Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Италиядәге уникаль табыш

Италиядәге уникаль табыш

Италиядәге уникаль табыш

КӨНЧЫГЫШ Азия кешесе 2 000 ел элек борынгы Рим империясенә ничек эләккән? Бу сорау, археологлар, 2009 елда Италиянең көньягында гаҗәеп ачыш ясаганнан соң, туган.

Археологлар Бари шәһәреннән көнбатышка таба 60 километр ераклыктагы Ваньяри авылында казылмалар алып барганнар. Андагы борынгы рим зиратында 75 кеше скелеты табылган булган. Сөякләрнең анализы шуны күрсәткән: күмелгән кешеләрнең күпчелеге шул җирләрдә туган. Әмма галимнәр бер скелетка игътибар иткән. Бу кешенең митохондриаль ДНК анализы шуны күрсәткән: ана ягыннан аның ата-бабалары Көнчыгыш Азиядән чыккан a. Аның скелетын тикшергәч, бу кеше б. э. I—II гасырларында яшәгән дигән нәтиҗә ясап була. Бу скелет турында бер отчетта болай диелә: «Бу кешенең ата-бабалары Көнчыгыш Азиядән чыккан. Андый табыш Рим империясендә, күрәсең, беренче тапкыр табылган булган». Бу кеше кем булган?

Шул ук отчетта болай диелә: «Бер караганда бу кеше Кытай белән Рим арасында шул вакытта киң таралган ефәк белән сәүдә итүдә катнашкандыр». Әмма андый сәүдә итү арадашчылар аша башкарылган булгандыр, һәм аларның һәрберсе Кытай белән Италия арасындагы 8 000 километр араның үз өлешен үткән.

Скелетлар табылган урын нәрсә турында шаһитлек бирә? Борынгы вакытта Ваньяри авылы императорныкы булган. Анда металл эреткәннәр һәм чирәп ясаганнар. Эшчеләрнең күпчелеге коллар булган, һәм, күрәсең, Көнчыгыш Азиядән чыккан бу кеше дә кол булган. Ул бай кеше булмаган. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була? Аның мәете янында балчык чүлмәкне генә тапканнар, моннан тыш аның өстенә икенче кешене җирләгәннәр.

Ни өчен бу табыш кызыксыну уята? Б. э. I гасырында яхшы хәбәрнең таралуы кешеләрнең никадәр ерак сәяхәт иткән икәне белән бәйле булган. Изге Язмаларда язылганча, б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәменнән соң, яхшы хәбәр Иерусалимга килгән кешеләр аша җирнең төрле почмакларына тарала башлаган (Рәсүлләр 2:1—12, 37—41). Табылган скелетны тикшерү буенча һич булмаса мондый нәтиҗә ясап була: шул вакытта кайбер кешеләр Көнчыгыш Азиядән Урта җир диңгез территориясенә сәяхәт иткән b.

[Искәрмәләр]

a Митохондриаль ДНК ата ягыннан ата-бабалары турында мәгълүмат бирми.

b Шулай ук Көнбатыш илләрендә яшәгән кешеләр Көнчыгыш Азиягә сәяхәт иткән икәненә дәлилләр бар. «Күзәтү манарасы» журналдагы (рус), 2009 ел, 1 гыйнвар санның «Миссионерлар көнчыгышка никадәр ерак бара алганнар?» дигән мәкаләне карагыз.

[29 биттәге карта]

(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)

РИМ

Ваньяри

Урта җир диңгезе

КӨНЧЫГЫШ АЗИЯ

ТЫН ОКЕАН

[29 биттәге иллюстрация]

Борынгы рим зиратында табылган көнчыгыш азиядән чыккан кешенең скелеты

[Чыганак]

© Su concessione del Ministero per i Beni e le Attività Culturali - Direzione Regionale per i Beni Culturali e Paesaggistici della Puglia - Soprintendenza per i Beni Archeologici della Puglia