Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ. УЛ СЕЗГӘ НӘРСӘ КИТЕРӘ АЛА?

Аллаһы Патшалыгы Гайсә өчен никадәр мөһим?

Аллаһы Патшалыгы Гайсә өчен никадәр мөһим?

Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә күп нәрсә турында сөйләгән. Мәсәлән, ул үз шәкертләрен дога кылырга, Аллаһыга яраклы булырга һәм чын бәхетне табарга өйрәткән (Маттай 6:5—13; Марк 12:17; Лүк 11:28). Ләкин Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында, башка темаларга караганда, күбрәк сөйләгән. Бу тема аның йөрәгенә якын булган (Лүк 6:45).

Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә үз тормышын «Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүгә һәм игълан итүгә» багышлаган (Лүк 8:1). Ул бөтен көчен куеп, кешеләрне Аллаһы Патшалыгына өйрәтер өчен, Исраил буйлап йөзләгән километр үткән. Гайсәнең хезмәте турында бәян ителгән дүрт Яхшы хәбәр китабында Патшалык 100 дән артык тапкыр искә алына, һәм күбесенчә Гайсә сүзләрендә. Ләкин Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында күпкә күбрәк сөйләгәндер! (Яхъя 21:25)

Ни өчен Гайсә Патшалыкны мөһим дип санаган? Сәбәпләрнең берсе — Аллаһы Гайсәне бу Патшалыкта Патша итеп билгеләгән, һәм Гайсә моны белгән (Ишагыйя 9:6; Лүк 22:28—30). Әмма Гайсә үзенә дан эзләмәгән һәм хакимлеккә омтылмаган (Маттай 11:29; Марк 10:17, 18). Ул Патшалык турында вәгазьләгәндә эгоистик максатларга омтылмаган. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең яраткан Атасы һәм тугры шәкертләре өчен күп нәрсә башкарачак, һәм Гайсә өчен бу билгеле булган. Нәкъ шуңа күрә ул Патшалыкны мөһим дип санаган һәм әле дә шулай саный *.

ПАТШАЛЫК ГАЙСӘНЕҢ АТАСЫ ӨЧЕН НӘРСӘ БАШКАРАЧАК?

Гайсә үз күктәге Атасын бик ярата (Гыйбрәтле сүзләр 8:30; Яхъя 14:31). Ул Атасының ярату, кызгану һәм гаделлек кебек күркәм сыйфатларына соклана (Канун 32:4; Ишагыйя 49:15; 1 Яхъя 4:8). Бүген күпләр Аллаһы турында ялган тәгълиматлар тарата. Мәсәлән, алар Аллаһы кешеләрнең газапларына ваемсыз һәм ул газап чигүебезне тели дип әйтә. Әлбәттә, Гайсә андый ялган тәгълиматларны нәфрәт итә. Гайсә «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне» ашкынып вәгазьләгән, чөнки ул Патшалык Атасы абруен аклаячак икәнен белгән (Маттай 4:23; 6:9, 10). Патшалык моны ничек башкарачак?

Патшалыкны кулланып, Йәһвә кешелек гаиләсе хакына гаять зур үзгәрешләр ясаячак. Ул тугры кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк». Йәһвә «үлем, кайгы, ачы тавыш, авыртуны» юк итеп, күз яшьләренең сәбәпләрен юкка чыгарачак (Ачылыш 21:3, 4). Патшалык ярдәмендә Аллаһы кешеләрнең бар газапларын бетерәчәк *.

Гайсәнең ни өчен кешеләргә Патшалык турында теләп сөйләгәне аңлашыла: Патшалык аның Атасының никадәр кодрәтле һәм кызганучан булуын ачыклаячак (Ягъкуб 5:11). Гайсә шулай ук Патшалыкның үзе яраткан тугры кешеләргә дә файда китерәчәген белгән.

ПАТШАЛЫК ТУГРЫ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН НӘРСӘ БАШКАРАЧАК?

Җиргә килер алдыннан Гайсә үз Атасы белән күктә күп вакыт яшәгән. Ата үз Улы белән бергә бар нәрсәне, шул исәптән бихисап күп йолдызлар һәм галактикалар тулы курку-хөрмәт уята торган күкләрне, безнең искитмәле җир һәм анда яшәгән бар тереклекне, барлыкка китергән (Көләсәйлеләргә 1:15, 16). Ләкин Гайсә аеруча «адәм балаларын күреп сөенгән» (Гыйбрәтле сүзләр 8:31).

