Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?

Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?

Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?

СЕЗ башкаларның яратуын сизәсезме? Я сез үзегезне кайвакыт беркемгә дә кирәксез дип саныйсызмы? Хәзерге эгоистик, фани дөньяда син гади һәм әһәмиятсез кеше дигән нәтиҗә җиңел генә ясап була. Бер Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә безнең көннәребез турында күп кеше үзләре хакында гына кайгыртачак, ә башкалар турында кайгырту сирәк булачак дип әйтелә (2 Тимутегә 3:1, 2).

Һәрбер кешенең, аның яшенә, милләтенә һәм тәрбиясенә карамастан, яратырга һәм яратуны сизәргә тумыштан килгән ихтыяҗы бар. Без нерв системабыз ярдәмендә ярату һәм наз кебек хисләрне сизә алабыз. Нәкъ шуның өчен ул яратылган булган дигән нәтиҗәгә килгән кайбер тикшерүчеләр. Йәһвә Аллаһы һәркайсы кешедән шуны яхшырак белә: без тануга һәм яратуга мохтаҗ. «Син минем өчен кадерле». Андый сүзләрне әйтеп, Аллаһы үзе сезне моңа ышандырса, сез нәрсә хис итәр идегез? Һичшиксез, бу сезнең өчен иң кадерле сүзләр булыр иде. Әмма Йәһвә камил булмаган кешеләр белән чыннан да кызыксынамы? Ул безнең һәрберебез турында кайгыртамы? Алай булса, кешене Аллаһы алдында нәрсә кадерле итә?

Йәһвә кешеләр турында кайгырта

Якынча 3 000 ел элек Аллаһыдан куркып яшәгән мәдхия җырлаучы йолдызлар белән тулган тавыш-тынсыз төнге күкнең матурлыгы белән сокланган. Ул шуны аңлаган: бихисап күп йолдызларны барлыкка китергән Аллаһы чиксез бөек. Йәһвәнең чагыштырмача бөеклеге һәм кешенең әһәмиятсезлеге турында уйланып, мәдхия җырлаучы Аллаһының кешеләргә игътибар иткәненә гаҗәпләнгән: «Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше? Алай да Син аны исеңдә тотасың, һәм адәм улы ни? Син аңар да изгелек итәсең» (Мәдхия 8:4, 5). Кайберәүләрнең Аллаһы Тәгалә камил булмаган кешеләргә игътибар итми, ул бик ерак һәм аның эшләре күп дигән фикере туарга мөмкин. Әмма мәдхия җырлаучы шуны белгән: кешеләр, Аллаһы белән чагыштырганда әһәмиятсез булса да һәм аларның тормышлары бик тиз узса да, Аллаһы өчен мөһим.

Башка бер мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ходай Үзеннән куркучыларга, аның мәрхәмәтенә өмет тотучыларга гына ризалык итә» (Мәдхия 146:11). Бу ике мәдхиядә искиткеч ышандыру бар: Йәһвә Аллаһы, Галәмдә иң бөек шәхес булса да, кешеләрне күрә дә һәм алар турында хәтта кайгырта да.

Бүгенге вакыйгаларга кагылышлы Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек бу хакыйкатьне раслый. Аггей пәйгамбәрнең сүзләре буенча, Аллаһы Патшалыгы хакында яхшы хәбәр бөтен җир шары буенча таратылачак. Нинди нәтиҗә белән? Аггей болай дип язган: «Бар халыклардан асылташлар килер, һәм мин бу йортны дан белән тутырырмын» (Аггей 2:7).

Бар халыклардан җыелган бу «асылташлар» нәрсәне яки кемне сурәтли? Монда сүз материаль байлыклар турында бармый (Аггей 2:8). Йәһвәгә көмеш яисә алтын шатлык китерми. Кешеләр үз кимчелекләренә карамастан Аллаһыга, яратудан чыгып, гыйбадәт кылса, бу аны сөендерә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Алар Аллаһы данлаганга, «асылташлар» дип атала. Ул аларның җан-тән белән бирелгәнлеген һәм ашкынучан хезмәтләрен кадерли. Ә сезнең турында болай дип әйтеп буламы?

Әйе, Галәмне Бөек Барлыкка Китерүче камил булмаган кешеләрне кадерли. Бу фикер безне гаҗәпләндерсә дә, Аллаһы безне үзенә якын килергә чакыра. Һәм Аллаһының кайгыртуы безне бу эчкерсез чакыруны кабул итәргә дәртләндерә (Ишагыйя 55:6; Ягъкуб 4:8).

«Син — бик кадерле кеше»

Бер кичен олы яшьтәге пәйгамбәр Данил дога кылган. Кинәт шул вакытта аның янына бер зур дәрәҗәле кунак килгән. Данил бу кунак Җәбраил исемле Йәһвә фәрештәсе икәнен таныган, чөнки ул аны элек инде очраткан булган. Җәбраил үз килүенең максатын болай дип аңлаткан: «И Данил! Мин сиңа зирәклек белән аңлауны бирер өчен килдем... Чөнки син — бик кадерле кеше» (Данил 9:21—23).

