Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Дога кылганда болай дип әйтегез: „Атабыз!“»

«Дога кылганда болай дип әйтегез: „Атабыз!“»

«Дога кылганда болай дип әйтегез: „Атабыз!“»

Әти дигән сүзне ишеткәч, сез нинди кешене күз алдына китерәсез? Үз гаиләсе турында кайгыртучы, яратучан һәм назлы кешенеме? Ә, бәлки, ваемсыз һәм хәтта мәрхәмәтсез кешенедер? Күпчелек кеше бу сорауларга җавап биргәндә, үз әтисен күздә тотар.

ГАЙСӘ пәйгамбәр Аллаһы белән сөйләшкәндә һәм аның турыда сөйләгәндә еш кына «Ата» я «Әти» дигән сүзләр кулланган *. Үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, ул болай дигән: «Дога кылганда болай дип әйтегез: „Атабыз!“» (Лүк 11:2). Йәһвә, Ата буларак, нинди сыйфатларга ия? Бу сорауга җавап алу бик мөһим. Ни өчен? Чөнки аның нинди әти булуын яхшырак белсәк, без аңа якынрак булырбыз һәм аны ныграк яратырбыз.

Күктәге Атабызны Гайсәдән дә яхшырак беркем белми. Аның үз Атасы белән мөнәсәбәтләре бик якын булган. Ул болай дигән: «Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми» (Маттай 11:27). Шулай итеп, Атаны яхшырак белер өчен, аның Улын белергә кирәк.

Гайсәдән күктәге Атабыз турында нәрсә белеп була? Аның әйткән сүзләренә игътибар итик: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсәнең сүзләре күктәге Атабызның төп сыйфаты — мәхәббәт икәнен күрсәтә (1 Яхъя 4:8). Йәһвә үз яратуын төрлечә күрсәтә: ул хуплый, кызгана, яклый, төзәтә һәм кайгырта.

Атабыз безне хуплый

Ата кеше үз баласын хуплаганда, бу балага көч өсти һәм аны кыюрак итә. Гайсәнең үз Атасыннан: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— дигән сүзләрне ишетү аңа көч өстәгәндер (Маттай 3:17). Гайсә, үз чиратында, Аллаһы безне ярата һәм хуплый дип ышандыра. «Мине яраткан кешене Атам да яратыр»,— дип әйткән ул (Яхъя 14:21). Бу сүзләр чыннан да юата! Әмма берәү безне андый юанычтан мәхрүм итәргә тели.

Бу берәү — Шайтан, һәм ул бездә күктәге Аллаһының хуплавына шикләр тудырырга тырыша. Ул безне без аның хуплавына лаек түгел дип ышандырырга тели. Ул аеруча без зәгыйфь булганда — картлык авырлыклары белән көрәшкәндә, авырганда, көчсез калганда, уңышсызлыклар һәм өмет өзелү аркасында боекканда бездә андый уйлар тудырырга тырыша. Лукас исемле бер кешенең мисалына игътибар итик. Ул үзен Аллаһы хуплавына лаексыз дип санаган. Яшь чагында аның әти-әнисе үз карашларын кискен үзгәрткәннәр: Лукасны югары әхлакый нормаларга өйрәтсәләр дә, соңрак үзләре аларның күпчелеген тотмый башлаганнар. Күрәсең, моның аркасында аңа үзенең күктәге Атасы белән якын мөнәсәбәтләрдә булу авыр булган. Өстәвенә, холкы буенча тиз кызып китүчән булганга, ул еш кына, аеруча башкалар белән аралашканда, төрле кыен хәлләргә эләккән. Әмма үзенең сабыр һәм дәртләндереп торучы хатыны ярдәмендә ул үзен әкрен-әкрен генә кулда тотарга өйрәнгән. Лукас үз хатынын «чын фатиха, Аллаһының бүләге» дип атый. Лукас «Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килгән» икәнен аңлаган (1 Тимутегә 1:15). Ул әйткәнчә, Аллаһының яратуы һәм хуплавы турында уйлану аңа бәхетле һәм үз тормышыннан канәгать булырга булышкан.

Сездә дә Йәһвә сезне хупламый дигән шикләр туса, Римлыларга 8:31—39 да язылган сүзләрне укып, алар турында уйлану сезгә көч өстәп җибәрер. Рәсүл Паул ярату күрсәтеп, безне болай дип ышандыра: «Һичбер нәрсә дә Аллаһының Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак» *.

Атабыз безне кызгана

Безнең күктәге Атабыз кичергән газапларыбызга ваемсыз түгел. Ул «шәфкать» Аллаһысы, ягъни кызганучан Аллаһы (Лүк 1:78). Гайсә дә, үз Атасыннан үрнәк алып, камил булмаган кешеләрне кызганган (Марк 1:40—42; 6:30—34). Мәсихчеләр дә үзләренең күктәге Аталары кебек кызганучан булырга тырыша. Алар Инҗилдәге «бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз» дигән киңәшне тотып яши (Эфеслеләргә 4:32).

