Исраил уллары» һәм «атасыз балалар» дигән сүзләр хәзер «исраиллеләр» һәм «ятимнәр» дип тәрҗемә ителгән? Еврей телендә мужской һәм женский род бар. Шулай да мужской родтагы кайбер сүзләр ир затындагы һәм хатын затындагы кешеләргә карата да кулланыла ала. Мәсәлән, кайбер шигырьләрнең контекстыннан күренгәнчә, «Исраил уллары» дигән сүзләр ирләрне дә, хатын-кызларны да аңлата. Шуңа күрә бу сүзтезмә хәзер күбесенчә «исраиллеләр» дип тәрҗемә ителгән (Чыг. 1:7; 35:29; 2 Пат. 8:12).

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элекке басмаларында Яратылыш 3:16 да «угыллар» дигән сүз «балалар» дип тәрҗемә ителгән иде. Әмма хәзер яңадан карап чыгылган басмада Чыгыш 22:24 тә дә шул ук сүз «балалар» дип тәрҗемә ителгән. Шул ук принцип буенча, бүтән шигырьләрдә «атасыз малай» дигән сүзтезмә «атасыз бала» һәм «ятим» сүзләренә алмаштырылды (Кан. 10:18; Әюп 6:27). Грек Септуагинтасында нәкъ шулай тәрҗемә ителгән дә.

Ни өчен күп кенә еврей фигыльләре гадирәк тәрҗемә ителде? Еврей телендә ике төп фигыль формасы бар: тәмамланмаган эш-хәрәкәт (имперфект) һәм дәвам иткән эш-хәрәкәт (перфект). «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элеккеге басмаларында имперфект формасында баручы фигыльләрнең дәвамлылыгын я кабатлануын күрсәтер өчен, фигыльгә эзлекле рәвештә «бару» я «дәвам итү» кебек ярдәмче сүзләр өстәлгән иде *. Перфект формасында баручы фигыльнең тәмамлануын күрсәтер өчен «һичшиксез», «тиеш» кебек сүзләр кулланылган булган.

2013 елгы яңадан карап чыгылган басмада андый ярдәмче сүзләр мәгънәви яктан кирәк булганда гына өстәлде. Мәсәлән, Яратылыш 1:3 тә «„Яктылык булсын“,— диде» дигән сүзләрдәге «дию» фигыленең берничә тапкыр кабатланганын ассызыклау мөһим түгел иде. Әмма Яратылыш 3:9 да Аллаһының Адәмгә күп мәртәбә дәшкәнен күрсәтү мөһим булганга, инглиз текстында ярдәмче сүз өстәлде һәм «кат-кат дәшү» дип тәрҗемә ителде. Гомумән алганда, фигыльләр гадирәк сүзләр белән тәрҗемә ителде һәм игътибар күбрәк эш-хәрәкәтнең тәмамлау-тәмамлавына түгел, ә эш-хәрәкәтнең үзенә бирелде. Шулай итеп еврей текстындагы җыйнаклыкны һәм кыскалыкны билгеле бер микъдарда кайтарып булды.

Хәзер тагы да күбрәк бүлекләр төп нөсхә текстындагы кебек шигъри стильдә төзелгән

Ни өчен хәзер күп кенә бүлекләр шигъри формада төзелгән? Баштарак Изге Язмаларның күп кенә өлешләре шигъри рәвештә язылган иде. Бүгенге телләр шигъриятендә рифманы куллану хас. Әмма еврей шигъриятендә параллелизм һәм чагыштыру мөһим урын тоткан. Шигъри ритм исә рифмалашучы сүзләр ярдәмендә түгел, ә фикерләрнең логик эзлеклелектә баруы аша барлыкка килгән.

