Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Дин белән кызыксынмаган һәм карьерасы уңышлы булган яшь хатын ничек тормышның чын мәгънәсен тапкан? Бер яшь католик үлем турында нинди хакыйкатьне белгән һәм бу аның тормышын ничек үзгәрткән? Ни өчен тормыш ямен югалткан бер яшь кеше Аллаһы турында белергә һәм аның хезмәтчесе булып китәргә булган? Әйдәгез, моны аларның үзләреннән белик.

«Еллар буе мин ни өчен без яшибез дип уйландым» (РОЗАЛИНДА ДЖОН).

  • ТУУ ЕЛЫ: 1963

  • ТУГАН ИЛЕ: БӨЕКБРИТАНИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: УҢЫШЛЫ КАРЬЕРАГА ИЯ БУЛГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.

Мин Лондонның көньягында, Кройдонда тудым. Без гаиләдә тугыз бала үстек, мин алтынчысы идем. Әти-әнием чыгышы белән Кариб утравы Сент-Винсенттан иде. Әнием Методистлар чиркәвенә йөрде. Белемгә бик сусаган булсам да, Аллаһы турында беләсем килми иде. Каникуллар вакытында мин китапханәдән күп китаплар ала идем һәм еш кына, күл буена барып, укый идем.

Мәктәпне бетергәч берничә ел үткәннән соң, мин кешеләргә ярдәм итәргә теләгәнемне аңладым. Мин эшкә урнаштым һәм анда йортсыз кешеләргә, гарипләргә һәм өйрәнү кыен бирелгән кешеләргә булыштым. Аннан соң мин университетка — медицина факультетына кердем. Аны тәмамлагач, мин дәрәҗәле эшкә урнаштым һәм рәхәт тормыш алып бара башладым. Штаттан тыш социаль аналитик һәм идарә итү буенча консультант булганга, миңа эш өчен ноутбук һәм Интернет кына кирәк иде. Мин бер-ике атнага чит илгә китә идем, үземнең яраткан отелемдә яши идем, андагы матур табигатькә соклана идем, спа-салонга һәм фитнес-клубка йөри идем. Минемчә, тормышым шәп иде! Ләкин мин беркайчан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне онытмадым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Еллар буе мин: «Ни өчен без яшибез һәм тормышның максаты нинди?» — дип уйландым. Ләкин җавапны беркайчан да Изге Язмалардан эзләмәдем. 1999 елда беркөн яныма Йәһвә Шаһите булган сеңелем Маргарет килде. Аның белән башка Йәһвә Шаһите дә бар иде. Сеңелемнең бу дусты миңа шәхси кызыксыну күрсәтте һәм мин, үзем дә абайламыйча, аның белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Эшем күп вакыт алганга һәм тормыш рәвешем аркасында, мин рухи яктан әкрен үстем.

2002 елның җәендә мин Англиянең көньяк-көнбатыш ягына күчендем. Анда мин аспирантурага укырга кердем. Ниятем социаль фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешү иде. Мин кечкенә улым белән андагы Патшалык Залына ешрак йөри башладым. Югары белемем булса да, мин Изге Язмаларны өйрәнеп кенә кешелек проблемаларының асылын һәм аларны чишү юлын яхшырак аңладым. Мин Маттай 6:24 тәге хакыйкатькә төшендем. Анда ике хуҗага хезмәт итеп булмый диелә. Син я Аллаһыга, я Байлыкка хезмәт итәсең. Ахыр чиктә миңа да тормышымда сайлау ясарга кирәк икәнен мин белә идем.

Моңарчы бер ел элек мин бер өйгә Изге Язмаларны өйрәнүгә йөри торган идем. Анда «Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?» * дигән китапны өйрәнделәр. Шул чакта мин Барлыкка Китерүчебез Йәһвә генә кешелек проблемаларын хәл итәчәк икәненә дәлилләр таптым. Университетта исә тормышның максаты Аллаһыга ышану белән бәйле түгел дип өйрәттеләр. Бу мине ярсытты. Ике айдан соң мин укуымны ташладым һәм рухи максатларга күбрәк игътибар бирергә булдым.

Тормыш рәвешемне үзгәртергә этәргән Изге Язмалардагы өзек Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 булды: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр». Кайгыртучы Аллаһыбыз турында белем алу минем өчен һәркайсы байлыктан һәм докторлык дәрәҗәсе китерә алган абруйдан кадерлерәк иде. Йәһвәнең җиргә карата нияте һәм безнең өчен үлгән Гайсәнең роле турында күбрәк белгән саен, тормышымны Аллаһы Тәгаләгә багышларга теләгем үсә барды. 2003 елның апрелендә мин суга чумдырылдым, аннары тормышымны әкренләп гадиләштердем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Йәһвә белән дуслыгымның кыйммәте бәяләп бетергесез. Аның турында белем алу миңа җан тынычлыгы һәм чын шатлык китерә. Аллаһының башка хезмәтчеләре белән аралашу да мине шатлыклы итә.

Изге Язмаларны өйрәнү һәм мәсихче очрашулар белемгә сусавымны канәгатьләндерә. Мин белгәннәремне башкаларга сөйләргә яратам, бу тормышымда иң мөһиме булып китте. Шулай итеп, мин башкаларга хәзер яхшырак тормыш алып барырга һәм яңа дөньяда яшәргә искиткеч өметкә ия булырга булыша алам. 2008 елның июнь аеннан бирле мин гомуми пионер булып хезмәт итәм, ягъни яхшы хәбәрне вәгазьләүгә күбрәк вакыт багышлыйм. Бу мине тагы да бәхетлерәк итте! Мин тормышның чын максатын таптым һәм моның өчен Йәһвәгә бик рәхмәтлемен.

«Дустымның үлеме мине тетрәндерде» (РОМАН ИРНЕСБЕРГЕР).

  • ТУУ ЕЛЫ: 1973

  • ТУГАН ИЛЕ: АВСТРИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: КОМАРЧЫ

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.

Мин Австриядә Браунау дигән бай шәһәрчектә үстем, анда җинаятьчелек юк иде диярлек. Минем гаиләм католик динен тотты һәм мине дә шул диндә үстерде.

Кечкенә чагымдагы бер вакыйга миңа зур йогынты ясады. 1984 елны, миңа якынча 11 яшь булганда, без якын дустым белән футбол уйнадык. Шул ук көнне төштән соң ул машина астына эләгеп һәлак булды. Дустымның үлеме мине тетрәндерде. Бу вакыйгадан соң мине еллар буе: «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?» — дигән сорау борчыды.

Мәктәпне тәмамлагач, мин электрик булып эшләдем. Мин комарчы булып китсәм дә һәм күп акчага уйнасам да, акчага кытлык булмады. Мин күп вакыт спорт белән шөгыльләндем, шулай ук хеви-метал һәм панк-рок музыкасын тыңларга яраттым. Тормышым дискотекаларда һәм клубларда үтте. Мин күңел ачулар тулы һәм әхлаксыз тормыш алып бардым, әмма күңелемдә бушлык сиздем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

1995 елны олы яшьтәге бер Йәһвә Шаһите ишегемне шакыды һәм бер китап тәкъдим итте. Анда Изге Язмалардан «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?» дигән сорауга җавап бар иде. Мине дустымның фаҗигале үлеме һаман да борчыганга, мин бу китапны алдым. Мин үлем турындагы бүлекне генә түгел, ә бөтен китапны укып чыктым.

Укыганнарым үлем турындагы сорауларыма җавап бирде. Ләкин мин күпкә күбрәкне белдем. Католик динендә үскәнгә, мин башлыча Гайсәгә ышана идем. Әмма Изге Язмаларны җентекләп өйрәнеп, мин Гайсәнең Атасы — Йәһвә Аллаһы белән якын дуслык үстерә алдым. Белгәннәрем мине гаҗәпләндерде. Йәһвә серле һәм ерак түгел, ә безне үзе турында белем алырга чакыра (Маттай 7:7—11). Мин шулай ук Йәһвәнең хисләре бар икәнен һәм ул һәрвакыт үз сүзен тота икәнен белдем. Бу мине Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр белән кызыксынырга һәм аларның ничек үтәлгәнен тикшерергә дәртләндерде. Ачыклаганнарым минем Аллаһыга иманымны ныгытты.