Бүтән очракта Йәһвәнең бер фәрештәсе Данилга: «И Данил, син — бик кадерле кеше»,— дигән. Аннары, пәйгамбәрне ныгытыр өчен, фәрештә болай дигән: «Курыкма, бик кадерле кеше. Тынычлык сиңа» (Данил 10:11, 19). Өч тапкыр Данил «бик кадерле кеше» дип аталган булган. Бу әйтем шулай ук «сөйкемле кеше», «мөхтәрәм кеше» һәм хәтта «иң яраткан кеше» дигәнне аңлатырга мөмкин.

Һичшиксез, Данилның Йәһвә белән тыгыз мөнәсәбәтләре инде булган, һәм ул Аллаһы аның тугры хезмәтен кадерли икәнен белгән. Аллаһы үз фәрештәләре аша Данилны үз яратуында ышандырган. Бу сүзләр пәйгамбәрне, күрәсең, бик ныгыткан. Шуңа күрә Данилның җавабына гаҗәпләнәсе юк: «Син мине ныгыттың» (Данил 10:19).

Йәһвә үз тугры пәйгамбәрен назлы яраткан. Һәм бу дулкынландыргыч хикәя, без файда алсын өчен, Аллаһы Сүзендә язылган булган (Римлыларга 15:4). Әйе, кеше күктәге яратучан Атабыз өчен кадерле була ала. Без моны Данилның үрнәгеннән күрә алабыз.

Аллаһы Сүзен өзлексез өйрәнегез

Данил Изге Язманы тырышып өйрәнгән. Бу аның сүзләреннән күренә: «Мин... китаплар буенча... Иерусалимның ташландык хәлдә яту... елларын билгеләдем» (Данил 9:2). Ул яшәгән чакта, күрәсең, Муса, Давыт, Сөләйман, Ишагыйя, Иремия, Йәзәкил һәм бүтән пәйгамбәрләр язган Аллаһы тарафыннан рухландырылган китаплар булган. Ул, бәлкем, үзе янында яткан төргәкләрне бирелеп укыгандыр һәм Иерусалимда чын гыйбадәт кылуны торгызуга кагылышлы пәйгамбәрлекләрне чагыштыргандыр. Аңа бернәрсә дә комачауламаган һәм ул, бәлки, үз өстәге бүлмәсендә бу пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсе турында тирән уйлагандыр. Андый эчтәлекле өйрәнү аның иманын ныгыткан һәм аны Йәһвә белән якынлаштырган.

Аллаһы Сүзен өйрәнү Данилның тормышына тәэсир иткән һәм яхшы сыйфатлар үстерергә ярдәм иткән. Яшь булганда, ул Изге Язмага нигезләнгән үгет-нәсыйхәт алган булган. Бу аңа үскәч Канунның ризыкка кагылышлы кагыйдәләрен үтәргә ярдәм иткән (Данил 1:8). Соңрак ул Бабыл хакимнәренә Аллаһы хәбәрен куркусыз игълан иткән (Гыйбрәтле сүзләр 29:25; Данил 4:19—25; 5:22—28). Барысы аны тырышчан, намуслы һәм ышанычка лаек кеше итеп санаган (Данил 6:4). Ләкин иң мөһиме шул: Данил тормышын саклар өчен, үз ышануларыннан баш тартмаган, ә Йәһвәгә тулысынча таянган (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Данил 6:23). Шуңа күрә Аллаһы аны «бик кадерле кеше» дип атаган икәненә гаҗәпләнәсе юк!

Безгә, Данилга караганда, Изге Язмаларны өйрәнү җиңелрәк дип әйтеп була. Бездә зур һәм авыр төргәкләр түгел, ә күпкә уңайлырак китаплар бар. Без бүген тулы Изге Язмалар китабын укый алабыз, һәм анда Данилның кайбер пәйгамбәрлекләренең үтәлүе турында да әйтелә. Өстәвенә, безнең Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм тикшерүләр ясар өчен бик күп басма бар a. Сез алар белән тулысынча кулланасызмы? Сез Изге Язмаларны өзлексез өйрәнәсезме һәм укыганнар турында уйланасызмы? Алай булса, сез дә, Данил сыман, нык иман булдырып, Йәһвәгә якынлаша аласыз. Әйе, Аллаһы Сүзе сезнең өчен ышанычлы җитәкчелек булып китәчәк, һәм сез Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртуын сизәчәксез.

