Яхъяга бирелгән Ачылыш 14:1—20
14 Шунда мин Сио́н тавында+ басып торучы Бәрәнне+ һәм аның белән бергә 144 000+ затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме+ язылган иде.
2 Аннары мин күктән килгән тавыш ишеттем. Ул шаулап аккан сулар тавышына, көчле күк күкрәвенә һәм арфа уйнаган җырчыларның тавышына охшаш иде.
3 Алар тәхет, дүрт тере зат+ һәм өлкәннәр+ алдында яңа булып күренгән җыр+ җырлый иделәр. Ул җырны җирдән сатып алынган 144 000 нән+ башка һичкем өйрәнә алмый иде.
4 Алар үзләрен хатын-кызлар белән нәҗесләмәгән, алар гыйффәтлеләр+ һәм, Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар.+ Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр+ итеп кешеләрдән сатып алынган.+
5 Аларның авызларыннан ялган сүз чыкмаган, алар кимчелексез.+
6 Шунда мин күктә, югарыда очып баручы башка бер фәрештәне күрдем. Аның җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка+ игълан итү өчен мәңгелек яхшы хәбәре бар иде.
7 Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз, чөнки аның хөкем сәгате килде.+ Шуңа күрә күкне, җирне, диңгезне+ һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз»,— дип әйтә иде.
8 Аңа ияреп килгән икенче фәрештә: «Җимерелеп төште! Бар халыкларны үзенең тыелгысыз фәхешлек* шәрабын+ эчәргә мәҗбүр иткән Бөек Бабы́л+ җимерелеп төште!»+ — дия иде.
9 Аларга ияреп тагы бер фәрештә, өченчесе килде. Ул көчле тавыш белән болай дип әйтә иде: «Ерткычка+ һәм аның сурәтенә табынып үз маңгаена яки кулына тамга+ алучы да
10 Аллаһының ярсу касәсенә+ салына торган саф ачу шәрабын эчәчәк, аны изге фәрештәләр, шулай ук Бәрән алдында ут һәм күкерт+ белән җәфалаячаклар.
11 Андый кешеләрнең җәфалану төтене мәңге күтәреләчәк.+ Ерткычка һәм аның сурәтенә табынучылар һәм аның исеменең тамгасын+ кабул итүчеләр көне-төне җәфаланачак.
12 Моның өчен изгеләргә+ — Аллаһының әмерләрен үтәүчеләргә һәм Гайсәгә нык иман+ итүчеләргә — чыдамлык кирәк».
13 Шунда мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: шушы вакыттан башлап Хуҗабыз белән бердәмлектә+ үлүчеләр бәхетле. Әйе, ди рух, алар үз эшләреннән ял итсен, чөнки аларның эшләре үзләренә ияреп бара».
14 Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм улына охшаш берәүне+ күрдем. Аның башында алтын таҗ, ә кулында үткен урак иде.
15 Гыйбадәтханәнең изге урыныннан тагын бер фәрештә чыкты һәм болыт өстендә утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ура башла, чөнки урак өсте җитте һәм җирдә уңыш өлгерде»+,— дип кычкырды.
16 Шунда болытта утыручы урагын җиргә сузды, һәм җир урылды.
17 Аннары күктәге гыйбадәтханәнең изге урыныннан тагын бер фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде.
18 Ә башка бер фәрештә корбан китерү урыныннан чыкты. Аның ут өстеннән хакимлеге бар иде. Ул көчле тавыш белән үткен урак тоткан фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны суз һәм җир йөзендәге йөзем агачының тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде»+,— диде.
19 Шунда фәрештә үз урагын җиргә сузды һәм җир йөзендәге йөзем агачларын җыеп, гаять зур йөзем изгечкә ташлады. Бу изгеч Аллаһының ачуын+ символлаштыра.
20 Йөзем шәһәр читендәге изгечтә тапталгач, изгечтән кан ага башлады һәм, атларның йөгәненә кадәр күтәрелеп, якынча 300 километр* ераклыкка җәелде.