Аллаһы кем ул?
Аллаһы Сүзен өйрәнегез
Аллаһы кем ул?
Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм шул сорауларга җавапны Изге Язмалардан ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавапны табарга ярдәм итәргә шат булачак.
1. Аллаһы кем ул?
Чын Аллаһы бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе. Изге Язмаларда ул «Мәңгелек Патша» дип атала, димәк, аның башлангычы да булмаган, ахыры да булмаячак (1 Тимутегә 1:17). Аллаһы — Тормыш Чыганагы, шуңа күрә безгә аңа гына гыйбадәт кылырга кирәк. (Ачылыш 4:11 не укы.)
2. Аллаһы сыйфатлары турында без нәрсә беләбез?
Аллаһыны беркем дә беркайчан да күрмәгән, чөнки ул Рух. Ул бар җирдәге затлардан югарырак (Яхъя 1:18; 4:24). Аллаһының сыйфатлары турында аның барлыкка китерелгән нәрсәләреннән белеп була. Мәсәлән, җиләк-җимешләр белән гөлләрнең катлаулы һәм төрле булуы турында уйлаганда, без Аллаһының яратучан һәм зирәк икәнен аңлыйбыз. Галәм киңлеге турында белеп, без Аллаһының кодрәтле икәнен аңлыйбыз. (Римлыларга 1:20 не укы.)
Ләкин күбрәк Аллаһы турында Изге Язмалардан гына белеп була. Мәсәлән, анда Аллаһыга нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый, ул кешеләр белән ничек мөгамәлә итә һәм төрле очракларда ничек эш итә икәне турында әйтелә. (Мәдхия 102:7—10 ны укы.)
3. Аллаһының исеме бармы?
Гайсә Мәсих болай дигән: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен» (Маттай 6:9). Аллаһының титуллары күп булса да, аның исеме бер генә. Кешеләр Аллаһы исемен төрлечә — үзләренең туган телендә ничек әйтелә, шулай әйтәләр. Татар телендә без, гадәттә, «Йәһвә» дип әйтәбез. (Яратылыш 2:4 не укы *.)
Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә Аллаһы исемен төшереп калдырып, Аллаһы яки Раббы дигән титулга алмаштырганнар. Әмма Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Аллаһы исеме якынча 7 000 тапкыр очрый. Гайсә Мәсих Аллаһы Сүзен кешеләргә аңлатканда Аллаһы исемен кулланган, шулай итеп ул аны игълан иткән. Ул кешеләргә Аллаһы турында белем алырга ярдәм иткән. (Яхъя 17:26 ны укы.)
4. Йәһвә безнең хакта кайгыртамы?
Йәһвә безнең догаларыбызны тыңлап, безнең һәрберебез белән кызыксынганын күрсәтә (Мәдхия 64:3). Җирнең газаплар белән тулганы Аллаһы безнең хакта кайгыртмый икәнен аңлатамы? Кайбер кешеләр фикеренчә, Аллаһы безне сынар өчен газаплар җибәрә. Ләкин бу сүзләр хак түгел. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Хак Аллаһы яманлык эшли алмый». (Әюб 34:10; Ягъкуб 1:13 не укы.)
Аллаһы кешеләрне ихтыяр иреге белән бүләкләп безне кадерләгәнен күрсәткән. Ихтыяр ирегебезне Аллаһыга хезмәт итәр өчен тиешенчә куллансак, яхшырак булмасмы? (Ешуа 24:15). Күп кешеләр начар юл сайлый, шуңа күрә җирдә газаплар арта бара. Йәһвә мондый гаделсезлекне күрә, һәм аның йөрәге сызлана. (Яратылыш 6:5, 6 ны укы.)
Тиздән Йәһвә Гайсә Мәсих ярдәмендә газапларны һәм бу газапларга китергән кешеләрне юк итәчәк. Ә әлегә Йәһвә кешеләрнең газапларын рөхсәт итә. Бу рубриканың киләчәк бер мәкаләсендә ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә икәне аңлатылачак. (Ачылыш 19:15 не укы.)
5. Аллаһы бездән нәрсә көтә?
Йәһвә турында белем алу һәм аны ярату безнең өчен табигый, чөнки ул безне андый теләкләр белән барлыкка китергән. Ул безнең үзе турындагы хакыйкатьне белүебезне тели (1 Тимутегә 2:4). Изге Язмаларны өйрәнсәк, без Аллаһыга якынлашачакбыз, һәм ул безнең Дустыбыз булып китәчәк. (Гыйбрәтле сүзләр 2:4, 5 не укы.)
Йәһвә безгә тормыш биргән, шуңа күрә безгә Аллаһыны башкаларга караганда күбрәк яратырга кирәк. Аллаһы белән сөйләшеп һәм ул таләп иткәнчә эш итеп, без аңа үз яратуыбызны күрсәтәчәкбез (Гыйбрәтле сүзләр 15:8). Йәһвә безнең башкаларны яратуыбызны тели. (Марк 12:29—31; 1 Яхъя 5:3 не укы.)
[Искәрмә]
^ 10 абз. Шигырьгә бирелгән искәрмәгә игътибар ит.
Бу сорау турында күбрәк белер өчен, аста китерелгән китапның 1 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[17 биттәге иллюстрация]
Газапларның вакытлыча булуын аклап буламы?