Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайгырган балага ничек булышырга?

Кайгырган балага ничек булышырга?

Кайгырган балага ничек булышырга?

ЗУР гына бер китап кибетендә бер әни кеше өметсезлектән сатучыга: «Кибетегез китап белән шыгрым тулы, ә балама ярдәм итәрлек бернәрсә дә юк!» — дип кычкыра. Аның улы, якын туганнары үлгәнгә, бик нык кайгыра, ә әнисе, аңа ярдәм итәр өчен, бернинди дә киңәш таба алмый.

Бу әнине аңлап була, чөнки якын кешенең үлеме бала өчен зур кайгы. Бала турында гаиләдәге бар кеше кайгыра, ә үлем бала инде ияләшеп киткән кешене алып китә. Андый очракларда әти-әниләр үз балаларына ничек булыша ала яки киләчәктә булачак андый очракларга аларны ничек әзерли ала?

Әлбәттә, якын кеше үлгәндә сезнең үзегезгә дә кайгы белән көрәшергә туры килә: бу сезгә җан әрнүе китерергә, сезнең бар уйларыгызны биләп алырга мөмкин. Әмма балагыз сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ икәнен онытмагыз. «Балалар сезнең сөйләшкәнегезне яки аның өлешләрен ишетеп күп очракларда дөрес булмаган нәтиҗәгә киләләр»,— дип әйтелә Миннесотадагы (АКШ) бер хастаханә чыгарган басмада. Анда: «Балаларга дөресен сөйләп бирергә кирәк»,— дигән киңәш бирелә. Бала аңлый алганны аңлатып бирү акыллы булыр иде. Әмма бу авыр булырга мөмкин, чөнки һәр баланың үз аңлау сәләте (1 Көринтлеләргә 13:11).

Үлем. Балага моны ничек аңлатырга?

Балага үлем нәрсә икәнен аңлатканда, дип әйтә кайбер белгечләр, әти-әниләргә «йокы», «югалту» һәм «китте» дигән сүзләрне бик сак кулланырга кирәк. Андый сүзләрне аңлатмыйча куллансак, балалар аларны дөрес аңламаска мөмкин. Әйе, Гайсә үлемне йокы белән чагыштырган. Аны тыңлаган кешеләр олы кешеләр булса да, Гайсә бу чагыштыруны соңыннан аңлатып биргән. Башта ул үз шәкертләренә: «Дустыбыз Лазар йоклап киткән»,— дигән. Алар бала булмаса да, Гайсә «гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйлаганнар». Шуңа күрә ул: «Лазар үлде»,— дигән (Яхъя 11:11—14). Әгәр олы кешеләргә андый аңлату кирәк икән, һичшиксез, балаларга бу бигрәк тә кирәк!

«Балаларга үлем турында аңлатканда, әти-әниләр баланы чиктән тыш куркытмас өчен, төрле „йомшак” сүзләр сайларга мөмкин,— дип әйтә Мэри-Энн белән Джеймс Эмзуайлер үз китапларында.— Әмма алай эшләп, алар бала хәтеренә зыянлы һәм куркыныч фикерләр салырга мөмкин». Мәсәлән, балага үлгән якыныгыз «йоклый» дип әйтсәгез, аңарда ул бер йоклап китеп уянмаска мөмкин дигән фикер туарга һәм ул йоклаудан курка башларга мөмкин. Ә үлгән якыныгыз «китте» дисәгез, балада аны ташлаганнар, аны кире какканнар дигән хисләр туарга мөмкин.

Балага үлем нәрсә икәнен аңлатканда күп әти-әниләр шуны күргән: алар абстракт төшенчәләргә, төрле йомшартучы сүзләргә караганда, гади, турыдан-туры әйткән сүзләрне күпкә яхшырак аңлый (1 Көринтлеләргә 14:9). Белгечләр ата-аналарга балаларын үзен борчыган нәрсәләр турында сораулар бирергә һәм моның турында сөйләшергә дәртләндерергә киңәш бирә. Балагыз белән еш сөйләшеп сез аңа дөрес булмаган фикерләрне юк итәргә һәм аңа ярдәм итәр өчен башка юллар табарга булышачаксыз.

Ышанычлы киңәшләр чыганагы

Гаилә үлем аркасында кайгы кичергәндә, балагыз аеруча сезнең киңәшегезгә, ярдәмгә мохтаҗ. Ул сезгә сорауларына җаваплар эзләп мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үлем турында ышанычлы мәгълүматны кайдан табарга? Күп кешеләр юату белән өмет чыганагы — бу Изге Язмалар китабы дип саный. Анда үлем, үлгән кешеләр һәм аларның өметләре турында иң төгәл мәгълүмат бирелә. «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— дип әйтелә анда ачыктан-ачык, һәм бу сүзләр балагызга үлгән якыныгыз газап чикми икәнен аңларга булышачак (Вәгазьче 9:5). Инҗилдә шулай ук без үлгән якыннарыбызны кабат җирдәге оҗмахта күрә алачакбыз дип әйтелә (Яхъя 5:28, 29).

Изге Язмаларга мөрәҗәгать итеп, сез балагызга шуны күрсәтәсез: ышанычлы җитәкчелекне һәм юанычны бу китаптан табып була. Алар шулай ук әти-әниләр мөһим сорауларга җавапны Аллаһы Сүзеннән эзли икәнен күрер (Гыйбрәтле сүзләр 22:6; 2 Тимутегә 3:15).