Фелипе исемле бер кешенең мисалын карап чыгыйк. Бер тапкыр эшкә барганда ул аркасына пычак белән кадагандай авырту сизгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Сигез сәгать тикшерү үткәргәннән соң, табиблар аңа аортаңның эчке катламы өзелгән дигәннәр. Шуннан соң алар сиңа күп дигәндә 25 минут кына яшәргә калган һәм операция ясауның мәгънәсе юк дип әйткәннәр.

Шул хастаханәгә Фелипе янына аның кайбер имандашлары килгән булган. Кызгану хисе аларны шунда ук эш итәргә этәргән: алар аны башка хастаханәгә күчерсеннәр өчен тырышлыклар куйганнар, һәм Фелипегә анда ашыгыч операция ясаганнар. Аның кардәшләре операция тәмамланганчы аның белән бергә калганнар. Бәхеткә каршы, Фелипе барысын әйбәт кенә кичереп чыккан. Моны искә төшереп, ул имандашларының кызганып ярдәм иткәннәре өчен үз рәхмәтләрен белдерә. Әмма кардәшләрен шулай эшләргә күктәге Атасы дәртләндергәненә ул бер дә шикләнми. «Янымда, миңа көч өстәп, Аллаһы — яратучан Ата — басып тора иде кебек»,— дип әйтә Фелипе. Әйе, Йәһвә кызганучан булуын еш кына үз хезмәтчеләрен шул сыйфатны чагылдырырга дәртләндереп күрсәтә.

Атабыз безне яклый

Бала курку сизсә, яклау эзләп шунда ук атасы янына чаба. Әтисенең җылы кочагында ул үзен тыныч хис итә. Гайсә Йәһвә аның яклаучысы икәнен белгән һәм аңарда яклау эзләгән (Маттай 26:53; Яхъя 17:15). Без дә, күктәге Әтиебез безне яклаганда, үзебезне тыныч хис итәчәкбез. Бүген Йәһвә безне күбесенчә рухи яктан яклый. Без куркыныч хәлгә эләкмәсен өчен һәм аның белән дуслыгыбызны сакласын өчен, ул бар кирәклесен биреп, безне рухи зыяннан саклап тора. Мәсәлән, ул безгә Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирә. Андый киңәш Йәһвәнең безгә: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дигән сүзләре булып яңгырый (Ишагыйя 30:21).

Тиаго, аның абыйлары Фернандо һәм Рафаэл мисалына игътибар итик. Алар өчесе дә бер үк рок-н-ролл төркемендә уйнаган. Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге атаклы бер залда чыгыш ясар өчен аларның төркемнәре сайлангач, аларның башлары күккә тигән. Алар уңышлы гына чыгыш ясарга өметләнгәннәр. Әмма бер имандашлары аларны Аллаһы нормаларын санга сукмыйча яшәгән кешеләр белән тыгыз аралашу куркыныч булыр дип кисәткән (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Һәм ул, Изге Язмаларга нигезләнгән бу киңәшен исбатлап, бер мисал китергән. Аның абыйсы, бозык кешеләр белән дуслашып, ахыр чиктә Аллаһы нормаларын бозган. Шунда Тиаго белән аның абыйлары үз тормышларын музыка белән бәйләмәскә булганнар. Бүген аларның өчесе дә вакытларының зур өлешен Аллаһыга хезмәт итәр өчен багышлый. Алар бер дә шикләнми: теге очракта Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне тоту аларны рухи зыяннан саклап калган.

Атабыз безне төзәтә

Яратучан аталар үз балаларын тәрбияләгәндә төзәтәләр, чөнки аларның киләчәкләре турында кайгырталар (Эфеслеләргә 6:4). Андый аталар, балаларын төзәткәндә, гадәттә үз сүзләрендә нык тора, шулай да үзләрен кырыс тотмый. Күктәге Атабыз да безне вакыт-вакыт төзәтә. Әмма аның төзәтүе һәрвакыт ярату һәм шәфкать белән тулы. Гайсә дә, үз Атасыннан үрнәк алып, шәкертләре аның төзәтеп әйткән сүзләрен шунда ук кабул итмәсә дә, үзен йомшак тоткан (Маттай 20:20—28; Лүк 22:24—30).

Рикардо мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвәнең үзен ярату күрсәтеп төзәткәненә рәхмәтле. Рикардо җиде айлык сабый булганда, әтисе гаиләләрен ташлап киткән. Яшүсмер чакларында ул әтисенең ярдәменә аеруча мохтаҗ булган. Ул бозык тормыш алып барган һәм вөҗдан газаплары кичерә башлаган. Андый тормыш рәвеше мәсихчеләрнең әхлакый нормаларына туры килмәгәнен аңлап, ул үз җыелышының мәсихче өлкәннәренә барысын сөйләп бирергә булган. Өлкәннәр аңа туры, әмма ярату белән тулы Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш биргәннәр. Рикардо бу төзәтүне кабул иткән һәм аның өчен рәхмәтле булган. Шулай да үткәндә кылган эшләре аркасында аңа күп газаплар чигәргә туры килгән: ул төннәр буе йокламаган, елаган, күңел төшенкелегенә бирелгән. Ахыр чиктә ул үзенә бирелгән төзәтү Йәһвәнең һаман да аны яратканын күрсәтә икәнен аңлаган. Ул Еврейләргә 12:6 да әйтелгән сүзләрне исенә төшергән: «Раббы Үзе яраткан кешеләрне үгетләп төзәтә».

