Яхъяга бирелгән Ачылыш 11:1—19

11  Миңа озын камыш сыман таяк*+ бирелде һәм болай дип әйтелде: «Тор, Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урынын, корбан китерү урынын һәм андагы гыйбадәт кылучыларны үлчә. 2  Ә гыйбадәтханәнең изге урынының тышкы ягындагы ишегалдына тимә һәм аны үлчәмә, чөнки ул башка халыкларга бирелгән. Алар изге шәһәрне+ 42 ай+ буе таптап йөриячәк. 3  Мин ике шаһитемне матәм киемнәре* киеп 1 260 көн пәйгамбәрлек итәргә җибәрәчәкмен». 4  Аларны ике зәйтүн агачы+ һәм ике шәмдәл+ символлаштыра. Алар бөтен дөнья Хуҗасы алдында басып тора.+ 5  Берәрсе аларга зыян китерергә теләсә, аларның авызыннан ут чыгып дошманнарын йотачак. Әйе, аларга зыян китерергә теләүче һәркем шулай үтереләчәк. 6  Пәйгамбәрлек иткән көннәрендә яңгыр яумасын өчен,+ аларның күкне капларга+ вәкаләтләре бар. Аларның шулай ук суларны канга әйләндерергә,+ җирне күпме теләсәләр шулкадәр төрле бәла-казаларга дучар итәргә вәкаләтләре бар. 7  Алар шаһитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан ерткыч күтәрелеп аларга каршы сугышачак, аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк.+ 8  Аларның мәетләре бөек шәһәрнең зур урамында ятачак. Ул шәһәр символик мәгънәдә Сәдү́м һәм Мисыр дип атала, анда аларның Хуҗалары баганага кадакланган булган. 9  Төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр шул мәетләргә өч көн ярым+ карап торачак һәм аларны җирләргә рөхсәт итмәячәк. 10  Җирдә яшәүчеләр моңа шатланып бәйрәм итәчәк, бер-берсенә бүләкләр җибәрәчәк, чөнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп җәфалаган иде. 11  Әмма өч көн ярым үткәч, аларга Аллаһыдан яшәү рухы керде,+ һәм алар аякларына торып басты. Моны күреп торучыларны бөек курку биләп алды. 12  Шунда күктән: «Монда күтәрелегез»,— дип әйтүче көчле тавыш ишетелде, һәм теге ике шаһит болытта күккә күтәрелде, ә дошманнары аларны күреп торды.* 13  Шул сәгатьтә көчле җир тетрәү булды, һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелеп төште. Җир тетрәүдән 7 000 кеше һәлак булды, ә калганнары, куркып, күкләр Аллаһысын данлады. 14  Икенче кайгы+ үтте. Менә! Аның артыннан өченчесе ашыгып килә. 15  Җиденче фәрештә быргысын+ кычкыртты. Шунда күктә: «Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз+ һәм аның Мәсихе+ патшалык итә, һәм Ул мәңге патша булып идарә итәчәк!»+ — дип әйтүче көчле тавышлар яңгырады. 16  Шул вакыт Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы 24 өлкән,+ йөзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылды һәм 17  болай диделәр: «Яшәгән һәм Яшәүче,+ Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез! Чөнки син бөек кодрәтеңне кулланып патша булып идарә итә башладың.+ 18  Ләкин халыклар ярсыдылар, һәм синең ачуың килде, үлеләрне хөкем итәр өчен билгеләнгән вакыт, сиңа хезмәт иткән пәйгамбәрләреңә,+ шулай ук изгеләреңә, исемеңнән куркучы гадиләргә һәм бөекләргә бүләк бирү,+ ә җирне һәлак итүчеләрне+ һәлак итү вакыты җитте». 19  Шуннан соң күктә Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урыны+ ачылды, һәм анда аның килешү сандыгы күренә башлады. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәү ишетелде, җир тетрәде һәм хәтәр боз яуды.

Искәрмәләр

Яки «үлчәү таягы».
Мт 11:21 дәге искәрмәне к.
Яки «моңа карап торды».

Искәрмәләр

Медиаматериал