Тиздән мин аңладым: Йәһвә Шаһитләре генә башкаларга Изге Язмалардан чын-чынлап белем алырга булыша. Мин Йәһвә Шаһитләренең басмаларында китерелгән шигырьләрне католик Изге Язмаларымнан табып тикшереп бардым. Күбрәк тикшергән саен, мин хакыйкатьне тапканыма инана бардым.

Изге Язмаларны өйрәнеп, мин белдем: Йәһвә минем үз нормалары буенча яшәвемне тели. Эфеслеләргә 4:22—24 тән мин күрдем: миңа үткәндәге яшәү рәвешемнән — «элеккеге шәхесемнән» арынырга кирәк һәм «Аллаһы ихтыяры буенча» үзгәреп, «яңа шәхес булып киенергә» кирәк. Шуңа күрә мин әхлаксыз тормыш рәвешемне калдырдым. Шулай ук мин комарлы уеннарны ташларга кирәклеген аңладым, чөнки бу гадәт байлык яратуга һәм комсызлыкка этәрә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Андый үзгәрешләрне ясар өчен, миңа элеккеге дусларым белән араны өзәргә һәм Аллаһы нормалары буенча яшәгән яңа дуслар булдырырга кирәк икәнен белә идем.

Бу үзгәрешләрне ясау җиңел булмады. Мин Патшалык Залында үткән очрашуларга йөри башладым һәм җыелышта яңа дусларны таптым. Мин шулай ук Изге Язмаларны үзем җентекләп өйрәндем. Бу адымнар ярдәмендә мин башка музыка тыңлый башладым, тормышымдагы максатларны үзгәрттем һәм тышкы кыяфәтемне тәртипкә китердем. 1995 елда мин, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Мин акчага һәм мал-мөлкәткә дөрес караш үстердем. Мин кызу канлы идем, ләкин хәзер тынычрак булып киттем. Шулай ук мин инде киләчәк турында артык борчылмыйм.

Йәһвәгә хезмәт иткән халыкара гаиләдә булу миңа бик ошый. Алар, авырлыкларга карамастан, Аллаһыга тугры хезмәт итә. Хәзер тормышымда иң мөһиме — күңел ачулар түгел, ә Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм башкаларга булышу. Бу миңа зур бәхет китерә!

«Ниһаять тормышым мәгънәгә ия!» (ИЕН КИНГ).

  • ТУУ ЕЛЫ: 1963

  • ТУГАН ИЛЕ: АНГЛИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ТОРМЫШТАН ӨМЕТЕН ӨЗГӘН БУЛГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.

Мин Англиядә тудым. Миңа якынча җиде яшь булганда, гаиләбез Австралиягә күченде. Без Квинсленд штатында, Голд-Кост дигән курорт шәһәрендә урнаштык. Гаиләбез бай булмаса да, бездә һәрвакыт бар кирәклесе бар иде.

Балачагым начар булмаса да, мин үземне беркайчан да бәхетле итеп сизмәдем. Мин тормыштан өметемне өзгән идем. Әтием каты эчте. Аның эчүе һәм әниемә күрсәткән мөнәсәбәте аркасында, мин аны әллә ни яратмадым. Аның ни өчен андый булганын мин соңрак кына аңладым. Ул Малайяда хәрби хезмәт үткәндә күпне кичергән булган.

Югары классларда мин эчә башладым. 16 яшемдә мин, мәктәпне ташлап, флотка киттем. Анда мин наркотиклар куллана һәм тәмәке тарта башладым. Шулай ук мин эчкечегә әйләнә бардым. Элек мин ял көннәрендә генә эчсәм, хәзер һәркөн эчә идем.

Егерме яшемә мин Аллаһының барлыгына шикләнә башладым. Аллаһы чыннан да бар икән, ни өчен ул кешеләрнең газаплануын һәм үлүен рөхсәт итә дип фикер йөрттем мин. Мин хәтта дөньядагы бар явызлык өчен Аллаһыны гаепләүче шигырь яздым.

