Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШҮ

Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Икенче өлеш)

Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Икенче өлеш)

Бу мәкалә — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Кәрим исемле Йәһвә Шаһите Дамир исемле ир-ат янына кайта.

НАБУХОДОНОСОРНЫҢ ТӨШЕ — КЫСКАЧА КАРАП ЧЫГУ

Кәрим: Дамир, сезне кабат күрергә бик шатмын. Миңа сезнең белән Изге Язмаларны һәр атна өйрәнү рәхәтлек китерә *. Хәлләрегез ничек?

Дамир: Әйбәт, рәхмәт.

Кәрим: Моны ишетергә шатмын. Соңгы мәртәбә без ни өчен Йәһвә Шаһитләре Патшалык 1914 елда идарә итә башлаганына ышана дип сөйләшкән идек *. Без Данил китабыннан 4 нче бүлегеннән пәйгамбәрлеге турында фикер алыштык. Анда әйтелгәнне хәтерлисезме?

Дамир: Анда Набуходоносор патша зур агач турында бер төш күргән диелә.

Кәрим: Әйе, дөрес. Набуходоносор күккә җиткән гаять зур агач күргән. Аннары ул Аллаһы фәрештәсенең бу агачны кисеп ташларга боерыгын ишеткән. Ләкин Аллаһы агач төбен җирдә калдырырга кушкан. «Җиде вакыт» үткәч, бу агач яңадан үсеп чыгарга тиеш булган *. Без шулай бу пәйгамбәрлекнең ике үтәлеше булырга тиеш икәнен белдек. Беренче тапкыр аның ничек үтәлгәнен хәтерлисезме?

Дамир: Патша Набуходоносорда үтәлгәнме? Аның акылы җиде елга зәгыйфьләнгән.

Кәрим: Әйе, дөрес. Набуходоносор вакытлыча акылдан шашкан, шуңа күрә аның идарә итүе өзелгән булган. Әмма зуррак үтәлешендә Аллаһының идарә итүе җиде вакытка өзелгән. Күргәнебезчә, җиде вакыт б. э. к. 607 елында, Иерусалим җимерелгәч, башланган булган. Ул вакыттан алып Аллаһы халкында Йәһвә Аллаһыны символлаштырган җирдәге патшалар булмаган. Шулай да җиде вакыт үткәннән соң, Аллаһы үзенең халкы өстеннән яңа Хакимне, бу очракта күктәге Хакимне, билгеләргә тиеш булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, җиде вакыт тәмамлаганнан соң, Аллаһының күктәге Патшалыгының идарә итүе башланырга тиеш булган. Үткән тапкыр без җиде вакытның кайчан башланганы турында фикер алыштык. Әгәр без аларның күпме дәвам иткәнен билгеләсәк, Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итәргә башлаганын белербез. Сез ризамы?

Дамир: Әйе. Соңгы сөйләшүебезне искә төшергәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Кәрим: Шәп. Әйдәгез, башлыйк. Җиде вакыт күпме дәвам ителгәнен карап чыгыйк. Мөһим фикерләрне искә төшерер өчен, мин бу темага кагылышлы материалны укып чыктым. Хәзер моны сезгә аңлатырга тырышырмын.

Дамир: Ярый.

ҖИДЕ ВАКЫТНЫҢ АХЫРЫ — СОҢГЫ КӨННӘРНЕҢ БАШЛАНГЫЧЫ

Кәрим: Набуходоносор белән бәйле пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә җиде вакыт букваль җиде ел булган. Ләкин Аллаһы Патшалыгы белән бәйле пәйгамбәрлекнең зуррак үтәлешендә, җиде вакыт букваль җиде елдан соң да дәвам ителергә тиеш булган.

Дамир: Бу кайдан билгеле?

Кәрим: Искә төшерик, Иерусалим җимерелгәч, б. э. к. 607 елында җиде вакыт башланган. Әгәр дә без шул елдан санап чыксак, букваль җиде ел безне б. э. к. 600 елына китерә. Ләкин ул елда Аллаһының идарә итүе белән бәйле бернинди мөһим нәрсә булмаган. Шуннан тыш, без күргәнебезчә, гасырлар үткәч, Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, җиде вакытның әле тәмамланмаган булуын күрсәткән.

Дамир: Әйе, искә төшерәм.

Кәрим: Шуңа күрә җиде вакыт — бу букваль җиде ел түгел, ә дәвамлы чор.

Дамир: Нихәтле дәвамлы?