Безгә шуны истә тотарга кирәк: төзәтү — берәр ярамаган эш кылганыбыз өчен җәза яки шелтә бирү генә түгел, ә, Изге Язмалар буенча, тәрбияләүнең бер өлеше. Шуңа күрә кайвакыт күктәге яратучан Атабыз, безне төзәтер өчен, безгә берникадәр вакыт үз хаталарыбызның ачы нәтиҗәләрен татырга рөхсәт итә. Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, аның төзәтүләре безне тәрбияли һәм дөрес юл белән барырга ярдәм итә (Еврейләргә 12:7, 11). Әйе, күктәге Атабыз безнең иминлегебез турында чыннан да борчыла һәм, безгә файда булсын дип, безне төзәтә.

Атабыз безнең турында кайгырта

Яратучан ата үз гаиләсенең физик һәм материаль ихтыяҗларын кайгырта. Йәһвә дә шулай эшли. «Сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 6:25—34). Йәһвә үзе: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам»,— дип вәгъдә итә (Еврейләргә 13:5).

Ниси исемле бер хатын, ире эшсез калгач, бу сүзләрнең дөреслеген үзе татып караган. Күптән түгел генә ул, ике кызы турында кайгыртыр өчен һәм Аллаһыга күбрәк хезмәт итәр өчен, үзенең акчалы эшен калдырган булган. Хәзер аларга ничек яшәргә инде? Ул Йәһвәгә дога кылган. Икенче көнне, үз әйберләрен алып китәр өчен, ире эшкә барган. Шунда аның начальнигы аңа башка төрле бер эш тәкъдим иткән. Ул шаккаткан! Шулай итеп Нисинең ире, беркөнне эшен югалткан булса, икенче көнне инде яңа эшкә ия булган. Ниси һәм аның ире үзләренең күктәге Аталарына мондый эш кылганы өчен үз рәхмәтләрен белдергәннәр. Бу очрактан кабат шуны күрәбез: Йәһвә — безнең яратучан Атабыз — үзенең тугры хезмәтчеләрен бер дә онытмый.

Күктәге Атабызның яратуын кадерлибез

Әйе, күктәге Атабызның гаҗәеп мәхәббәте әйтеп бетергесез! Ул үзенең аталарча яратуын безне хуплап, кызганып, яклавын биреп, төзәтеп һәм ихтыяҗларыбызны кайгыртып күрсәтә. Бу мәкаләдән моның турында белгәннән соң, без Йәһвә — иң яхшы Ата дип әйтә алабыз!

Күктәге Атабызның безгә күрсәткән яратуын кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә? Аның турында һәм ниятләре турында белер өчен тырышлыклар куегыз (Яхъя 17:3). Аның ихтыяры буенча яшәгез һәм аның юллары буенча йөрегез (1 Яхъя 5:3). Башкалар белән мөнәсәбәтләрегездә аның яратуын чагылдырыгыз (1 Яхъя 4:11). Шулай эшләп, без Йәһвәне күктәге Атабыз дип санаганыбызны һәм аның балалары булу безнең өчен зур хөрмәт икәнен күрсәтәбез.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Изге Язмаларда Йәһвә күп тапкыр безнең Атабыз дип атала. Мәсәлән, Гайсә Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр китапларында «Ата» я «Әти» дигән сүзләрне якынча 65, ә Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә 100 дән артык тапкыр кулланган. Паул да үз хатларында Аллаһыны 40 тан артык тапкыр «Ата» дип атый. Йәһвәне, ул безгә тормыш биргәнгә күрә, Атабыз дип атап була.

^ 9 абз. «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның «Һичбер нәрсә дә безне Аллаһының мәхәббәтеннән аера алмаячак» дип исемләнгән 24 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[19 биттәге текст эчендә булган рамка]

Йәһвәнең нинди әти булуын яхшырак белсәк, без аңа якынрак булырбыз һәм аны ныграк яратырбыз

[22 биттәге текст эчендә булган рамка]

Без Йәһвәне күктәге Атабыз дип санаганыбызны һәм аның балалары булу безнең өчен зур хөрмәт икәнен күрсәтә алабыз

[21 биттәге рамка/иллюстрация]

ЙӘҺВӘ ҮЗЕНЕҢ АТАЛАРЧА ЯРАТУЫН ТӨРЛЕЧӘ КҮРСӘТӘ

ХУПЛЫЙ

КЫЗГАНА

ЯКЛЫЙ

ТӨЗӘТӘ

ИХТЫЯҖЛАРЫБЫЗНЫ КАЙГЫРТА