Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үлгәннәрнең өмете бармы?

Үлгәннәрнең өмете бармы?

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Үлгәннәрнең өмете бармы?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм бу сорауларга Изге Язмаларда җавап ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап бирә ала.

1. Үлгәннәрнең өмете бармы?

Гайсә Мәсих Иерусалим янындагы шәһәргә, Бәйтәниягә килгәч, аның дусты Лазарның үлгәненә инде дүрт көн үткән булган. Гайсә кабер янына Лазарның бертуганнары Марта һәм Мәрьям белән килгән. Тиздән анда халык җыенган. Сез Марта белән Мәрьямнең Гайсә Лазарны терелткәч никадәр шатланганнарын күз алдыгызга китерә аласызмы? (Яхъя 11:20—24, 38—44 не укыгыз.)

Гасырлар буе Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре Аллаһының үлгәннәрне, алар җирдә яңадан яшәсен өчен, киләчәктә терелтәчәген белгән. Марта да үлгәннәрнең тереләчәгенә ышанган. (Әюб 14:14, 15 не укыгыз.)

2. Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Кешенең үлемсез җаны юк (Йәзәкил 18:4). Ул туфрактан яратылган зат (Яратылыш 2:7; 3:19). Кеше үлгәч, аның мие үз эшен туктата. Ми юкка чыгу белән фикерләр дә юкка чыга. Шуңа күрә терелтелгәч, Лазар кешеләргә үзенең үлгәч нәрсә эшләгәне турында бернәрсә дә әйтмәгән, чөнки үлгәннәр яшәүдән туктый. (Мәдхия 145:4; Вәгазьче 9:5, 10 ны укыгыз.)

Һичшиксез, үлгәннәр газаплар кичерми. Шуңа күрә Аллаһы кешеләрне җәфалый дип әйтү дөрес түгел. Бу Аллаһыны хурлый торган тәгълимат, ул ялган. Кешеләрне утта җәфалау дигән фикер Йәһвә өчен хәтта җирәнгеч тә. (Канун 12:31 не укыгыз.)

3. Үлгән кешеләр белән сөйләшеп буламы?

Үлгәннәр сөйләшә алмый (Мәдхия 113:25). Әмма явыз фәрештәләр кешеләр белән сөйләшкәндә, аларны алдап, үлгән кешеләрнең рухлары булып кыланырга мөмкин (2 Петер 2:4). Йәһвә үлгәннәр белән сөйләшүне тыя. (Канун 18:10, 11 не укыгыз.)

4. Кем терелтеләчәк?

Киләчәк яңа дөньяда кабердәге миллионлаган кеше терелтеләчәк. Хәтта Йәһвәне белмәгәнгә явызлык эшләгән кайбер кешеләр дә терелтеләчәк. (Лүк 23:43; Рәсүлләр 24:15 не укыгыз.)

Терелтелгән кешеләргә Аллаһы турында хакыйкатьне белергә һәм Гайсәгә буйсынып аңа иман итәргә мөмкинлек биреләчәк (Ачылыш 20:11—13). Терелтелгән һәм яхшылыкны эшләгән кешеләр җирдә мәңге яшәячәк. Ләкин кайбер терелтелгән кешеләр явызлык эшләүләрен дәвам итәчәк. Аларның терелүе «хөкем ителү өчен» булачак. (Яхъя 5:28, 29 ны укыгыз.)

5. Терелтү Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

Аллаһы үз улын безнең өчен биреп терелтүгә юл ачкан. Шулай итеп Йәһвә безгә үз мәхәббәтен һәм мәрхәмәтен күрсәткән. (Яхъя 3:16; Римлыларга 6:23 не укыгыз.)

Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 6 нчы һәм 7 нче бүлекләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[14 биттәге иллюстрация]

Адәм туфрактан яратылган булган