Кәрим: Данил китабы белән бәйле Ачылыш китабы җиде вакыт күпме дәвам ителгәнен төгәл билгеләргә ярдәм итә. Анда өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң *. Шулай итеп җиде вакыт — өч ярым вакыттан ике тапкырга күбрәк,— 2 520 көнгә тиң. Әлегә аңлашыламы?

Дамир: Әйе, аңлашыла. Әмма мин 1914 ел белән бернинди бәйләнешне дә күрмим.

Кәрим: Ярар, әйдәгез бер берсе белән бәйләргә тырышыйк. Кайчакта Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә бер көн өчен бер ел санала *. Әгәр дә бер көн өчен бер ел дигән кагыйдәне куллансак, җиде вакыт 2 520 елга тиң. Б. э. к. 607 елыннан 2 520 елны санасак, без 1914 елга киләбез *. Нәкъ шул елда җиде вакыт тәмамланган һәм Гайсә Мәсихнең Аллаһы Патшалыгында Патша буларак идарә итүе башланган. 1914 елдан башлап, дөньяда, Изге Язмалар буенча, соңгы көннәрне күрсәтә торган вакыйгалар башланган.

Дамир: Бу нинди вакыйгалар соң?

Кәрим: Әйдәгез, Маттай 24:7 дә язылган Гайсәнең сүзләренә игътибар итик. Гайсә күктә идарә итәчәк вакыты турында менә нәрсә дигән: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр». Игътибар итегез, Гайсә бу чорда ачлык һәм җир тетрәүләр булыр дип алдан ук әйткән. Соңгы гасыр эчендә андый бәла-казалар күп булган, шулай бит?

Дамир: Әйе, дөрес.

Кәрим: Бу шигырьдә Гайсә шулай ук ул Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә иткәндә сугышлар булыр дип алдан әйткән булган. Ачылыш китабында аерым-аерым сугышлар гына түгел, ә ахыр заманда бөтен җир шары буенча барачак сугышлар турында алдан әйтелгән булган *. Беренче бөтен дөнья сугышы кайчан башланганын хәтерлисезме?

Дамир: 1914 елда. Гайсә идарә итә башлаганда, шулай бит? Элек мин бу ике вакыйга бер-берсе белән бәйле дип беркайчан да уйламадым.

Кәрим: Әгәр бөтен өлешләрне бергә кушсаң,— җиде вакыт турында пәйгамбәрлек һәм ахыр заман турында башка пәйгамбәрлекләрне,— бу чыннан да акыллы булып күренә. Йәһвә Шаһитләре шуңа ышана: 1914 елда Гайсә Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә башлаган һәм шул ук елда соңгы көннәр башланган *.

Дамир: Моның турында уйланыр өчен, миңа вакыт кирәк.

Кәрим: Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Барысы аңлар өчен миңа да вакыт кирәк булды. Ләкин мин өметләнәм, безнең сөйләшүебез сезгә шуны аңларга ярдәм итте: Йәһвә Шаһитләренең 1914 ел турында ышанулары, бу ел хакында турыдан-туры Изге Язмаларда әйтелмәсә дә, Изге Язмаларга нигезләнгән.

Дамир: Әйе, сез үзегездән түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшәсез. Бу мине һәрвакыт сокландыра иде. Ләкин беләсезме, ни өчен барысы да шулкадәр авыр икәнен мин аңламыйм. Ни өчен Аллаһы Гайсәнең 1914 елда күктә идарә итә башлаячагын турында ачык итеп язмаган?

Кәрим: Дамир, бик яхшы сорау. Чынында Изге Язмаларда турыдан-туры күп нәрсә язылмаган. Алайса ни өчен соң Аллаһы Изге Язмаларны аңлар өчен тырышлык куярга кирәк дип язган? Әйдәгез бу сорауны киләсе тапкыр карап чыгыйк.

Дамир: Ярар, керегез.

Үзегезне борчый торган берәр рухи сорау бармы? Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары һәм эшчәнлеге турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.

^ 5 абз. Йәһвә Шаһитләре кешеләр белән төрле темалар буенча Изге Язмалар өйрәнүен түләүсез үткәрә.

^ 9 абз. Данил 4:23—25 не карагыз.

^ 22 абз. Ачылыш 12:6, 14 не карагыз.

^ 24 абз. «Набуходоносорның агач турындагы төше» дигән таблицаны карагыз.

^ 28 абз. Ачылыш 6:4 не карагыз.

^ 30 абз. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 9 нчы бүләген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Аны шулай ук www.ps8318.com/tt дигән сайттан алып була.