Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы Исраилдә озак вакыт яңгыр булмаганда, кешеләр кайдан су алган?

Октябрь аеннан алып апрельгә кадәр Израилдә яңгырлар ява, һәм яңгырдан соң ташып чыккан сулар елга үзәнлекләрен баса. Ләкин җәй көннәрендә бу «елгаларның» күбесе корып бетә, һәм гадәттә, берничә ай дәвамында яңгыр яумый. Шуңа күрә борынгы заманнарда яшәгән кешеләр кайдан су алган?

Алар тау битләрендә каналлар ясаган һәм кыш вакытында яуган яңгыр суларын коеларга, ягъни җир астындагы цистерналарга, җибәргән. Бу цистерналарга яуган яңгыр суы җыелсын өчен, йортның түбәсе авышлы ясалган булган. Күп гаиләләрнең үз цистерналары булган, һәм исраиллеләр үзләре өчен алардан су алган (4 Патшалык 18:31; Иремия 6:7).

Исраиллеләр шулай ук чишмәләрдән су алган. Гадәттә, тау җирләрдә кыш вакытында яуган яңгыр суы җиргә сеңеп һәм соңыннан каты тау токымына кадәр җитеп, яңадан чишмә булып кайта. Ул вакытта авыллар еш кына чишмәләр янында булган. Кайбер авылларның исемнәре моны раслый, мәсәлән Эн-Шемеш, Эн-Рогел һәм Эн-Геди дигән исемнәрдә еврей телендәге «эн», ягъни «чишмә», дигән сүз очрый (Ешуа 15:7, 62). Иерусалимны тозсыз су белән тәэмин итәр өчен, анда каналлар казып ясалган булган (4 Патшалык 20:20).

Беер-Шеба шәһәрендә кебек чишмәләр булмаган урыннарда җир астыннан су алыр өчен, коеларны (еврей телендәге «беер» дигән сүз) казыганнар (Яратылыш 26:32, 33). Бер язучы Анри Шураки болай дип әйтә: «[Исраиллеләр] кулланган техник ысуллар бүген дә гаҗәпләндерә».

Ибрам (Ибраһим) нинди йортта яшәгәндер?

Ибрам үз хатыны белән килданиларның гөрләп алга барган Ур шәһәрендә яшәгән. Ләкин Аллаһы кушуы буенча, алар бу шәһәрне калдырган һәм чатырларда яши башлаган (Яратылыш 11:31; 13:12). Аларга, Урны калдырып, нәрсәдән баш тартырга туры килгән? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Ур шәһәрендә — хәзерге Ирак җире — Леонард Вулли 1922—1934 елларда археологик казулар үткәргән һәм биналар тапкан. Аларның якынча 73 е кирпечтән төзелгән йорт булган. Йортның уртасында таш түшәлгән двор булган, ә бүлмәләр двор тирәли ясалган. Дворның уртасыннан су агып төшә торган торба сузылган булган. Зуррак йортларның кунак бүлмәсендә хәтта бәдрәф булган. Беренче каттагы башка бүлмәләрдә ягу урыны белән кухня, шулай ук хезмәтче хатын-кызлар һәм ир кешеләр өчен бүлмәләр урнашкан. Гаилә, гадәттә, баскычтан менеп булган өстәге катта яшәгән. Кешеләр баскыч аша двор тирәли эшләнгән озын агач балконына менгән. Өстәге бүлмәләрнең ишекләре бу балконга карап торган.

Вулли болай дигән: «Йортның... таш түшәлгән дворы һәм агартылган стеналары, дренаж системасы... унике я күбрәк бүлмәләре ул замандагы кешеләрнең тормышлары югары дәрәҗәле булганын күрсәтә. Һәм бу йортлар... эшчеләр классының, мәсәлән, кибетчеләрнең, вак сәүдәгәрләрнең, күчереп язучыларның йортлары булган».

[19 биттәге иллюстрация]

Цистерна, Хорвот Мецада, Исраил

[19 биттәге иллюстрация]

© Masada National Park Israel Nature and Parks Authority

[19 биттәге иллюстрация]

Ибраһим вакытындагы йорт

[Чыганак]

© Drawing: A. S. Whitburn