Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Җиде буыннан килгән мирас

Җиде буыннан килгән мирас

Кешеләр миңа карап: «Син нәкъ әтиең! Аның кебек атлыйсың, аның кебек карыйсың, аның кебек шаярасың»,— диләр. Әмма әтием миңа күпкә кадерлерәк нәрсәне — гаиләбезнең җиде буынының мирасын тапшырды. Нәкъ шуның турында сөйләрмен дә.

Гаиләбезнең нәсел агачы белән танышам (әтием белән)

1815 елның 20 гыйнварендә бабаларымның ирләр нәселеннән килгән Томас (1) a Уильямс Англиядә, Хорнкасл шәһәрендә туган. Ике елдан соң аның әнисе вафат булган, һәм аны апасы белән ике абыйсын әтиләре Джон Уильямс үстергән. Джон үз улын балтачы һөнәренә өйрәткән, әмма Томас башка юл сайлаган.

Ул вакытта Англиядә диннәр яңадан торгызыла башлаган. Моңарчы Джон Уэсли исемле бер вәгазьләүче англикан чиркәвеннән китеп, Методистлар җәмгыятен — игътибарларын Изге Язмаларны шәхси өйрәнүгә һәм Инҗилне вәгазьләүгә туплаучы кешеләр төркемен булдырган булган. Уэслиның өйрәтүләре яшен тизлеге белән таралган, һәм Уильямслар аларны бар йөрәктән кабул иткән. Томас Уэслиның өйрәтүләрен вәгазьләүче булып китеп, Тын Океанның төньягына миссионер хезмәтен башкарырга киткән. 1840 елның июлендә ул үз кәләше Мэри (2) белән Лакембага b — Фиджиның вулканик утравына, каннибалларның җиренә — су буенча килеп җиткән.

КАННИБАЛЛАР АРАСЫНДА ЯШӘҮ

Томас белән Мэрига Фиджида яшәү башта авыр бирелгән. Алар көннәрен примитив шартларда һәм тропик эсселектә үткәргән. Бөтен җирдә әйтеп бетерә алмаслык буталчык хөкем сөргән: кабиләләр үзара сугышкан, ирләре вафат булган тол хатыннар буып үтерелгән, сабыйлар үтерелгән һәм каннибализм таралган булган. Боларның барысына кешеләрнең Томас белән Мэри җиткергән хәбәргә каршы килүләре өстәлгән. Мэри белән уллары Джон чирләп чак кына үлми калган. 1843 елны Томас: «Күңелем кайгыдан өзгәләнде... Мин үземне изелгән итеп хис итә идем»,— дип язган. Шулай да Томас белән Мэри Йәһвә Аллаһыга иман итеп бар авырлыкларга түзгән.

Томаска балтачы булуы файда китергән: ул Фиджида Европа стилендәге беренче йортын төзегән. Вентиляция үткәрелгән идән һәм башка яңалыклар белән җиһазланган йорт җирле кешеләрнең кызыксынуын уята торган булган. Йортны төзеп бетергәнче, Мэри икенче угыл — Томас Уиттон (3) Уильямсны тапкан. Ул минем ерак бабаем булган.

1843 елда Томасларның олысы Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрне Фиджи теленә тәрҗемә итүдә катнашкан, бу аның өчен әллә ни җиңел эш булмаган c. Ул яхшы антрополог булган һәм нечкәлекләрне күрә белгән. Үз тикшерүләренең нәтиҗәләрен ул «Фиджи һәм аның халкы» (1858) дигән китабына — Фиджи халкының XIX гасырдагы тормышы турындагы классик әсәргә язып куйган.

Фиджидагы 13 ел дәвамындагы авыр шартлар аркасында Томас Уильямсның сәламәтлеге начарланган, һәм ул гаиләсен алып Австралиягә күченгән. Анда ул озак вакыт рухани булып хезмәт итеп Балларатта (Виктория штаты) 1891 елда вафат булган.

КӨНБАТЫШТАГЫ «АЛТЫН»

1883 елны Томас Уиттон Уильямс хатыны Фиби (4) белән бергә Перт шәһәренә (Төньяк Австралия штаты) күчкән. Ул чакта аларның икенче уллары Артур Баквелл (5) Уильямска — минем башка ерак бабаема 9 яшь булган.

22 яшендә Артур, Перт шәһәреннән көнчыгышка таба якынча 600 чакрым үтеп, Калгурлидагы алтын приискаларына бәхет эзләргә киткән. Анда ул Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең (бүгенге Йәһвә Шаһитләре) кайбер басмаларын укыган. Ул шулай ук «Сион күзәтү манарасы»на язылган. Укыганнары Артурга шулкадәр тәэсир иткән ки, ул хәтта яңа белгәннәрен башкаларга сөйли һәм Изге Язмаларны өйрәнү өчен очрашулар үткәрә башлаган. Ул күп нәрсә эшләргә өлгермәсә дә, Йәһвә Шаһитләренең Көнбатыш Австралиядәге заманча эшчәнлекләренә нигез салган.

Артур шулай ук үзенең яңа иманы турында туганнарына сөйләгән. Аның атасы — Томас Уиттон — улының Изге Язмаларны Тикшерүчеләр белән аралашуын хуплаган, әмма ул тиз арада вафат булган. Әнисе Фиби һәм сеңелләре Вайолет белән Мэри дә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр булып киткән. Вайолет пионер булып, ягъни тулы вакытлы хезмәтче булып киткән. Артурның сүзләре буенча, ул «Көнбатыш Австралиянең иң ашкынучан, иң дәртле пионеры» булган. Артур арттырып сөйләсә дә, Вайолетның ашкынучанлыгы Уильямс гаиләсенең чираттагы буыннарына зур йогынты ясаган.

