Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадән бакчасы ул чыннан да беренче кешеләрнең йорты булганмы?

Гадән бакчасы ул чыннан да беренче кешеләрнең йорты булганмы?

Гадән бакчасы ул чыннан да беренче кешеләрнең йорты булганмы?

ӘЙТИК, сез бакчада. Сезгә бернәрсә дә комачауламый, зур шәһәрнең тавышлары да ишетелми. Бу бакча бик зур, һәм бернәрсә дә андагы тынычлыкны бозмый. Ләкин иң мөһиме шул: сез җан тынычлыгын сизәсез һәм сезнең бернинди чир, аллергия һәм авырту юк. Хәзер сез тирә-якны карап чыгарга телисез.

Сез төрле төсләрдәге бик матур чәчәкләргә, ялтырап аккан чишмәгә, кояш астында һәм күләгәдә үскән ямь-яшел үлән белән яфракларга карыйсыз. Битегезне йомшак җил сыйпый, һәм сез хуш исле һаваны сулыйсыз. Сез яфракларның бер-берсе белән серләшкәнен, дулкыннарның кыяга бәрелеп чупылдаганын, кошларның сайраганын, шулай ук бөҗәкләрнең бызылдаганын ишетәсез. Сезнең андый матурлык белән сокланып, шундый урында яшисегез килмимени?

Кайберәүләр кешелек үз башлангычын өстә сурәтләнгән бакчага охшаш урыннан алган дип ышана. Гасырлар дәвамында иудаизм, христиан һәм ислам динен тотучыларны Аллаһы беренче кешеләрне Эдем, ягъни Гадән, бакчасында урнаштырган дип өйрәтәләр. Изге Язмалар буенча, Адәм белән Хаува имин һәм бәхетле яшәгән. Алар Аллаһы белән, үзара һәм хайваннар белән иминлектә яшәгән, нәкъ ул, аларга игелек күрсәтеп, андый гүзәл урында мәңге яшәргә өмет биргән (Яратылыш 2:15—24).

Индуслар да борынгы замандагы оҗмахны үзләренчә аңлаталар. Ә буддачылар аларның бөек руханилары, Буддалары, алтын гасырда, ягъни дөнья оҗмахка әверелгәч, терелер дип ышана. Африканың күп диннәренә дә Адәм белән Хаува турындагы хикәягә бик охшаган төрле хикәяләр билгеле.

Шулай итеп, оҗмах турындагы хикәя кешеләрнең бар диннәренә һәм йолаларына тәэсир иткән. Бер язучы болай дип әйткән: «Төрле халыклар җирдә башта оҗмах булган дип ышанган. Ул камиллек, иркенлек, иминлек, бәхет, муллык белән аерылып торган һәм анда бернинди басым, киеренкелек вә бәрелешләр булмаган... Андый ышану җәмгыятьне югалтылган оҗмахны кире кайтарырга һәм аны яңадан торгызыр өчен мөмкинлек эзләргә дәртләндергән».

Бу хикәяләрнең һәм йолаларның башлангычы бер үк булганмы? Җәмәгатьчелекнең фикер йөртүенә чынбарлыктагы хикәя тәэсир иткәнме? Күптән үткән заманда Гадән бакчасы булганмы һәм Адәм белән Хаува чыннан да яшәгәнме?

Скептиклар бу хикәядән мыскыллап көлә. Фән зур үсеш алган чорда яшәгәнгә, күпләр бу вакыйга нибары уйдырма һәм миф кына дип уйлый. Әмма шунысы кызык: скептиклардан тыш башкалар да шулай уйлый. Мәсәлән, күп руханилар Гадән бакчасы бу уйдырма гына һәм ул беркайчан да булмаган дип әйтә. Аларның фаразлары буенча, шул вакыйга — бу миф, уйлап чыгарылган хикәя, юк сүз генә.

Әлбәттә, Изге Язмаларда хикәяләр бар. Аларның иң атаклысы — Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләре. Әмма Изге Язмаларда Гадән турында сүз барганда, ул уйдырма кебек түгел, ә аңлаешлы гади телдә язылган чынбарлыктагы хикәя итеп сурәтләнә. Ләкин анда язылган вакыйгалар беркайчан да булмаган булса, Изге Язмаларның башка хәбәрләренә ничек ышанып була? Әйдәгез, ни өчен кайберәүләр Гадән бакчасының чынбарлыкта булганына ышанмый икәнен һәм аларның шикләнер өчен сәбәпләре бармы-юкмы икәнен карап чыгыйк. Соңыннан без ни өчен Гадән турындагы хәбәр безнең һәрберебез өчен мөһим икәнен белербез.