Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

«Әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?»

«Әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?»

Аллаһы бездән нәрсә таләп итә? Без үтәргә тиеш булган берәр кануннар җыентыгы бармы? Бәхеткә, юк. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча, Аллаһының бар таләпләрен бер сүз белән аңлатып була. (Марк 12:28—31 не укыгыз.)

Әйдәгез, башта Гайсә сүзләренең контекстын карап чыгыйк. Яһүдләрнең календаре буенча 11 нисан. Гайсәнең үлеменә берничә көн кала. Ул гыйбадәтханәдә өйрәтә. Аның дошманнары аңа мәкерле сораулар биреп бәйләнергә сәбәп эзли. һәр вакыт Гайсә җавап биргәндә, алар аңа нәрсә әйтергә белми. Аннары Гайсәгә мондый сорау бирәләр: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» (28 нче шигырь).

Бу сорау гади булмаган. Кайбер яһүдләр Муса канунындагы 600 дән артык әмерләрнең кайсысы беренчесе, ягъни иң мөһиме, дип бәхәсләшкән. Башкалар, күрәсең, бар әмерләр дә тиң һәм бер әмер икенчесеннән мөһимрәк дип уйлау дөрес түгел дип санаган. Бу сорауга Гайсә ничек җавап бирә?

Җавап биргәндә Гайсә бер түгел, ә ике әмерне искә ала. Башта ул болай ди: «Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (30 нчы шигырь; Канун 6:5). «Йөрәк», «җан», «акыл», «кодрәт» — бер-берсен алмаштыра алган төшенчәләр түгел *. Гайсә сүзләренең мәгънәсе ачык: без Йәһвәне яратуыбызны бар сәләтләребезне, көчебезне һәм үзебездә булган бар нәрсәне кулланып күрсәтәбез. Изге Язмалар буенча бер белешмәлектә моның турында болай дип әйтелә: «Аллаһыны тулысынча бирелеп яратырга кирәк». Андый ярату сезне, аның хуплавын алыр өчен, көн саен кулыгыздан килгәнне эшләргә дәртләндереп торачак (1 Яхъя 5:3).

Икенчедән, Гайсә болай дип әйткән: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (31 нче шигырь; Левиләр 19:18). Аллаһыны ярату һәм якыннарыбызны ярату бер-берсе белән тыгыз бәйле. Якыннарыбызны ярату — Аллаһыны яратуның нәтиҗәсе (1 Яхъя 4:20, 21). Якыннарыбызны үзебезне яраткандай яратсак, үзебезгә нәрсә эшләүләрен теләсәк, үзләренә шуны ук эшләрбез (Маттай 7:12). Шулай эшләп, безне дә, аларны да, үзенә охшатып барлыкка китергән Аллаһыны яратуыбызны күрсәтербез (Яратылыш 1:26).

Йәһвә үз хезмәтчеләреннән таләп иткәнен бер сүз белән аңлатып була: мәхәббәт

Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратырга дигән әмер нихәтле мөһим? «Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк»,— дигән Гайсә (31 нче шигырь). Изге Язмаларның башка бер китабы буенча, Гайсә: «Шушы ике әмергә бөтен Канун... нигезләнгән»,— дип әйткән (Маттай 22:40).

Аллаһыга ярау авыр түгел. Аның бар таләпләрен бер сүз белән аңлатып була: мәхәббәт. Нәкъ мәхәббәт һәрвакыт чын гыйбадәт кылуның асылы булган һәм булачак та. Әмма ярату — ул сүзләр һәм хисләр генә түгел, ул эшләрдә күренә (1 Яхъя 3:18). Әйе, «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Ә ничек безгә Йәһвәгә яратуны үстерергә һәм күрсәтергә? Моның турында сезне күбрәк белергә чакырабыз.

МАРТ АЕНДА ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКЫГЫЗ

Марк 9—16 Лүк 1—6

^ 6 абз. Изге Язмаларда «җан» дигән сүз кешенең тулаем эчке дөньясына кагыла. Шулай итеп, «җан» сүзе үз эченә «йөрәк», «акыл» һәм «кодрәтне» алырга мөмкин.