Берникадәр вакыттан соң Артур өйләнеп көньяк-көнбатышка җимеш бакчалары белән дан казанган Доннибрук шәһәренә күчкән. Анда аңа «1914 ел дип шашкан кеше» дигән исем кушканнар, чөнки ул бу елны, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән күренгәнчә, нәрсәдер булачагын бертуктаусыз сөйләп йөргән. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышы кузгалгач, көлүчеләр тынган. Артур үз кибетенә берәр нәрсәне сатып алырга килүчеләргә һәрвакыт вәгазьләгән һәм витринага Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны куя торган булган. Моннан тыш, ул витринасына Троица тәгълиматын исбатлый алган һәркемгә 100 фунт биреләчәк дип язылган плакатны элгән. Бу акчаны тәки беркем дә ала алмаган: Артур бу тәгълиматның Изге Язмаларда язылганнарга каршы килгәнен бик яхшы белгән.

Уильямсларның Доннибруктагы йорты Изге Язмаларны өйрәнү үзәге булып киткән, шулай ук анда очрашулар үткәрелгән. Соңрак Артур Патшалык Залын — Йәһвә Шаһитләре җыела торган урынны төзегән. Ул Зал Көнбатыш Австралиядәге беренче Залларның берсе булган. 70 тән узгач та, ул галстук тагып һәм костюм киеп үзенең Долл исемле карт атына атланып яхшы хәбәрне тирә-якларда сөйләп йөргән.

Артур тыныч кеше булган һәм үзен әдәпле тота белгән. Шул ук вакыт ул ашкынып вәгазьләп йөргән. Аның үрнәге балаларына тәэсир итми калмаган. Кызы Флоранс (6) Һиндстанда миссионер булып хезмәт иткән, ә уллары Артур Линдсей (7) һәм Томас әтиләре кебек яхшы өлкәннәр булып киткән.

ТАТЛЫ «ЛЕДИ УИЛЬЯМС»

Бабамның әтисе Артур Линдсей Уильямс тыйнак һәм йомшак йөрәкле булган, шуның өчен аны яратканнар. Ул башкаларга вакыт таба торган булган һәм аларга ихтирам күрсәтә белгән. Шулай ук ул әйбәт урман кисүче булган һәм 12 ел рәттән профессиональ ярышларда 18 тапкыр җиңгән.

Ләкин Артурның ике яшьлек улы Рональд (8) (минем бабам) балта белән өй янында үсә торган кечкенә алма агачын чапкалагач, әтисе әллә ни шатланмаган. Рональдның әнисе яраланган агачны бәйләп куйган. Нәтиҗәдә, ул агач бик татлы алмалар бирә башлаган. «Леди Уильямс» дип аталган алмаларның бу яңа сортыннан дөньяга киң таралган «Крипс Пинк» исемле сортларның берсе килеп чыккан.

Соңрак Рональд яки бабакай (мин аны шулай атыйм) үзенә башка бер зыянсыз эш тапкан. Алар әбекәй белән бергә берничә ел Австралиядә һәм Сөләйман утрауларында Йәһвә Шаһитләренең төзелешләрендә ирекле хезмәтчеләр булып хезмәт иткән. Бабакаема инде 80 яшь тулып бара, әмма ул әле дә өлкән булып хезмәт итә һәм Көнбатыш Австралиядә Патшалык Залларын төзүдә һәм ремонтлауда катнаша.

МИРАСЫМНЫ КАДЕРЛИМ

Гаиләбезнең йолаларын үтәп, әти-әнием Джеффри (9) белән Джанис (10) Уильямс минем һәм сеңлем Кэтринның күңелләренә мәсихче принципларны сеңдерергә тырышты. 13 яшьтә мин бу принципларны үзләштердем. Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы Джон Баррның конгресста сөйләгәнен әле дә хәтерлим. Ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Иң кадерле нәрсәне — Йәһвәне белү һәм ярату мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырып җибәрә күрмәгез»,— дигән. Шул ук кичне мин тормышымны Йәһвәгә багышладым, ә ике елдан соң пионер булып хезмәт итә башладым.

Мин (12) хатыным Хлоя (11) белән Том-Прайс дигән шахтерлар шәһәрендә (Көнбатыш Австралиянең төньяк-көнбатышында) тулы вакытлы хезмәт итүемне дәвам итәм. Хезмәткә күбрәк вакытыбызны багышлар өчен, без көненә берничә сәгать кенә эшлибез. Әти-әнием һәм сеңлем Кэтрин ире Эндрю белән бездән якынча 420 чакрымга төньяктарак урнашкан Хедленд шәһәрендә пионер булып хезмәт итә. Әти дә, мин дә — җыелышта өлкәннәр.

Якынча ике гасыр элек минем бабайларымның ирләр нәселеннән килгән Томас Уильямс Йәһвә Аллаһыга хезмәт итәргә булган. Аңардан мин кадерле нәрсәне — Аллаһыга иманны һәм үзенә күрә бер хезмәтне мирас итеп алдым. Мин бу мирасны бик кадерлим.

a Рәсемдә күрсәтелгән кешеләр саннар буенча билгеләнә.

b Лакемба утравы Фиджиның көнчыгышында — Лау архипелагында урнашкан.

c Миссионер Джон Хант фиджи телендәге Грек Язмаларының зур өлешен тәрҗемә иткән. Ул тәрҗемә 1847 елны бастырылган булган. Аның үзенчәлеге — Аллаһының Йәһвә (фиджи телендәге «Jiova») исеменең кулланылуы.