Сезнең сорауларыгызга җаваплар

Якын кешенең үлеме аркасында балагыз кайгырганда сез, аңа ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләргә дип аптырап калырга мөмкин *. Әйдәгез андый очракларда кешеләрдә еш кына туа торган сорауларны карап чыгыйк.

Кайгырганымны балама күрсәтергә ярыймы? Балабызны якларга теләү табигый. Әмма ул кайгырганыбызны күрсә, бу начар булырмы? Күп әти-әниләр кайгырганнарын баладан яшермиләр һәм шулай итеп кайгырудан ояласы юк икәнен күрсәтәләр. Кайбер әти-әниләр балаларына Изге Язмалар язылган чорда яшәгән һәм үз кайгыларын яшермәгән кешеләр турында сөйлиләр. Мәсәлән Гайсә дусты Лазар үлгәч, елаган, ул үз хисләрен кешеләрдән яшереп тормаган (Яхъя 11:35).

Балама мәетне җирләгәндә яки нотык әйтелгән урында булу мәҗбүриме? Бала анда барса, аңа барысын аңлатып бирү акыллы булыр иде. Әлбәттә, кайбер очракларда әти-әниләр балаларын андый урыннарга яки анда булачак програманың берәр өлешенә алып бармаска мөмкин. Бала берәр Йәһвә Шаһите Изге Язмаларга нигезләнеп нотык белән чыгыш ясаганда булса, үзе өчен күп файда алырга мөмкин. Өстәвенә, кардәшләрнең «туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтүләре» балага яхшы яктан тәэсир итәргә һәм аңа юаныч китерергә мөмкин (Римлыларга 12:10, 15; Яхъя 13:34, 35).

Үлгән туганыбыз турында бала белән сөйләшергәме? Кайбер белгечләр болай дип әйтә: әгәр сез моның турында бер дә сөйләшмәсәгез, балагыз үлгән кеше турында нәрсәнедер яшерәсез дип уйларга мөмкин. Яки ул мондый нәтиҗәгә килергә мөмкин: сез үлгән якыныгыз турында бар истәлекләрне юк итәргә телисез. Балалар тәртибе буенча белгеч Джулия Рэтки болай дип яза: «Балагызга үлгән якыныгыз турында истәлекләрне саклап яшәргә һәм куркуларын җиңәргә булышыгыз. Бу мөһим». Үлгән кеше турында тартынмыйча сөйләшү, аның уңай якларын, тормышын искә алу аның үлеме китергән кайгыны җиңәргә булыша. Йәһвә Шаһитләре үз балаларын Изге Язмаларда әйтелгән өмет белән юата, аларга оҗмах җирендә булачак терелтү турында, үлемнең һәм авыруларның юкка чыгуы турында сөйлиләр (Ачылыш 21:4).

Үлгән якыныбызны юксынып кайгырган балама ничек булышырга? Кайгы аркасында балагыз хәтта авырып та китәргә мөмкин. Бернәрсәне дә үзгәртә алмаганга баланың кайвакыт ачуы чыгарга яки ул борчылырга мөмкин. Балагыз үзен гаепләргә, сезгә тагы да ныграк тартылырга, ә сез соңга калып кайтканда я авырып киткәндә, кинәт куркуга төшәргә мөмкин, моңа гаҗәпләнмәгез. Андый очракларда сез нәрсә эшләрсез? Балагызда сез аның турында уйламыйсыз дигән уй тумасын. Балагызга үлем никадәр нык тәэсир иткән? Моны дөрес билгеләргә тырышыгыз. Аны дәртләндереп торыгыз, сораулар биреп аралашуга өндәп торыгыз. Сез балагызның һәм үзегезнең дә өметегезне «Изге Язмалардагы юаныч аша» (ЯД) ныгыта аласыз (Римлыларга 15:4).

Гаиләнең гадәткә кереп киткән көндәлек эшләренә кайчан күчәргә? Белгечләр мөмкин кадәр тизрәк ди. Көндәлек эшләр кайгы белән көрәшергә булыша. Йәһвә Шаһитләре арасында күп кенә әти-әниләр рухи графикны тоту гаиләне ныгыта һәм тотрыклы итә дип таный. Бу графикка, мәсәлән, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү һәм мәсихчеләрнең җыелышларына йөрү керә (Канун 6:4—9; Еврейләргә 10:24, 25).

Йәһвә Аллаһы әлегә авыруларны һәм үлемне юк итмәгән, шуңа күрә балалар вакыт-вакыт үлем китергән кайгы кичерәчәк (Ишагыйя 25:8). Әмма балаларга тиешле үгет-нәсыйхать һәм ярдәм бирелсә, бу аларга якын кешенең үлемен җиңелрәк кичерергә булышачак.

[Искәрмә]

^ 13 абз. Бу мәкаләдә китерелгән материал ниндидер кагыйдәләр урнаштырмый. Шуны исегездә тотыгыз: иленә һәм культурасына карап, йолалар һәм гадәтләр аерылып торырга мөмкин.

[25 биттәге өстәмә сүзләр]

Балаңны сораулар бирергә һәм күңелен бушатырга дәртләндер

[26 биттәге иллюстрация]

Гаилә өйрәнүе һәм көндәлек эшләр графигын тотыгыз