Армый-талмый дога кылыгыз

Данил дога кылырга яраткан. Аның үтенечләре Аллаһыга яраклы булган. Яшь булганда, Данилга үлем янаган булган. Ул, Набуходоносор исемле Бабыл патшасының төшен аңлатып бирмәгән булса, үләргә тиеш булган. Данил шунда ук Йәһвәдән аның ярдәмен һәм яклавын сорый башлаган (Данил 2:17, 18). Еллар узгач, үз камил булмавын басынкылык белән танып, ул үз һәм халкының гөнаһларында тәүбә иткән һәм Йәһвәдән аның кичерүен ялварып сораган (Данил 9:3—6, 20). Данил пәйгамбәр Аллаһы тарафыннан рухландырылган күренешләрнең мәгънәсен аңламаганда, Йәһвәдән ярдәм сораган. Бер тапкыр андый үтенечкә җавап итеп аның янына бер фәрештә килгән һәм болай дигән: «Синең сүзләрең ишетелгән булган» (Данил 10:12).

Әмма бу тугры пәйгамбәр үз догаларында Аллаһыга үтенечләр генә түгел, ә рәхмәтләр һәм данлау сүзләре әйткән. Данил 6:10 да болай дип әйтелә: «Ул моңа кадәр һәрвакыт эшләгәнчә, көненә өч тапкыр... үз Аллаһысына дога кылуын һәм аны мактавын дәвам итте». Ул моны өзлексез эшләгән. Дога кылу аның Аллаһыга гыйбадәт кылуының аерылгысыз өлеше булган, һәм үлем янаганда да, ул дога кылуыннан туктамаган. Һичшиксез, ул нык булганга, Йәһвә аны кадерләгән.

Дога кылу — кыйммәтле бүләк! Үз күктәге Атагызга дога кылмыйча бер көн дә үтмәсен. Аны мактарга һәм ул күрсәтә торган бар игелекле эшләр өчен аны данларга онытмагыз. Аңа үз борчылуларыгыз һәм авырлыкларыгыз турында сөйләгез. Йәһвәнең сезнең үтенечләрегезгә җавап биргәне турында уйланыгыз һәм аңа рәхмәтле булыгыз. Дога кылу өчен җитәрлек вакыт багышлагыз. Андый догаларда Йәһвәгә үз йөрәкләрегезне ачканда, сез аның яратуын сизәчәксез. Бу «армый-талмый дога кылыгыз» дигән киңәшкә колак салыр өчен мөһим сәбәп (Римлыларга 12:12).

Йәһвә исемен данлагыз

Ике кеше арасында, әгәр аларның берсе үзе турында гына уйласа, дуслык була алмый. Бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә дә кулланырлык. Данил моны яхшы аңлаган. Аның өчен Аллаһы исемен данлау мөһим булганмы? Әйдәгез, бу сорауны карап чыгыйк.

Йәһвә Данилга Набуходоносорның төшен ачкан һәм бу төшнең аңлатуын биргән. Шулай итеп Йәһвә Данил догасына җавап биргән. Аннары пәйгамбәр болай дигән: «Аллаһының исеме мәңгедән мәңгегә шөһрәтле булсын, чөнки аңарда зирәклек һәм куәт». Аннан соң, Набуходоносорга төшне сөйләгәндә һәм аның мәгънәсен аңлатканда, Данил Аллаһыны «серләр Ачучы» дип атап, Йәһвәгә ихтирам күрсәткән. Данил Йәһвәгә кичерү турында һәм үз халкының коткаруы турында ялварып сораганда, болай дигән: «И минем Аллаһым... синең шәһәрең һәм синең халкың синең исемең белән аталган» (Данил 2:20, 28; 9:19).

Бу яктан без Данилдан үрнәк ала алабыз. Догаларыбызда без Аллаһы «исеме изге ителсен» дип сорый алабыз (Маттай 6:9, 10). Без шулай ук үз тәртибебез белән Йәһвә исеменә тап төшерергә теләмибез. Киресенчә, без башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне сөйләп, Йәһвәне данларга телибез.

Хәзерге дөньяда кешеләр яратуга һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма безне мондый фикер юатырга мөмкин: Йәһвә һәрбер хезмәтчесе турында чыннан да кайгырта. Мәдхия җырлаучы әйткәнчә, «Ходай Үз халкына илтифат итә, сабырларны коткару белән данлый» (Мәдхия 149:4).

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре өйрәнү өчен күп басма бастырган. Алар ярдәмендә Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү уңышлырак булып китә. Аларны укырга теләсәгез, Йәһвә Шаһитләренең берәрсенә мөрәҗәгать итегез.

[21 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Данилны ныгытыр өчен Җәбраил фәрештәне җибәргән; шулай эшләп, ул аны үз яратуына ышандырган

[23 биттәге иллюстрация]

Данил Изге Язманы тырышып өйрәнгән һәм дога кылган, шуңа күрә Аллаһы өчен кадерле кеше булган