16 СОРАУ
Борчылуларыбызны җиңәр өчен нәрсә эшләргә?
«Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс».
«Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә, ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак».
«Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын».
«Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?»
«Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек».
«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез».
«Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак».