Зәбур 115:1—18
115 Безне түгел, и Йәһвә, безне түгел,*Үз исемеңне данла,+Чөнки син тугрылыкка һәм тугры мәхәббәткә бай.+
2 Ник халыкларга:
«Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+
3 Безнең Аллаһыбыз — күкләрдә,Ул күңеле хуш күргәнне эшли.
4 Аларның потлары — көмеш һәм алтын,Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+
5 Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+Күзләре бар, күрми,
6 Колаклары бар, әмма ишетми,Борыннары бар, ис тоймый,
7 Куллары бар, әмма сизми,Аяклары бар, йөри алмый,+Тамаклары белән бер аваз да чыгармый.+
8 Аларны ясаучы кешеләр,Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+
9 И Исраи́л, Йәһвәгә таян,+Ул ярдәмчең һәм калканың синең.+
10 И Һарун йорты,+ Йәһвәгә таян,Ул ярдәмчең һәм калканың синең.
11 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәгә таяныгыз,+Ул ярдәмчегез һәм калканыгыз сезнең.+
12 Йәһвә безне исендә тота, һәм ул безне фатихалаячак,Ул Исраил йортын фатихалаячак,+Һарун йортын фатихалаячак.
13 Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә хәер-фатихасын бирәчәк,Кечесенә дә, зурысына да.
14 Йәһвә сезне күпсанлы итәчәк,Сезне дә, балаларыгызны* да.+
15 Йәһвә — күк белән җирне Яратучы+ —Сезгә хәер-фатихасын бирсен.+
16 Күкләр — Йәһвәнеке,+Җирне исә ул адәм улларына биргән.+
17 Үлеләр Йәһне мактамый,+Үлем тынлыгына төшкәннәрнең берсе дә моны эшли алмый.+
18 Әмма без Йәһне* мактарбыз,Хәзер һәм мәңге.
Йәһне мактагыз!
Искәрмәләр
^ Яки «Без бернәрсәгә дә лаек түгел, и Йәһвә, бернәрсәгә дә лаек түгел».
^ Сүзгә-сүз «улларыгызны».
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.