Гайсәнең хезмәте кешеләрне ярату белән сугарылган булган. Иң баштан ук Гайсә үзенең мохтаҗларга «яхшы хәбәрне игълан итәр өчен» килгәнен ачык күрсәткән (Лүк 4:18). Ләкин Гайсә кешеләргә булышу турында сөйләү белән генә чикләнмәгән. Кат-кат ул кешеләргә үз мәхәббәтен күрсәтеп торган. Мәсәлән, халык Гайсәне тыңлар өчен җыелгач, Гайсә «аларны кызганган һәм авыру булганнарын савыктырган» (Маттай 14:14). Авыр чир белән интеккән бер кеше Гайсә, теләсә, аны терелтә ала дип ышануын белдергәч, Гайсә аңа ярату күрсәткән. Ул кызгану белән: «Телим. Тазарын»,— диеп, бу кешене савыктырган (Лүк 5:12, 13). Гайсәнең дусты Мәрьям үз туганы Лазарның үлеме аркасында елаганда, Гайсә «авыр итеп ыңгырашып куйган», «көенгән», һәм аның «күз яшьләре ага башлаган» (Яхъя 11:32—36). Шуннан соң ул бик гаҗәеп нәрсәне башкарган: Лазар инде дүрт көн үлгән булса да, Гайсә аны терелткән! (Яхъя 11:38—44)

Гайсә башкаларга ярдәм итсә дә, ул ярдәм вакытлыча гына файда китергән. Ул үзе савыктырган кешеләрнең иртәме-соңмы яңадан чирләп китәчәкләрен, ә терелткәннәрнең яңадан үләчәкләрен белгән. Ләкин Гайсә Аллаһы Патшалыгының андый проблемаларны мәңгегә юк итәчәген белгән. Менә ни өчен Гайсә могҗизалар кылу белән генә чикләнмәгән, ә ашкынып «Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән» (Маттай 9:35). Аның могҗизалары Аллаһы Патшалыгының тиздән бөтен җирдә башкарачак эшләрен кечкенә масштабта күрсәткән. Изге Язмалардагы бу вакытка кагылышлы вәгъдәләрне карап чыгыйк.

  • Чирләр инде булмаячак.

    «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикерәчәк, һәм телсезнең теле шатланып кычкырачак». Моннан тыш, «җирдә яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24; 35:5, 6).

  • Үлем инде булмаячак.

    «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29).

    «Ул үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвә бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк» (Ишагыйя 25:8).

  • Үлгәннәр терелтеләчәк.

    «Аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).

    «Кешеләр... үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15).

  • Һәр кешенең йорты һәм эше булачак.

    «Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Алар төзеп, башка берәү яшәмәячәк, алар утыртып, башка берәү ашамаячак — андый хәл булмаячак... Минем сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрне тулысынча кулланачаклар» (Ишагыйя 65:21, 22).

  • Сугышлар инде булмаячак.

    «[Ходай] җир читеннән барлык сугышларны туктата» (Мәдхия 45:10).

    «Халык халыкка каршы кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга башка өйрәнмәячәк» (Ишагыйя 2:4).

  • Ачлык инде булмаячак.

    «Җир җимешен бирде: безнең Аллабыз безгә фатихасын бирә» (Мәдхия 66:7).

    «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр» (Мәдхия 71:16).

  • Фәкыйрьлек инде булмаячак.

    «Ярлы кеше бөтенләйгә онытылмас» (Мәдхия 9:19).

    «Ул ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр. Ярлыны, мескенне кызганыр, һәм мескеннәрнең җаннарын коткарыр» (Мәдхия 71:12, 13).

Бу вәгъдәләрне укып чыккач, сез Аллаһы Патшалыгының Гайсә өчен бик мөһим булуын аңлыйсызмы? Җирдә яшәгәндә ул тыңларга әзер һәр кешегә Аллаһы Патшалыгы турында ашкынып сөйләгән, чөнки бу Патшалыкның бүгенге бар проблемаларны юк итәчәген белгән.

Изге Язмаларда язылган бу вәгъдәләр сезгә ошыймы? Алайса, Патшалык турында ничек күбрәк белеп була? Патшалык китерәчәк фатихаларны алыр өчен, нәрсә эшләргә? Киләсе мәкаләдә бу сорауларга җавап бар.

^ 5 абз. Бу мәкаләдә Гайсәнең хисләре турында хәзерге заманда әйтелә, чөнки ул әле дә тере. Гайсә хәзер күктә, һәм Патшалык аның йөрәгенә, һичшиксез, якын булып кала (Лүк 24:51).

^ 8 абз. Ни өчен Аллаһы кешеләрнең газапларына берникадәр вакыт юл куя? Моны белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 11 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Аны шулай ук www.ps8318.com/tt дигән сайттан да йөкләп була.