Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең үледән терелүе башкаларга тормыш китерә!

Гайсәнең үледән терелүе башкаларга тормыш китерә!

ГАЙСӘНЕҢ терелүе борынгы заманда булса да, ул бүген дә безнең өчен бик әһәмиятле. Аның мәгънәсе турында рәсүл Паул болай дип язган: «Мәсих үледән терелеп торган, ул — үлем йокысына талганнарның беренче җимеше. Чөнки, үлем бер кеше аша булган кебек, үледән терелеп тору да бер кеше аша була. Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» (1 Көринтлеләргә 15:20—22).

Гайсә б. э. 33 елының 16 нисанында терелтелгән булган. Бу көнне яһүдләр Иерусалим гыйбадәтханәсенә Йәһвә Аллаһыга бодайның беренче уңышларыннан иң яхшысын китергән. Гайсәне беренче җимеш дип атап, Паулның башка кешеләрнең дә үледән терелүе булачагын әйтәсе килгән.

Паул киләсе сүзләрне әйтеп Гайсәнең терелүе ярдәмендә нәрсә мөмкин булганын аңлаткан. «Үлем бер кеше аша булган кебек, үледән терелеп тору да бер кеше аша була»,— дигән ул. Бар кешеләр Адәмнән гөнаһ һәм камилсезлек мирас итеп алган, шуңа күрә без барыбыз үләбез. Әмма Гайсә үз камил тормышын корбанга китереп, кешеләргә үледән терелүгә юл ачкан һәм аларны гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат иткән. Шуңа күрә Паул Римлыларга 6:23 тә болай дип әйткән: «Гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә ярдәмендә мәңгелек тормыш».

Гайсәнең үлеме һәм терелүе безнең өчен нинди мәгънә йөртә икәнен Гайсә үзе аңлаткан. Ул болай дигән: «Кеше Улын... күтәрергә тиешләр. Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак. Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:14—16).

Авыртусыз, кайгысыз һәм газапларсыз мәңгелек тормышны күз алдыгызга гына китерегез! (Ачылыш 21:3, 4). Нинди искиткеч киләчәк! Бер белгеч моның турында болай ди: «Зиратлар кешенең гомере мәңге түгел икәнен искә төшереп тора, ә терелү — үлем мәңге булмаячагына ышандыра». Әйе, Гайсәнең терелүе тормыш бирә!