«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элеккеге басмаларында Әюп һәм Зәбур китапларының шигъри формада төзелүе аларны борынгы вакытларда җырга салганнарын һәм телдән сөйләгәннәрен аңлаткан. Андый чара аларның шигъри китап булуын күрсәтә һәм истә калдырырга ярдәм итә. Гыйбрәтле сүзләр, Җырларның җыры һәм пәйгамбәрләр китапларындагы күп кенә бүлекләрнең шигъри рәвештә язылганын һәм кулланылган параллелизм белән чагыштыруны күрсәтер өчен, 2013 елгы яңадан карап чыгылган басмада алар да шигъри формада төзелде. Мәсәлән, Ишагыя 24:2 дәге һәр юлда чагыштыру бар һәм бер юл икенчесе белән бәйле. Шулай итеп беркем дә Аллаһы хөкеменнән кача алмаячагы ассызыклана. Укучы шигъри рәвештә язылган урыннарны күргәндә, Изге Язмаларны язучының үз сүзләрен кабатлаганын гына түгел, ә шигъри алымнар кулланып, Аллаһы хәбәренең мөһимлегенә басым ясарга теләгәнен аңлый.

Еврей прозасы белән еврей поэзиясе арасындагы аерманы күрү кайчак авыр, шуңа күрә шигъри стильдә язылган өзекләр Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрендә бер-берсеннән аерылып тора. Өзекләрнең кайсысы проза, ә кайсысы шигъри итеп язылачагын тәрҗемәчеләр үзләре хәл итә. Кайбер өзекләр проза белән язылган булса да, фикерне ассызыклау өчен шигъри сүзләр, образлы тел, сүз уйнату һәм параллелизм кулланыла.

Яңадан карап чыгылган басмада Изге Язмаларның һәр китабы башында китапның кыскача эчтәлеге китерелә. Бу, мәсәлән, Җырларның җыры китабындагы теге я бу сүзләрне кем әйткәнен билгеләргә ярдәм итә.

Борынгы кулъязмаларны өйрәнү яңадан карап чыгылган тәрҗемәгә ничек тәэсир иткән? «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең беренче басмасы өчен нигез итеп еврей масорет тексты һәм киң танылган Весткотт белән Хортның грек текстлары алынган булган. Әмма Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларын өйрәнү эше һаман да дәвам ителгән. Бу Изге Язмаларның билгеле бер шигырьләрнең төп нөсхә текстында ниндирәк булганын яхшырак күрергә һәм аңларга ярдәм иткән. Үле диңгез янында табылган кулъязмаларны я аларның күчермәләрен хәзер күпләр үз күзләре белән күрә ала. Тагы да күбрәк грек кулъязмалары тикшерелде. Табылган күп кенә яңа кулъязмалар электрон форматта бар. Шулай итеп бу төрле кулъязмалар арасындагы аерманы тикшерергә, шулай ук еврей һәм грек текстлары арасында кайсысы ышанычлырак икәнен билгеләргә ярдәм итә. Шул сәбәптән Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты билгеле бер шигырьләрне тикшереп, кирәкле үзгәрешләр ясарга булган.

Мәсәлән, грек Септуагинтасында 2 Ишмуил 13:21 дә мондый сүзләр бар: «Ләкин аның [Давытның] үз улы Әмнунны рәнҗетәсе килмәде, чөнки ул аны ярата иде, ул аның беренче улы иде». «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элекке басмаларында бу сүзләр юк иде, чөнки алар масорет текстында булмаган. Әмма Үле диңгез янында табылган кулъязмаларда бу җөмлә булганга, ул 2013 елгы яңадан карап чыгылган басмага кертелде. Шул ук сәбәпләр буенча Беренче Ишмуил китабының биш урынында Аллаһы исеме үз урынына кайтарылды. Грек текстларын өйрәнү нәтиҗәсендә шулай ук Маттай 21:29—31 дәге фикерләрнең тәртибе дә үзгәрде. Шулай итеп, кайбер үзгәрешләр күбесенчә аерым бер грек текстына нигезләнеп кенә түгел, ә кулъязмаларның төпле дәлилләре нигезендә дә ясалды.

Без «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н камилләштергән һәм аны аңлаешлы иткән үзгәрешләрнең кайберләрен генә карап чыктык. Әйе, бу басма күпләр өчен Аллаһыдан бирелгән бүләк!

^ 10 абз. Еврей фигыльләренең үзенчәлекләре турында инглиз телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 3С кушымтасын кара («New World Translation of the Holy Scriptures—With References»).

Үлчәү һәм акча берәмлекләре

Еврей календаре