23 яшемдә мин флоттан киттем. Аннан соң мин төрле җирләрдә эшләдем һәм хәтта бер ел чит илдә эшләп алдым. Әмма бернәрсә дә тормышыма ямь өстәмәде. Максатлар куярга һәм аларга ирешергә теләгем юк иде. Бернәрсә дә күңелемне кузгатмый иде. Үз йортыма, яхшы эшкә ия булу, карьера ясау — барысы да мәгънәсез булып тоелды. Алкоголь һәм музыка тыңлау гына миңа юаныч китерде.

Тормышның мәгънәсен белергә көчле теләгемнең кайчан туганын мин төгәл хәтерлим. Мин Польшада, Освенцим концлагеренда идем. Анда эшләнелгән ерткычлык турында инде укыганым бар иде. Ләкин лагерьның зурлыгын үз күзләрем белән күргәч, бу мине тетрәндерде. Кешеләрнең башкаларга карата шулкадәр мәрхәмәтсез булуы башыма сыймый иде. Мин күз яшьләремне тыя алмыйча: «Ни өчен?» — диеп, лагерь буйлап йөргәнемне хәтерлим.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

1993 елны чит илдән кайтканнан соң, сорауларыма җавап табар өчен, мин Изге Язмаларны укый башладым. Күп тә үтмәстән, ике Йәһвә Шаһите ишегемне шакыды һәм мине конгресска чакырды. Ул якындагы стадионда үтәргә тиеш иде. Һәм мин барырга булдым.

Берничә ай элек бу стадионда мин бер матчта булган идем. Нинди зур аерма! Йәһвә Шаһитләре әдәпле һәм пөхтә киенгән иде. Аларның балалары бик тәртипле иде. Ә төшке аш вакытында күргәннәрем мине шаккатырды: йөзләгән кеше уен кырында ашады, ләкин аларның артыннан бер бөртек чүп тә калмады. Ә иң мөһиме — бу кешеләр канәгатьлек һәм тынычлык сизә иде кебек. Нәкъ шул миңа җитми иде дә. Ул көнне нинди нотыклар яңгыраганын мин хәтерләмим. Ләкин Йәһвә Шаһитләренең тәртипләре миңа зур йогынты ясады.

Ул кичне мин Изге Язмаларны укыган һәм төрле диннәрне өйрәнгән туганымны исемә төшердем. Берничә ел элек ул миңа Гайсәнең сүзләрен укыган иде. Анда хак динне аның җимешләреннән танып була дип әйтелгән иде (Маттай 7:15—20). Мин уйлап куйдым: ни өчен Йәһвә Шаһитләре башкалардан шулкадәр аерылып тора, моны тикшерергә кирәк. Күңелемдә беренче тапкыр өмет чаткысы уянды.

Киләсе атнада мине конгресска чакырган ике Йәһвә Шаһите кабат килде. Алар миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итте, һәм мин ризалаштым. Мин шулай ук алар белән мәсихче җыелышларга йөри башладым.

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, минем Аллаһыга карашым тулысынча үзгәрде. Мин аның явызлык һәм газаплар чыганагы булмаганын аңладым. Кешеләр начар эшләр кылганда, бу аңа авырту китерә икәнен белдем (Яратылыш 6:6; Зәбур 78:40, 41). Мин Йәһвәгә беркайчан да авырту китермәскә карар иттем. Минем аның йөрәген сөендерәсем килде (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Мин эчүемне, тартуымны ташладым һәм әхлаксыз тормышымны калдырдым. 1994 елда, март аенда мин суга чумдырылдым һәм Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Мин хәзер чын-чынлап бәхетле һәм канәгать. Авырлыкларымны чишәр өчен, мин инде эчкечелеккә бирелмим. Мин йөгемне Йәһвәгә салырга өйрәндем (Зәбур 55:22).

Мин инде ун ел Карен исемле мәсихче белән никахта торам һәм минем Нелла исемле искиткеч үги кызым бар. Без өчебез дә мәсихче хезмәттә күп вакыт үткәрергә яратабыз. Без кешеләргә Аллаһы турында хакыйкатьне белергә ярдәм итәбез. Ниһаять, тормышым мәгънәгә ия!

^ 11 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.